Татар рекламасында стилистик чаралар
Вложение | Размер |
---|---|
akbarov-statya.docx | 626.19 КБ |
К. Ә. Вәлиев исемендәге фәнни - гамәли конференция
Юнәлеш: татар теле һәм әдәбияты
Эшнең исеме:
Татар рекламасында стилистик чаралар
Эшләде:
Алмаз Акбаров
Түбән Сон
урта мәктәбенең
7 нче сыйныф укучысы
Җитәкче:
Э. М. Нәҗмиева
Татар теле һәм әдәбияты
укытучысы
Мамадыш 2018
Эчтәлек:
Соңгы берничә дистә ел дәвамында реклама яшәеш-көнкүрешнең төрле өлкәләренә үтеп кереп, җитди игътибар таләп итә торган өлкәгә әверелде. Кеше аңына, ихтыяҗларына яраклашып яшәгән реклама хәзер үзе дә җәмгыятькә зур йогынты ясый ала торган көчкә әйләнде. Реклама текстлары вакытлы матбугатта гына түгел, ә иң элек телевидение, радиода зур урын алып тора. Көн саен телевидение караганда, радио тыңлаганда, без рекламаны да карарга, тыңларга мәҗбүр булабыз. Аерым очракларда җитештерүчеләр рекламага керемнең яртысыннан артык өлешен сарыф итәргә мөмкиннәр. Әлеге адым үзен тулысы белән акласын өчен, реклама эше төрле яктан җентекләп өйрәнелеп кулланылырга тиеш. Дөрес, илебездә икетеллелек турындагы карар кабул ителеп, татар теле дә, рус теле дә бердәй дәүләт теле булып саналса да, татар телендәге реклама рус телендәге көндәше белән ярыша алмый. Әмма хәзерге вакытта татар рекламасына да игътибар арта бара.
Хәзерге дөньяны рекламасыз күзаллап та булмый. Әлеге эзләнү эшемнең актуальлеге дә шулар белән билгеләнә. Ә мин үз чиратымда рекламаларның тел стилистик чараларын тикшереп карыйсым килде.
Эзләнү эшемнең максаты булып, җыелган материалларга нигезләнеп рекламаларның стиль үзенчәлекләрен өйрәнү тора. Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:
Эзләнү эшенең тикшерү объекты – реклама һәм аның кеше тормышындагы роле, тикшерү предметы – рекламаларның теле һәм стиль үзенчәлекләре.
Эзләнү эшенең методлары һәм алымнары: күзәтү, әдәби һәм мәгълүмати чыганакларны анализлау, эксперимент, сораштыру, рекламаларны карау һәм анализлау.
Билгеләп үтелгән максат һәм бурычлар эзлзнү эшенең түбәндәге структурасын һәм күләмен булдырдылар. Эзләнү эшем кереш, төп өлеш, йомгаклау, кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.
Төп өлештә татар рекламасы үсеше һәм рекламаларның стилистик чараларына күзәтү ясадым.
Йомгаклау өлешендә тикшерелгән тема буенча гомуми нәтиҗәләр ясадым.
Кайбер оешмалар, кибетләр исемнәрен татар телендә тәкъдим итәләр: “Бәхетле”, “Тәмле”, “Юмарт”, “Арзан”, “Матур” – шундыйлардан. Кайбер оешмалар рус телендәге рекламаларына татарча репликалар кушалар (“Билайн”, “Медиа Маркт” һ.б.), шулай ук саф татарча реклама текстлары да сыйфат һәм күләм ягыннан үсү ягында тора. Мәсәлән, Казандагы “Түбәтәй”, “Кыстыбый” кафеларында үзенчәлекле эленмә такта эшли: “Coca-Сola + Кыстыбый. Бергә тәмлерәк!”
Реклама күренеше галимнәр тарафыннан төрле аспектларда (психологик, икътисади, сәяси, лингвистик һ.б.) тикшерелә. Көнбатыш галимнәре тарафыннан реклама журналистиканың бер төре, яисә бер өлеше буларак түгел, ә икътисади фән буларак өйрәнелә. Базар мөнәсәбәтләре алга киткән илләрдә реклама исәп-хисапка нигезләнгән кампания буларак кабул ителә, ул билгеле бер үрнәктәге формулалар, сораштыру, рейтинг һәм мониторингка таянып оештырыла. Рекламаны икътисади аспекттан өйрәнүчеләр дә аның тел-стиль эшләнешен игътибардан читтә калдырмыйлар. Реклама күренешен тел гыйлеме белән тыгыз бәйләнештә өйрәнү гайре табигый түгел. Кино сәнгатендә, драматургиядә, матур әдәбиятта кебек үк, реклама текстларында да төп игътибар сүз һәм психологизмга юнәлдерелгән.
