Туган телемнең бөеклеге.
Вложение | Размер |
---|---|
tugan_telem.doc | 58.5 КБ |
.
Туган телем- иркә гөлем.
Мин ,Хәмидуллина Элвира Илмас кызы, Кайбыч районы Е.Г.Тутаев исемендәге Федоровск урта гомумбелем бирү мәктәбенең 11 сыйныфында укыйм.Татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз татар теленнән өй эше итеп “Туган телем –иркә гөлем” темасына инша язарга биргән иде. Бу өй эше мине уйланырга һәм эзләнергә мәҗбүр итте. “Туган тел.” Нинди була соң ул?Безнең аңа мөнәсәбәтебез, карашыбыз нинди? Һәркемнең дә туган теле бармы?Туган телебезне хөрмәт итәбезме?Әлеге сораулар минем башымда узеннән үзе туды.Алар бүгенге көндә бик актуаль дип саныйм мин.
Туган тел ул –Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә
тора торган бөек, изге һәм кадерле сүз. Аны тугач та ишетә һәм өйрәнә
башлыйсың, шуңа күрә аны туган тел дип атыйлар да. Без бала туган
телдә сөйләшергә өйрәнде димибез, ә аның теле ачылды дип әйтәбез. Кеше тормышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз төшенчәләр, кешеләр, әйберләр була. Мин шуларның берсе дип, аның туган телен саныйм. Ул – кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә. Ул
тел бишектәге сабыйга ана сөте белән, бишек җырлары аша күчәдер дә
инде.Хәзер бишек җырлары җырлаучы юк диючеләр дә табылыр.Әйе, алар хаклы да.Чөнки һәр йортта бишек җырлары яңгырамый .Мин 21 гасыр баласы булсам да, бишек җырлары тыңлап үстем.Мин дәү әниле, әти-әниле йортта яшәвем белән чиксез горурланам.Дәү әнинең, әниемнең бишек җырлары әле дә колагымда яңгырый. Юкка гына без үзебезнең туган телебезне ана теле дип атамыйбыз. Минем ана телем – татар теле,Тукай теле. Безнең өйдә барысы да татар телендә сөйләшә.
Тел турында яңадан–яңа китаплар чыгып тора, радиодан, телевидениедән тел турында кызыклы тапшырулар алып барыла. Болар барысы да халыкта телнең тарих, үсеше, яшәеше, төзелеше һәм башкалар турында күп санлы сораулар тууга сәбәп була. Шушы сорауларга җавап эзләүчеләр татар теленең нинди бай булуына төшенәләр, халкыбызның тарихын өйрәнәләр. Чөнки татар халкының мең елларга сузылган тормыш тәҗрибәсе, уйлары, гадәтләре, йолалары, кешене шәхес итүче сыйфатлары аның телендә, образлы сөйләмнәрендә, мәкаль-әйтемнәрендә, җыр һәм әкиятләрендә чагылыш тапкан.
Әйе, һәрберебез шул туган тел аркылы күп нәрсәгә өйрәнәбез.
Кайда гына яшәмәсен кеше, нинди генә телдә сөйләшмәсен, аның бөек хөрмәт белән әйтә торган ике газиз сүзе бар: туган ил, туган тел. Бу
ике сүзнең икесенең дә җанга якын уртак мәгънәләре бар. Алар телгә алыну белән, күңелләрдә якынлык, кардәшлек хисе, туган илеңә һәм халкыңа
тирән мәхәббәт тойгысы уяна, чөнки боларның икесе дә сабый чакта ук иң
беренче булып колакка кергәннәр, чөнки алар ана сөте белән каныбызга
сеңеп калганнар.
Һәр халык өчен туган тел – иң кадерле, иң куәтле, иң моңлы, иң назлы тел. Тел ул – буыннан буынга мөкатдәс мирас булып күчеп килгән хәзинә.
Телдә халыкның милли психологиясе, характеры, фикерләү һәм иҗат
үзенчәлекләре ачыла, тарихы һәм мәдәнияте чагылыш таба. Туган телне яхшы белү, саклау, һәм үстерү – ул телдә иҗат ителгән әдәбиятны,
сәнгатьне үзләштерү, үстерү, халыкның рухи хәзинәләрен, мәдәниятен,
тарихын, авыз иҗатын киләчәк буыннар өчен саклап калу дигән сүз.
Шуның өчен дә бүгенге көндә туган телебезне саклап үстерү – татар халкын алга җибәрүдә, аның дәүләт төзелешен камилләштерүдә,
мәдәниятен баетуда иң мөһим мәсьәләләрнең берсе.Телне саклау һәм
үстерүнең төп шарты исә шуннан гыйбарәт: аның әһәмияте, кулланылышы, тукталмыйча, арта һәм киңәя барырга тиеш. Әмма шуны да онытмаска кирәк: туган тел, аннан дөрес файдаланганда, аны куллануда һәркем
үзенә таләпчән булганда гына, саф туган тел булып калачак.
