Дǝрестә укытучы апабыз гаилǝгезнең шәҗәрә агачын ясап карагыз, дигǝч, барыбыз да кызыксынып бу эшкǝ алындык. Бу дөньяда шәҗәрәңне белеп яшәү тиеш, билгеле. Борынгылар 7 буынга кадәр тамырын, нәселен белгәннәрне мактаганнар бит. Шулай итеп эшкǝ керештем. Əмма эшкǝ тотынгач, бу эшемдә шǝҗǝрǝ тѳзү белǝн генә чикләнмәячәгемә инандым. Баксаң, безнең нәселебездэ тормышлары искиткеч кызыклы булган шәхесләр дә шактый икән. Безнең нәселдә дә бер бабай мулла булган, ике улын Төркиядә калдырган. Ә икенче яктан ерак бабам иманга тапшырылган бик гыйлемле дин әһеле булган. Ә бүген сезгә тǝкъдим итәчәк эшем минем кадерле әбием, әтиемнең әнисе шагыйрә, мөгаллимә Әнисә Кәримова һәм аның күпкырлы эшчәнлеге турында.
Вложение | Размер |
---|---|
proekt_na_temu_mir_detstva_glazami_detey_karimov_ilyas.doc | 64 КБ |
Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы
“1 нче гимназия- Милли белем бирү үзәге”
гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
_______________________________________________________
Шагыйрь Фазыл Шәехка багышланган
региональ фәнни-гамәли конференция
Номинация: «Балалар дөньясы балалар күзлегеннән» темасына проектлар
«ТАРИХСЫЗ ХАЛЫК-ТАМЫРСЫЗ АГАЧ» ПРОЕКТЫ
Проект авторы:
Кǝримов Ильяс Эрнст улы,
Алабуга муниципаль районы
1нче гимназиясе, 3Б сыйныфы
укучысы
Җитәкчесе:
Зиннәтуллина И. Ф.,
югары категорияле башлангыч
сыйныф укытучысы
Алабуга – 2018 ел
Эчтәлек битләр
I. Кереш. Эзләнү эшенең өйрәнү объекты. 2-3
II. Әнисә Кәримова – шагыйрә, мөгаллимә. 3
2.1. Ә.Кәримованың тормыш юлы. 3
2.2. Шагыйрәнең укытучылык эшчәнлеге. 3-5
2.3. Шәҗәрәлǝр. 5
2.4. Ә.Кәримованың иҗади эшчәнлеге. “Яшьлегем сиреньнәре” 5-6 шигырьләре җыентыгына гомуми күзәтү.
III. Йомгаклау. 6-7
IV. Кулланылган ǝдǝбият. 8
I. Кереш. Эзләнү эшенең өйрәнү объекты.
Дǝрестә укытучы апабыз гаилǝгезнең шәҗәрә агачын ясап карагыз, дигǝч, барыбыз да кызыксынып бу эшкǝ алындык. Бу дөньяда шәҗәрәңне белеп яшәү тиеш, билгеле. Борынгылар 7 буынга кадәр тамырын, нәселен белгәннәрне мактаганнар бит. Шулай итеп эшкǝ керештем. Əмма эшкǝ тотынгач, бу эшемдә шǝҗǝрǝ тѳзү белǝн генә чикләнмәячәгемә инандым. Баксаң, безнең нәселебездэ тормышлары искиткеч кызыклы булган шәхесләр дә шактый икән. Безнең нәселдә дә бер бабай мулла булган, ике улын Төркиядә калдырган. Ә икенче яктан ерак бабам иманга тапшырылган бик гыйлемле дин әһеле булган. Ә бүген сезгә тǝкъдим итәчәк эшем минем кадерле әбием, әтиемнең әнисе шагыйрә, мөгаллимә Әнисә Кәримова һәм аның күпкырлы эшчәнлеге турында.
Проект эшемнең төп бурычлары итеп түбәндәгеләрне билгелǝдем:
- Ә.Кәримованың тормыш юлын, шәҗәрәсен өйрәнү;
- “Яшьлегем сиреньнәре” җыентыгына кергән шигырьләргә гомуми күзәтү ясау;
- Ә. Кәримованың күпкырлы эшчәнлеген өйрәнү.
