Муса Җәлилгә багышланган фәнни- гамәли эш
Вложение | Размер |
---|---|
fnni_-gamli_esh_musa_zhlil.docx | 32.22 КБ |
Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы
Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбе
Фәнни –эзләнү эше
“Минзәлә шәһәрендәге
Муса Җәлил музеена сәяхәт”
Эшне башкарды: 4класс укучысы
Хөрмәтуллин Радик Ризван улы
Фәнни җитәкче: башлангыч класс укытучысы
Басыйрова Фидалия Әгели кызы
2019ел
Эчтәлек
I. Фәнни- эзләнү эшнең максаты, бурычлары.............................................2 бит
II Кереш............................................................................................................2бит
II.Төп өлеш
1. Минзәлә шәһәрендәге музей................................................................3 бит
2. Музейдагы экспонатлар турында.......................................................4-5 бит
IV.Йомгаклау...................................................................................................6 бит
V.Кулланылган дәбият....................................................................................6 бит
Фәнни-эзләнү эшенең максаты: Минзәлә шәһәрендәге Муса Җәлил музее белән танышу.
Бурычлар:
- Тарихи үткәнгә, шагыйрьнең тормыш юлына һәм иҗатына карата кызыксыну уяту, мәхәббәт хисе, патриотлык, милли горурлык хисләре тәрбияләү.
-Шагыйрь иҗаты буенча танып-белү эшчәнлеген камилләштерү.
-Сәяхәт аша шагыйрьнең тормыш юлын күзаллауны формалаштыру.
1.Кереш. Муса Җәлил исеме белән бәйле шактый гына истәлекле урыннар барлыгын беләбез. Районыбыз күршесендә урнашкан Минзәлә шәһәре безгә географик яктан гына түгел, ә рухи яктан да бик якын төбәк. Тарихыбызны, мәдәниятебезне бәйләп торган вакыйгалар безнең өчен уртак. Шул хакыйкатькә бәйле рәвештә, бөек милләттәшебез Муса Җәлилне искә алу көннәрендә үземнең фәнни-эзләнү эшен Минзәлә шәһәрендә урнашкан Муса Җәлил музеена сәяхәткә багышладым.
2.Төп өлеш. Музей Минзәлә шәһәрендә Минзәлә педагогия көллиятенең бер аудиториясен алып тора. Әлеге бина республика дәрәҗәсендәге тарихи һәйкәл. Аның экспозициясе М. Җәлил замандашларының истәлекләре нигезендә төзелгән. Музейда 1941 елда хәрби-сәяси курслар дәресләре үткәрелгән сыйныф бүлмәсе шул чор мөһитен тоярга мөмкинлек бирә. Анда шагыйрь иң көтелгән кунакларның берсе булган Сабировлар йортының эчке күренеше тасвирланган. Музейда сугыш чоры йорт кирәк яраклары һәм документлар, “Кар десанты” эзтабарлар оешмасы сугыш кырларыннан алып кайткан ядкәрьләр, Муса Җәлилнең күпсанлы әсәрләре урын алган.
Әлеге музейда Муса Җәлил батырлыгына багышлап, “Шагыйрь булып тусаң – каһарман данын яуларга кирәк” , “Муса Җәлилнең тормыш юлы”, “Был вашей теплою кровлею храним…” , “Шагыйрьнең Минзәлә белән бәйле тормышы һәм иҗаты”, “Муса Җәлил һәм фашизм белән көрәштәшләре”, “Шагыйрьнең балачагы һәм яшьүсмер чоры” дип аталган экскурсияләр оештырыла. Музейда батыр шагыйрьгә багышлап “Шарлы яшен” операциясенең тар-мар ителүе ,”Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмаган” - сәяси репрессияләр корбаннары турында, «Бер экспонат тарихы» исемле музей-дәресләре оештырыла.
Сөекле шагыйребез кыска гына вакыт эчендә Минәзәләдә булып, анда үзен гап-гади кеше буларак күрсәтә. Кайда гына булмый, кем белән генә очрашмый. Аны күреп, белеп калганнар бүгенге көндә тирән ярату хисләре белән аны искә алалар. Гади Дусай-Кичү авылыннан киткәндә, ул исән-сау кайтсам, тагын килермен дигән сүзләр белән саубуллаша. Ләкин мәрхәмәтсез сугыш Муса Җәлилне безнең арадан бик иртә алып китә.
