Туган ягым – Теләче,
Гасырларга керәсе.
Үткәннәрне беләсе,
Хәерле юл теләче.
(Илдар Низамов)
Туган җир... Туган авыл...
Йөрәккә якын һәм кадерле сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, йортыбыз урнашкан кадерле туган авылыбыз бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган төбәгебезнең матурлыгын берни дә алыштыра алмый. Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы, һәр авылы һәм аның кешеләре күңелгә ифрат та якын.
Безнең төбәкнең кечкенә генә авылларында яши торган апа-абыйларыбыз милләтебезнең мактанычы булырлык ул һәм кызлар тәрбияләп үстергәннәр. Теләче төбәге – Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты рәисләре Рәүф Сабиров һәм Гомәр Байчурин, Советлар Союзы Герое Александр Ксенофонтов; Социалистик Хезмәт Геройлары Гөлбикә Кәримова һәм Габделхак Галиев; академиклар Тәлгат Сираҗетдинов һәм Яхъя Абдуллин; профессорлар Наил Шәмсетдинов һәм Васил Гарифуллин; язучылар Фатих Хөсни, Мәхмүт Хәсәнов, Мәхмүт Максуд, Нурислам Хәсәнов, Рашат Низамиев; җырчылар Нәфисә Васыйлова, Венера Ганиева, Сөләйман Йосыпов, Таһир Якупов, Рәсим Низамов, Алинә Сафиуллина; композитор һәм баянчы Фәрит Хатипов; спортчылар Ольга Князева, Шамил Сабиров, Сергей Тимофеев; журналистлар Нургали Булатов, Дания Гайнетдинова, Наил Хисамиев, Мамадыш шәһәре һәм муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, “Тасма” холдинг компаниясе генераль директоры Дамир Муратов, хокук белгече, Татарстанның атказанган юристы Фәнил Галиев һәм башкаларның кече Ватаны.
Авылларда безнең үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моң-зары, кайгысы-шатлыгы, куаныч һәм сагышы. Аларның бер ишеләре бик борынгы, икенчеләре соңыннанрак барлыкка килгән. Һәрберсенең үз үсеш тарихы, үз даирәсе, үз мохите бар. Һәрбер авылның килеп чыгу тарихы буенча кызык та, кызганыч та риваятьләр яшәп килә.
Шармыш авылы тарихы. Элек Воскресенское дип йөртелгән авылның Шармыш дип үзгәртелүенә бер фаҗига сәбәпче була. Пятницкий фамилияле помещикның кызы Машага Париждан кайтарылган резин туп бүләк итәләр. Җирле малайлар су коенганда Машаның тубын суга ыргыталар. Судан тупны алып чыгам дип, Маша суга бата. Барин кызының истәлеге итеп, авылга Шар Маши (ягъни Машаның тубы) дип исем кушалар. Шуннан соң авылның элекке Воскресенское дигән исеме үзеннән-үзе юкка чыга. Шармыш авылы 1597 елда Казан өязенең язу кенәгәсендә “дворцовы” (ягъни патшага якын) авыл дип искә алына. Димәк, бу әлеге авылда көн күрүче крестьяннар һәм аларның җирләре турыдан-туры патшага - Иван Грозныйның үзенә караган булып чыга. Емельян Пугачев восстаниесе вакытында Шармыш аша аның отрядларының берсе уза.
Вложение | Размер |
---|---|
tobk_tarihy_telche_rayonysharmysh.doc | 57 КБ |
Шәрипова Гүзәл Шәмсимөхәмәт кызы
Шармыш төп гомуми белем бирү мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Телефоннар: өй-8(843)52075;эш-8(843)52504;
сотовый-89600546491
Крайны өйрәнү
(Теләче районы, Шармыш авылы тарихы)
2015
Район | Мәктәп исеме | вазыйфа | ИФО | Фәнни эш темасы | Секция исеме | Телефон (өй, эш, сотовый) | Электрон почта |
Теләче | Шармыш төп гомуми белем бирү мәктәбе | I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы | Шәрипова Гүзәл Шәмсимөхәмәт кызы | Шармыш авылы тарихы | Крайны өйрәнү | 8(843)52075; 8(843)52504; 89600546491 | sharipova1111 @mail.ru |
ЗАЯВКА
Ф.И.О. участника Бикеева Алиса Сергеевна
Тема работы
Туган ягым – Теләче,
Гасырларга керәсе.
