Фәнни эшем «Муса Җәлил иҗатында юмор» дип исемләнә.
Максатым: Муса Җәлилнең юмористик шигырьләрен өйрәнү; җыелган мәгълүматларны сыйныфташларыма җиткерү.
Максатттан чыгып мин үземә тәбәндәге бурычларны куйдым:
- шагыйрьнең юморист буларак, иҗаты өйрәнү.
- тема буенча шигырьләрне туплау, анализлау;
- юмористик шигырьләрендә кулланылган гади сөйләм, диалекталь, китап сүзләре, күчерелмә мәгънәле сүзләр, алынмалар, үзгәртеп кулланган сүзләрне барлау.
Фәнни-тикшеренү эшенең төп объекты – Муса Җәлилнең тоткынлык чоры иҗаты; предметы - юмористик шигырьләре.
Вложение | Размер |
---|---|
musa_zhlil_srlrend_yumor.nigmatullin.doc | 50.5 КБ |
Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы
муниципаль белем бирү учреждениесе
”3нче санлы Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Юнәлеш: М.Җәлил иҗаты (татар әдәбияты бүлеге)
фәнни-тикшеренү эшенең темасы
«Муса Җәлил иҗатында юмор».
Фәнни эшне башкарды:
9 нчы сыйныф укучысы
Нигъмәтуллин Вильдан Илшат улы
Җитәкчесе:
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Әхтәмова Лилия Мөхлис кызы
2016
Эчтәлек.
Кереш өлеш............................................................................................3 бит
Төп өлеш.................................................................................................4 бит
- Муса Җәлилнең тоткынлыкта язылган шигырьләре;
- юмористик шигырьләренең үзенчәлеге;
- юмористик шигырьләрендә кулланган сүзләр төрлелеге
Йомгаклау..............................................................................................9 бит
Кулланылган әдәбият исемлеге...........................................................10 бит
Кереш өлеш
Фәнни эшем «Муса Җәлил иҗатында юмор» дип исемләнә.
Максатым: Муса Җәлилнең юмористик шигырьләрен өйрәнү; җыелган мәгълүматларны сыйныфташларыма җиткерү.
Максатттан чыгып мин үземә тәбәндәге бурычларны куйдым:
- шагыйрьнең юморист буларак, иҗаты өйрәнү.
- тема буенча шигырьләрне туплау, анализлау;
- юмористик шигырьләрендә кулланылган гади сөйләм, диалекталь, китап сүзләре, күчерелмә мәгънәле сүзләр, алынмалар, үзгәртеп кулланган сүзләрне барлау.
Фәнни-тикшеренү эшенең төп объекты – Муса Җәлилнең тоткынлык чоры иҗаты; предметы - юмористик шигырьләре.
Әлеге эшне башкарганда түбәндәге метод-алымнар кулландым: тикшеренү, эзләнү, анализлау, күзәтү, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау.
Фәнни эшнең структурасы. Фәнни эш кереш, төп өлеш,йомгаклау һәм кулланган әдәбият исемлегеннән тора.
Фәнни - эзләнү эшем Муса Җәлилнең тоткынлыкта язылган шигырьләрен уку белән башланып китте. Менә алар катлаулы, авыр юллар аша туган якларына кайтып җиткән иҗат җимешләре. Шулай итеп, бик күп әсәрләр укылды.
Үткен юморист буларак, ул “Моабит дәфтәрләре” ндә тулысынча ачыла. Анда юмористик шигырьләре байтак: “Ишек төбендә”, “Хәдичә”, “Гашыйк һәм сыер”, “Сәгать”, “Иркәм”, “Бәла”, “Тозлы балык”, “Борча”, ”Күршеләр”, “Бала йокысы”- әнә шундыйлар.
Тозлы балык
Ник чакырдың су буена,
Үзең шунда килмәгәч?
Ник әйттердең «сөям» диеп,
Үзең «мин дә!» димәгәч?
