Мәктәптә туган якны төрле яклап өйрәнергә була: якташ әдипләрнең тормыш һәм иҗатларын тикшерү, музейлар, әдәби почмаклар ачу, стендлар, альбомнар төзү, фольклор материалларын туплау һәм өйрәнү, истәлекле әйберләр, экспонатлар җыйнау, әдәби кичәләр, очрашулар үткәрү һ.б. Бу зур эштә безгә әдәби, тарихи чыганаклар, җирле һәм гомумән вакытлы матбугат, архив, музей материаллары, мемуар әдәбият, төрле хатлар, кулъязмалар, өйрәнелә торган әдипләрне якыннан белгән кешеләр дә һәм үзләре әдипләр дә ярдәмгә килә.
Вложение | Размер |
---|---|
Фәнни тишеренү эше | 35.15 КБ |
Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение
средняя общеобразовательная школа №5
Бавлинского муниципального района
Республики Татарстан
г.Бавлы МАОУ СОШ №5, 9 класс,
Научный руководитель: Миннегараева Г.М.
Бавлы, 2017
Эчтәлек
КЕРЕШ ..........................................................................................................3 бит
1 БҮЛЕК
Мәктәптә туган якны өйрәнү.................................................................4 бит
2 БҮЛЕК
Тарихи байлыклар җыйган урын..................................................... 6 бит
2.1. Сөлге чигәм асыл җепләр белән.................................................8 бит
2.2. Бизәнгән бит бит төсле..............................................................10 бит
2.3. Тарих битләрендә - мәктәбем................................................... 11 бит
ЙОМГАК..................................................................................................12 бит
БИБЛИОГРАФИЯ.....................................................................................13 бит
Кереш.
Туган җир... Туган як...
Йөрәккә якын һәм кадерле сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, кадерле туган ягы бар. Һәр ягының үзенә хас, кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган йөгерек чишмә буйлары, балыклы күлләр күңелләргә рәхәтлек биреп, туган илгә мәхәббәт тәрбияли. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган төбәгебезнең матурлыгын берни белән дә алыштыра алмыйбыз. Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы, һәр авылы һәм аның кешеләре күңелгә ифрат та якын. Кешенең генә түгел, авыл-шәһәрләрнең, хәтта илләрнең дә җаны бар диләр. Әгәр бу чыннан да шулай булса, мин Баулының җанын болайрак күз алдына китерәм: ул бик зурдыр, җылыдыр һәм гаҗәеп игелекле нур чәчеп торадыр. Аннары, ул галәмәт көчле кодрәт-энергия чыганагыдыр. Биредә яшәүче кешеләр, мөгаен, рухларын әнә шул энергия белән туендырып торалардыр.
Туган якның бай тарихы һәм мәдәнияте, табигате һәм көнкүреше — болар барысы да кече яшьтән үк балалар тормышының бер кисәгенә әверелә. Туган якны өйрәнү халык мәдәниятенең гасырлардан килгән традицияләрен, халыкның зур һәм күркәм эшләрен аңларга булыша. Туган якны өйрәнү төшенчәсе нинди дә булса билгеле бер төбәкне төрле яклап, мәсәлән, тарихи, географик, биологик, әдәби, археологик, этнографик, икътисади яктан өйрәнүне үз эченә ала.
Туган ил — ул син яшәгән җир, авыл, төбәк, син яраткан табигать, син хөрмәт иткән кешеләр. Кеше кайда гына булмасын, ул иң беренче чиратта әти — әнисен, туган ягын искә төшерә, алар белән бәйләнешле истәлекләрен яңарта. Ләкин алар турында уйланмау, әлеге төбәкнең тарихын, бүгенгесен белмәү, кызыксынмау аны яратмауга тиң. Шулай итеп, үз төбәген белмәгән, өйрәнмәгән, аңа битараф кеше үз туган илен ярата алмый. Димәк, туган илне, милләтне ярату, милләткә хезмәт итәргә әзер булу хисләре тәрбияләү өчен туган төбәк материалларын белү, өйрәнү мөһим.
1. Мәктәптә туган якны өйрәнү.
