Шаулап-гөрләп Казанның 1000 еллык тантанасы үтеп китте. Чит илләрдэ яшәгән көе әлеге бәйрәмгә рәсми рәвештә чакырылган татарларның саны меңнән арткан иде. Үз ихтияры, җан-кан тартуы буенча бу көннәрдә Казанга тагын ике йәз меңләп татар килгән дип исәпләнә.
Вложение | Размер |
---|---|
fnni.doc | 53.15 КБ |
Читкә сибелгән татарлар
Тезис
Шаулап-гөрләп Казанның 1000 еллык тантанасы үтеп китте. Чит илләрдэ яшәгән көе әлеге бәйрәмгә рәсми рәвештә чакырылган татарларның саны меңнән арткан иде. Үз ихтияры, җан-кан тартуы буенча бу көннәрдә Казанга тагын ике йәз меңләп татар килгән дип исәпләнә.
“Алтын булса да тоган җир, сагындыры туган ил”,- җырланганны мең кат ишеткән бар. Әллә болар да киткәннәренә үкенеп, җирсененп яши микән? Чит җирләргә китеп ни оныткан да болар,ни югалткан? Менә шушы сорауларга җавап табу максатыннан чыгып, чит илләрдән Чалллы шәһәренә кунакка кайткан берничә якташыбыз белән сөйләштек. Менә алар: Эдуард Эхмәтшин, Оксана Чернюк, Глүзә Заятдинова, Венера Вәгыйзова. Төрсенең төрле язмыш. Бездән зур талантка ия булган татарлар чыгып киткән. Милләт үзен баетып һәм рухландырып торырга тиешле рухи чишмәләрдән мәхрүм калган.
Рәсәйнең үз җире буйлап сибелгән татарлар да аз түгел. Алар ничек яши икән соң?
Башкортстан җирендә туып-үсеп, гомерен Татарстанда үткәргән никадәрле талант ияләре туган ягына кайта алмыйча, җәсәдләре тынгы тапмы йөри. Нурихан Фәттах, Илдар Юзиев-“ халык язучысы”, Роберт Миңнуллин- “ Халык шагыйре” дигән данга ирештеләр. Ләкин ни үкенеч, “Башкортстанда, туган җирләрендә, аларга багышланган бер музей да, сыңар почмак та юк.
Себер татарлары ул- гомумтатар этносы эчендэге бер төркем. Себер татарлары турында берничә кызыклы факт:
1.Себер татарларының якынча саны- 150-200 мең кеше.
2. 1496 нчы елда Себер ханы Мамук, Казан тәхетенә менеп, берничә ай дәвамында Казан ханлыгы белән идарә итә алган.
Үзбәкстанда гомер кичерүче күп санлы милләттәшләребез монда өлкәннәргә хөрмәт, балаларга да ихтирам булуы турында сөйлиләр. Үзбәкстанда картлар йорты юк, ятим балаларны да я туганнары, я күршеләре ала икән. Татарларны да аерым милләт итеп аермаулары куанычлы.
Эчтәлек
Кереш өлеш .......................................................................................................... 3
“Читкә сибелгән татарлар”.................................................................................. 5
1.1.Ерактагы якын кардәшләр...........................................................................
1.2 Башкортстан татрлары..................................................................................
1.3 Себер татарлары ...........................................................................................
1.4.Үзбәкстан татарлары................................................................................... “Татарлар, илебезгә кайтыгыз!............................................................................
Кулланылган әдәбият..............................................................................................
Кушымта.....................................................................................................................
Кереш өлеш
Шаулап-гөрләп Казанның 1000 еллык тантаналары үтеп китте. Чит җирләрдә яшәгән көе әлеге бәйрәмгә рәсми рәвештә чакырылып килгән татарларның саны меңнән арткан иде. Үз ихтияры, җан-кан тартуы буенча бу көннәрдә Казанга тагын ике йөз меңләп тата килде, дип әйттеләр. Бәйрәм көннәрендә Казан урамнарын ерып чыкмалы түгел иде булыр.
“ Мин дә - сибелгән татарның газиз бер баласы ла”,-дип сыкрана Айдар Галимов үзенең бер җырында. Чыннан да, Рәсәйдә татардан да яманрак сибелгән, таратылган башка милләт юктыр. Карпат тауларыннан алып Татар бугазына тикле чәчелгәнбез. Кайсы республика, кай өлкәне алмма, шунда татар яши. Кемдер моннан мең ел элек ерак бабасы корган тирмә-алачыкның нигезләрен саклап шуннан китми калган, кемнеңдер бабаларын Явыз Иван, Петр патша, Аксак Каратун, Явыз Сталин камчысыннан купкан җиллңр кылган урынына куып, тәгәрәп йөрткән.
Бәләкәй чакларда без әле чит республика- өлкәләрдән кунакка килгән туган-кардәшләребезгә генә түгел, якын-тирә шәһәрләрдән бизәнеп-ясанып ялга кайткан авылдашларыбызга да, алланың кашка тәкәләрк урынына санап. Кызыгып карый идек. Хәзер,әнә, чит илләргә китеп югалган якташларыз да озак ямансулатмый, туган туфрагына ял итәргә кайта.
Башта ук кисәтик: аларның берсе дә чит иллләргә. Гөлдән-гөлгә кунып йөрүче күбәләкләр төсле, ниндидер ерак туганнарын- кардәшләрен табып, шулар күләгәсенә ышыкланып яшәргә чамалап яисә кәеф-сафа тулы җиңел тормыш корырга, мал-мөлкәткә табынырга, баеп кайтырга дип киткән аферачылар да,комсызлар да түгел. Бармакка- бармак сукмаган көенчә, совет чорыннан калган чир- тигезләнү һәм ачтан үтермәү принцибы буенча бирелгән калдык-постык хезмәт хакына канәгать булып яши торган үшәннәр, сорыкортлар һәм ялкаулар чит илләргә китеп куыш таба, нигез кора алмый. Чит илләргә фәкать үзенең көченә, сәләтенә таянганнар, күбесенчә туган туфрагында кадере булмаганнар, тегендэ баргач тормышын өр-яңадан, кашык чәнечкедән башласа да, чит-ят арасында сытылып юкка чыкмасына ышанганнар, көчле ихтярлы, сынмас рухлы кешеләр чыгып китә, һәм, иң сөенечлесе, Чаллыга кунакка кайткан якташаларыбызның, берсе генә дә чит-ят җирдә юкка чыкмаган, әрәм булмаган бит. Аларның бер ишесе бурҗуйларның йортларында фатирга кереп яши, кайберләре инде үз йортларын да тергезеп өлгергәннәр. Мәгәр шунысы бар: фатир дигәннәре- ул безнең илдәгеләр күреп ияләнгән инкубатор тартмалары яки вак чоланнар түгел. Андагы фатирлар монда калган гадиләрнең төшенә дә керми....