Массакүләм мәгълүмат чараларын өйрәнүче галимнәр, тыңлаучы яисә укучыга тәэсир итәр өчен, рекламаны визуальләштерүнең әһәмиятлелегенә басым ясасалар да, рекламаны өйрәнгәндә, алгы планга аның тексты куелырга тиеш дип исәплиләр. Текстка төп таләпләрнең берсе итеп аның аныклыгы, укучы өчен җиңел аңлаешлыгы куела. Шулай да татарча рекламаның бик күп аспектлары өйрәнелмичә кала бирә.
Соңгы берничә ел эчендә товар җитештерүчеләрнең, көнкүреш хезмәт һәм башка (сәнгати, мәдәни, хокукый, медицина һ.б.) хезмәт күрсәтүчеләрнең, сәүдәгәрләрнең мөстәкыйльлегенә юл ачылу, массакүләм чараларының да чагыштырмача иркенлек алуы рекламаның үсешенә зур йогынты ясый: татар рекламасы да хәрәкәткә килә, функция, бурычлары, төрләре, күләме, сыйфаты белән дә, массакүләм мәгълүмат чараларына һәм, гомумән, халыкка мөнәсәбәте белән дә чагыштыргысыз үзгәрә. Шуны истә тотып, татар рекламасын, аның лингвистик үзенчелекләрен өйрәнү бурычы татар тел белеме фәне өчен дә әһәмиятен югалтмый. Татар рекламасы – бүгенге тел белемендә бик аз өйрәнелгән өлкә.
Татар рекламасын русча аналоглары белән чагыштырып кына өйрәнү фәннилеккә зыян китерер иде, чөнки реклама текстларында милли менталитет, дини, тарихи, этнографик үзенчәлекләр зур роль уйныйлар. Димәк, татар рекламасы – аерым җитди тикшеренүләрне таләп итә торган өлкә.
Реклама текстларында төрле стилистик чаралар кулланыла. Әмма алар реклама текстларында барысы да бер максатка – сатып алучыны кызыктыруга юнәлтелгән. Сатып алучыга уңай тәэсир ясау максаты белән рекламачылар текстларында күчерелмә мәгънәдәге сүзләр, метафора, чагыштыру кебек тел-сурәтләү чараларын еш кулланалар, алар ярдәмендә уңай психологик халәт тудыруга, образлылыкны арттыруга ирешәләр. “Яңа гасыр”, “ТМТВ”, “Мәйдан” телерадикомпаниясе; “Болгар”, “Күңел” радиостанцияләре; “Салават күпере”, “Сабантуй”, “Шәһри Казан”, “Нократ” һ.б. татар басма матбугаты үрнәкләрен тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, чагыштырмача ешрак кулланыла торган троплардан, татар рекламаларының 33%ында эпитет, 17%ында метафора, 9.5%ында чагыштыру һәм шул ук күләмдә сынландыру кебек чаралар кулланылган.
Радиода үзрекламаның күп булуы игътибарны җәлеп итә: “Татар радиосы! Безне бөтен Татарстан тыңлый!” “Татар радиосы... Татар радиосы... Яхшы кәеф бездән башлана!” “Кирәкми озак уйларга-дусларга сәлам юлларга!”
Соңгы арада Татарстан радиоларында тагын бер реклама төре барлыкка килде. Юл сакчылары уйлап тапкан бу рекламаның йогынтысы бик көчле, чөнки анда тавыш мөмкинлекләре дә оста файдаланыла. Юл аркылы узучы машиналар тавышы һәм әнисе улына әйтә: “Җитешәбез әле, улым, җитешәбез!”, – ди. Кисәк туктаган машина тавышы ишетелә, тәгәрмәчләр чыелдый һәм “Онытмагыз, өйдә сезне якыннарыгыз көтә!” дигән сүзләр яңгырый.
Яки светофорга туктаган һәм бик ашыккак шоферның сукранганы ишетелә һәм катгый боеру яңгырый: “Юлда кабаланмагыз! Бу сезнең соңгы ашыгуыгыз булырга мөмкин!”
Текстларда мәкаль-әйтемнәрнең файдалануына мисаллар:
“Күп сүз – юк сүз. Кыскасы, 18нче июльдә “Яңа гасыр” теплоход сәфәренә чакыра. Калганын әйтеп тормыйбыз… Ниләр буласын әйтеп тормыйбыз, кемнәр буласын гына искәртәбез…”. Мисалдан күренгәнчә, сүз башындагы мәкаль сөйләмне ышанычлы, үтемле итә, интрига өсти.
Буа сатира театрының рекламасы үзенчәлекле: “Ташка су сибү сездән – көлдерү бездән. Үтрически кызык булачак. Памперсларыгызны кияргә онытмагыз!” Әлеге рекламада әдәп ягы сакланмаса да, сүз җорлыгы театрның исеменә дә, җисеменә дә туры килеп тора.