Мәктәптә туган якны төрле яклап өйрәнергә була: якташ әдипләрнең тормыш һәм иҗатларын тикшерү, музейлар, әдәби почмаклар ачу, стендлар, альбомнар төзү, фольклор материалларын туплау һәм өйрәнү, истәлекле әйберләр, экспонатлар җыйнау, әдәби кичәләр, очрашулар үткәрү һ.б. Бу зур эштә безгә әдәби, тарихи чыганаклар, җирле һәм гомумән вакытлы матбугат, архив, музей материаллары, мемуар әдәбият, төрле хатлар, кулъязмалар, өйрәнелә торган әдипләрне якыннан белгән кешеләр дә һәм үзләре әдипләр дә ярдәмгә килә.
Бүгенге көндә үзеңне әхлакый яктан тәрбияле итеп күрү - туган якка мәхәббәт, патриотизм хисләрен тәрбияләү, туган телеңне хөрмәт итү, туган халкың белән горурлану кебек сыйфатларны үстерү. Бу проблеманы чишү өчен, мәктәптә “Туган якны өйрәнү” түгәрәгенә йөрми мөмкин түгел. Бу түгәрәккә йөрүчеләр туган як, аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында белем туплап, җәмгыятькә файдалы эш күнекмәләре дә алалар. Алар кеше белән аралашырга, материалны җыярга, җыелган материалны тиешле дәрәҗәдә туплап куярга да өйрәнәләр. Шундый эш белән шөгыльләнү мәктәптә туган якны өйрәнү музее оештырырга ярдәм итте. Мәктәптә берничә ел җыелган материаллар нигезендә шундый музей эшли башлады.
Мәктәп музейларының специфик үзенчәлеге бар. Беренчедән, алар укыту-тәрбия учагына әвереләләр, чөнки барлык җыелган материал укучыларның һәм укытучыларның үз куллары белән эшләнгән, тәртипкә китерелгән һәм алар дәресләрдә бик кадерле, кызыклы күрсәтмәлелелек ролен үтиләр. Икенчедән, музей эшчәнлеге үзе үк укучылар үзидарәсенең эшчәнлегенә әверелә, укучыларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарта. Өченчедән, мәктәп музее ул кыйммәтле әйберләр җыю урыны гына түгел, ә җыелган материалны эшкәртү вакытында укытучылар өчен дәресләргә ярдәмлек тә эшләнә. Дүртенчедән, җыелган фондның күплеге һәм төп нөсхәлелеге (подлинник) мәктәп музейларын дәүләт музейлары белән тиңләштерә.
1. 1. Мәктәп музее эшчәнлеге.
Безнең мәктәпнең “Туган якны өйрәнү” музее инде дистә елга якын эшләп килә. Шушы еллар эчендә мәктәп тарихы, экспонатлар елдан-ел байый, тулылана бара. Музей советы “Туган якны өйрәнү” түгәрәге белән берлектә эш алып бара. Туган якны өйрәнү эшенә барлык педколлектив һәм укучылар тартыла. Музей советы һәр уку елы башында махсус биремнәр ала. Ел дәвамында эзләнү эшенең нәтиҗәсе тикшерелеп барыла, юнәлешләр, киңәшләр бирелә. Эшкә нәтиҗә май аенда төрле конкурс, олимпиада формасында яки ветераннар алдында ясала.
“Туган якты өйрәнү” түгәрәгендә 20 ләп укучы йөрибез. Без туган якны өйрәнү эшчәнлегеннән тыш, эзләнү, тикшеренү, экспозицияләр төзүдә, үзебезнең төбәкнең тарихын өйрәнү юнәлешендәге район күләмендәге бәйгеләрдә дә катнашабыз. Сыйныф җитәкчеләре, тарих, әдәбият фәне укытучылары дәресләр, класстан тыш чаралар үткәрәләр. Мондый дәресләрдә һәм чараларда укучылар туган яклары турында белем дәрәҗәләрен һәм танып-белү сәләтләрен үстерәләр.
Безнең мәктәп музее үзенең эшчәнлеген үз стеналары эчендә генә калдырмый. Музейга бик теләп әти-әниләр, килгән кунаклар керәләр. Һәр кунакка без “Истәлек дәфтәренә” бер-ике сүз язып калдырырга тәкъдим итәбез.
Билгеле булганча, туган илгә мәхәббәт, халкыбызның үткәндәге истәлекләрен хөрмәт итү, хәзерге казанышларына ихтирам һәм горурлык хисләре, гомумән, милли үзаң тәрбияләүдә мәктәп музейлары зур әһәмияткә ия. Чөнки аларда һәркемнең күңеленә якын булган тарихи экспонатлар, халкыбызның рухи һәм матди культурасы, бүгенгесен һәм данлы үткәнен чагылдыручы кыйммәтле материаллар туплана.