Бүгенге көндә телебездә –халык сөйләмендә дә, әдәби сөйләмдә дә– төрле ялгышлар күп, һәм аларның саны арта бара. Нәтиҗәдә, татар теленең табигыйлегенә зыян килә, аның йөзләрчә, меңнәрчә еллар буенча чарланып, шомартылып килгән кагыйдәләре, нормалары бозыла.
Хәзерге көндә, бигрәк тә яшь буында, үз туган теленә битарафлык
ачык сизелеп тора.
Яшь буын башка бер телне ватып-җимереп сөйләшсә сөйләшә, әмма үз туган телендә саф татарча сөйләшүне кирәк дип санамый. Менә бу иң куркынычы дип саныйм мин. Үз телен яратмаган, аны оныта барган кешеләр ничек итеп үз иленең патриотлары була алсын. Бу проблеманы чишеп буламы? Әйе,аны бары тик без, үзебез хәл итә алабыз.
Иң беренче чиратта бала туган телендә сөйләшергә үзенең гаиләсендә
өйрәнергә тиеш. Ләкин ата-аналар арасында татар телен үзе дә вата-җимерә генә сөйләшә торганнары еш очрый. Мондый ата-аналар үзләре
белмәгәч, баласына да өйрәтә алмый. Телне камил белеп тә, балаларын
да үз халкына түбәнсетеп карау формалаштырган, балалары белән рус
телендә генә аралашкан ата-аналар күп хәзер.Мин 5 сыйныфка рус мәктәбенә укырга килдем.Барлык фәннәр дә рус телендә укытыла.Татар теле дәресләрендә ике төркемгә бүленәбез.Сыйныфта куп кенә татар исемнәре, татар фамилияләре ишеткәч бик куандым.Чөнки татар мәктәбеннән килгән балага рус мөхитенә кереп китү бераз кыенрак булды.Өстәвенә “авыз тутырып “ татарча сөйләшергә иптәш табылмады.Бу мине бик гаҗәпләндерде.Ничек инде татар булып, татарча сөйләшмәскә?Иптәшләремнең җавабы болай иде.”Өйдә сөйләшмибез, чөнки әти - әни белми” диделәр.Монда иптәшләремнең генә гаебе түгел, татар булып та үз телләрен оныта барган ата-ана гаепле.Ни өчен, кайда киткән ялгышлык? Бу сорауга җавап ишетәсем килеп, мин иптәшләремнең ата аналарына бу сорауны биргәнем булды. Алар: “Рус мөхитендә яшибез, шуңа күрә бик кирәксенмибез, хәзер өйрәнә алмабыз инде ” - диделәр.Балалары татар телен татар теле дәресендә өйрәнәләр ,әлбәттә.Әмма туган телеңне татар теле дәресендә генә камил белеп булмый.Гаиләдә дә туган телеңдә сөйләшү кирәк.
Икенче чиратта, бала туган телендә матур итеп сөйләшергә балалар
бакчасында, аннан соң гына мәктәптә өйрәнергә тиеш.
Татар теле үзенең үсеш дәверендә төрле кыенлыкларны, киртәләрне үтте. Халык күпме изелсә дә, ана телен саклап калды. Ә милләтнең саклануы турыдан-туры телгә бәйле. Чөнки гыйлем алу, аңны үстерү, дөньяны танып белү һәм аралашу туган тел аша тормышка ашырыла. Тел бетсә, милләт бетә, халык бетә.
М. Җәлил, А. Алишның татар телендә язылган шигырьләре фашистларның корыч ишекләреннән, гильотиналарыннан да көчлерәк булганнар. Бу турыда шагыйрь Р. Фәйзуллин:
Түзем тел ул
Окопларда, төрмәләрдә, лагерьларда
атылса да, асылса да,
җиңү рухын җуймаган ул.
Гильотина өсләрендә
Яшәү җырын җырлаган ул! –
дип, югары бәясен бирә.
Тел белү–милли үзаң тәрбияләүнең нигезе, тел өйрәнү мәсьәләсендә
гаилә һәм җәмгыять бергәләп эшләгәндә, тагын да зуррак нәтиҗәләргә
ирешергә мөмкин.Бер яктан, гаиләдәге өлкәннәрнең, үзләре туган телне белмәгән очракта да, татар теленә хөрмәте, аны өйрәнүне кирәк дип
санавы, бу эш белән кызыксынып торуы балага тырышырга кирәклекне
аңлата. Икенче яктан, әгәр гаиләдәге өлкәннәр татар телен беләләр икән,
бу вакытта телне өйрәнү табигый процесс кебек кабул ителә. Димәк , тел
өйрәнү мәктәп сәясәте генә түгел, гаилә сәясәте дә булып әверелергә
тиеш. Менә шул вакытта гына без уңай нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз.
