сочинение
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie._kaderle_keshem.docx | 12.99 КБ |
Кадерле кешем.
Ташлама, әнкәй, ташлама
Мине изге догаңнан.
Ташласаң изге догаңнан,
Мин бәхетле булалмам.
(Р. Миңнуллин “Әнкәмнең догалары”)
Әни… Нинди олы сүз бу!
Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием − кадерлеләрдән дә иң кадерлесе. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем “әни” сүзе белән ачылган. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы, моңлы җырлары безгә шатлык китерә. “Әнием” дип эндәшү генә аз әле әниләргә. Күбрәк булышырга, йорт эшләрендә кул арасына керергә кирәк. Аздан да күңелләре булып куя бит аларның.
Әни – безнең киңәшче. Ул безгә дөресен әйтүче, хаталарыбызны төзәтеп, туры юлга бастыручы. Хәтта өлкән кешеләр дә еш кына әниләренә мөрәҗәгать итәләр. Һәр кеше үз әнисен үзенчә ярата: кемдер аңа матур сүзләр белән эндәшсә, кемдер өй эшләрен эшләргә ярдәм итә, әнисе турында кайгырта. Начар әниләр булмый. Әни кеше беркайчан да үз баласын алдамый. Җир йөзендә һәр әни баласы өчен хәтта сәламәтлеген дә кызганмый. Әни безнең яратуны таләп итмичә, чын күңеленнән, ихластан ярата.
Әлбәттә, мин үземнең әниемне яратам һәм хөрмәт итәм. Ул минем бик яхшы, юмарт һәм гадел. Үзеңең серләреңне сөйләп була торган, гел киңәшләр сорап була торган кешең булуы – зур бәхет. Әнием кояш кебек, гел балкып, һәрберебезнең күңелен күрүче нур кебек. Аннан башка дөньяны күз алдына китерергә дә куркам. Әнием мине бик күп нәрсәләргә өйрәтте. Мин аңа бик рәхмәтле.
Һәрберебез дә әниләрнең эшләгән яхшылыклары өчен рәхмәтле булырга тиеш. Беркайчан да үз әниеңне онытма, чөнки аны дуслар да, акча да алыштырга алмый.
Әниегезнең кадерен белегез һәм яратыгыз!
Рахматуллина Самира, 5В сыйныфы укучысы.
Лист Мёбиуса
Военная хитрость
Фокус-покус! Раз, два,три!
Астрономический календарь. Апрель, 2019
Мост из бумаги для Киры и Вики