Бу фәнни – тикшеренү эшенең өйрәнү объекты: авторның “Яшьлегем сиреньнәре” исемле шигырьләр җыентыгы, укучыларының, хезмәттәшләренең истәлекләре, Ә. Кәримовага багышлап язылган мәкаләләр, кулъязма шигырьләре, “Мәктәп тарихы” музееның материаллары.
Əйткǝнемчǝ, минем әбием Әнисә Кәримова шәхесе белән кызыксынуым аның турындагы язмаларны укыгач артты . Башта мин аны яраткан әбием буларак кына белә идем. Соңрак әбиемнең “Яшьлегем сиреньнәре” җыентыгы һәм үзе төзегән шәҗәрәсе белән таныштым. Искиткеч олы талантка ия булган шагыйрә, мөгаллимә турында күбрәк беләсем килде. Шуңа күрә дә мин эзләнү эшчәнлегемдә Әнисә Кәримованың тормыш юлын, шагыйрә-мөгаллимә буларак иҗади эшчәнлеген өйрәнүне максат итеп куйдым. Әлеге тикшеренү эше дә Әнисә Кәримованың шәхес, мөгаллимә, шагыйрә буларак аның күпкырлы эшчәнлеген билгеләүдән гыйбәрәт. Аның турында язылган мәкалǝләр дә байтак.
II. Әнисә Кәримова – шагыйрә, мөгаллимә.
2.1. Ә.Кәримованың тормыш юлы.
Кәримова (Галиева) Әнисә Мөхәммәткасыйм кызы Әгерҗе районы Салагыш авылында 1937 елның 17 гыйнварында туган. Әти-әниләре – Фәтхия апа һәм Касыйм абый үзләре укырга яратканнар, Тукай шигырьләрен яттан өйрәнгәннәр, белем һәм мәдәниятне бәяли һәм ихтирам итә белгәннәр. Менә шуңа күрәдер, ǝбием тәэсиргә тиз бирелүчән, тирән фикер йөртүчән булып үсә, кечкенәдән әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләнә. Салагышта туса да, аның балачагы Актаныш районы Пучы авылында үтә. 1955 нче елда Әнисә апа данлыклы Иж-Бубый мәктәбенә укырга керә. 1959 нчы елда Алабуга педагогия институтының филология факультетын тәмамлый. “Салагыш, Казан, Иж-Бубый мәктәпләре, Алабуга дәүләт педагогия институты...- инде хәзер мөгаллимә булган ханымны белем түбәсенә алып менгән баскычлар”,– дип яза якташ шагыйрь, иҗатташы Фазыл Шәех.
2.2. Шагыйрәнең укытучылык эшчәнлеге.
Мамадыш районының Урта Кирмән мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучы булып эшләгәндә, дәресләрдән соң үзенең дус кызы белән ул үзе авыл яшьләре өчен драма, поэзия һәм фольклор түгәрәкләре булган культура университеты оештыра. “Мөгаен, тормышны чын-чынлап аңлау Сездән башлангандыр. Без Сезнең кебек укытучыбыз булудан бик уңдык”, – болар танылган җәмәгать эшлеклесе, журналист, язучы, шагыйрә, “Азатлык” радиосының Мәскәүдәге корреспонденты, Мәскәүдә татар-башкорт “Зыялылар клубы оештыручысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, 4 китап авторы, шул еллардагы Әнисә Касимовнаның укучысы Нәзифә Кәримова хатыннан юллар. “Сүз” нәшриятының баш редакторы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Федерациясенең М.Ломоносов премиясе лауреаты Шаһинур Мостафин “Күңелендә – шигъри чишмә” дип исемләнгән мәкаләсендә хөрмәтле укытучысын искә алып мондый юллар яза:
“Гәрчә немец теленнән, рус теле һәм әдәбиятыннан укытса да, үзебезнең татар теленә һәм әдәбиятына мәхәббәте искитмәле иде аның. Бигрәк тә гаҗәпләндергәне һәм сөендергәне шул: Әнисә апабыз шигырьләр яза икән әле! Үзе генә иҗат итеп калмыйча, мәктәптәге һәр укучыны каләм тибрәтергә рухландырды ул. Әнисә апа язның беренче яңгыры – шифалы ләйсәне булып, безнең күңелләрдә ачылган шигъри бөреләргә татлы дымын бирде, җылы сулышын өрде. Мәктәбебезгә мәртәбәле премия бирелде. Төптән уйлаганда, әлеге зур бүләккә лаек булырлык киң колачлы иҗади юлны без гомеребез буе зурлый- хөрмәтли торган Әгерҗе кызы Әнисә апабыз иң башлап салган бит!”