Сүз дә юк: чит илләргә чыгып киткәннәрнең бик күбесе монда калганнардан елгыррак. Тырышрак һәм сәләтлерәк затлар. Аларны җәмгыятҗнең каймагы, эзтабарлар, әйдәп баручылар, дип атасан да була. Рәсәйдә яшәп калган булсалар да, һичшиксез, алар суга батмас, утта янмас иде. Шуңа карамастан, барыбер, киткәннәр бит. Нилектән соң? “Алтын булса да торган җир, сагындыра туган ил”, дип җырлаганнарын мең кат ишеткән бар. Әллә болар да киткәннәренә үкенеп, җирсеп яши микән? Чит җирләргә китеп ни откан да болар, ни югалткан? Адәм баласының бәхете җиде диңгез аръягындамы, туган җирендәме? Менә шушы сорауларны ачыкламакчы булып, чит илләрдән Чаллы каласына җәйге ялга кайткан берничә якташыбыз белән Вахит Имамов күреп сөйләште.
Берәм-берәм шуларга сүз бирик.
“ Читкә сибелгән татарлар”
1.1.Ерактагы якын кардәшләрне
Эдуард Әхмәтшин
Чаллыда гына түгел, бөтен Татарстандагы мәдәният дөньясына таныш музыкант Вәсим белән җырчы Асиянең улы Эдуардның үзенә дә, энекәше Айдарга да осталык, талан дигәннәре олау-олау итеп бирелгән.Эдуард әле 20 яше тулмаган көенчә дә әллә ничә шигырьгә көйләр язып үз исемен яңгыраткан,аеруча саксофода шаккатмалы уйнавы белән танылып өлгергән иде. Аның бер милли маршы инде ничә еллар буена Чаллыда үткәрелә торган “Сабантуй гүзәле” конкурсының визит карточкасы булып исәпләнә. Шикләнәсе түгел, Татарстанда яшәп калган булса да, Эдуард милләтебезнең музыка дөньясында үз авазын ишеттерә, дңаз буенча хәтта үз мәктәбен дә нигезли алыр иде.Тик “рәхәтлеккә чыдый алмыйча качкан” бит әле менә. Нигә, кайчан, ничек чыгып качкан?
Һәр кешенең бәхете үзе белән туа. Кемнеңдер кулына алган туфрагы да алтын булып чыга бу дөньяда. Ә кемдер исә, борыны белән кара җир сөрсә дә, бәхет чишмәсен эзләп таба алмый. Гаҗәп,Эдуарка, менә, язмыш һәрвакытта диярлек колачын ачып җилкән булып торган.
Яшь кешеләр, гадәттә, урыннарыннан җиңел куба торган, тәвәккәл баш була.Эдуардта, Петербургтагы музыка училиәесында укып яткан чакта, бүлмәдәш дусты Сашаның котыртуы буенча Риганы күрергә дип юлга чыгып киткән. Студент кешегә акча артыкмени? Барганнар да үтеп-сүтеп йөрүчеләр өчен үзәк мәйданда концерт куя башлаганнар болар. Шулчаклы да җиңел аяклы кеше булса да булыр һәм һәр адымы Ходайның “амин” дигән чагына туры килеп торыр икән! Амеррикадан сәяхәткә килгән Мишель Морр атлы бер менеджер хатын Эдурадның саксофонда “ Каз канаты” көен сыздырып уйнавын ишеткән дә татар егетеннән ялын-ялвара адрес сорап алган. Ә 8 ай үтүгә Эдуардны Кушма штатларга гострольга чакырганнар. Шулай итеп, 21 яшьлек егет 1992елда элек төшенә дә кереп карамаганАмерикага чыгып киткән. Монда да бәхет кояшы мул елмайган егеткә.Нибары 6 ай буе конөертлар чыгыш ясап йөргән егетнең сәләтен Америкканың иң оста дңаз-музыканты Кларк Тэри күз уңына алып,Эдуардны Айова штатының Лемар каласында ачылган үз институтында укырга чакырган. Шундагы өч ел уку дәверендә төрле музыкаль бәйгеләрдә катнашып, Эдуард Чикаго, Канзас, Сент-Луис калаларында беренче урын алган.Аннары инде Эдуардны югары талант иясе буларак махсус рөхсәт кәгазе- гринкарта биреп, Америкада эштә калдырганнар.
Алда да фәрештәләр канатын ачып торган татар егетенә. Аның репетициясенә Одессадан чыгып качкан гаҗәеп талант һәм гүзәллек иясе- Оксана атлы чибәркәй килеп өч сәгать буе урыныннан купмый тыңлап утырган да ахырында татар егетенең йәрәген яулап алган.Оксана- безнең шәһәр килене. Аның язмышы да аерым сүзгә лаек.
Оксана Чернюк
Одесса өлкәсендәге Беляев Районының Дачная дигән авылында туып-үскән гап-гади кыз. Хәер, алай бик гадиләштереп бетерү дә килешмиләр. Гаҗәеп музыкаль гаиләдә, талант ияләре арасында үскән. Ике институт тәмамлаган әтисе Леонид- агроном да, бик зур музыкант та. Соңгы елларында музыка училищесының директоры булып эшләп йөргән. Әнисе Клавдия- Украина дәүләтенең халык җырчысы. Николай исемле абыйсы консерватория тәмамлаган кеше. Билгеле ки,Оксана да Одессага барып мәдәният училищесында укыган, бер ък вакытта А.Верский җитәкләгән бию ансамблендә дә “муштра”ны үткән. Мәгълүматы булмаганнар өчен бу исемнәр генә йөрми, әмма Верский җитәкләгән ансамбльнең Рәсәйдәге Игорь Моисеев җитәкләгән коллектив яки элекке Совет Армиясенең җыр һәм бию ансамбле белән бер үк дәрәҗәдәге коллектив яки элекке Совет Армиясенең җыр һәм бию aнсaмбле белән бер үк дәрәҗәдәге коллектив икәнлеген aссызыклaп китү урынлыдыр. Оксaнaбыз менә шушы aнсaбле белән бер үк дәрәҗәдәге коллектив икәнлеген aссызыклaп китү урынлыдыр. Оксaнaбыз менә шушы aнсaмбль состaвындa дөньядaгы дистәләгән хaлык биюләрен бaшкaру, aеручa чечеткa бию буенчa бердән бер солист булaрaк тaнылгaн. Шушы ост aлыгы өчен 1990 елдa 18 яшьлек кызкaйны, Иосиф Кобзон кебек тaлaнт ияләре белән бер дәрәҗәдә куеп, Уртa диңгез һәм Кaрa диңгез буенчa мaсус теплоходтa гaстрольдa кaтнaшыргa чaкыргaннaр. Шул турне вaкытындa “Болгaрия чибәре” конкурсындa кaтнaшып, Оксaнa – киленкәй “мисс” исемен яулый aлгaн.Бaрысы дa aл дa гөл, бaры дa әйбәт кебек. Әммa тәкъдир дигәннәре- кәрт уены кебек, гел-гел генә м aч килеп тормый.
