Тузан төрләре, тузанның кеше сәламәтлегенә тәэсире, саклану чаралары.
Вложение | Размер |
---|---|
tuzannyn_keshe_organizmyna_tesire.doc | 88.5 КБ |
Әтнә районы Күшәр төп гомуми белем мәктәбе
“Тузан һәм аның кеше организмына тәэсире”
темасына тикшеренү-эзләнү эше
Эшне башкарды:
9 сыйныф укучысы Зарипова Сөмбел
Җитәкче:
география һәм биология
укытучысы Загидуллина З.Д.
2018 ел
(слайд 2) Темамның актуальлеге.
«Тузан белән көрәшергә кирәк” дигән сүзләрне өйдә дә, мәктәптә дә еш ишетергә туры килгәнлектән, минем “тузан” дигән дошман турында күбрәк беләсем килә башлады. Мин тузанның кеше организмына китергән зыянын, мәктәп һавасының тузанлылык дәрәҗәсен һәм һава мөмкин кадәр чиста булсын өчен нәрсәләр эшләргә мөмкин булуын ачыкларга булдым.
Тузан - безнең ихтыяри-мәҗбүри күршебез. Тәрәзәдән төшкән кояш нурлары яктысында һавада очып йөргән тузан кисәкчекләрен күреп шаккатканыгыз бардыр, мөгаен. Алар шуның кадәр күп булалар! Ихтыярсыздан “ярый әле гел күзгә күренеп тормыйлар”дип уйлап куясын. Һаваның тузанлылыгы-мөһим экологик фактор. Ябык бинада һаваның 1см3 да уннарча миллион куркыныч тудыручы тузан кисәкчекләре була икән.
(Слайд 3) Менә шуңа күрә дә эшемнең максаты-ягъни тузанның кеше организмына китергән зыянын ачыклау һәм аннан саклану чараларын өйрәнү- актуаль экологик проблемаларның берсе, минемчә.
Тикшерү объектым : мәктәп бинасындагы тузан
(Слайд 3) I. Теоретик өлеш.
Эшемне тузан турында мәгълүмат туплаудан башладым. Тузан дип һавада асылынган хәлдә торучы, размерлары уртача 0,005 мм тирәсендәге теләсә нинди каты кисәкчекне атыйлар һәм кисәкчекләренең зурлыгы буенча, ике зур группага бүленә икән:
1.Вак тузан - уннарча һәм йөзләрчә микрон размерлар белән исәпләнә торган бик вак һәм җиңел кисәкчекләрдән тора. Һава белән сулыш юлларына үтеп керә, ялкынсыну китереп чыгара, үпкәләрдә тупланып аларның тереклек сыешлыгын киметергә сәләтле.
2.Эре тузан - авыр һәм аз хәрәкәтчел кисәкчекләрдән тора. Җил булмаса, мондый тузан түбәнгә төшә, тузан катламы барлыкка китереп өслекләргә утыра, кеше йөргәндә, җил искәндә хәрәкәткә килеп, кабаттан һавага күтәрелә.
(Слайд 5) Тузан составында органик табигатьле матдәләр була: болар тиренең үлгән күзәнәкләре, кеше тырнакларының, чәчләрнең калдыклары, бүлмә гөлләренең серкәләре, күгәрек гөмбәләренең споралары һ.б.
Тузан кисәкчекләренә авыру тудыручы микроогрганизмнар ояларга мөмкин. Үле яки тере организмнарның, мәсәлән чебен, таракан, кырмыска кебек бөҗәкләрнең кисәкчекләре һәм тузан талпаннары булган тузан бигрәк тә куркыныч. Алар барысы да - көчле аллергеннар. Тире авыруларыннан башлап күзләрдә конъюктивит, сулыш юллары белән бәйле астма авыруы китереп чыгарырга мөмкиннәр.
Тузан составында неограник табигатле кисәкчекләр дә була. Аларга туфрак, төзелеш материаллары, синтетик юу средстволары, химик матдәләрнең кисәкчекләре, тәмәке төтене һ.б.керә.
(Слайд 6, 7) Кешегә куркыныч тудыручы тузан чыганакларын слайдларда күрәсез
1.Биек Сәүдә үзәге биналары җимерелү нәтиҗәсендә мең тоннадан артык микроскопик тузан барлыкка килә.
2.Кеше янында яшәүче хайваннар: мәчеләр, этләр, попугайлар, балыклар, хомяклар, Теләмәсәк тә, яныбызда яшәүче хайваннар : таракан, кырмыска, чебен, көя, кандала, тузан талпаннары. Алар үзләре һәм аларың уле кисәкчекләре дә тузан составындагы агулы матдәләрнең чыганаклары.
3. Минем тузан талпаннарына аерым тукталасым килә. Кыяфәтләре гайрәт чигергеч бу организмнарның зурлыгы 0,1-0,5 мм чамасы. Талпаннар 2-4 ай ярым тирәсе яши, кешенең үлгән эпидермис күзәнәкләре белән туклана, шуңа күрә алар урын-җирдә күп булалар.
Тузан талпаннары, кандалалар кебек кешене тешләмиләр дә, канын да эчмиләр. Кеше өчен аларның бүлендекләре, күкәйләре, үлгәннән соң таралып тузанга әйләнгән кисәкчәләре куркыныч. Менә шулар бик көчле аллерген булып торалар да инде.Талпанлы тузан конъюктивит, астма кебек куркыныч авырулар китереп чыгарарга сәләтле. Шуңа урын җирне ара-тирә булса да киптереп, кагып торырга кирәк. Шунысы әйбәт-талпаннарга каршы иммунитет формалаша икән. Бигрәк тә авыл балаларында. Тузан арасында уйнап үскәнгәдер, мөгаен.
