Фәнни эшем «Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” ничәү?» дип исемләнә.
Максатым: Муса Җәлилнең иҗатын, тормыш юлын өйрәнү; җыелган мәгълүматларны сыйныфташларыма җиткерү.
Максатттан чыгып мин үземә тәбәндәге бурычларны куйдым:
- шагыйрьнең иҗатын, тормыш юлын өйрәнү.
- тема буенча материаллар барлау, уку, туплау;
Фәнни-тикшеренү эшенең төп объекты – Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” тарихы; предметы – дәфтәрләренең санын барлау
Вложение | Размер |
---|---|
musa_dzhalil_ibragimov.doc | 54 КБ |
mzh_ibragimov.pptx | 2.44 МБ |
Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы
муниципаль белем бирү учреждениесе
”3нче санлы Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Юнәлеш: М.Җәлил иҗаты (татар әдәбияты бүлеге)
фәнни-тикшеренү эшенең темасы
Муса Җәлилнең
“Моабит дәфтәрләре” ничәү?
Фәнни эшне башкарды:
10 нчы сыйныф укучысы
Ибраһимов Искәндәр Илдар улы
Җитәкчесе:
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Әхтәмова Лилия Мөхлис кызы
2016
Эчтәлек.
Кереш өлеш............................................................................................3 бит
Төп өлеш.................................................................................................4 бит
- “Өченче дәфтәрнең эзе бар”мәкаләсе;
- 1978 нче елда Р.Мостафин Төркиягә юл тота;
- Казыйм Миршанның истәлекләре;
Йомгаклау..............................................................................................10 бит
Кулланылган әдәбият исемлеге...........................................................11 бит
Кереш өлеш
Фәнни эшем «Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” ничәү?» дип исемләнә.
Максатым: Муса Җәлилнең иҗатын, тормыш юлын өйрәнү; җыелган мәгълүматларны сыйныфташларыма җиткерү.
Максатттан чыгып мин үземә тәбәндәге бурычларны куйдым:
- шагыйрьнең иҗатын, тормыш юлын өйрәнү.
- тема буенча материаллар барлау, уку, туплау;
Фәнни-тикшеренү эшенең төп объекты – Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” тарихы; предметы – дәфтәрләренең санын барлау
Әлеге эшне башкарганда түбәндәге метод-алымнар кулландым: тикшеренү, эзләнү, анализлау, күзәтү, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау.
Фәнни эшнең структурасы. Фәнни эш кереш, төп өлеш,йомгаклау һәм кулланган әдәбият исемлегеннән тора.
Төп өлеш
Сездә минем бөтен тойгыларым,
Сездә минем керсез яшьләрем.
Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,
Яшәсәгез, мин дә яшәрмен,
- дип язган Муса Җәлил “Җырларым” шигырендә”.
Бу сүзләрне укыгач, туган телне саклыйсы, тагы да баетасы, тарихын барлыйсы килә. Менә шушы теләк белән мин дә “Моабит дәфтәрләр” енең тарихы белән кызыксына башладым. Район, мәктәп китапханәсе һәм аның архив материалларына нигезләнеп материаллар туплый башладым.
Ничек кенә булмасын, нинди генә авыр юллар үтмәсен, белгәнебезчә, ике дәфтәре тоткынлыктан котылучы Нигъмәт Терегулов һәм Бельгия патриоты Андрей Тиммерманс тарафыннан сакланып калган. Җәлилнең фашист тоткынлыгында иҗат иткән әсәрләле болар белән генә чикләнми, ул үзе дә бу турыда яза. Ләкин әлегә кадәр бу дәфтәрләрнең табылганы юк. Менә шул калган дәфтәрләрнең тарихы кызыксындырды, миңа төрле эзләнүләргә этәргеч ясады. Мин Рафаэль Мостафин, Гази Кашшаф китапларын, Хәдичә Җәлилова истәлекләрен укыдым. Төрле газет-журналлардан мәгълүмат тупладым. Хезмәтем бушка китмәде. Үземне кызыксындырган сорауларга кәнагатьләнерлек җаваплар таптым.
“Сабантуй” газетасында басылып чыккан “Өченче дәфтәрнең эзе бар” дигән мәкаләгә тап булдым. Анда 67 яшьлек Зөлфия апа Галимованың истәлеге язылган иде.
Ул Муса Җәлилнең өченче шигырьләр дәфтәре дә булырга тиеш дип ишеткәне барлыгы турында сөйләп китә Равилә Мөбәрәкшина, ТР Милли музее өлкән фәнни хезмәткәренә. Ә бит мин ул дәфтәрне кулларымда тоттым. Нибары 7-8 яшьлек булсам да, ул чакны яхшы хәтерлим. Шома кәгазьгә рәсемнәр белән язылган куен дәфтәре иде ул. Концлагерь рәшәткәләре һәм әсирләр ясалган иде,- дигән сүзләр укыдым.