Суверенитет пaрaды бaшлaнып, Укрaинa Советлaр Союзыннaн aерылып чыккaч, нәкъ Рәсәйдәге шткелле, aндa дa ялгaн битлек киеп aлгaн “милләтчеләр” һәм aфёрaчaлaр, үзгәртеп кору дигән болгaнчык судa эрерәк бaлык кaптырып кaлу өчен,үз фaйдaлaрынa ярaшлы кәмит куптaргaннaр. Директор кәнәфиенә кызыккaн хөсет җaннaр Оксaнaның әтисе өстеннән, aны Рәсәйгә сaтылгaнлыктa гaепләп, шикaть aрты шикaтьләр язг шикaтьләр язгaн. Нәтиҗәдә шул нaхaк ялaлaрны күтәрә aлмыйчa, Леонид Николaевич йөрәге тотуудaн кисәк дөнья куйгaн. Ирен югaлткaн кaгыдaн, хaлык җырчысы Клaвдия Вaсилҗевнa дa китеп бaргaн. Оксaнaның бу көннәрдә үз иленнән, үз хaлкыннa ни дәрәҗәдә күңеле кaйткaнлыгын aңлaту мөмкин түгелдер. Ә aңa тугaн җиреннән, aвыр кaйгылaрдaн aрынып торыргa ирек биргән төсле, Aмерикaның Хьюстен кaлaсынa кунaккa чaкыргaннaр. Чит илгә чыгып эләгүгә үк, тәвәккәл кызыкaй үз иленә кaбaт әйләнеп кaйтмaскa сүз биргән. Өстәвенә, бирәм дисә колынa, чыгaрып куяр юлынa дигән төсле, Оксaнaдaгы тaлaнтны күреп кaлaлaр дa укрaин чибәрләренә кaлыргa тәкъдим ясaгaннaр.Оксaнa әүвәл Aнтонио Гуэрно җитәкләгән испaн институтындa укып кaлгaн. Шундa үзлегеннән Aргентинa белән Ирлaндиянең милли, Aмерикaның джaз һәм ковбой биюләрен өйрәнгән. Ә чечёткa бию өлкәсендә якын-тирәдә тaлaнт тaбылмaгaн. Aмерикa – тaлaнтлaрның кaдерен белә торгaн ил. Оксaнaны дa читкә бирмәгәннәр. Мaксaт итсә, “Мисс Болгaрия” дәрәҗәсен йөрткән сылу кызкaй Aмерикaдa бик тәҗaйлы гынa миллионер хaтыны дa булa aлыр иде. Ә ул, менә, тaтaр егете Эдиккa тaп булгaн дa, олылaр әйтмешли, aңa “ябышып чыккaн”.
Aлaрның икесен бергә соклaнмыйчa һәм гaҗәпләнмичә генә күзәтү мөмкин дә түгел сымaн. Эдуaрд- ул кaр aстыннaн бәреп чыккaн язгы ергaнaк шикелле, көзге урмaн төсле. Ул -тыныч , тaлгын,күндүм холык этaлоны. Берчaктa дa чыгaрыннaн чыгып кaбын-тузынa белми. Нинди дә булсa aдым ясaгaнчы җиде кaбaт үлчәп эш итүче бәндә. Ә Оксaнa –ут, өермә,туфaн! Бу чибәркәй бер урындa ярты минут тa тын утырa белми. Чит-ят өйрәткәнне ярaтмый, һәммә эшне фәкaть үзе эшли. Aның Aaaaрикa режиссёры яки мaэстросы дa юк. Бaрчa биюләре үзе уйлaп тaбa. Киемнәрне берьялгызы тегә. Бию көйләренә тикле үзе сaйлый. Эдуард белән Оксана бүген Техас штатының дүрт миллион халкы булган Хьюстон шәһәрендә иң зыялы затлар. Эдуард үзе музыка мәктәбендә дә укыта, клуб белән кафеларда да уйный. Оксана исә Хьюстонда чит ил биюләрен иә оста башкаручы талант исәпләнә. Ул да, нәкъ шулай ук, иң затлы һәм иң кыйбатлы музыка мәктәбендә укытучы. Шәһәркүләм фестевальләрдә солист кына булып исәпләнми, ел саен Америка һәм Рәсәй космонавтлары өчен үткәрелә тоган бәйрәмнәрдә дә укран кызы- йөзек кашы. Һичбер шик юк: америкалылар уч төбенә күтәреп йөрмәсә дә (алар,гомумән, мондый чирдән азат), Эдуард белән Оксана бүген Техас штатында иң абруйлы һәм иү тантаналы мәдәният хезмәткәрләре булып сәпләнә. Аларның кадере, аларның кирәге бар. Ә мин ашыга-кабалана чираттагы соравымны бирәм. –Ярар, Америкада яшәве бик рәхәт, тик син,әнә, әти-әниең шикелле, безнең Татарстанда да әрәм булмас идең. Безнеә милләткә дә синең кебек талантлар артык түгел. Шулай булгач, нигә һаман Америкага ябышып ятасын соң? -Бердән, мине монда катырга чакырган җитәкче юк әле. Икенчедән, Америка-ул шул ягы белән дә сәер һәм отышлы: мәшһүр әсәр язасың, анда иртәгә үк даһи миллионер кеше булып уянуың мөмкин. Ә Рәсәйдә? Юк, ни үкенеч, Рәсәй дәүләтенә татар халкының талантлары бөтенләй кирәк түгел... Сораштыра торгач,Эдуард бер сер чиште. Егетебез Голтвудның ике режиссёры белән танышып алган, иң зур хыялы- берәр мәшһүр кинога музыка язу икән. Бизмәннәргә сала башласаң, чынга ашмас, кыргый хыял түгел. Эдуард Америкада көнчыгыш музыканы пропагандалый торган бик тә санаулый талантларның берсе,ә Голливудның әйтик, Чынгызхан яки Аксак Тимер турындагы фильмузык хакында ммнарны һаман төшергәне юк әле. Әгәр Америка режиссёрлары шуларның берсе яки башка төрле Көнчыгыш темага фильм төшерә башлап, Эдуардка мөрәҗәгать итсә... Валлаһи, татар егетенең иртәгә дөньякүләм танылган таоант иясе булып уянуы мөмкин.
Юлия Фёдоровна (кичәге хезмәттәшләре,күршеләре алдында тарсынудан, ул рәсемгә төшүдән баш тартты).
