Данная работа выполнена с целью выявления возможностей сотового телефона и действия сотовых телефонов на организм человека. Приведены рекомендации по использованию мобильных телефонов.
Вложение | Размер |
---|---|
proektnaya_rabota_krzle_telefon_momkinleklre.doc | 501.5 КБ |
МБГБУ «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы
Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе»
Фәнни-эзләнү эше
«Кәрәзле телефон мөмкинлекләре
һәм аның кешегә тәэсире»
Эшне башкарды:
Рәхимуллина Алинә
Саба районы Юлбат төп мәктәбенең
6 нче сыйныф укучысы
Җитәкчесе:
Хәсәнова М.М.
информатика укытучысы
2018 ел
Эчтәлек
Кереш…………………………………………………………………....….. 3
Төп өлеш.................................................... …………………………………...5
1. Теоретик өлеш.........................................................…………………. …... 5
2. Эзләнү этабы............................................................................................. ...8
Йомгаклау…………………………………………………………………...... 11
Кулланылган чыганаклар……………………………………………………..12
Кушымталар.......................................................................................................13
Кереш
Хәзерге тормышны кәрәзле телефоннардан башка күз алдына да китереп булмый. 2018 нче елга дөньяда 6,5 миллиардтан артык кеше мобиль телефоннан файдалана. 10-15 ел гына элек кәрәзле телефоннар Россиядә кулланышка керә генә башлаган иде, ә хәзер телефоннан башка яшәешебез тулы түгел кебек. Ул телефон аша сөйләшү өчен генә түгел, Интернет мәгълүматлар белән танышу, электрон хат язышу, чатта аралашу, калькулятор, будильник, фонарь, фотоаппарат буларак та кулланыла.
Мәктәбебездәге укучыларны гына алсак та, 67 укучының күбесе кәрәзле телефонга ия.
Ләкин шул ук вакытта телефоннарның балаларның сәламәтлегенә зыяны турында да күп ишетергә туры килә. Шуңа күрә минем бу проблема буенча мәгълүмат туплыйсым килде.
Хәзерге вакытта кәрәзле телефоннарны куллану мөмкинлекләре һәм аның балаларның сәламәтлегенә тәэсире турында проект эшем актуаль булып тора.
Проектның проблемасы: безнең һәрберебездә кәрәзле телефоннар бар, аның мөмкинлекләре нинди һәм кешенең сәламәтлегенә ничек тәэсир итә.
Эзләнү эшенең темасы: “Кәрәзле телефон мөмкинлекләре һәм аның кешегә тәэсире”.
Эшнең максаты: Кәрәзле телефонны нинди максатларда кулланырга була һәм аның кеше сәламәтлегенә зыяны ни дәрәҗәдә булуын ачыклау.
Бурычлар :
-тема буенча чыганаклар табу;
- телефон барлыкка килү тарихын ачыклау;
- мәктәптәге статистик мәгълүматны туплау;
- кәрәзле телефонның яңа мөмкинлекләрен ачыклау;
- кеше организмына мобиль телефонның тәэсирен ачыклау;
- кәрәзле телефон куллануга таләпләр чыгару.
Эзләнү гипотезасы: Мин кәрәзле телефонны куллану мөмкинлекләре тагын да күбрәк дип һәм телефонны көн дәвамында озак вакыт куллану кеше сәламәтлегенә зыян китерә уйлыйм.
Бу эшнең актуальлеге – көн дә кулланыла торган кәрәзле телефонның мөмкинлекләрен үземә кирәкле максатларда куллану өчен файдаланам һәм сәламәтлегемә зыянны киметү өстендә эшли алам.
Проекттагы яңалык булып кәрәзле телефоннарны куллануның яңа мөмкинлекләрен ачыклау һәм телефонның кеше сәламәтлегенә никадәр зыянлы булуын билгеләү.
Проектның практик әһәмияте мин телефонны тагын да остарак файдаланам, сәламәтлегемә зыян китерү мөмкинлеген киметәм.
Эзләнү объекты: кәрәзле телефон, кеше сәламәтлеге.
