Безнең нәселнең тамыры 1815-1878 нче елларда яшәгән Исхаков Исмәгыйль бабамнан һәм аның хатыны, минем Галия әбиемнән башланып киткән. Ислам дине өчен җан атып йөргән укымышлы Исмәгыйльне, урысча да белә дип, патша хәзрәтләренә язган прошениене Казанга илтергә җибәргәннәр. Ләкин аны урыс солдатлары кулга ала, суд ясап хөкем итәләр һәм Сембергә алып китәләр. Шул китүдән Исмәгыйльнең Сембер төрмәсендә үлгәнлеге хакында хәбәре генә килә. Авыл халкын көчләп чукындырудан коткару сәфәренә киткән Исмәгыйль бабайга язган бәет кенә кала.
Вложение | Размер |
---|---|
minem_shzhrm.docx | 1.58 МБ |
minem_shzhrm.pptx | 2.49 МБ |
Слайд 1
Минем шәҗәрәм Теләче муниципаль районы Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Биккинина Гөлсем Марат кызының эше. Фәнни җитәкче: Кыямова Гөлсинә Рашит кызы , югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы .Слайд 2
Һәр нигезнең, һәр авылның, Һәр каланың үткәне бар... Гыйбрәт алырлык мирасның Калганы бар, киткәне бар . Горур сүз әйт, сорасалар: Ни кавемнән? Нинди җирдән ? Киләчәккә аек карар Үз тарихын анык белгән! Р.Фәйзуллин .
Слайд 3
Максаты : үз эченә 165 гаиләне сыйдырган нәселебез шәҗәрәсендәге үз гаиләбез урынын билгеләү. Бурычлар : нәселебез шәҗәрәсен өйрәнү, шәҗәрәдәге кешеләрнең тормышы хакында мәг ъ лүмат туплау.
Слайд 4
Шәҗәрәнең төп тармагы Исмәгыйл ь (1815-1878) (Галия) ↓ Бикмөхәммәт (Сәхипҗамал) ↓ Биккенә (Фатыйма) ↓ Низаметдин (1952 нче елда үлгән) (Миңҗамал) ↓ Әмирзаһит (1910-1954) (Хәкимә 1911-2007 ) ↓ Рашит(1947) (Рашидә 1951 ) ↓ Дамир (1976) (Венера 1976 ) ↓ Раил (2009)
Слайд 5
Гиләбез: Әмирзаһит бабам белән Хәкимә әбием, Рәшит дәү әтием белән Рәшидә дәү әнием һәм әнием Римма һәм мин.
Слайд 6
Тарих мең дә сигез йөздә Җитмеш сигезенче елда Газиз башым харап булды Алтмыш өченче яшемдә. Урыс кяфер килгәндер Елыш авылы иленә. Кяфер урыс каршы килде Хак мөселман диненә. (“Исмәгыйл ь б әете”)
Слайд 7
Исмәгыйл ь бәете Тарих мең дә сигез йөздә Җитмеш сигезенче елда Газиз башым харап булды Алтмыш өченче яшемдә. Аркан җирдә ком, тирәк, Уйсу җирдә күп җиләк. Баш киткәннең хәлләре ни Бәян итмәгә кирәк. Көмеш башлы ияремне Салдым туры ат биленә. Тагын да кайтып керәм микән Туган-үскән илемә? Исмәгыйл ь бара конторга С өал ь - җавап бирмәгә. Ислам дине хакы өчен Хак юлында үлмәгә. Урыс кяфер килгәндер Елыш авылы иленә. Кяфер мәлгунь каршы килде Хак мөселман диненә. И дусларым, тыңлагыз, Бер генә көй көйләем. Елыш авылы иленә Бер хикәят сөйләем. Балаларым , бәхил булыгыз, Намаз укый күрегез. Насыйп булса, күрешербез, Бергә-бергә йөрербез. Тарих мең дә сигез йөз дә Җитмеш сигезенче елда Гаять каты җәфа төште Елыш авылы ил енә ...
Слайд 8
Бәетнең 1947 елның 18 нче ноябрендә Ханова Гаҗилә күчереп алган варианты сакланган. Бәет тагын 1991 нче елның 22 июнендә һәм 2018 елның июлендә кабат күчерелгән.
Слайд 9
Исмәгыйльнең уку – язу осталыгы була. Урысча сөйләшә алган. Бикмөхәммәт Казан белән ике арада сәүдә эше белән шөгыльләнгән. Нәселдә шулай ук төрле һөнәр ияләре:
Слайд 10
Дәү әтием Биккинин Рәшит, үз чорының һәрбер егете кебек үк, солдат хезмәтен үткән, танкист булып хезмәт иткән һәм кече сержант званиясен алуга ирешкән. Авыл хуҗалыгы институтының агрономия бүлеген тәмамлаган дәү әти башта “ Родина” колхозында агроном, аннары Алан авыл советы рәисе булып эшләгән. Аның хезмәт юлы безнең өчен үрнәк булып тора.
Слайд 13
Ә бүгенге көндә әлеге тарихны барларга, эзләргә, саклап калдырырга алынган дәү әтигә бу эштә көчемнән килгәнчә ярдәм итәргә тырышам
Есть ли лёд на других планетах?
Снежная книга
Акварельный мастер-класс "Прощание с детством"
Петушок из русских сказок
Подарок