3. Борынгы үлчәү берәмлекләре белән хәзерге үлчәү берәмлекләре арасындагы бәйләнешне ачыклау
Вложение | Размер |
---|---|
babalarybyz_nichek_ulchgn_sadrieva_g.h.pptx | 523.64 КБ |
Слайд 1
Хәерле көн! Мин Олы Урсак урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Биктимерова Азизә Рафил кызыСлайд 2
Бабаларыбыз ничек үлчәгән? Проект эшенә презентация 5 сыйныф укучысы Биктимерова Азизә эше Җитәкче математика укытучысы Садриева Гүзәл Хәлим кызы
Слайд 3
Проект эшенең проблемасы: Борынгы бабаларыбыз үлчәү эшләрендә нинди берәмлекләр кулланган? Алар каян килеп чыккан? Бу үлчәү берәмлекләре нәрсәне аңлата? Куелган сорауларга җавап эзләп, мин бу проект өстендә эшләдем
Слайд 4
Проект эшенең актуальлеге Бу тема бүгенге көндә дә актуаль дип уйлыйм, чөнки математика дәресләрендә, төрле олимпиада һәм викториналарда борынгы үлчәү берәмлекләре очрый. Еш кына борынгы үлчәү берәмлекләре арасындагы бәйләнешләрне кулланырга, аларны хәзерге үлчәү берәмлекләренә күчерергә туры килә. Шулай ук әдәбият, тарих дәреслекләрендә дә бу берәмлекләрне күрергә була.
Слайд 5
Көтелгән нәтиҗә Проект эше математика, аның тарихы, олимпиада һәм конкурсларда катнашучылар өчен файдалы һәм кирәкле булыр дип уйлыйм. Кызыксынучылар га районыбызда төзелгән “Салават күпере” спорт- сәламәтләндерү комплексы турында да мәгълүмат алырга мөмкин.
Слайд 6
Проект эшенең максаты : Борынгы бабаларыбызның үлчәү эшләрендә нинди берәмлекләр куллануын өйрәнү
Слайд 7
Эшнең бурычлары: Борынгы үлчәү берәмлекләре белән танышу; Аларның килеп чыгышын өйрәнү; Борынгы үлчәү берәмлекләре белән хәзерге үлчәү берәмлекләре арасындагы бәйләнешне ачыклау
Слайд 8
Борынгы кешегә санау гына түгел , үлчәү сәнгатен дә үзләштерергә туры килә , чөнки үзенә мәгарә эзләгәндә ул булачак яшәү урынының иңен , буен, биеклеген үз буе белән үлчәп карый . Санау өчен кеше кул һәм аяк бармакларын кулланса , озынлык үлчәү өчен кул һәм аягыннан файдалана . Бу ысул бик уңайлы була , чөнки үлчәү « инструментлары » һәрвакыт үзе белән.
Слайд 9
ОЗЫНЛЫК ҮЛЧӘҮЛӘРЕ. Ераклыкны вакыт белән билгеләп үлчәү Көнлек юл - 35 чакрым. Айлык юл – 1050 верст, чакрым. Бер кунык (кунмак) юл -30-40 чакрым. Ат йөреше -40-50 км. Ат чаптырып – 15-25км. Бер агач юл – 5 км. Юл – 0.5 чакрым. Мәнзил - 30-40 чакрым.
Слайд 10
Ераклыкларны күз белән күреп һәм ишетеп сиземләп үлчәү Бер күз күреме (тигез урында күреп була торган ара) – 3- 4 чакрым. Чакыру (кеше тарафыннан ишетеп була торган ара) – 1 чакрым. Өрмәк (эт тавышын ишетеп була торган ара) -2 - 3 чакрым. Мөгрәмәк (сыер мөгрәвен ишетеп була торган ара) - 0.5 чакрым. Ук атым җир (җәядән атылган укның очу ераклыгы) – 0.5 чакрымга кадәр. Мылтык атым җир (мылтыктан атылган пуляның очу ераклыгы) - 1 чакрымга кадәр.
Слайд 11
Кеше организмы әгъзаларының зурлыгына бәйле булган үлчәүләр Бер кул буе – җилкәдән бармак очларына кадәр булган ара. Бер кул яссуы – биш бармак яки уч төбе киңлеге. Терсәк – кеше терсәгенең озынлыгы(24 бармак) - 44c м . Хан терсәге – 28 бармак. Төзелеш терсәге – 40 см. Тукмак – терсәк белән йодрык арасы. Бер илле – бармак киңлеге. Дюйм – 2,54см Фут – 30,5 см. Вершок – 4,45 см Аршын – 71 см Сажин – 3 аршын – 213см
Слайд 12
Кешенең физик хәрәкәтләре нәтиҗәсендә барлыкка килгән озынлык үлчәмнәре. Чирек – баш бармак белән чәнчә бармак арасындагы ераклык – 23 см Карыш – җәелгән учның баш һәм имән бармак арасындагы ара. Колач (колачлы сажин)– кул җитәрлек җәем – 1,76м Адым – аяк эзләре арасы – 70 см
Слайд 13
МӘЙДАН ҮЛЧӘҮ БЕРӘМЛЕКЛӘРЕ Иң киң таралган үлчәү берәмлеге булып дисәтинә торган. Бер дисәтинә дип 80 колачка 30 колачлы, ягъни 2400 квадрат колачка, ә метрик системада 1,09 гектарга тигез мәйдан аталган. Имана җирләрен үлчәү өчен дисәтинәнең 0,1 енә тигез булган “чүмәлә” – бер чүмәлә печән чабып алырлык җир ; өчтән беренә тигез – “ярымбиш”, алтыдан беренә тигез “түтәрәм” берәмлекләре дә кулланылган.
Слайд 14
“САЛАВАТ КҮПЕРЕ” САННАРДА Аның гомуми мәйданы 583 кв.метр –128,36 к в адрат колач яки 0,053 дисәтинә. Һәр атнаны анда бару өчен 18 чакрым юл үтеп безне автобус килеп ала, аннан соң китереп куя. Без – укучыларның иң яраткан урыны – бассейн. Бассейннар анда икәү: балалар һәм өлкәннәр өчен. Балалар өчен бассейн 10 х 6 м, ягъни якынча 7 колачка 4 колач, ә өлкәннәрнеке зуррак: 17 колачка 6 колач. Анда шулай ук мәйданы 12 колачка 22 колач булган спорт залы, 8 колачка 8 колач булган көрәш залы, 5 колачка 11 колач булган тренажер залы бар .
Слайд 15
ЙОМГАКЛАУ Бу эшне башкарганда, мин күп тарихи мәгълүматлар белән таныштым. Бар халыкларныкы кебек, татар халкының да, үзенә генә хас булган табигый үлчәү берәмлекләре булганлыгын, аларның кайчан, ни өчен кулланылганын, ничек килеп чыкканын белдем. Хәзерге дөньякүләм кулланыла торган үлчәү берәмлекләренең хәзерге тормыш өчен әһәмиятле һәм камил булуын ачыкладым. Кешелек дөньясы озак еллар буе яшәү дәверендә табигать тарафыннан үзенә бирелгән үлчәү приборларыннан оста файдаланып фән үсешен бүгенге дәрәҗәгә китереп җиткергән. Шулай ук, һәркем үз үлчәмнәрен белеп, кирәк вакытта алардан файдалана алуына инандым .
Слайд 16
Игътибарыгыз өчен рәхмәт !
Загадочная система из шести экзопланет
Сочные помидорки
Шум и человек
Стрижонок Скрип. В.П. Астафьев
Осенняя паутина