Ник елмайдың каш сикертеп,
Яратмагач, йөрмәгәч?
Ник ашаттың тозлы балык,
Соңыннан су бирмәгәч?
Борча
... Яратадыр, ахры, дип уйлыйм да
Үбәргә, дип аңа үреләм.
Нәкъ шул мәлне сул як кабыргамны
Кемдер чеметә кебек сизелә.
Мин уянып китәм, татлы төшем
Иң кызыклы җирдә өзелә.
Шулай бит ул, бәхтең кире булса,
Табылып тора аның борчасы!
«Гашыйк» итеп җанны чеметүче
«Борча»ларны менә нишләсе?!
Мәҗитов, мәсәлән, шагыйрьнең бу халәтен, “Беренчедән, кайгы- хәсрәтне җиңүе, тоткынлыкта да фашизмга каршы көрәшеп була дигән фикергә килүе, икенчедән, үзенең язганнарын бер бөтен итеп туплау ышанычы һәм дәрте рухландырган”, дип күрсәтә.
Ә Мәхмүдов сүзләре белән әйтсәк, “Шагыйрьнең юморы, иң беренче чиратта, тормыш тантанасын раслый, совет кешесе рухының җиңелмәслегенә ода булып яңгырый”.
Шунысы үзенчәлекле, Моабит шигырьләренең күпчелегендә, юмористик әсәрләренең барысында да тыныч тормыш вакыйгалары сүрәтләнә. Моабит шигырьләре шагыйрьнең Ватанга,үз халкына кайнар мәхәббәтен, дошманга ачы нәфрәтен, сагышлы һәм газаплы кичерешләрен, шул ук вакытта аның юморга бай көчле рухын чагылдыра. Нәрсә ул көлке, юмор, мәзәк һәм алар бер-берсеннән аерыламы? Мәгълүм булганча, көлке- беркатлы, дусларча шелтә, юмор исә соклангыч, теләктәшле, кызыклы һәм тупас булырга мөмкин.
Муса Җәлил юморы беркатлы, теләктәшле, кызыклы, дусларча ягымлы һәм эчкерсез җылы булуы белән характерлы. Ул үзенең шигырьләрендә тормыштагы мәзәк хәлләрдән, үзенә таныш кешеләрнең һәм лирик геройның аерым кимчелекләреннән дусларча көлә. Ә беркатлы көлү кешеләрнең эшнең асылын аңламыйча, һәрнәрсәгә беркатлы карашларыннан килеп чыга.
Муса Җәлил юмористик шигырьләрендә гади сөйләм, диалекталь, китап сүзләре, күчерелмә мәгънәле сүзләр, алынмалар, үзгәртеп кулланган сүзләрдә байтак. Мәсәлән: чарка(савыт), апара (камырбашы),мәл (вакыт), мут (хәйләкәр), чуалу (ярамаган эшкә алыну) - гади сөйләм сүзләре; тәмамән(тәмам), мәгъшука(сөйгән яр)-искергән китап сүзләре; ипле(уңайлы),тузына(дуамалана), сырыша (сыена)- күчерелмә мәгънәле сүзләр; кубарь(бөтерчек), мода, барышня, артист, кассир – бу алынма сүзләр; ләктем(эләктем), тин (тиен), эләүкә, симәнкә – сирәк очрый торган сүзләр. Болар юмор тонын бирүдә әһәмиятле стилистик функция башкаралар. Мәсәлән:
Исән калсын “клуб” дип аталган
Ягылмаган “конюшнәләрең”.
“Зиләйлүккә” “танго” бии торган
Сырлы- мырлы барышняларың.” “Минзәлә истәлеге”ннән
Сүз уйнату ярдәмендә гомумкулланылыштагы гадәти сүзләргә дә шагыйрь көтелмәгән үткен, шаян мәгънә сала:
Ник елмайдың, каш сикертеп,
Яратмагач, йөрмәгәч?