Шулай ук реклама текстларында мәкаль-әйтемнәр, канатлы сүзтезмәләр, популяр җырлардан, күренекле әсәрләрдән сүзләр кулланыла: “Әле мин сагынам сезне, соңрак сез сагынырсыз. “Шәһри Казан” үз укучылары белән менә шулай матур итеп җыр телендә сөйләшә белә”. Сүзләрнең асылы, мәгънәсе газетага язылу вакытының бетеп килүен искәртүдән гыйбарәт. “Вакыт җил кебек исә дә үтеп китә. Менә яңа ел да килеп җитәр. “Шәһри Казан”га язылмый калсак, киләсе елдан ул фатирыбызга килүдән туктар. Кайтар үткән көннәрне, дип Ходайдан ялварудан газеталы булмабыз, язылып куйыйк, җәмәгать!”
Реклама текстларына сөйләм культурасы дәрәҗәсе буенча зур таләпләр куела. Тикшеренүләребез күрсәткәнчә, реклама текстларында синонимик мәгънәле сүзләр еш, 50% очракта кулланыла, шуларның 7%ында охшаш мәгънәле сүзләре урынлы куллана белмәү нәтиҗәсендә стилистик хаталар күзәтелә. Синонимнарның уртак мәгънәләре бар, шулай да алар мәгънәви нечкәлекләре, эмоциональ бизәкләре, экспрессив максатка ярашлы кулланылулары белән бер-берсеннән аерылалар.
Шулай ук алынма сүзләр, рус теленнән кергән калькалар кулланганда да авторлар сак эш итәргә, сөйләмнең аһәңенә зыян китермәскә тиешләр.
Поэтик синтаксис алымнары рекламада күптөрле вазифалар башкара: тексттагы аерым сүзгә логик басым төшерү, сөйләмнең экспрессиясен арттыру, адресат белән якыннан аралашу иллюзиясен тудыру һ.б. Шулай ук реклама текстлары җөмләләрнең синтаксик төзелеше ягыннан да үзенчәлекләргә ия булып торалар. Ниндидер мәгълүмат җиткерү вазифасын үтәүче рекламаларда җөмлә традицион калыбын саклап кала. Хәбәре төшеп калып, ия һәм урын семантикасын белдергән сүзләрдән торган җөмләләр, ия дә, хәбәр дә исем сүз төркеме белән белдерелгән җөмләләр, хәбәре урын семантикасын белдергән конструкцияләр реклама текстларында гадәттән тыш киң урын алалар. Мәсәлән, “Туган авылым” ресторанлы күңел ачу комплексы – гаилә бәйрәмнәре, корпоратив кичәләр, дуслар белән күңелле мәҗлесләр уздыру өчен кулай урын”. Әлеге структур төзелеш фикерне җыйнак итеп җиткерергә, җөмләнең кыскалыгына ирешүдә әһәмиятле булып тора. Мондый төр җөмләләр татар рекламасының 50%ында кулланыла.
Текстларның 16.5%ында риторик сораулар һәм өндәүләр кулланыла, шулай ук синтаксик параллелизм күренеше дә шактый еш – текстларның 12% ында очрый. Мәсәлән, “Ир-егетләр, Сигезенче мартка бүләкләрегез әзерме? Ә “Болгар” радиосыныкы инде әзер!...”, “Кафе, ашханә ачарга йөрисезме? Кафелар өчен җиһазлар арзан бәягә Яр Чаллыдагы телефон номеры буенча: 71-72-49.
Сирәгрәк кулланыла торган чаралардан кабатлаулар һәм инверсияне атарга мөмкин. Мәсәлән, “Эш көнендә вакыт юк, дәвалан ял көнендә!”, “Болгар” радиосы – һәр татарның күңелендә!”.
Һәр оешманың төп максаты – товар яки хезмәтләрен мөмкин кадәр киңрәк даирә кулланучыларга тәкъдим итү, ә моңа бары тик реклама чаралары белән генә ирешеп була. Шуңа күрә хәзерге вакытта рекламаны бөтен җирдә: матбугат, радио, телевидение, интернет челтәре, товарның үзендә, реклама щитларында һәм башкаларда күрергә мөмкин. Аерым очракларда рекламага сарыф ителгән чыгымнар товар җитештерүгә киткән чыгымның яртысы кадәр тәшкил итә. Шулай итеп, реклама текстларына да зур таләпләр куела; шуңа күрә дә тел белгечләренең реклама текстларын өйрәнүләре реклама оешмалары өчен дә әһәмиятле.
Шулай итеп, бүген реклама иң көчле коммуникацион чарасына әверелде. Аның куллану колачы, ешлыгы, күләме арткан саен, сыйфатына да таләпләр үсә. Рекламачыларның төп бурычы – товарны, хезмәтне мактау. Моңа алар төрле юллар белән ирешә. Басма матбугаттан аңа шрифт төрлелеге, компьютер графикасы, иллюстрация, фотосурәтләр аша ирешелсә, радиода тавыш, интонация, пауза,җыр, көй ярдәмгә килә.
Как представляли себе будущее в далеком 1960-м году
Марши для детей в классической музыке
Заколдованная буква
Чайковский П.И. "Детский альбом"
Заяц, косач, медведь и весна