Апас районы Кече Күккүз авылында туып үскән Хәмдениса апаның энесе Хәбибуллин Исмәгыйль Ибнеәмир улы Бөек Ватан сугышыннан кайткач, апасына озынча дәфтәр тапшыра. Бик зур сер итеп кенә Хәмдениса апасына үзенең немецлар концлагеренда Муса Җәлил белән бергә әсирлектә булуын, аңа бу блокнотны бер поляк солдаты бирүен әйтә.
- Мин үләрмен, - ди ул кан косып. – Мине немец фашистлары кыйнап, исән җиремне калдырмадылар. Бу дәфтәрне саклагыз, әсирдә булуымны кешегә әйтмәгез, - ди ул әманәт итеп.
Кырыс заманнар: әсирлектә булган кешегә төрмә йә үлем. Янәсе, син – илне сатучы. Тәмуг газапларын узган Исмәгыйль озак еллар кешедән яшеренеп идән астында яши. Хәмдениса апаның кызы – кечкенә Зөлфия барысын да күреп үсә: сөйләшкәннәрне дә ишетә, сандык төбенә яшерелгән шигырь дәфтәрен дә сыйпап карый. Әнә, анда – тимерчыбыклы рәшәткәләр, богаулы әсирләр сурәте. Кара белән язылган тигез шигырь юллары.
Еллар узгач, инде мәктәп укучысы булгач, Зөлфия әнисеннән сорап йөдәтә:
- Әни, М. Җәлилнең Моабит дәфтәрләрен эзлиләр. Теге, Исмәгыйль абый алып кайткан дәфтәр кайда соң ул? – ди.
- Авызыңны ачасы булма! – дип, сөйләшүгә нокта куя әнисе.
Еллар узгач та Зөлфиянең күңелендә гел шул дәфтәр була:
- Өч төрле язу белән язылган шигырьләр иде анда, - дип өзгәләнә Зөлфия апа. – Муса Җәлил белән әсирлектә булгач, шул Моабит дәфтәре иде шул ул. Сандык төбеннән алып, ничә тапкыр тотып карадым бит! Әни бөтен серләрне үзе белән алып китте шул. Дәфтәрне кая яшергәнен әйтмәде.
Моның Моабит дәфтәре булуына шигем юк. Чөнки Муса Җәлилнең шигырьләренә иллюстрацияләр ясый торган гадәте булган. Мәскәүдә укыган вакытта үзе аралашкан гаиләнең - Әсма Әбүзәрова һәм Раиф Бакировларның улы 4 яшьлек Әдип Бакировка үз куллары белән ясап, дәфтәр бүләк иткән. Анда Җәлил кулы белән ясалган иллюстрацияләр шуның дәлиле булып тора,- диелгән иде бу мәкаләдә.
Җәлилнең башка дәфтәрләренең эзләре Мәскәүдә югала. Бу эзләр буйлап эзләнүләрне М.Җәлил тормышын өйрәнүче Рафаэль Мостафинның китапларыннан башлыйм.
Ниһаять,1978 нче елда СССР Язучылар берлегенең официаль делегациясе белән Р.Мостафин Төркиягә юл тота. Ул анда Анкара шәһәрендә яшәүче, танылган галим – тюрколог, төркиләрнең борынгы тарихы буенча берничә монографик хезмәтләр авторы Казыйм Миршан белән очраша. Бу исем Җәлилнең Берлинда аралашкан кешеләренең берсе булуы белән Мостафинга таныш була.
Каршысында Рафаэль Мостафин җитмеш яшьлек чамасы, кискен кыяфәтле, очлы карашлы картны күрә. Ул үзен чиста татар нәселеннән икәнлеген әйтә. Кытайда туып, Төркиядә үсә, тәрбияләнә. Югары белемен Германиядә алуы турында сөйли башлый.
Икенче килгәндә Рафаэль Мостафинга ул үзендә сакланып калган, теге дәфтәрләрдән ертылып, өзелеп калган 5 саргаеп беткән кәгазь алып килә. Аларда язылган сигез шигырьнең ахырында Әхмәт Симай, тагын берсенә Җәлилнең көрәштәше Абдулла Баттал дип язып куелган була. Исемнәрдән башка “Берлин.1944. Вест-Шпандау төрмәсе” дигән язулар да бар. Һәм менә берсе генә Җәлилнең Әхмәт Симайга багышланган шигыре диелә. Дөресрәге, язуы буенча Җәлил кулы белән түгел, ә Әхмәт Симай үзе язып калдырган язу була бу.