Укучыларда үз иленең лаеклы гражданины булып тәрбияләнү өчен туган ягыбызның бай мирасы: теле, халык авыз иҗаты, тарихы, милли киемнәре, эш кораллары, көнкүреш материаллары экспонатлары, күренекле якташларыбызның тормыш юлы үрнәге зур ярдәм итә. Туган якның мәдәниятен, тарихын аеруча тирәнрәк өйрәнү укучыларда горурлык хисләре генә уятып калмый, киләчәктә тормышта үз-үзләрен, юлларын табуга зур ышаныч тудыра, үзеңне милләтнең бер өлеше итеп карау, милләт өчен җаваплылык тәрбияли.
Укучылар экскурсияләр, чаралар, дәресләр вакытында аеруча халкыбызның тормыш-көнкүреш бүлегендәге экспонатларны кызыксынып карыйлар. Кайчак кечкенәләрне аннан алып китеп тә булмый. Сәке, читек, чүәк, хәситә, тырыс, чабата, гөбе, төрле керосин лампалары, үтүкләр, кистәннәргә гаҗәпләнәләр. Безнең укучылар әдәби әсәрләрдә очраган бу сүзләрне белмиләр, ә музейда ул әйбер үзе үк бар.
Өлкән яшьтәге апалар күзләрен бетереп, йөрәк җылыларын биреп чиккән сөлгеләрен, намазлыкларын да алып килеп, музейга бирәләр, чөнки аларның аны куярга өйләрендә урыннары юк. Шулай итеп, музей бик кирәкле ядкарьләр җыела торган урын да булып тора.
2. Тарихи байлыклар җыйган урын.
Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәнеңне онытма син!
Бел син ерак бабайларның
ничек итеп көн иткәнен,
ни иккәнен, ни чиккәнен,
нинди уйлар, нинди моңнар
безгә калдырып киткәнен.
Һәр нигезнең, һәр авылның,
Һәр каланың үткәне бар...
Гыйбрәт алырлык мирасның
Калганы бар, киткәне бар...
Горур сүз әйт, сорасалар:
ни кавемнән? Нинди җирдән?
Киләчәккә аек карар
үз тарихын анык белгән!
Хәтерләүдән курыкма син!
Ил үткәнен онытма син!
(Р.Фәйзуллин “Онытма син!”)
Мәктәбемнең бер бүлмәсе... Тәрәзә аркылы үтеп кергән кояш нуры бүлмәдәге һәр җиһазны сыйпап үтә кебек тоела.
Яктылык, җылылык... Һәр нәрсәгә үтеп кереп, аны иркәләргә, юатырга сәләтле, хәтта кеше күңеледәй катлаулы нәрсәне дә эретергә олы көче бар бу төшенчәләрнең. Шуннан инде хисләр ташкынына чумасың да уйлар диңгезендә йөзә башлыйсың.
Менә бер якты нур тәрәзә янындагы өстәлгә тукталды. Ниләр генә юк монда?! Гасырлардан килгән, ерак бабаларыбыз үзләренә көн күрү өчен уйлап тапкан агачтан, тимердән ясалган эш кораллары. Монда туку станогы детальләре дә, иске үтүкләр, керосин лампалары, кием-салым да, төрледән төрле тәңкәләр дә бар. Уйларым мине ерак гасырларга алып китә...
Бик күп башка халыклардагы кебек үк, татарларда да туку һөнәре өй һөнәре булып саналган. Һәр йортның хуҗабикәсе җитен, киҗе-мамык, йон җепләредән тукымалар тукыган. Ир кеше өчен дә, хатын-кызларга да кием-салымны шулардан теккәннәр. Фабрика тукымалары ерак авылларга да килеп җитсә дә, өйдә тукудан туктамаганнар. Урын-җир җәймәләре, бизәкле сөлге читләре, савыт-саба тастымаллары тукыганнар.
Татарларда тутырып туку техникасы иң борынгыларыннан санала. Төрле төстәге җепләрдән зур-зур геометрик фигуралар туку – авыр һәм күп хезмәт сорый торган эш. Шул рәвешчә, туку Урта Идел һәм Урал ягы күчмә кабиләләрендә безнең эраның беренче меңьеллыгында ук киң таралган була. Татар халкының күптөрле төсләр яратуы тукымаларның ачык, бизәкле булуын тәэмин иткән. Тукылган әйберләрне һәр гаиләдә кадерләп саклаганнар, мирас итеп, буыннан-буынга күчергәннәр. Истәлекле тукымалар безнең музейда да саклана.