Үткәннәрне беләсе,
Хәерле юл теләче.
(Илдар Низамов)
Туган җир... Туган авыл...
Йөрәккә якын һәм кадерле сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, йортыбыз урнашкан кадерле туган авылыбыз бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган төбәгебезнең матурлыгын берни дә алыштыра алмый. Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы, һәр авылы һәм аның кешеләре күңелгә ифрат та якын.
Безнең төбәкнең кечкенә генә авылларында яши торган апа-абыйларыбыз милләтебезнең мактанычы булырлык ул һәм кызлар тәрбияләп үстергәннәр. Теләче төбәге – Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты рәисләре Рәүф Сабиров һәм Гомәр Байчурин, Советлар Союзы Герое Александр Ксенофонтов; Социалистик Хезмәт Геройлары Гөлбикә Кәримова һәм Габделхак Галиев; академиклар Тәлгат Сираҗетдинов һәм Яхъя Абдуллин; профессорлар Наил Шәмсетдинов һәм Васил Гарифуллин; язучылар Фатих Хөсни, Мәхмүт Хәсәнов, Мәхмүт Максуд, Нурислам Хәсәнов, Рашат Низамиев; җырчылар Нәфисә Васыйлова, Венера Ганиева, Сөләйман Йосыпов, Таһир Якупов, Рәсим Низамов, Алинә Сафиуллина; композитор һәм баянчы Фәрит Хатипов; спортчылар Ольга Князева, Шамил Сабиров, Сергей Тимофеев; журналистлар Нургали Булатов, Дания Гайнетдинова, Наил Хисамиев, Мамадыш шәһәре һәм муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, “Тасма” холдинг компаниясе генераль директоры Дамир Муратов, хокук белгече, Татарстанның атказанган юристы Фәнил Галиев һәм башкаларның кече Ватаны.
Авылларда безнең үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моң-зары, кайгысы-шатлыгы, куаныч һәм сагышы. Аларның бер ишеләре бик борынгы, икенчеләре соңыннанрак барлыкка килгән. Һәрберсенең үз үсеш тарихы, үз даирәсе, үз мохите бар. Һәрбер авылның килеп чыгу тарихы буенча кызык та, кызганыч та риваятьләр яшәп килә.
Шармыш авылы тарихы. Элек Воскресенское дип йөртелгән авылның Шармыш дип үзгәртелүенә бер фаҗига сәбәпче була. Пятницкий фамилияле помещикның кызы Машага Париждан кайтарылган резин туп бүләк итәләр. Җирле малайлар су коенганда Машаның тубын суга ыргыталар. Судан тупны алып чыгам дип, Маша суга бата. Барин кызының истәлеге итеп, авылга Шар Маши (ягъни Машаның тубы) дип исем кушалар. Шуннан соң авылның элекке Воскресенское дигән исеме үзеннән-үзе юкка чыга. Шармыш авылы 1597 елда Казан өязенең язу кенәгәсендә “дворцовы” (ягъни патшага якын) авыл дип искә алына. Димәк, бу әлеге авылда көн күрүче крестьяннар һәм аларның җирләре турыдан-туры патшага - Иван Грозныйның үзенә караган булып чыга. Емельян Пугачев восстаниесе вакытында Шармыш аша аның отрядларының берсе уза.