Глүзә Зыятдинова
Элек бу ханымны татар халкы Салават труппасында җырлап йөргән артист һәм “Болгар” ансамблендә чыгыш ясаучы солист буларак та танып белә иде. Ун ел элек республикабызга халык авыз иҗатын өйрәнергә килгән Түркәр Соуккан атлы швед гражданы белән танышып калган да, бер ел узуга аңа кияүгә чыгып, чит-ят җиргә киткән. Түркәр әфәнденең әтисе-төрек, әнисе Сергач мишәре, шулай булгач, аңа татар кешесе дщ, аның теләге дә тансык. Ул төрек, татар, швед телләреннән тыш, әле инглиз, алман телләрен дә тулы, камил белә.Чит илләрдә тел белмәгән кеше юл читенә какккан казыкка тиң. Ни хезмәт урынытэләкми аңа,ни ихтирам. Глүзә дә мнә шуны аңлап, иң әвәле, барлык көчен швед телен өйрәнүгә биргән. Шунысы сәер: Швеөия дигән “социализм чәчәк аткан” илдә дәүләт телен өйрәнергә йөргән өчен дә теләсә кемгә мул күләмдә стипендия түләнә икән. Глүзә дә дәресләргә йөреп тулы гимназия курсын тәмамлаган. Гәрчә Түркәр бәй эшләп тапкан акча вилла арты виллалар төзергә җиитсә дә, Глүзә ханым, аның ай-ваена карамыйча, үзе эшкә кергән. Эше авыр түгел, ул да, нәкъ Юлия Фёдоровна шикелле үк, карт пенсионерларга хезмәт күрсәтүдән, алар белән гәп корып утыру, күңелләрен ачудан гына хасил. Ләкин безнең киленебезнең мондый үрдә генә тукталырга исәбе юк сыман. Ул швед җәмгыятендә дә тулы канлы һәм тулы сулышлы урын яуламакчы. Глүзәнең хәзер инде инглиз телен өйрәнергә алынуы- шуңа ачык дәлил.
Глүзә- авыл җирендә туып-үскән гади татар кызы, безнең киленнәребезгә хас булганча, аш-су эшенә оста. Швециядәге гадәтләр хакында гаҗәпләнеп сөйли: -Аларның кибетләрендә һәр төрле ризыкны да ярым әзерләргән хәлдә саталар. Алар өйләрендә кухняда кайнашуны яратмыйлар икән. Мин токмач ясап аш пешерә башлауны, өчпочмаклар, бәлеш-бөккән, тәбикмәк-коймак, төш ясап хөрмәтләүне күргәч шаккаттылар.Ә инде минем аяк очындагы гына сазлыклардан мүк җиләге җыеп вареньелар кайнатуны күрггәч, валлаһи, дип әйтәм, тегеләрнең күзе маңгаена менде. Швециядә күл-сазлыклар кулъяулык-кулъяулык тезелеп ята.
Аларда мүк җиләге, нарат җиләге, караҗиләк ишелеп-ишелеп уңа. Өстәвенә,бакча артларында диярлек үк слива, әфлисун,груша агчлары уңыштан сыгылып утыры. Ә болар, кибеттән сатып алып кайтса-кайта, мәгәр, ни галәмәт, бакчасындагы нигъмәтне җыеп файдаланмый. Мин Минзәлә районының Югары Байлар авылында туып-үскән кеше, һәрбер тиеннең, һәр валчык икмәкнең кадерен белә торган итеп өйрәтелгән. Минем шул бакча артындагы уңышны җыеп мәш киләнү күргәч, күршеләр шаккаттылар. Күршеләр дә гади генә түгел. Берсе-бөтен дөньга билгеле «Абба» ансамбленең скрипкачысы. Мәгәр, тора-бара, минем сәерлекләргә дә күнектеләр тагын....
Мин Глүзәдән Ходайдан бирелгән сәләтле- җырчы талантын ничек сакларга җыенуы турында кат-кат сораштырам.
-Син татар җырчысы буларак “үләрсең” микән инде?
Глүзә ханым кет-кет килеп көлә.
-Юк, үлмәде һәм үләргә дә исәпләмим әле. Ни галәмәт, җырчы икәнемне белеп алуга ук, Швециянең үзәк радиосына чакырдылар мине. Шуннан кырык биш минут буена ялгыз конөерт бирдем.Компакт-дискамны ясап чыгардылар. Аннары Стокгольмда халыкара хакын-кызлар үзәге, собор-чиркәүләре каршында төрле милләт вәкилләреннән тәзелгән ансамбльләр бар. Үземне саклап калу гына түгел, менә шул ансамбль кешеләрен мин татар җырларын башкарырга да өйрәтә башладым әле. Аеручы “Нигә яна йөрәгем?” белән Вәсим Әхмәтшин көенә язылган “Юри генә адаштым”җырына шаккаталар. Моннан тыш, безгә күршедәге Финляндия белән Ирландияләргә чыгып кайту да берни тормый бит. Минзәләдән Казанга барган сыман кына.Гетеборг каласында заманча музыка буенча Европа конкурслары уздырылган иде, анда Германиядә яшәүче милләттәешебез Софья Гобәйдуллина беренче урынны алды, аны барып күрдек. Башкортстаннан Фәридә белән Роберт Тимербаевлар килеп төшкән иде,ун көн буе бөтен Скандинавия буенча концерт куеп йөрдек.Аннары минем килендщшем Җәмилә дә җырга-көйгә оста.Казанга барып, татар җыры конкурсында Гран-при алды. Без әле аның белән бергә җырлап та швед тамашачыларык аһ иттерәбез бугай.
Шведциядәге тормыш дәрәҗәсенең дөньяда иң югары булуы турында күптән ишеткән бар. Мин,әлбәттә, сораштырмый калмыйм.
-Анда адәм баласына кадер-хөрмәт ул әле дөньяга туган көннән үк башлана бит, дип кабына Глүзә.
-Күз алдына китерәсеңме, бала тууга ук тууга ук аңа аена бер йөз евро. Рәсәйдәгечә әйтсәң, өч мең биш йөз тәңкә акча түләнә башлый. Дәүләт шул сумманы бала уналты яшҗкә җиткәнче. Ә әгәр ул укуны дәвам итсә, уку азагына тикле түләп тора. Швециядә медицина түләүле исәпләнә, иллә мәгәр докторларга түләү өч мең тәңкәдән, даруларның хакы алты меңнән артса,аны дәүләт үз өстенә ала. Яшең арткан саен, еллык ялның срогын озайталар. Теләсә кем бөтендөнья буйлап сәяхәткә итә. Һәрбер кеше спорт белән әвәрә килеп яши. Алардагы җиңел атлетика буенча дөнья чемпионнарны Стефан Холм, Улфсон. Каролина Клуфт, Сюзанна һәм Женни Каллурлар барысы да миллли герой булып исәпләнә. Спортка һәм кешеләргә карата шундый кайгыртучанлык хөкем сөргәч,шведларның дөньяда японнардан кала иң озын гомерле халык булулары бер дә гаҗәп түгел.
Венера Вәгыйзова.
Инде ун ел буе Германиядә гомер итүче тагын бер Чаллы кызы. Алабуга педагогия институтының чит телләр факулҗтетын тәмамлаганнан соң, Чаллыдагы 48нче мәктәпкә барып караган да, элеккеге карагруһчы директор хатын белән килешә алмыйча,әүвәл КАМАЗның чит илләр белән сәүдә фирмасында тәрҗемәче булып эшләп йөргән. Шунда Мәскәүдән килгән рус инңенеры Лев Герасимовка гашыйк булып, аның белән бергә Германиягә эшкә чыгып киткән. Лев элегрәк “советлаштарылган” Көнчыгыш Германиядә КАМАЗ вәкиле булып торган да бит, мәгәр барча немец берләшеп алган һәм капитализмга күчкән илдә совет машиналарының абруе беткәннән соң үз көнен үзе күрергә мәҗбүр булган.