Якты нур икенче өстәлгә күчә. Өстәлдә орден, медальләр... Шаян нур аларны кытыклап үткәндәй итә. Кайчандыр алар данга лаек якташларыбызның күкрәкләрен бизәгәннәр, ә хәзер менә, безгә күз кыскандай, ялтырап яталар. Менә болары Бөек Ватан сугышында безнең халкыбыз җиңгән өчен Җинүнең 20 еллыгына, 25, 30, 40, 50, 60 еллыгына бирелгәннәр. Кулларыма орден китапчыгы һәм орден алам. 1985 елда алар белән Бөек Ватан сугышы ветераны – Шәрәфетдинов Муллаян Шәйхетдин улын бүләкләгән булганннар. “Ватан сугышы ордены” дип атала ул.
Мин кечкенәрәк чакта 9 Май көнне хөрмәтле ветераннарыбыз – сөйкемле бабаларыбыз рәт-рәт тезелешеп утыралар иде, ә хәзер аларның сафлары нык кимеде. Гомер агышы шулай инде ул, кешеләрне тарих битләренә яза-яза, әкрен генә үз уңаена ага да ага.
Ветераннарыбыз сафы кебек тылдагы тол батырларыбыз — кадерле әбиләребез сафлары да көннән- көн сирәгәя бара, аларны да тарих үзенең битләренә сырлап куя. Якташларым якты киләчәккә ышанып яшәгәннәр, күңел җылылыгын да югалтмаганнар. Әнә никадәрле кул эшләре сакланып калган. Сугышка бияләй, оекбашлар бәйләп, кулъяулыклар чигеп җибәргәннәр. Сөлге, тастымаллар тукыганнар. Менә бу өстәлдә урын алган каба, орчык кебек эш кораллары шул хакта сөйли.
2.1. Сөлге чигәм асыл җепләр белән.
Борынгы төрки чорда ук халык һәрчак матурлыкка, сәнгатькә омтылып яшәгән. Оста куллы хатын-кызларыбыз мавыктыргыч кул эше белән шөгыльләнгәннәр. Үзләренә һәм туганнарына милли киемнәр теккәннәр. Бөтен тырышлыкларын куеп зәвык белән затлы калфак-түбәтәйләр, матур эскәтер-сөлгеләр, күкрәкчә-алъяпкычлар чиккәннәр. Татар кызлары сәгатьләр буе туку станогы артында утырып, үзләренә бирнә, туган-тумачаларына һәм кияүләренә, Сабантуйга бүләкләр, йорт өчен чаршаулар, кашагалар, сөлгеләр әзерләгәннәр. Оста куллы хатын-кызларыбыз бизәкләп туку техникасының барлык төрләрен белгәннәр. Болар – чүпләм, төсле чүпләм, кыялап сугу һәм аеруча традицион булган асалап сугу. Кызыл яки алсу төстәге борынгы сөлгеләргә төшерелгән эре-эре, катлы-катлы геометрик бизәкләр нигездә буй-буй булып сөлге читләренә урнаштырылган.
Сөлге чигәм асыл җепләр белән,
Йөрәк серен салып бу җырга.
Насыйп булса иде бу бүләгем
Мәйданнарда җиңгән батырга.
Менә Гөлбикә әбидән калган кул эшләре.. Ул чиккән кулъяулык, сөлге, тастымал, бәйләгән шәл, үзе үргән тәрәзә кашагаларын күр син! Чигү үрнәкләренә күз салсаң, үзеңне табигать кочагында итеп хис итәсең. Татар бизәкләренең нигезе – табигатебездәге бизәк композицияләреннән тудырылган чәчәк-үсемлек темасы. “Тормыш агачы” символы булып торган чәчәк бәйләме яки дала куагы иминлекне, тормыш чыганагын аңлата. “Тормыш агачы” чәчәкләр, яфраклар, вак чәчәк бөреләре белән капланган сабаклардан тора. Чигү өчен төрле материаллар – үзләре суккан һәм сатып алынган тукымалар, йон һәм ефәк җепләре, мулине, ука, кәнитил файдаланылган. Шома, тамбурлап, каеп һәм башка чигүләрне кулланганнар.