Р.Мостафин Казанга кайткач, Мәскәүдәге чит ил эшләре министрлыгына сорап хат яза. Ләкин ачык кына җавап ала алмый. Берничә ел үткәч, бу бәһасез документларны эзләү белән Татарстандагы КГБ хезмәткәре Ровель Кашапов шөгыльләнә башлый. КГБ документлары буенча, бу дәфтәрләр уңышлы гына Мәскәүгә кайтып җитәләр. Аларны тикшерү эше Кызыл Армиянең баш идарәчелеге “СМЕРШ” (сокращение от «Смерть шпионам!» — название ряда независимых друг от друга контрразведывательных организаций в Советском Союзе во время Второй мировой войны) оешмасына бирә. Менә шушында инде Җәлил һәм аның көрәштәшләре дәфтәрләренең эзләре югала. Саратов өлкәсендәге архив бүлегендә дә аларны таба алмыйлар.
Йомгаклау өлеше
Бу документларның архивка эләгүе, аларның беркайчанда юк ителмәве, бу дәфтәрләрнең кайчан да булса табылачыгына өмет уята.
Серле йомгакның кайчан да булса чишелеп бетәчәгенә ышанам һәм язмамны түбәндәге шигъри юллар белән йомгаклыйсым килә:
Әкияттәге серле йомгак булып,
Җырым калды сүтелеп юлымда,
Сез табарсыз килеп шушы эздән
Мине соңгы йөрәк җырымда. (“Серле йомгак” - 1943)
Кулланылган әдәбият
1.Рыбалченко А.Д. Ерткыч оясында/ Кашшаф Г. Муса турында истәлекләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964 – Б. 227.
2.Җәлилов М.М. Әсәрләр: 5 томда/ Том 2. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. - Б. 6.
3.Кашшаф Г. Муса Җәлил Моабит дәфтәрләре. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – Б. 224.
4.Әхмәдуллина Г. Муса Җәлил иҗаты – дөнья матбугатында/ Мәгариф. - №2, 2009. – Б. 7.
5.Р. Мөбәрәкшина. Өченче дәфтәрнең эзе бар/ Сабантуй. – 13 февраль, 2006.
6.Р.Мостафин. Сөйгәнем йөрәгеннән дәрт алам мин... / Сөембикә. - №2, 2006. – Б.6
7.Кашшаф Г. Муса Җәлил.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1957.
Слайд 1
Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесе ”3нче санлы Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе” фәнни-тикшеренү эшенең темасы Муса Җәлилне ң “ Моабит дәфтәрләре ” ничәү ? Фәнни эшне башкарды : 10 нчы сыйныф укучысы Ибраһимов Искәндәр Илдар улыСлайд 2
Максатым : Муса Җәлилнең иҗатын , тормыш юлын өйрәнү ; җыелган мәгълүматларны сыйныфташларыма җиткерү . Максатттан чыгып мин үземә тәбәндәге бурычларны куйдым - шагыйрьнең иҗатын , тормыш юлын өйрәнү . - тема буенча материаллар барлау , уку , туплау ;
Слайд 3
Сездә минем бөтен тойгыларым , Сездә минем керсез яшьләрем . Сез үлсәгез , мин дә онытылырмын , Яшәсәгез , мин дә яшәрмен , дип язган Муса Җәлил“Җырларым ” шигырендә . Бу сүзләрне укыгач , туган телне саклыйсы , тагы да баетасы , тарихын барлыйсы килә . Менә шушы теләк белән мин дә “ Моабит дәфтәрләр ” енең тарихы белән кызыксына башладым . Район, мәктәп китапханәсе һәм аның архив материалларына нигезләнеп материаллар туплый башладым .
Слайд 4
“ Сабантуй” газетасында басылып чыккан “ Өченче дәфтәрнең эзе бар” дигән мәкаләгә тап булдым . Анда 67 яшьлек Зөлфия апа Галимованың истәлеге язылган иде .
Слайд 5
Җәлилнең башка дәфтәрләренең эзләре Мәскәүдә югала . Бу эзләр буйлап эзләнүләрне М.Җәлил тормышын өйрәнүче Рафаэль Мостафинның китапларыннан башлыйм . Ниһаять,1978 нче елда СССР Язучылар берлегенең официаль делегациясе белән Р.Мостафин Төркиягә юл тота .
Слайд 6
Сез аның турында ни булса да ишеткәнегез булдымы ?- дигән сорауга ул: Әлбәттә , радиодан аның “ Алтынчәч”операсыннан өзекләр , җырларын тыңлаганым булды . Мин аның танылган шагыйрь , либреттолар авторы икәнлеген аңлый идем. ... Казыйм Миршан дәфтәрләрнең 7-8, бәлки күбрәк тә булуын әйтә . 1946 елның гыйнварында ул аларны Римдагы Советлар Союзы вәкиллегенә тапшыра.
Рисуем осенние листья
Юрий Алексеевич Гагарин
Император Акбар и Бирбал
Композитор Алексей Рыбников
Этот древний-древний-древний мир!