Ник ашаттың тозлы балык,
Соңыннан су бирмәгәч? “ Тозлы балык” шигыреннән
“Томаулы гыйшык” шигырендәге чир сүзенең кулланылышы да үзенчәлекле. Гади сөйләмгә караган бу сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәсе бар:беренчесе) авыру яки кешедәге берәр кире сыйфат, начар гадәт
икенчесе) ярату, гашыйк булу. Биредә шагыйрь аның ике мәгънәсен янәшә куя. Шулай итеп чир сүзенең юмористик хасияте барлыкка килә.
Мин күрмәдем артык мәгъшукамны,
Томау бетте, гыйшкым онытылды.
Көчле булды дару, егет күңеле
Ике чирдән бергә котылды.
Юмор тонын көчәйтү максатында шагыйрь мәгънәдәш сүзләрдән дә файдалана. Мәсәлән:
Иркәм белән икебез,
Пар алмадай битебез,
Чөкердәшеп, гөрләшеп,
Утырабыз серләшеп. “Сәгать”шигыреннән
Уңай мәгънәле сүзләрне берәр тискәре сүзгә каршы кую да юмор рухы бирә:
Киткән чакта кайсын озатасың
Азлап, сыйпап, мактап, иркәләп.
Ә кайберсен куып чыгарасың
Якасыннан тотып типкәләп. “Сыра залында”шигыреннән
Монда назлап, сыйпап, мактап, иркәләп дигән сүзләр типкәләп сүзенә кискен каршы куела.
Муса Җәлилнең юмористик әсәрләрендә фразеологик әйтелмәләр аерым урын алып тора. Аның унөч шигырендә генә дә шундый иллеләп әйтелмә бар. Аларның күпчелеге тик юмор стиленә генә хас. Күп кенә әйтелмәләрне ул, шигырьнең эчтәлегенә туры китереп, үзгәртеп тә кулланган. Мәсәлән:
... Минем кызыл кәбестәм,
Кыяклангач, өлгергәч,
Быел бәлеш ашыйм дип,
Эчкә җылы йөгергәч,
Күршем беркөн базардан
Алып кайтты бер кәҗә.
Оныта алмыйм бу мутлыгын
Аның шушы көнгәчә... “Күршеләр” шигыреннән
эчкә җылы кергәч дигән әйтелмәне “эчкә җылы йөгергәч” формасына үзгәртә.
Йомгаклап шуны әйтәсем килә: халыкның тапкыр, шаян рухын чагылдыручы, үткен, җор телдә язылган шигырьләре Муса Җәлилнең чын мәгънәсендә юмор остасы булуы турында сөйли. Тоткынлыкта, гадәттән тыш авыр шартларда юмор хисенең калкып чыгуы Муса Җәлил иҗатын өйрәнүчеләрдә, укучыларда хаклы рәвештә зур кызыксыну уята. Баш өстендә палач балтасы торган хәлдә, шаян шигырьләр иҗат итүе шагыйрьнең искиткеч рухи ныклыгын, зур батырлыгын күрсәтә.
Кулланылган әдәбият
1.Муса Җәлил. Моабит дәфтәрләре.// Казан-ТКН, 1986 – 311 б.
2.Джалиль М. Избранное.//Пер. с татарск./Ч.Залилова, Р. Мостафина;
М.:Худож.лит.,1990 - 462 с.
3. Муса Җәлил. Сайланма әсәрләр. XXXI том. //ТаРИХ -2004 -575 б.
4.Муса Җәлил. Әсәрләр 5 томда.2 том. Шигырьләр 1941-1944 еллар.//К.: ТКН-2006-382 б.
5. Интернет челтәреннән кулланылган материаллар.
Будьте как солнце!
Белый лист
Осенняя паутина
Мастер-класс "Корзиночка"
Н. Гумилёв. Жираф