Шармыш авылы үзенең административ-территориаль бүленеше буенча Казан губерниясе Лаеш өязе Ключище волостена кергән. 1883 елда Санкт-Петербург шәһәрендә басылып чыккан “Түбән Вологдадагы губернияләр” дип аталган хезмәттә Шармыш авылы Рожественское (Шармыш) дип телгә алынган. Бу чыганактан күренгәнчә, бу авылның 131 хуҗалыгында 643 кеше яшәгән. Авылда ике мәктәп һәм чиркәү булган. 1868 елдагы чыганаклар буенча Шармыш авылындагы мәктәп турында мондый мәгълүмат алырга мөмкин: “ 1861-1868 елларда Шармышта башланыч мәктәптә ихлас тырышып хезмәт күрсәтүче поп ярдәмчесе Ефим Степанович Николаев укыткан”. 1868 елда авылда рухани П.П.Соколов тырышлыгы белән земство карамагындагы училище (земское училище) ачыла. Бу училищеда якшәмбе көннәрендә кабатлау дәресләре дә уздырыла торган булган.
Крепостнойлык бетерелгәнче, авылда балалар белән сәүдә итәләр. 7-8 яшьлек балаларны Казанга, базарга алып барып сата торган булганнар. Кызганычка каршы, әлеге вакыйгаларны сурәтләүче шаһитлар сакланмаган, язып та алынмаган. Узган гасырның җитмешенче елларында авыл картлары бу хакта сөйли торган булганнар.
Авыл кешеләре күп еллар дәвамында Николай Араповның крепостнойлары булалар. Бу чорда Николай Арапов имениесендә 1799 дисәтинә җир исәпләнә. Крестьяннарның җире 552 дисәтинә генә була. Җир җитмәгәнлектән, крестьяннар аны бергә эшкәрткәннәр, бергә чәчкәннәр, бергә җыеп алганнар. Үзләренең болыннары булмаганлыктан, Шармыш авылы халкы печәнне сатып алган, аны кыш дәвамында бик саклык белән генә ашаткан. Шуңа күрә терлекләр күбрәк салам ашап кышлаган.
Николай Араповның кызы Любовь Арапова архитектор Петр Пятницкийга кияүгә чыга. Шармыш авылындагы имениенең 1830 елда ук Любовь Александровнаныкы булганлыгы мәгълүм. Кызганычка каршы, әлеге имениенең Любовь Александровнаның “бирнәсе” булу-булмавы яки Пятницкий тарафыннан хатыны исеменә сатып алынганлыгы турында әлегә кадәр төгәл мәгълүмат юк. Шул рәвешле архитектор эре помещикка әйләнә.
Пётр Пятницкий – Россия илендә танылган архитектор. Ул 1788 елда Теләче районы Шармыш авылында туа. Пятницкий, үзе теләп армиягә китүче артиллерия унтер-офицерының улы була. 1798-1809 нчы елларда Петр Григорий улы сәнгать Академиясендә укый. 1815 елдан Санкт-Петербургта архитектор булып эшли. 1820 елның сентябреннән аны, Казан университетының архитекторы вазифасын башкару өчен һәм архитектура укытучысы итеп, Казанга күчерәләр. 1846 елның гыйнварыннан каты авырудан отставкага чыга һәм Шармыштагы утарына кайта. Соңгы көннәренә кадәр шунда яши. Чиркәү зиратында аның җәсады җир куенында бирелгән.
Архитектор Пётр Пятницкий җитәкчелегендә, халыктан җыелган химая акчасына авылда, кирпечтән чиркәү салына. Хәзерге вакытта хәрәбәләре генә калган чиркәү бик зур һәм матур булган. Ничә еллар ачык һавада, яңгыр һәм кар астында торса да, стенадагы рәсемнәре җуелмаган. Бу чиркәүгә 1884 елда нигез салына һәм ул 12 ел эчендә төзелеп бетә. Бик озак төзелә ул. Кирпечне авылдан бер чакрым ераклыкта урнашкан Каратауда дигән урында махсус мичләрдә яндыралар, чыныктыралар. Измә составына кергән известьле таш 5 әр ел дәвамында сүндерелгән. Шулай ук кирпеч нык булсын өчен измәгә тавык йомыркасының агын да салганнар. Моның өчен һәр хуҗалыктан 200 данә йомырка җыелган. Чиркәү 1896 елда ачыла. 1855 елда Петр Пятницкий вафат була. Шул чиркәү янында аның җәсады җир куенына бирелгән. Ә аның тол калган хатыны Любовь Александровна Шармыштагы имение белән 1859 елда да идарә итә әле. Крепостнойлык бетерелгәннән соң 1862 елда имениенең хуҗасы буларак Любовь Александровнаның ир туганы Петр Араповны күрәбез. 1892 елда авылда бик зур янгын чыга. Барлык йортлар да янып бетә. Шармыш елгасы ярында бары берничә мунча гына исән кала. 1895 елда авылны яңадан төзиләр.