Нәкъ менә Мәскәү янында фашистларга каршы сугышларның кызган көннәрендә, 1941 нче елның ноябрь башында, Муса Җәлил Бөгелмәдән Курск өлкәсеннән эвакуацияләнгән политик училище курсантлары составында Минзәләгә күчеп килә. Кышның салкынлыгына түзәр әмәл булмый. Салкыннан инде җир каткан. Һәм ул шул чакта үзәккә үтәрдәй салкынга атап “Суык бабай”, “Чыршы җыры”, “Минзәлә кызына” шигырьләрен яза. Истәлекләрдән күренгәнчә, Җәлил Минзәләдә яшәгәндә 30лап шигырь иҗат итәргә өлгерә. Аларны туплап, шушында ук китап итеп чыгарырга әзерли. Тик китапның рәссамы Халиков фронтка китә. Шул рәвешле бу китап бастырыла алмый кала.
Муса Җәлил исемендәге педагогия көллияте – үлемсезлеккә таба башланган гомер юлының берничә ае узган изге йорт. Аның фасадына патриот-шагыйрь хөрмәтенә мемориаль такта куелган. Бу бинаның зур ишекләре, киң баскычлары, уку һәм торак бүлмәләре шагыйрь йөргән чакларны хәтерләтә. Шул чакта азатлыгыбыз һәм бәхетебез өчен совет солдатларын атакага алып барачак кыю политкомиссарлар күз алдына килеп баса.
1970нче елның март аенда, ягъни шагыйрьнең тууына 65 ел үтүне билгеләргә әзерләнгәндә, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Һадиев Васил Һади улы аңа нигез салган. Музей өчен материалларны – магнитофон язмалары, фотографияләр, шул чор документлары, шагыйрьнең шәхси әйберләре, Җәлил белән бергә укыган яки аны күреп белгән кешеләрнең истәлекләрен бөртекләп җыйганнар. Музей җитәкчесе Һадиев Васил Һади улы шагыйрьнең туган ягына экспедицияләр дә оештырган. Ә 1984нче елда Новгород өлкәсендәге “Үлем үзәне”ндә, ягъни шагыйрь әсирлеккә эләккән урында булып, музей өчен сугыш чоры экспонатлары алып кайткан. Шуларның берсе − агач фанерадан эшләнгән бизәкле артлы урындык. Бу урындыкны Муса Җәлилне күреп белгән һәм шул елларда китапханә мөдире булып эшләгән Мәрьям Сарбулатова биргән. Аның квартирасында Җәлил еш булган һәм, шул урындыкка утырып, үзенең яраткан көйләрен мандолинада уйнаган. Мандолина, патефонны шулай ук Мәрьям Сарбулатова бүләк иткән булган. Муса һәм рабфак курсташлары, бергә очрашканда, бу патефонда пластинкалар тыңлаганнар.
Өлкән политрук формасы. Хәрби гимнастерка һәм чалбар. МусаҖәлил, курсларны срогыннан алда бетереп, шундый форма белән фронтка киткән. Әлеге форманы Ленинград шәһәренең “Ленфильм” киностудиясе бүләк иткән.
Курсантлар яшәгән бүлмә макеты.Макет курсант Хәмәт Әхмәтов – чыгышы белән Калмия авылы егете – сөйләве буенча ясалган. Аның күңелендә Муса Җәлил гади, эчкерсез, шат күңелле һәм күтәренке рухлы кеше булып исендә калган.
Бер бүлмәдәге өчәр яруслы сәндерәдә 90га якын кеше йоклаган. Матрац һәм мендәрләр саламнан булган, һәрберсенә одеяло һәм ак җәймә бирелгән.
Бүлмә уртасында озын такта өстәл, ике якта эскәмияләр булган, куыклы лампа янып торган, мич-буржуйка урнаштырылган. Макет пыяла калпак астына урнаштырылган.
Җәлил турында истәлекләр экспозициясе дә бик үзенчәлекле. Анда шагыйрьне күреп белгән кешеләрнең кулъязмалары, истәлек-шигырьләр, Мусаның китаплары урнаштырылган.
Шагыйрь – курсант Минзәләдә партия, совет, культура работниклары, укытучылар, мәктәп укучылары. “Ленин байрагы” газетасы журналистлары, колхозчылар, Казан рабфагында бергә укыган иптәшләре, танышлары белән очраша.