Бүлмәнең түренә үтеп кергән нур милли киемнәр янында туктала. Монда халкымның милли йөзен күрсәтүче өс-баш, аяк киемнәре урын алган. “Киеменә карап каршы алалар, акылына карап озаталар” дигән әйтем бар. Моның асылында тирән мәгънә ята. Борын-борыннан ук халык кием-салымга битараф булмаган, ул аны даими төстә камилләштергән һәм яшәү шартларына яраклаштырган. Элгәре заманда кешенең киеменә карап, аның кайсы милләттән, авылданмы яисә шәһәрдәнме, баймы яисә ярлымы икәнен билгеләп булган. “Күрекле бикә өстенә иң яхшы киемнәрен кигән, иң затлы бизәнү әйберләрен таккан иде. Башына ул сары ефәк белән тышланган, чит-читенә күпереп торган йомшак кеш тотылган җиңелчә бүрек, өстенә сыек яшел ефәк белән тышланган ыспай тун кигән иде”. (Н.Фәттахның “Сызгыра торган уклар” романыннан).
2.2. Бизәнгән бит бит төсле...
Бизәнү әйберләре хатын-кыз киеменең аерылгысыз өлеше саналган. Гомере буе йөрткән ул аларны. Күз тиюдән сакласын дип, кечкенәдән үк кыз баланың колагына алка такканнар. Чәчүргеч, беләзек, төймә-муенса, хәситәләр... Ир-атлар да бизәнү әйберләреннән файдаланганнар: төрле йөзек-балдаклар, камзуллардагы тагыла торган бизәкле эре сәдәфләр, билбау каптыргычлары... Әлеге бизәнү әйберләре, аларны эшләү осталыгы, ювилер сәнгате турында ниләр беләбез соң без? Ювилер сәнгате – осталык һәм матурлык сере булып кала бирә. Аның чишмә башы болгар осталарыннан ук килә. Алар ясаган бизәнү әйберләре VIII гасыр урталарыннан безнең көннәргә кадәр сакланган. Менә көмеш беләзек белән алканы алам. Осталарыбыз металлдан нинди могҗизалар тудырырга сәләтле булганнар! Алар көмештән орлык сыман вак шарчыклар коя, шулардан берсеннән-берсе нәфис бизәкләр җыя белгәннәр. Өчпочмак, ромбик, пирамида рәвешендәге ул бизәкләр муенсаларга, алкаларга коеп ябыштырылган.
Бизәнү әйберләренең тагын бер кызыклы ягы – аларның орнаментында үзенчәлекле бизәкләр, изге дип саналган төрле-төрле кош һәм җәнлек сурәтләре булу. Аеруча еш очраган үрдәк сурәте, мәсәлән, ниндидер затлы нәсел яки ыру билгесен аңлаткан. Имән чикләвеге рәвешендәге асылмалар тагылган муенсалар муллык, уңдырышлылык, күп балалар вәгъдә итә дип уйлаганнар. Ай һәм йолдызлар сурәтендә сафландыру көчен күргәннәр. Ярым ай формасындагы бизәнү әйберләре аеруча популяр булган. Искиткеч сурәтләр хасил итүче осталарның алтын кулларына, үткен күзләренә, тиңсез тырышлыкларына сокланырга гына кала.
2.3. Тарих битләрендә – мәктәбем.
Җылы нур артыннан атлавымны дәвам итәм. Өстәл өстендә калын-калын альбомнар. Аларда мәктәп тарихы. Битләрен актарам.
1995 нче елда туган шәһәремдә өч катлы таш мәһабәт биналы яңа урта мәктәп ачыла. Әти-әниемнең сөйләүләре буенча, мәктәпне салдыруга Баулынефть идарәсе башлыгы Ганиев Гали абый зур тырышлыгын куйган. Якты, җылы бүлмәле бинада укуыбыз өчен без аңа чиксез рәхмәтлебез һәм бурычлыбыз. Тарихның битләрен тирәнрәк актарам. Менә мәктәбебезнең бәйрәмнәрдә олы кунагы-Дания Әмир кызы Рәүпова. Озак еллар ул мәктәп директорының милли эшләр буенча урынбасары һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән. Безнең мәктәптә музей оештыруга нигез салучы да ул. Үткәннәрен безгә эзлекле, кызык итеп сөйләгәне бар. Мәктәп тормышының кызыклы вакыйгаларын чагылдырган “Өлешемә тигән көмешем” китабы да бастырып чыгарды. Хөрмәтле апабыз лаеклы ялда, бәхетле картлык кичерә.