Тикшеренү барышында мин аның кулъязмаларын, газетада аның турында басылган мәкаләләрен өйрәндем, аны белгән шәхесләр белән аралаштым, истәлекләрен тупладым.
Әбиемне белүчеләрне мин төркемнәргә бүлдем.
I төркем – хезмәттәшләре
II төркем – укучылары
III төркем – дуслары, якыннары, иҗатташлары.
Әлеге төркемдәге кешеләрнең истәлекләрен бер генә олы хис берләштерә: Әнисә Кәримова шәхесенә чиксез ихтирам хисе. Менә әлеге истәлекләрнең кайберләре. Хезмәттәше, якын дусты, күренекле рәссам Асия Вәлиевна: - Әнисә Касыйм кызын, аның белән эчкерсез аралашуыбызны сагынам. Ул җир кешесе түгел иде. Аңа Ходай тарафыннан ниндидер көч бирелгән иде. Ул искиткеч күп белә иде, мин аны тере энциклопедиягә тиңли идем. Әлеге истәлекләрдән күренгәнчә, Ә.Кәримова ана, укытучы, тәрбияче, тынгысыз йөрәкле, белемле, кешелекле якын дус та, рухи яктан бай хөрмәткә лаеклы шәхес тә.
Лаеклы ялда булса да, ул Тирсә балаларына дин сабагы, ислам әхлагы дәресләрен бирә, иҗатын ташламый. Әнисә Кәримованың шигырьләре Мамадышта, Әгерҗедә һәм Удмуртиянең Ижау шәһәрендә чыгучы җирле матбугатта дөнья күрә. Алабуганың “Алнур”ында басыла. “Үз моңым бар җирдә” исемле җыентыкта да аның 8 шигыре кертелгән.
2.3. Шәҗәрәлǝр.
Бабайлар безгә кисәтә сыман:
“Тамырсыз агач –тарихсыз халык”.
Яшǝү тиешле ошбу дөньяда
Шәҗәрә белеп, тарихка багып”– дигән шигъри юлларны мин ǝбиемнең кулъязмаларын өйрәнгәндә очраттым.
Əбием Әнисә Кәримованың зыялылыгы нәселдән килә. Бу нәсел тамырлары Башкортстан рәссамы Хидия Ситдиковага, күренекле якташ драматург Юныс Әминов шәҗәрәләренә барып тоташа. Әбиемнең туганнан туган бер абыйсы Казанда профессор, бөек галим дәрәҗәсендә була. Әбием аның белән аралашып яши. Эзләнү барышында шәхси китапханәсенең бер өлешен өйрәнгәндә, без әбиемнең үзе төзегән 2 шәҗәрәсен таптык. Нәсел агачында без аның 7 буын вәкиле белән таныштык. Минем өчен әлеге шәҗәрәләр зур ачыш булды. Димәк, ул тамырын, килеп чыгышын, нәсел тарихын, гореф-гадәтләрен яхшы белгән.
2.4. Ә.Кәримованың иҗади эшчәнлеге. “Яшьлегем сиреньнәре” шигырьләре җыентыгына гомуми күзәтү.
1998 нче елда аның “Яшьлегем сиреньнәре” исемле мөстәкыйль җыентыгы дөнья күрә. “Яшьлегем сиреньнәре” җыентыгына барлыгы 53 шигырь кертелгән. Китап 2 бүлектән тора. I бүлек “Яшьлегем сиреньнәре”, II бүлек “Багышлаулар” дип исемләнгән. Шигырьләр җыентыгы исеменнән күренгәнчә, тормышның иң матур вакыты – яшьлеккә багышланган. Китапка “Шагыйрь җанлы мөгаллимә” дип исемләнгән кереш мәкалә язылган. “Керсез дуслыкка, саф мәхәббәткә, табигать матурлыгына, тормыш-яшәеш мәгънәсенә төшенергә тырыша ул. Язганы җиңел генә укылгангамы, шагыйрә безнең күңелебезгә әкрен генә челтәр үрә кебек. Әлеге челтәрнең бизәкләре тоташ, бәйләнешле. Эзләп табып, матур сүзләр кертеп язарга тырышу да сизелми шигырьләрендә . Фикере тыныч кына агыла да агыла, сиздерми генә тәрбияви мәгънә сеңдерә,” – дип яза якташ шагыйребез Фазыл Шәех.