Эзләнү эшендә түбәндәге методлар кулланылды.:
Көтелгән нәтиҗә кәрәзле телефонның яңа мөмкинлекләрен, кеше сәламәтлегенә зыянын ачыклап телефонны куллануга таләпләрне билгеләү һәм аны тормышта куллану.
Җиһазлар: компьютер
Проектның этаплары.
Эзләнү этабы. Мәгълүмат туплау һәм эшкәртү.
Төп өлеш
1. Теоретик өлеш
Телефонны уйлап тапкан кеше – Американың Бостон шәһәрендә яшәүче физиология профессоры Александр Белл. Саңгырауларны сөйләшергә өйрәтү проблемаларын чишкән Белл телефонны очраклы гына “ача”. 1876 елда телеграфтан берьюлы 7 текст (ноталар санынча) җибәрү тәҗрибәсен үткәргәндә, ярдәмчесе тапшыргычта кысылган пластинканы тартып чыгара, чыбыкның икенче башында торган Белл моны ишетә.
9 айдан соң Белл телефонын сыный: 12 метр ераклыктан “Ватсон, килегез монда!” – дигән сүзләр яңгырый.
Беренче телефон линиясе 1877 елда Берлинда сузыла: 2 км арада почтамт белән телеграф биналарын тоташтыра.
Россиягә телефон 1881 елда керә, шушы елны Түбән Новгородта телефон станциясе ачыла. Беренче телефоннар агачтан ясала, алар бик зур һәм авыр була.
... Тәүге кәрәзле телефонны уйлап табу тарихы сугыштан соңгы чорларга барып тоташа. 1947 нче елда АТ&Т компаниясе, ә төгәлрәге аның Bell Laboratories тикшеренү лабораториясе беренче булып шундый аппарат ясау идеясе белән чыга.
1988 елда спутник элемтәсе ярдәмендә кәрәзле телефоннар 10 ар км дан ала башларлык итеп камилләштерелә.
Соңрак кесә телефоннарын будильнигы, кинокамерасы, фотоаппараты, SMS, MMS тапшыргычлары, диктофоны, плейердан тыш, миникомпьютеры булган смартфоннар алыштыра.
Кәрәзле телефоннарның хәзер түбәндәге төрләре бар: Nokia; Samsung; Sony Ericson; Filips; LG; Motorolla, Audiovox, Just, Vertu, Apple һ.б. Модельләр буенча иң популяры Just, Nokia. Аннан соң Vertu, Apple, Samsung, Sony Ericson, Filips, LG, Motorolla бара. Алар бер, ике, өч СИМкалы булырга мөмкин.
1.2 Телефонның яңа мөмкинлекләре
Кәрәзле телефон безнең тормышыбызның аерылгысыз бер өлеше. Без аннан башка тормышыбызны күз алдына китерә алмыйбыз. Әти-әниләребез белән сөйләшү өчен, дусларыбыз белән гапләшү өчен, Whatsappтан тиз арада мәгълүмат җиткерү өчен, Интернеттан электрон көндәлекне күзәтү, өйгә эшләрне ачыклау, яңа мәгълүмат белән танышу өчен, будильник, фонарь, сәгать, аудиоплеер, диктофон, радио буларак та файдаланабыз. Ул безгә күп кенә җайланмаларны алыштыра.
Мине телефонның тагын нинди мөмкинлекләр булуы кызыксындырды һәм мин түбәндәге мәгълүматлар белән таныштым.
Пожар чыгамы, авария буламы, яисә башка гадәттән тыш хәлгә юлыгасызмы, тиз арада ярдәм кирәк булса 112 номерына шалтыратып ашыгыч коткару хезмәтен чакырырга кирәк.
Телефон сүнгәндә аккумуляторның энергиясе ахырына кадәр бетми. *3370# номерына шалтыратсагыз ул авария режимында эшли башлый һәм сез кирәкле кешегезгә шалтырата аласыз. Ләкин бу хезмәттән артык файдаланырга ярамый, аккумуляторны мөмкин булуга тутырып куярга кирәк. Шулай ук җәй көннәрендә аккумуляторны кояшка, яки җылыга куеп аны кхпмедер тутырып була.