Кызгыныч, бүгенге көндә күп кенә әти-әниләр балаларының татарча сөйләшүен кирәк дип тә санамыйлар кебек тоела. Шунысы көн кебек ачык:
ата-ана баласына гаиләдә милли тәрбия бирә икән, димәк, ул туган телен
дә онытмаячак. Ә инде милли тәрбиянең асылы–яшь буында милли үзаң
формалаштыруда дип уйлыйм мин. Милли үзаң үз халкыңның тарихын,
мәдәниятен, аның телен белү,үзеңне татар халкының бер вәкиле дип хис
итүдән башлана.
Безнең мәктәптә телләрне өйрәнү өчен бөтен шартлар да тудырылган.Дәресләрдән тыш чаралар да күп үткәрелә. Иң көтеп алганы- ел саен уздырыла торган “Дуслык чәчәге”. Һәр сыйныф татар, рус , чуаш халыкларының гореф гадәтләрен, җыр –биюләрен әзерли.Мәктәбебездә төрле милләт балалары белем ала.Барыбыз да яратып рус телен, татар телен өйрәнәбез.Мин дусларыма тәнәфесләрдә, ял вакытларында үзем укыган китапларымның эчтәлеген ,яңалыклар сөйлим. Рус мәктәбе булса да, татар теле буенча олимпиадларда, бәйгеләрдә нәтиҗәләребез күп.Ел саен республика олимпиадасында җиңүче, призер булабыз.Сыйныфташым Евгенияның татар теле буенча олимпиадаларда җиңүче , призер булуына куанып туя алмыйм.Минем туган – татар телемне шулай яратуы өчен бик горурланам.Укытучыбыз Гөлия Вазыгулла кызы да татар теленә көннән көн мәхәббәт уята.Шулай булмаса, шундый үрләр яулый алмас идек.
Академик М.И. Махмутов болай яза: «Сакланып, яшәп калуның әһәмиятле юлы –һәр татар кешесенең үзенең татар икәнлеген аңлавы, ягъни милли үзаң
һәм үз билгеләнү»
Үзеңне татар милләте кешесе итеп тою кешедә ышаныч уята, милли мәдәниятне белү башка мәдәниятләргә дә юл ача.
Үз туган телен яхшы белгән халык беркайчан да милләтен югалтырга юл куймас.
Телнең нечкәлекләрен белү өчен, аны һәрвакыт куллану кирәк.
Күңел байлыгы җанга телебез аша туплана. Әгәр син үз телеңне белмисең икән, үз халкыңның мәдәниятен, аның рухи байлыгын үзләштерә алмыйсың. Күп акыл ияләре, галимнәр, язучылар тел турында төрле фикерләр әйтеп калдырганнар. Рус язучысы К.Г. Паустовский болай дигән: "Үз илеңә булган мәхәббәтне үз теленә булган мәхәббәттән башка күз алдына китереп булмый. Туган теленә битараф кеше кыргый. Ул үзенең табигате белән үк зыянлы. Чөнки аның телгә карата битарафлыгы үз халкының үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булуын белән аңлатыла”.
Федоровское авылы- рус авылы булып санала.Әмма анда руслар да, татарлар да яши.Татарларның күбесе руслашкан.Үз телләрен җимереп ватып сөйләшәләр.Без аларда татар телебезгә кызыксыну, мәхәббәт уяту нисбәтеннән концертлар оештырабыз, “Мин татарча сөйләшәм” акциясе уздырабыз.Минем туган авылымда чиста итеп татарча гына сөйләшәләр.Үзем укый торган Федоровское авылында да татарлар рәхәтләнеп үз телләрендә - татар телендә сөйләшсеннәр иде.Бу укытучыбызның гына тугел, һәр укучының да теләге.
Тел ул – бөтен халык казанышы, меңнәрчә, миллионча кешеләрнең күп гасырлык иҗаты җимеше.Шуңа күрә дә телгә карата башбаштаклык кылырга, аның белән саксыз эш итәргә, аны үзеңә ошаганча бозарга беркемнең дә хакы юк.
“Тел – халыкның, милләтнең иң беренче,иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телен кадерләп саклау,үстерү, аның сафлыгы,матурлыгы өчен көрәшү – мәдәниятлы, зыялы һәр кешенең изге бурычы” –ди профессор Рүзәл Юсупов.
Мин бу сүзләр белән тулысынча килешәм.Туган телем яшәсен, чәчәк атсын иде.Безнең бөек Татарстаныбызда моның өчен алга таба да барлык шартлар тудырылыр дип ышанам.Без үзебезнең телебезне саклап, яклап,үстереп алга барырга тиешле буын. Туган телебез матур, әти -әни теле булып калсын иде. Туган тел турындагы фикерләремне якташыбыз шагыйрь И. Гыйләҗев сүзләре белән йомгаклыйсым килә:
Ул булганда адашмабыз –
Юлым туры, нурлы көнем.
Күз карасы кебек саклыйм
Анам теле – Татар телен!
А теперь — мультфильм
Два плуга
Лиса Лариска и белка Ленка
Император Акбар и Бирбал
Как напиться обезьяне?