Венера бүген Берлиндагы эшсезләр үзәгендә чит илләрдән күчеп килгән, шул исәптән Рәсәйдән качып кайткан немецларга инглиз һәм алман телләрен өйрәтә. Чит илләрдә нигез корган барча качак татарларның да холык табигате бер төрледер инде, алар бер урында гына утырып тора, булганыннан канәгать итә алмый. Венера да унсигезенче елларда ук Рәсәйдән качып, бүген Бавариядә яшәп ятучы кенәзбикә-морза Мәдинә Мамлиеваның истәлекләр китабын алман теленнән рус теленә тәрҗемә итеп биргән. Венера хәзер германия күләмендә “Алтабаш” дигән интернет-газета чыгару белән мәшгуль. Аны “Алманиядщге татар-башкорт газетасы” дип уку хәерлерәк. Ә Венера исә һаман тынгы белми. Алар быел төрек социаль-демократлары ярдәмендә Берлин каласындаабантуй бәйрәме дә үткәргәннәр.
Үзем дә гаҗәпләнәм, Алманиядә татар халкы чутсыз. Барый Даянов атлы Сергач мишәре бар, ул банкта эшлт. Равил Закиров дигән бер татар элек гаиләсе белән Ташкент каласында яшәп яткан булган,хәзер әти-әнисен дә Татарстанга кайтарып урнаштырган. Бүген гендебург фамилиясенә күчкән Җәмилә дә Урта Азиядә туып үскән татар. Әтисе Әнвәр Назыйров шикелле үк, ул да талантлы, зур рәссам. Зәмфирә Гыйззәтуллина атлы тагын бер хатын бер хатын бар, анысы биология буенча фән докторы, зур абруйлы галим. Ульян шәһәрендә туып-үскән Айдар Гайнуллинга җиткән баянчы, гомумән, җир йөзендә юктыр. Испания, Англия, Германияләрдә үткәрелгән бөтендөнья ярышларында 18 мәртәбә беренче урын яулап, ул дөнья кубогын һәм Растропович бүләгенә лаек булган егет. Ни үкенеч, аның кадерен, иң беренче чиратта, татар халкы белми...
1.2. Башкортстан татарлары.
Жу рналыбызда “Ижау татарлары”, “Башкортстан татарлары” дип яза башладык. Мөгаен, кемнәргәдер сәер тоеладыр. “Милләтне нинди бүлгәләү бу тагын? Мәскәүдәге Тишков Җитәкләгән этнография институты болай да безне 2002 елгы халык саны алу вакытында 6-7 төркемгә бүлергә маташты бит инде”, дип чәчрәп чыгучылар булмы калмас.Юк бөек милләтебезне вакларга, бүлгәләргә исәбебез бөтенләй юк безнең. Ңурналыбызда әле теге, әле бу төбәктә яшәгән милләттәләребез турында язып, алага игътибарыгызны юнәлтергә генә тырышырбыз. Казан җурналларының Әстерханга яисә Чиләбегә йөреп, анда гасырлар буена гомер сөргән туганнарыбыз хакында язып чыкканы юк, мөгаен, язмастыр да. “Әгәр без тотынмасак, тагын кем язар соң?”-дигән уйланулардан чыгып, Татарстанга терелеп яшәгән күршеләребез хакында язарга тотындык та инде. Ничегрәк килеп чыга, кирәкме бу- монысы инде укучы хәл итәсе.
Ә күршеләр турында язардай сәбәпләр чиктән ашкан. Хәтта сәясәтне читләтеп үтәргә маташсак та, йөрәкне әрнетердәй хәлләр табылып кына тора. Беррничәсен генә санап карыйк.
Менә инде ничәмә-ничә еллар буена “Шәехзадә Бабич безнеке дә Мәҗит Гафури башкорт язучысы”, дип ызгышулар, дәгъвалашу, тарткалашу бара. Башкорт Мөтшгалимнәренең Акмулланы, Галимҗан Ибраһимовны, Гали Чокырый, Наҗар Нәҗми, тагын әллә кемнәрне татарга да, башкагада һич бирәсе килми. Башкортстанда боларның һәркайсына багышланган музейлар, мәдәнят учаклары, истшлекле, газиз урыннар бар. Иллә мәгәр башкортларныә ясалма милләтчеләрне шул музейларга, истәлекле урыннарга татарларны якын җибәрмиләр. Теге олы шәхесләр белән бәйле һәрбер урын Берлин стенасы белән урап алган сыман. Аларга ялгыз көе дә, коллектив белән җыенсаң да,үтеп керкп булмый. Нәтиҗәдә мәңгелеккә һәм тарихларга күчкән олуг шәхесләр тиешле бәя белән хөрмәтне күрми кала.
Галимҗан Ибраһимовның туган авылы Солтанморатка Мөхәммәт ага Мәһдиев, туфан Миңнуллиннар, ялгышмасам, 1987 елда. Язучының 100еллыгын үткәрергә дип барган иде.Башкортстанның ул чактагы кенәзе Шакировны кәнәфиеннән бушату белән туры килгәнгә, безнең татар әдипләрен чәй дә эчертмичә озатып (куалап, дисәң дә ярый) җибәрделәр. Ул вакыттан соң егерме ел вакыт үтеп китте. Быел тарихи шәхеснең 120 еллыгын билгеләгәнвакыт. Солтанморатка бик барасы, Галимҗан тәгәрәп үскән яланнарны бик күрәсе килә. Әмма анда татар фәкыйрьләрен якын җибәрмиләр.Париңга барып поляк Мицкевич яисә урыс Бунин музейларын карап-күреп була, ә кул сузымындагы, борын төбендәге Галимҗан, Шәехзадә, Наҗар музйларына юлсукмаклар бикле.
Аннары Башкортстан җирендә туып-үсеп, гомерен Татарстан үткәргән никадәрле талант ияләре туган ягына әөләнеп кайта алмыйча, җәсәдләре тынгы тапмы йөри. Нурихан Фәттах белән Илдар Юзиев бездә яшәп, бездә иҗат итеп, “халык язучысы” дигән данга ирештеләр. Саҗидә Сөләйманова никадәрле газиз шагыйрә булып гомер кичерде. “Халык шагыйре” дәрәҗәсенә ирешкән Роберт Миңнуллин әле булса кайнап- күкрәп яши. Алар кебек Башкортстанда туып-үсеп бездә данга ирешкән олуг әдипләр элек тә бар иде, хәзер дә бар. Ләкин, ни галәмәт вә ни үкенеч, Башкортстанда, туган җирләрендә алрга багышланган бер музей да, сыңар почмак та юк. Вафат булганнары исән чакларында туган якларына, туган мәктәпләренә кайтып үз юбилейларын яисә иҗат кичләрен үткәрә алмый китте. Исәннәре әле булса шушы ук чир, шушы гаделсезлектән газап кичерәләр. Күрешкәндә дус вә туган булып кыланган булабыз, президентларыбыз гел очрашып тора, ә иҗатчылар талант ияләре арасында Берлин стенасы һаман җимерелми. Шушы мәхшәрне читтән күзәтүче урыс агайлары кулын чабып, ләббәйкә әйтеп тора.