1.3 Телефонның зыяны турында
Норвегия һәм Дания галимнәре тикшеренүләре раслаганча, кесә телефоннарыннан файдаланучылар баш авыртуга, йокы килүгә, ярсучанлыкка башкаларга караганда күбрәк дучар була. Шуңа күрә галимнәр кесә телефоныннан даими файдаланучыларның иммунитетларына куркыныч янавы турында кисәтә.
Кесә телефоны эшләгәндә баш мие һәм күзләргә бик якын тора. Аннан чыккан электромагнит нурланышы тукымаларга үтеп кереп аларны җылыта һәм әлеге тәэсир организмның функцияләре бозылуына китерә. Бигрәк тә моңа нерв, йөрәк-кан тамырлары эндокрин системасы сизгер, күз күреме дә начарланырга мөмкин. Кайсы гына авыруны алма, аның барлыкка килүенә кесә телефонының да сәбәпче булуы бар. Табиблар нерв авырулы кешеләргә телефон кулланырга рөхсәт итмиләр.
Бигрәк тә балаларга озак сөйләшмәскә киңәш ителә, чөнки аларның баш сөякләре юка, нурланыш колакка, баш миенә бәрә. Телефон шалтырап, сөйләшә башлауга, телефон антенна белән элемтәгә кереп, нурланышта тора. Антенна телефоннан никадәр ераграк урнашса, нурланыш шулкадәр көчлерәк була. Мәсәлән, авылларда телефон батарейкалары тиз утыра, чөнки антенна еракта. Димәк, авылларда кесә телефоныннан сөйләшү шәһәрдәгегә караганда күпкә зыянлырак.
АКШ галимнәренең тикшеренүләре дә кәрәзле телефонның зыянын дәлилли. Америка белгече 14 яшьтән 20 яшькә кадәрле сау – сәламәт яшьләрне тикшергән. Кәрәзле телефонны күбрәк кулланучыларның йокысызлыктан интегүләре, стрессларга бирешүләре, тиз арулары, үз – үзләрен тынгысыз тотулары ачыкланган
Шуны да әйтергә кирәк, электромагнит нурланыш телефоннан сөйләшкәндә генә чыга, ә телефон сүнгәч, кеше организмына зыян сала алмый икән. Шулай да телефоннарны сумкада йөртү, махсус чехол кигезү хәерлерәк.
Смартфоннарның балаларның күзләренә начар тәэсир итүе дә галимнәр тарафыннан ачыкланган. 7-12 яшьлек баларнын 3 әр сәгать телефонда утырулары нәтиҗәсендә күзнең дымланып торуы кимеп, күз кибү, кызару очраклары күзәтелгән, күз күреме кимегән.
Мин мәктәбебездә укучыларның телефоннар белән файдалануы турында мәгълүмат тупладым (кушымта 1) һәм нәтиҗәләр ясадым.
Мәктәбебездә барлыгы 67 укучы укый. Шулардан 49 укучының шәхси кәрәзле телефоны бар. Күзаллау өчен диаграммадан файдаланыйк.
Күргәнебезчә шәхси кәрәзле телефоннары булмаган укучылар күпкә азырак, алары нигездә да башлангыч сыйныфларда. 5-9 сыйныфларда 33 укучының 4 енең генә телефоннары юк. Ә әти-әниләренең барысында да телефоннар бар.
Телефоннан күпме вакыт сөйләшәсең дигән сорауга 1-2 сыйныф укучылары, малайларның күбесе 3 минуттан азырак сойләшәм дип җавап бирде. Кызларның телефоннан озагырак сойләшүе ачыкланды.
Укучыларга телефоннарын йортү урыннарын ачыклауөчен сорау куелды. Укучыларның яртысыннан артыгы кәрәзле телефоннарын сумкаларында йөртәбез дип җавап бирде. Кесәләрендә йөртүчеләр дә әз түгел. Кулларында йөртүчеләр дә бар икән.
67 укучының 20 се күзлек киюләрен әйттеләр. Күзлек киючеләр саны зуррак сыйныфларда күбәя. 1-3 сыйныф укучыларының берсенә дә күзлек кирәк түгел, ә 4 нче сыйныфтан күзлек киючеләр саны арта. Бу күренеш телефоннар саны арту белән туры килә. Хәзер һәр укучыда смартфон телефоннар, ә алар күз күременең начараюына китерә.