Рәсемнәрдән шушы мәктәп бусагасын атлап чыккан укучыларны да танып алам. Хәзерге көндә мәктәбебез горурлана алырлык чыгарылыш укучыларыбыз бар: Гыйззәтуллина Резедә – журналист, Макаримов Илдар – нейрохирург, Зайдуллина Элвира – Башкортстанның Октябрьский каласында институт мөгаллиме, Кутуева Гүзәлия – Азнакай шәһәренең налог хезмәтендә бүлек мөдире, Газиева Гөлназ – программист, Гобаева Флорида – Санкт-Петербург шәһәрендә белем алып, аспирантурада укуын дәвам итә, Лыков Денис – юрист, Шәнгәрәев Шамил – энергетик булып эшли һәм бик күп башка укучыларыбыз үзләренең алган белемнәрен акладылар.
Менә бу биткә инде мин һәм минем сыйныфташларым урнашыр. Калын кызыл альбом – мәктәп елъязмасында без дә урын алырбыз. Язмыш җилләре безне дә үз юлыбыздан алып китәчәк, ә тарих үзенең битләренә теркәп куячак. Күңелем түренә мин бүген туган ягымның үткәнен, хәзергесен, аның гүзәл табигатен салып куям да олы тормыш юлына аяк ат
Йомгаклау.
Нинди генә катлаулы чорлар кичерсә дә, халкыбыз үз традицияләрен саклап калган һәм аны буыннан-буынга тапшырган. Кабатланмас әсәрләре белән бөтендөнья культурасы хәзинәләрен баеткан ювилер сәнгатенең тарихын, үсешен, татар костюмын тулыландырып торган бизәнү әйберләрен, аларның эшләү техникасын без китаплардан укып яки әби-бабайларның сөйләменнән, музей залларында күреп кенә беләбез. Мөгаен, безнең заманны борынгы дәверләр белән берләштереп карарга омтылу кирәктер. Төрле буыннарның гореф-гадәтләрен бергә кушып, татар мәдәниятенең чын кыйммәтен кайтарыр өчен тырышырга кирәк, минемчә. Татар мәдәнияте – әдәби әсәрләрдә, музыкада һәм фольклорда гына түгел, көнкүрештә. Кешенең кыяфәтендә, үз-үзен тотышында, киенү рәвешендә дә чагыла бит.
Мәдәни мирасны туган яксыз күзаллау мөмкин түгел. Кеше күңеле өчен туган ягы кирәк. Еракка китсә, сагыныр өчен, картайса, балачагына кайтыр өчен. Туган ягы кешегә биеклеккә менү ноктасы, гүзәллек үрнәге булып хезмәт итә.
Читтә йөргән чакта, сагындырып,
Керер өчен төнлә төшенә,
Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле
Туган ягы кирәк кешегә.
Яшәр өчен бетмәс көч алырга
Олысына һәм дә кечегә,-
Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле
Туган ягы кирәк кешегә.
(Ф.Яруллин “Туган ягы кирәк кешегә”)
”Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк”, - ди халык. Нәселләр корыган, нигезләр бушаган хәзерге заманда үз тарихыңны белү кешелек өчен якты киләчәккә уятырлык ныклы бер рухи терәк бирер дип ышанасы килә.
Библиография.
1. Валеева Ф.Х. Орнамент казанских татар. – Казань: Тат. кн. изд-во, 1969.
2. Гулова Ф.Ф. Татарская народная вышивка. – Казань: Тат. кн. изд-во, 1980.
3. Сергеева Н.Г. Әбиемнең сандыгы. – Казан: Тат. кит. нәшр.,1995.
4. Сергеева Н.Г. Татар чигүе. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2005.
5. “Мәгариф”. Айлык иҗтимагый-педагогик һәм фәнни-әдәби журнал. – Казан, 2002, №2.
6. “Ялкын”. Балаларның айлык әдәби-нәфис журналы. – Казан, 1993, №2, 3, 12.
Твёрдое - мягкое
Глупый мальчишка
Как нарисовать портрет?
Без сердца что поймём?
Голубая лягушка