Аның төрле телләрдә басылган бик күп китаплары, китапханәсе булган. Тик бу китапханә революциядән соң алпавыт биләмәләрен яндырганда янып беткән.
1897 елда имение Россиянең ул чактагы мәгариф министры Николай Алексеевич Бобровниковка сатыла. Ул биредә 200 кеше сыйдырышлы залы булган, 44 бүлмәле зур йорт салдыра. Агачтан салынган ике катлы йортның түбәсе чирәп (черепица) белән ябыла, эче Голландиядән кайтарылган плитә белән бизәлә. Өй янында чәчәкләр аранжереясы ясала. Кышын чәчәкләрне өйгә алып кергәннәр, җәен исә кире паркка чыгарып утыртканнар. Чәчәкләрне Германиядән махсус чакырылган бакчачы Карл Иванович Гросс тәрбияли. Аның тарафыннан аллеялы барин бакчасына нигез салына. Бирегә нарат, чыршы, кипарис, кедр, тополь, җиләк-җимеш агачлары утыртыла. Өй каршына фонтан ясала, аңа су янәшәдәге Шармыш елгасыннан кудырыла. Әлеге бакча бүгенгә кадәр сакланган. Шулар арасында 4-5 кедр агачы да бүгенге көнгә кадәр сакланган һәм ике елга бер тапкыр чикләвеге була.
Милли архив киштәләреннән алынган 1911 елгы “Казан губерниясендә промышленность хәле” дип аталган чыганактан Шармыш авылында тимерчелек-слесарлык кәсебе киң таралган булганы билгеле. Шул ук чыганактан күренгәнчә, авылда бер хуҗалыкта мичкә ясау остасы да булган.
Коллективлаштыру чорында 1928 елда Шармыш авылында Тельман исемендәге авыл хуҗалыгы әртиле оеша. Ул Шармыш авыл Советына карый һәм аның составына 4 кырчылык һәм 1 терлекчелек бригадалары керә. 1935 елгы отчет документлары буенча әртил рәисе булып Токарев Иван исемле кеше торганы билгеле.
1936 елгы “Авылларны регистрациягә алу” дип аталган документтан бу елда Шармыш авылындагы 213 хуҗалыкта 1011 кеше яшәве күренә. Хәзерге көндә бу авылдагы 144 хуҗалыкта 400 кеше яши.
Үткәне юкның киләчәге юк, диләр. Бик дөрес әйтелгән сүзләр. Без беребез дә бүген генә каяндыр пәйда булмадык, бу фани дөньга мәңгелеккә дә килмәдек. Барыбызның да үткәне бар. Тарих белән санлашмау сәбәпле, аерым затлар да, хәтта халыклар да үткәндәге хаталарны кабатларга мәҗбүр булдылар, бу исә фаҗигаләргә китерде - кешелек сугышлардан, яулардан тетрәнде.
Тарихи хәтер, тарихи белем һәркемнең туган җиреннән башлана. Төбәгебезнең үткәнен белү халкыбызның рухи тазалыгын ныгытуга, билгесезлек томанын яктыртуга зур өлеш кертә.
Кулланылган әдәбият
"Не жалею, не зову, не плачу…"
Как Снегурочке раскатать тесто?
Шум и человек
Нечаянная победа. Айзек Азимов
Груз обид