Муса колхоз тормышы белән ихлас күңелдән кызыксына: мәктәптә, фермада, бригадаларда була, җыелышларда катнаша, игенчеләрне фронт хәлләре белән таныштыра, шигырләрен укый, тырыш хезмәткә рухландыра. Һәрчак: “Безнең җиңүебезгә шик юк, без җиңәрбез!” – дигән фикерне үткәрә.
Дусай-Кичү авылында Мирзаһит һәм Сабира Әхмәдиевлар гаиләсендә Җәлил бер атнадан артык тора. Сабира апа истәлекләрендә: “Муса фермага барды, колхоз хәлләре белән танышып йөрде. Куен дәфтәрен күп кенә фамилияләр һәм саннар белән тутырды. Авыл халкының эшчәнлегенә исе китеп, сугыш беткәч, безгә, Ык буена гаиләсе белән кунакка килергә теләвен белдерде.Кичләрен Муса бик матур итеп мандолинада “Ком бураны”, “Ашхабад” көйләрен уйный иде.”
Шул Минзәләдә үткән 56 көн эчендә әле ул педагогия училищесы укучылары белән дә очрашуда катнаша. Вахитов исемендәге урта мәктәп укытучысы Фаина Ганиева аның бу кичәдә әйткән сүзләрен озак еллар үз күңелендә йөртә: “Бәхетле сез, кызлар, бигрәк тә киләчәгегез матур. Менә сугыш бетәр. Тормыш тагын да чибәрләнер. Сугышта үлеп калырмын дип уйламыйм... Ә шулай да, белмәссең, әйләнеп кайтмасам, үтенечем шул: сугыш вакыты авырлыкларын, җиңү хакына нинди корбаннар бирелүен яшь буынга сөйләгез. Исән калсам, һичшиксез, Ык буйларын килеп күрәчәкмен”.
Ләкин Муса Җәлил кайтмый... тарихның аннан башка, җәлилчеләрдән башка дәвам итә торган чоры башлана. Аларны онытырга безнең хакыбыз юк!
Музей мөмкин булган кадәр бүгенге көндә дә тулыланып тора. Нинди генә кечкенәме, зурмы ул – халкыбызга кызыксынучанлык һәм хөрмәт күрсәтеп тора.
«Мәйдан» журналының баш мөхәррире, якташыбыз Кыркаентүбә авылы егете Фидаил Мәҗитов М.Җәлил музеена Муса Җәлилнең беренче юбилеена багышланган 1966 елгы «Совет мәктәбе» журналын тапшырган. 53 ел элек чыккан бу журнал Актаныш районы Кыркаентүбә авылы мулласы Мулланур Мөхәммәтшин йортының чормасыннан табылган.
3.Йомгак. Муса Җәлил – татарның батыр улы! Сугышта әсир калып, туган илгә кайтырга насыйп булмаса да, күңеле, җаны шигырьләргә салынган уйлары, хисләре белән ул халкы, гаиләсе, туганнары, балалары белән бергә булган. Аянычлы үлем, татар батырын халкыннан тартып алган. Тик бүген дә без аның шигырьләрен укып яшибез, туган илне ярату хисләре белән тәрбияләнеп үсәбез. Аның шигырьләре – сугыш чорын чагылдырган тарих. Милләтебез, халкыбызның киләчәге үткәннәрдән, бүгенгедән, киләчәктән, Муса Җәлил кебек батырларның көчле рухыннан тора!
Файдаланылган әдәбият
1.Гайнуллина Ф. Үлемне җиңгән шагыйрь./”Мәгариф” 2006,февраль.14-16битләр/
2. Мемориальный музей Мусы Джалиля. – Культура г. Мензелинск. menzelinsk.ru
3. Үлемсезлек таңында: Муса Җәлил турында истәлекләр. Казан: Таткит. нәшр., 1971.-102 б.
4. Муса Җәлил .Әсәрләр . Биш томда.Шигырьләр.Казан. Татарстан китап нәшр. 2006ел һәм башкалар.
Снежная зима. Рисуем акварелью и гуашью
Украшаем стену пушистыми кисточками и помпончиками
Есть ли лёд на других планетах?
Ручей и камень
Есть в осени первоначальной...