Телефон аралашу чарасы булып торса да, сорашуда катнашучы 1-3 сыйныф укучылары телефонны уеннар уйнау өчен, 5-9 сыйныф укучылары Интернетта утыру өчен файдаланулары турында белдерделәр.
Укучыларыбыз кәрәзле телефонны аралашу өчен күп файдаланмыйлар, ләкин Интернетта утыру да электромагнит нурланыш алуга китерә. Wi-Fi тоташу нокталарыннан ерагырак утырырга кирәк (1 м дан да кимрәк түгел). Электромагнитик нурланыш күләме, тоташу яхшырак булган саен, әзерәк була.
Эзләнү эшенең нәтиҗәсе буларак мин кәрәзле телефоннар кулланганда сәламәтлеккә зыянны киметү максатыннан электромагнитик нурланыштан саклану чаралары язылган буклет ясап укучыларга тараттым.
Йомгаклау
Мин Интернет мәгълүматлар белән танышып эзләнү гипотезамның дөрес булуына инандым. Кәрәзле телефонны куллану мөмкинлекләре тагын да күбрәк, әлегә мин аның барлык мөмкинлекләрен дә куллана белмим, ә кайбер мөмкинлекләрен өйрәнеп кирәкле максатларда кулланырга була.
Телефонны көн дәвамында озак вакыт куллану кеше сәламәтлегенә зыян китерә дип уйлавым да дөрескә туры килә.
Моның өчен мин мәктәптәге укучыларның телефоннарына кагылышлы мәгълүматлар тупладым. Күбесенең смартфон телефоннары булуын, аларны ничек һәм ни өчен файдалануларын ачыкладым, сәламәтлекләре белән бәйлелекне билгеләргә тырыштым. Күз күременең кимүе телефоннар белән бәйле булырга мөмкин. Минем тикшерүләрем буенча шундый нәтиҗә ясап була. Мәктәптәге физкультура дәресләрендә төп группада саналучы укучылар саны елдан ел кимүе дә телефоннар саны арту белән туры килә.
Интернет мәгълүматлар буенча телефонны көн дәвамында озак вакыт куллану кеше сәламәтлегенә зыян китерә. Бигрәк тә балаларның сәламәтлеге өчен зыянлы. Нерв системасына, күз күременә тәэсир итә. Мәктәптәге укучылар телефоннарында озак вакыт сойләшмәсәләр дә, аны Интернетта утыру өчен, чатларда, социаль челтәрләрдә аралашу өчен, уеннар уйнау өчен кулланалар. Кечкенә экраннарның күз күремен начарайтулары галимнәр тарафыннан ачыкланган.
Эшемнең нәтиҗәсе буларак кәрәзле телефонарны куллану буенча күрсәтмәләр китердем (кушымта 2) һәм буклет рәвешендә чыгардым.
Мин бу проект эшемне башкарып максатыма ирештем дип уйлыйм.
Кулланылган чыганаклар
Скрытые возможности мобильных телефонов
Кушымта 1
Анкета
Кушымта 2
Кәрәзле телефонны куллану өчен күрсәтмәләр.
1) Кәрәзле телефон аша өзлексез 3-4 минуттан артык сөйләшмә.
2) Кирәк булмаганда үзең белән йөртмә.
3) Йоклаганда кәрәзле телефоныңны үзең янына (мендәр астына) куйма.
4) Кесәңдә, муеныңа тагып телефоныңны йөртмә.
5) Начар тоткан урыннарда телефоныңны сүндер.
6) SMS җибәргәндә телефоныңны ерагырак тот.
7) Телефонда уеннар уйнама.
8) Телефон элемтәсе тоташканчы телефоныңны колагыңа куйма.
9) Транспортта барганда телефоннан шалтырату зыянлы.
10) Мобиль телефон белән файдалану вакытын кимет.
11) Телефонга 30 см аралыктан кара.
12) Күзләреңне ешырак йом.
13) Wi-Fi га тоташу нокталарыннан ерагырак тор (1 метрдан артыгырак
ераклыкта).
14) Wi-Fi га тоташу яхшы булган шартларда куллан.
телефон
Голубая лягушка
Упрямый зяблик
Хитрость Дидоны
Военная хитрость
Лиса-охотница