III Йомгаклау.
Тикшерү эшенең нәтиҗәләре.
1)Әнисә Кәримова тормышы һәм иҗат юлы-олы бер батырлык үрнәге. Әнисә Касыйм кызының яшәү рәвеше-әхлакның югары баскычы. Ул ана, әби, укытучы, тәрбияче, шагыйрә-мөгаллимә, остаз, киңәшче, энциклопедик белемле, зыялы шәхес.
1) Мөгаллимә буларак, һәр баланың күңеленә ачкыч таба белгән, укучы күңеленә яхшылык орлыгы чәчкән, иҗат уты кабызган. Ул белем һәм тәрбия биргән укучылар иҗади шәхес булулары белән аерылып тора.
2) Ул күпкырлы эшчәнлеккә ия шәхес: мөгаллимә,шагыйрә,полиглот, тәрҗемәче. Ә.Кәримова 7 телне камил белгән: татар, рус, удмурт, инглиз, алман, гарәп, фарсы телләрендә иркен сөйләшкән. Әнисә Касыйм кызының тәрҗемәче эшчәнлеге аеруча игътибарга лаек. Ул Г.Тукайның “Туган тел” җырын удмурт, немец телләренә, ә С.Хәкимнең «Фазыл чишмәсен” һәм башка шигырьләрен рус теленә, удмурт шагыйре Флор Васильевның “Кеше булу өчен ни кирәк” шигырен татар теленә тәрҗемә итеп, балаларга шигъриятнең сихри көчен, асылын аңлаткан. Әнисә Касыйм кызының шагыйрь Давыт Гобәйдинең “Хифсызсихәт” (“Сәламәтлекне саклау һәм аның юллары”) китабын хәзерге язу графикасына күчереп тәрҗемә итүе- искиткеч зур хезмәт дип саныйм. Әлеге күчермә Казан мәгариф Министрлыгына тикшерүгә тапшырылган.
3) Ә.Кәримова шигърияте бай, кулъязмада басылмаган шигырьләре дә бик күп. Әле иҗатын өйрәнүне дәвам иттерү кирәк.
4) Ә.Кәримова иҗаты иманлы, кешелекле, дәвамлы булуы белән зур әһәмияткә ия. Аның иҗади мирасын укучылары дәвам итә. Аның иҗаты башкаларны әйдәп, яктыртып баручы олимпия утын хәтерләтә.
5) Ә.Кәримова- һәркемгә рухи таяныч, кешеләргә авыр булганда, кайгы килгәндә беренче ярдәм кулы сузучы. Ә хезмәттәшләренә, укучыларына, авылдашларына ул шигърият көче белән ярдәмгә килгән. Күңелне рухландыра, авырлыкларга бирешмичә яшәргә өйрәтә торган шигъри юллар бүләк иткән.
6) Әнисә Кәримова - халык күңелендә. Ул- игелек иясе, яхшылык фәрештәсе булып кешеләр күңелендә һаман яши бирә. Бүген дә туган көнендә авылдашлары, бер төркем хезмәттәшләре һәм дуслары аның рухына дога укыйлар. Ул-онытылмый. Эзләнү эшен әбием, Ә.Кәримованың шигъри юллары белән тәмамлыйсы килә:
Шулай иҗат чишмәләре
Агып һич саекмыйча,
Шигъри йөрәкле халкыма
Сафлык өстәп торсачы.
Әлеге шигъри юлларда Ә.Кәримова иҗатының асылы чагыла. Аның шигърияте- күңелләрне сафландыра һәм рухны баета.
IV. Кулланылган әдәбият
1. Ә.Кәримова “Яшьлегем сиреньнәре”.- Казан:1998.
2. “Үз моңым бар җирдә.” җыентыгы.-Әгерҗе:1996.
3. “Яңарыш”, “Әгерҗе хәбәрләре” дә басылган мәкаләләр.
4. “Сөембикә” журналы №12 -2009 ел.
Сказка на ночь про Снеговика
Золотая хохлома
По морям вокруг Земли
Рождественские подарки от Метелицы
Любимое яичко