Башкортстанда көн күрүче татар әдипләре хакында да рәхәт кичерәләр, балда-майда йөзәләр, дип бик куанып булмый. Һичкемгә сер түгел,аларга анда китап чыгарулар да, укучылар белән очрашу, иҗат кичәләре үткәрү һәм аеруча дәрәҗәле исем-шөһрәтләргә ирешү бик кыен. Исәннәрдән фәкать Марат ага Кщримов кына «халык язучысы» дигән зур исемгә ия. Калганнары арасында Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләген яулый алган әдип бөтенләй юк та сыман. Бәлки, менә шушылай “эт типкесе” хәленә калгангадыр, алар торып-торып безгә елышалар.
1.3. Себер татарлары
Татарлар, себрәкләр...
Ничек яшисең, милләттәш? Себер, Әстерхан,Ниҗгар, Касыйм, Кырым, Болгар- тагын әллә кайларга сибелгән татар баласы, хәлең ничек?
Кайда гына туып үссәк, көн күрсәк тә, без-татарлар,безне Ходай шулай яраткан.Бай тарихлы, төрле шивәләрдән үрелгән телле, гаҗәп халык без. Журналның әлеге санын Себердәге милләттәшләребезгә Һадия итәр өчен тырыштык. Киләчәктә дә татарның киң галәмен иңләүне дәвам итәргә ниятлибез. Бергә-бергә булсак, югалмабыз.
Этнография һәм тарих ягыннан Себер татарларын ничек бәяләргә? Әлеге сорауга тарих фәннәре докторы, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты галиме Дамир Исхаков ачыклык кертә.
-Дамир әфәнде, бөтендөнья,Себерме Рщсщйнеж ёщм урыс халкының бер символы дип кабул итә. Ә бит анда инде Ермак походларына кадәр үк мәдәни һәм сәяси тормыш кайнап торган,хәтта дәүләтләр дә төзелеп таркалган. Себер татарлары әлеге каҗлаулы проөессларда ничек катнашкан,һәм гомумән алганда “Себер татарлары” дип без кемнәрне атыйбыз?
- Сез хаклы.”Себер” сүзе үзе дә килеп чыгышы белән төрки телгән барып тоташа. Ул һуннар заманында ук (ягъни безнең эраның IV гасыры) билгеле булган «сувар» кабиләсенебер татарлары үз-үзләрен “себер татары” дип түгел, ә “татар” яки “себрәк” дип йөртә. Бу нәрсә дигән сүз? Бу Себер татарларыныңтөрки-татар дөньясыннан булганлыктан күрсәтә. Инде IX-X йөзләрдә үк Себер якларында кыпчакларның йогынтысы зур булган. Бу бик мөһим, чөнки татар теле кыпчак төркеменә керә.Бу белде бер. Икенчедән, Алтын Урда чорында Казан татрлары яшәгән Идел буе да, Себер татарлары яшәгән Себер яклары да бер дәүләткә кергән. Димәк, бу ике як арасында элемтәләр көчле һәм тотрыклы булган. Идел буеннан Себергә күчеп килүчеләрнең саны да шактый зур булган. Нәтиҗәдә “катнаш” нткахлар, гаиләләр корылып, мәдәниятләр, берләшә, гомумиләшә барган. Хәзерге вакытта Себер татарлары арасында чиста себрәкне эзләп табу бик кыен. Күбесендә Казан татары, мишәр, себер татары каны да ага.
- Димәк, Идел белән Себер арасындагы күп гасырлар дәвамындабулган тыгыз элемтә, ахыр чиктә, уртак бер мәдәнятне тудырган булып чыга?
-Нәкъ шулай. Себер татарлары ул- гомум татар этносы эчендәге бер төркем. Ләкин бу төркемнең үзенчәлекле яклары бик күп. Беренчедән,этник яктан караганда, Себер татарлары яшәү урыннары белән ( Төмән, Омск һәм Новосибирск өлкәләре ) Алтайга якын. Төркиләрнең чыгышы белән Алтай ягыннан чыкканлыгын без яхшы беләбез. Менә бу якынлык Себер татарларының телләре һәм мәдәниятләрендә дә эзсез калмаган. Икенчедән, аларның яшәү урыннары хуҗалыкка зур йогынты ясый. Табигать шартлары кырыс булганлыктан, анда игенчелек белщн артык шөгыльләнеп булмый, шуңа күрә алар элек- электән үк балыкчылык һәм аучылык белән көн күргән. Мәсәлән, Тубыл шәһәреннән 500 чакрым ераклыкта урнашкан Саз дигән җирдә саз татарлары яши. Анда гел сазлыклар гына, хәтта бәрәңге дә утыртып булмый. Ничек көн күрмәк кирәк? Әлбәттә, балыкчылык белән. Аннан соң, Казан татарларыннан аермалы буларак, Себер татарларының зур гына өлеше XVI гасырга кадәр үк күчмә тормыш рәвешен алып барган. Ә кайбер чыганакларда “җәйләү”, “кышлау” кебек сүзләр хәтта XVII-XVIII йөзләрдә дә очрый.
-Телләре дә аерылып тора дидегез. Себер татарлары теленең татар әдәби теленнән аермасы зурмы?
- Әлбәттә инде, Казан татары яки мишәр Себерен татарын аңламый калмас, ләкин аларның сөйләшләренә бераз ияләшергә, күнегергә кирәк. Мисал өчен, себрәкләр “ф” авазын “п”га алмаштырып сөйли. Шулай ук табигатькә бәйле лексикалары да үзенчәлекле. Монысы аңлашыла да :мәсәлән, аларда булган балыклар бездә очрамый. Аларда теге яки бу балыкны белдерүче сүз бар-бездә юк. Тагын шунысы да бар: татар теленең көнчыгыш диалектына кергән Себер татарлары теле үзе үк бик чуар. Ышанырга да кыен, әмма анда һәрбер авылның диярлек үз сөйләше бар.
- Димәк, яшьләрдә туган телләрендә иркен аралаша?
- Шулай әйтик: Себердә, бигрәк тә Төмән өлкәсендә,мәктәпләрдә татар телен укыту яхшы куелган. Ләкин татар теле һәм татар әдәбияты дәресләре предмет буларак кына укытыла. Шуңа күрә хәзерге татар яшьләре әдәби телне яхшы белә дип әйтмәс идем. Алар күбрәк җирле авыл сөйләшенкуллана.
Себер татарлары турында тагын берничә кызыклы факт:
1.4. Үзбәкстан татарлары
Милләтешебез Галия Гыйлем кызы Гыйбадуллина Үзбәкстанның Бохара шәһәрендә туып үскән. Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетын тәмамлаган. Галия Бохараның бер балалар бакчасында үзбәк һәм фарсы телләрендә музыка дәресләре алып бара. Аның белән бәйсез Үзбәкстан илендә гомер кичерүче күп санлы милләттәшләребез тормыш-көнкүреше турында фикерләшәбез.
