Фатих Кәримнең туган авылы Аетта ел саен Фатих Кәрим укулары оештырыла. Бу чаралара без, татар гимназиясе укучылары, телп катнашабыз.
Вложение | Размер |
---|---|
mkal.docx | 157.98 КБ |
Батыр шагыйрьнең туган җирендә.
Быел татар халкы батыр шагыйрь Фатих Кәримнең 110 еллык юбилеен билгеләп үтте. Безнең гимназиядә дә бик күп чаралар оештырылды. Күптән түгел без Фатих Кәримнең туган авылында уздырылган укуларда катнаштык. Бишбүләк районының Ает авылы бик матур җирдә урнашкан. Авылның уртасында -яңа матур мәктәп . Мәктәп укучылары, укытучылар безне якты чырай белән каршы алды. Бу чарага катнашырга 38 мәктәптән укучылар килгән. Безнең Бәләбәй шәһәреннән генә 8 мәктәп катнашты. Күрше Татарстаннан, Оренбург өлкәсеннән килгән кунаклар да булды. Барлыгы -200дән артык катнашучы. Укучылар төрле секцияләргә бүленеп эшләде:сәнгатьле уку, фәнни эш яклау, рәсем конкурсы, Фатих Кәримгә ачык хат язу. Мин сәнгатьле уку конкурсында катнаштым, шагыйрьнең “Партизан хатыны” поэмасын яттан укыдым. Конкурста бик матур чыгыш ясаучылар күп булды. Ярыш бик мавыктыргыч, күңелле булды. Безнең гимназия укучылары да яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.8 класс укучысы Хабибрахманов Урал фәнни эшләр кокурсында -икенче урын алды, ә 9 класс укучысы Гайнутдинова Зарина шагыйрьгә ачык хат язу конкурсында “Тугрылык” номинациясендә җиңүче булды. Мин сәнгатьле уку ярышында беренчелекне яуладым. Ярышта җиңгән балаларга Мактау кәгазьләре тапшырылды. Батыр шагыйрьнең туган авылына сәяхәт безнең күңелләрдә озак сакланыр.
Шайгарданова Эльвина , 8 класс
Под парусами
Снежная зима. Рисуем акварелью и гуашью
Ласточка. Корейская народная сказка
Распускающиеся бумажные цветы на воде
Соленая снежинка