(Слайд 9) Тузан турында теоретик мәгълүмат туплаганнан сон мин мәктәп бинасының төрле участокларындагы һаваның чагыштырма тузанлылык дәрәҗәсен һәм тузанның составын ачыклауга керештем. Эшемнең тәртибе һәм нәтиҗәләре түбәндәгечә булды.
II. Практик өлеш
Тәҗрибә № 1. Һаваның чагыштырма тузанлылык дәрәҗәсен ачыклау.
Гипотеза: минемчә,мәктәпнең төрле участокларында тузанлылык дәрәҗәсе төрлечә булырга тиеш.
(Слайд 10) Тикшеренүне үткәрү тәртибе.
(Слайд 11) Нәтиҗәләрне таблицада күрәсез.
.
Тузан алу урыны | 15 мин. эчендә җыелган тузан кисәкчекләренең саны | Тузанның структурасы | ||
Тәнәфес | Дәрес вакыты | Дәрес вакыты | Дәресләргә кадәр | |
Ашханә | 25 | 23 | Тузан кисәкчекләре уртача һәм вак размерда, бер-берсенә карата хаотик (тәртипсез) урнашканнар, структуралары – шарсыман, очлы кырлы. | Тузан кисәкчекләре бик вак размерда, бер-берсенә карата хаотик (тәртипсез) урнашканнар, структуралары шул ук. |
Уку кабинеты | 32 | 24 | Эре кисәкчекләр бик аз, күбесе вак размерда. структурасы –шарсыман. | Тузан кисәкчекләре бик вак размерда, бер-берсенә карата хаотик (тәртипсез) урнашканнар, структуралары шул ук. |
Спортзал | 26 | 42 | Җепсыман, шарсыман формадагы эре кисәкчекләр. Ваклары бик аз. | Тузан кисәкчекләре бик вак размерда, бер-берсенә карата хаотик(тәртипсез) урнашканнар, структуралары шул ук. |
Коридор | 47 | 34 | Озынча, шарсыман, очлы кырыйлы формадагы эре кисәкчекләр. Ваклары бик аз. | Тузан кисәкчекләре бик вак размерда, бер-берсенә карата хаотик(тәртипсез) урнашканнар, структуралары шул ук. |
(Слайд 12, 13) Мәктәп тузанының кайбер төрләре.
(Слайд 13,14) Беренче тәҗрибә буенча гомуми нәтиҗәләр:
коридорда, спортзалда - югары;
уку кабинетында - уртача;
ашханәдә - түбән
( Слайд 15) Тәҗрибә №2. Тузанның составын ачыклау.
Гипотеза: минемчә,мәктәп бинасындагы һавада органик һәм неорганик табигатьле тузан хөкем сөрә.
( Слайд 16) Тикшеренүне үткәрү тәртибе:
( Слайд 17) Нәтиҗәләрне таблицада күрәсез:
Бина | Кислота белән тәэсир иткәнгә кадәр | Кислота белән тәэсир иткәннән соң | |
физика кабинеты | 1. Тәрәзә төбендә | Вак, төрле формада, тәртипсез урнашканнар | Үзгәрешләр юк диярлек |
2. Такта янында | Вак, уртача размерда | Бер бөтен масса ясалды, күбекләнеп ысылдавык тавыш чыкты | |
Хезмәт кабинеты | Эре һәм вак размерда, тәртипсе урнашканнар | . Төрле размердагы агач тузаны кисәкчекләренең бөтенлеге бозылды. Кисәкчекләрнең өлешчә эрүе күзәтелде |
(Слайд 18) Тузан составы турында гомуми нәтиҗәләр:
Кислота тәэсирендә кисәкчекләрнең өлешчә эрүе күзәтелде.
(Слайд 19) III. Йомгаклау.
Тикшеренүләргә нигезләнеп мәктәп бинасының экологик торышы (тузанлылыгы) турында ясалган нәтиҗәләрем:
1.Мәктәп бинасында, нигездә, сулыш системасына тирән үтеп кереп, ялкынсыну китереп чыгара торган вак тузан өстенлек итә - бу начар.
2.Тузанда органик һәм неорганик матдәләр табылса да, агулы тузан күзәтелмәде-монысы эйбэт.
3.Мәктәп бинасының төрле участокларында тузанлылык төрлечә һәм көн дәвамында үзгәрә, спортзалда, коридорда иң югарысы-димәк, идәннәрне ешрак юарга кирәк.
4.Ашханәдә дымлы тукыма белән сөртеп тору сәбәпле, тузанлылык дәрәҗәсе түбән-повар апалар һәм дежур укучыларның эшен әйбәт дип табам.
(Слайд 20) Эшләгән эшемнән чыгып мәктәптәге экологик халәтне яхшырту буенча түбәндәге рекомендацияләрне тәкъдим итәр идем:
Шуның белән чыгышым тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Чисталыкны саклагыз, сәламәт булыгыз!
Сказка "Дятел, заяц и медведь"
Под парусами
Как нарисовать лимон акварелью
Интересные факты о мультфильме "Холодное сердце"
Шелковая горка