Менә мин сезгә гап-гади әйберләр турында әйтеп китем әле.Үзбәкләр кыз балаларны яшьтән хатын-кыз, әнибулырга әзерлиләр. Гүзәллек серләренә бик яшьли төшендерәләр. Мәсәлән, без бакчада фольклор дәресләре үткәндә, программа буенча шундый уеннар оештырабыз: кызлар кып-кызыл кына гөлләрен тырнакларына ябалар, сөрмә тарталар. Ә сөрмә ау сере дә үзенчә: чуен казанда җилекне көйдерәләр, шуннан ул “майлы каләм”гә әверелә.
Мәктәпләрдә “Әдәпнамә” дәресләре укытыла. Гаиләдә традицияләр нык, дин сакланган, хәзер үзбәк теле- дәүләт теле.
Сездә менә карап йөрим, автобусларда өлкәннәргә дә урын бирүче юк. Бездә яшьләр беркайчан да утырмый. Хәтта урыннар буш булганда да. Үзеннән өлкән кешенең басып баруын күзаллау да мөмкин түгел.
-Алайса балалар йортларыда, картлар йортлары да юктыр Бохарада?
- Картлар йорты юк. Балалар йорты берәү бар, әлбәттә. Тик аларда бер генә үзбәк баласы да тәрбияләнми; һаман шул Рәсәйдән күчеп киләчеләр тутыра аны. Үзбәкләрдә тәртип шунды: әгәр дә бала яшьтән яти калса(әти-әнисе үлсә дигән сүз инде бу), аны туганнары тәрбиягә ала. Туганнары булмаган очракта,күршеләре ала. Әмма балалар йортына ул һич эләкми. Үзбәкләр бала ярата, дидем. Моны раслаган мәкаләләре шулкадәр күп аларның,”Балалы йорт-базар, баласыз йорт-мазар”, диләр. “Мазар”_ зират дигән сүз...
-Исерекләр дә юк, дисез инде?
-Очрарга мөмкин, әмма үзбәк милләтеннән булмый ул. Йә урыс,йә татар булырга мөмкин. Намаздан соң ничек кайтып аракы эчсен соң инде үзбәк, уйлап карагыз әле?
-Ә сез, татарлар, аларга кызыгып яки кимсенеп яшәмисеңме?
- Без үскәндә, балалар бакчасында, мәктәптә-русча, урамда, дуслар янында, уенда- фасыча һәм үзбәкчә,өйдә татарча сөйләшеп үстек. Беркайчан да телләрне бутарга яратмый.
“Татарлар, илебезгә кайтыгыз!”
Мәгълүм булганча, РФ Презеденты Владимир Путин узган елның җәендә “ Чит илләрдә яшәүче ватандашларыбызның Русия Федерациясенә ирекле әйләнеп кайтуларына булышлык күрсәтү буенча чаралар турында” дигән Указга кул куйды. Гади итеп әйткәндә, яңа документ элеккеге русиялеләргә тарихи ватаннарына тизрәк әйләнеп катырга һәм берниндибюрократик тоткарлыкларсыз Русия гражданлыгы алырга ярдәм итәргә тиеш. Әлбәттә,монда сүз нигездә урыслар турында бара, әмма сәяси әдәплелек максатларыннан “ватандашлар” дигән атама кулланылган. Димәк, татарлар, башкортлар, чуашлар белән беррәтән Русиянең башка халыклары да дәүләт ярдәмендә хокук ала.
Утсыз төтен чыкмый, диләр. Һәрнәрсәнең сәбәбе була. Әлеге очракта бик тирән казып торасыда юк. Биредә мәгънә бер генә –урысларны милләт буларак саклап калырга тырышалар. Моны Владимир Путин үзе дә яшерми. Әлеге указга аңлатма биргәндә, ул борчулуын яшәрмичә: “ Соңгы 13 елда илдә үлүче гражданнарның саны туучылар саныннан 11,2 млн.кешегә артып китте. Әгәр бернәрсә дә эшләмәсәк, XXI гасыр азагында Русия халкының саны ике тапкыр кимиячәк”, диде.
Тиздән әлеге указ көченә керәчәк. Безне, Татарстанда яшәүчеләрне, аның респубикабыз халкына ничек тәэсир итәчәге кызыксындыра. Әлбәттә,үзләренең булачак яшәу урыннары итеп Татарстанны сайлаган милләттәшләребез дә вәгъдә ителгән өстенлекләрдә файдаланачак. Бу хакта шикләнергә дә кирәкми. Сүз дә юк, беренчедән, һәр татар кешесе, хәтта ул телен бөтенләй оныткан маңкорт булса да,тарихи вакытына кайтып урнашырга тырышачак. Әйтик, ул Тамбов яки Иваново өлкәләрендә төпләнсә, барыбер чит булып яшәр иде. Чөнки гомер-гомергә урта полосада яшәгән урыс мужигы хәтта үзенең качак-кардәшен дә “өнәп бөтерми”. Татарлар турында сөйләп торасы да юк! Дөрес, азәбайҗаннар,әрмәннәр, таҗиклар, үзбәкләр урыс кояшы астында үз урыннарын тапты, әмма бу аларның табигый елтырлыгы һәм бер-берсенә ярдәм итешүе нәтиҗәсендә мөмкин булды. Ә безнең халыкка бу сыйфатлар әлегә җитешеп бетми. Икенчедән, Татарстанның гөрләп үсүче һәм тотрыклы төбәк дигән уңай имджы бар. Бу исә өзлексез сугышлардан һәм икътисадый тотрыксызлыклардан арыган кешеләр өчен зур әһәмияткә ия.
Хәер, чит кеше бакчасына таш ыргытмыйк әле. Иң элек яңа каанунның республикабыз өчен әһәмиятен ачыклый. Моның өчен башта саннарга мөрәҗәгать итик. Исәпләүләргә караганда, 2006 елның беренче айларында Татарстанда халык саны 3759,9 мең, ягъни дүрт миллионга якын кешк тәшкил иткән. 2005 елда халыкның тулаем кимүенең кырык проценттан артыггы күчереп кайтучылар исәбенә каплпнган. Туучылар саны буенча Татарстан Идел буе федераль округында җиденче урында булган- бездә бу күрсәткеч бер хатын-кызга 1,34 туган булу туры килә. Федераль Дәүләт статистика хезмәте фаразларына караганда, 2010 елда Татарстан халкы саны 15,9 мең кешегә кимиячәк. Гомер озынлыгы буенча Татарстан 2004 елда Русиядә 11 нче урында, шул исәптән ирләрнең гомер озынлыгы буенча-14 нче, хатын-кызларның гомер озынлыгы буенча 7нче урыннарда торган.
Әйе, болар һич тә сөендерә торган саннар түгел. Әлеге очракта ватандашлар турындагы канун Татарстандагы демографик хәлне яхшыртуга булышлык итә алыр иде. Әйдәгез, төптәнрәк уйлап карыйк эле. Безнең республикага кемнәр кайта ала икән? Әлбәттә, кайтырга теләүчеләр инде күптәннән кайтып беттеләр. Чит төбәкләрдә калучылар теге яки бу сәбәпләр буенча үзләренең даими яшәү урыннарын ташлап китә алмый яки китәргә теләми. Чөнки акча юклык кулдан тота. Халык та бит юкка гына, бер үкенү ике янгынга тиң, дип әйтми. Бу очракта да шулай. Фатирны сатарга (күпчелек очракта бик арзан бәягә),еллар дәвамында тупланган мал-мөлкәтне калдырырга һәм каяндыр билгесезлеккә китәргә, барысын да яңабаштан башларга кирәк. Яшьләр, хәрәкәтчән кешеләр өчен моның әллә ни кыенлыгы юк, әлбәттә. Ә менә өлкән яшьтәгеләр өчен күченү чын мәгънәсендә җәһәннәмгә әверелә. Югыйсә якындагы чит илләрдән өлкән яшьтәге ватандашларыбыз бик күп әле.
Әлбәттә барысы да беренче карашка гына гади булып аңлашыла. Күп кенә татарлар башка сәбәпләргә бәйле рәвештә дә чит төбәкләрдә яшәп калганнар. Аларның бер өлеше шул төбәкләрнең төп кешеләренә әверелгән. Бирегә аларны, дөресрәге, аларның әби-бабаларын революция, тарихи тетрәнүләр, төрле иҗтимагый үзгәрешләр китереп ташлаган. Казакъстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан- алар өчен Татарстан кебек үк туган ватаннары.
Татарларның соңгы тапкыр БДБдан күпләп кайтуы, узган гасырның 90нчы еллары башында , Татарстан үзенең мөстшкыйльлеген игълан иткән чорда күзәтелде. Аларны урнаштыру мәсьәләләре белән Татар иҗтимагый үзәге һәм “Суверенитет” комитеты шөгыльләнде. Ул елларда читтән кайтучыларның барысын да республикага кабул иттеләр, күченеп килүчеләргә хәтта ниндидер кәгазьләр дә бирделәр. Әлеге меңнәрчә кешеләр арасыннан рәсми документлар алучылар булдымы икән?Андыйлар, мөгаен, бармак белән генә санарлыктыр. Шунысы кызык: яңа закон алданрак кайтканнарга өстенлек ләрдән файдалану мөмкинлеге бирер микән? Бу хакта әлегә бернәрсә дә билгеле түгел.
Күчеп кайтучыларның бер өлеше рәсми органнарны читләтеп Бөтендөнья татар Конгрессы башкарма комитетыны яки Татар иҗтимагый үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. БТИҮ рәисе Тәлгать Бариев тарихи ватаннарына кайтырга теләгән кешеләргә бөтен шартларны тудыру зарур, дип исәпли. “Әгәр әлеге кешеләр үзләрен татарлар дип саный икән, аларның рухи ихтяҗлары дәүләт дәрәҗәсендә тәэмин ителергә тиеш. Шуңа күрә федераль программада шушы мәсьләләр махсус урын алырга тиеш”- ди ул. БТИҮ лидеры фикеренчә, яңа федераль программада 100-200 мең татар катнаша ала. Һәм моннан Татарстанга зур файда киләчәк. Бигрәк тә кешеләр авыл җирләренә күчеп кайтырга теләк белдерсәләр. Чөнки авыл- ул һәр дәүләтнеңчишмә машы. Т Бариев уенча, республикабызга Татарстан икътисадын алга җибәрергә сәләтле яшь, энергияле һәм эшлекле кешеләр кирәк.
Соңгы вакытларда диаспора вәкилләре Татарстанның ярдәм кулы сузмавына, шул исәптән татар телендә әдәби әсәрләр җибәрмәвенә зарлана. Ләкин саннар моның киресен раслый. Узган елның февралҗ аенда үткәрелгән утырышта ТР Презендетының Эчке сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы Александр Терентьев кызыклы саннар китерде. Соңгы ике ел дәвамында гына да РФнең 32 төбәгенә татар телендә 40 мең китап җибәрелгән икән. Һәм барысы да бушлый. Шунысы игътибарга лаек, махсус татар әдәбиятына һәм методик әсбаплпрга заказ бланклары РФнең 33 төбәгенә җибәрелгән, әмма бары тик 17 төбәктән генә җавап килгән.
Былытыр Татарстан югары уку йортлары чит илләрдәге ватандашларыбыз өчен 60 урын биргән Теләүчеләр 72 кеше булган. Кабул ителгәннәр арасыннан 8 кеше төрле сәбәпләр буенча укудан баш тарткан: кемнедер Казан вузында түгел, провинциядәге шәһәр югары уку йортында уку канәгатьләндермәгән, кемдер башка сәбәпләр тапкан, ә кемдер бөтенләй укырга килмәгән.
Боларның барысы да, ватандашларыбыз үзләрен үтенеп чакырган төбәккә кайтырга теләрләр микән? дигән шикләр тудыра. Кем әйтмешли, һавадагы торнадан кулдагы песнәк яхшырак бит.
Икенче күзлектән караганда, кылган гамәлләребез дә аңлашылып бетми. Без кешеләргә балык бирәбез. Әмма үзләре балыкны мөстәкыйльтотсыннар өчен кармак бирмибез. Эш урыннары әзерләнә, кешеләрнең мәшгульлеге оештырыла.Әмма тормыш чынбарлыгы нәрсә күрсәтер икән? Авыл җирләрендә механизатор яки сыер савучы булып эшләргә теләүчеләр күп булыр микән? Казан шәһәрендәге барлык яхшы эш урыннары инде күптәннән баш түгел һәм аларга Татарстан гына түгел һәм аларга Татарстан гына түгел күрше Марий Эл, Чуашстан республикаларыннан, Ульяновск өлкәсеннән йөзләрчә кеше дәгъва кыла. Торакны кайда бик кулай вариант, чөнки югарыда санап үтелгән проблемаларның барысы да анда бик җиңел чишелеш табачак. Анда эш күп булачак, торак күп төзеләчәк. Бер генә сорау кызыксыну уята-нәкъ менә шунда барырга теләүчеләр булырмы икән?
Агымдагы ел Президент программасының ничек тормышка ашырылачагын күрсәтәчәк. Без һәр юнәләштә эшләр яхшы барырмы, иң оптимистик фаразлар чынга аша алырмы? Өстәвенә меңнәрчә казанлылар үзләре дә аңа моҗтаҗлык. Кичерә. Ипотека кыйммәт, әле ул нык үсеш алмаганлыктан. Кайткан кешеләргә эләкмәячәк. Элек яшәгән урында сатып калдырылган квартира акчасы шәһәр читендәге бер бүлмәле квартир сатып алырга да җитми. Татарстан чит илләрдән күчеп кайтучыларга “Алабуга” ирекле икътисадый зонасын тәкъдим итәчәк. Безнең булыр дигән ышынычта калам.
Кулланылган әдәбият
Режим доступа : http: www/tatarlar.ru
Барсучья кладовая. Александр Барков
Смекалка против Змея-Горыныча
Военная хитрость
Выбери путь
Ледяная внучка