презентация
Вложение | Размер |
---|---|
ukytuchy_tur._priz.pptx | 2.61 МБ |
Слайд 1
Укытучы – иң изге , иң кирәкле һөнәр иясе .Слайд 2
Укытучы ! Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән. Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән. Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел. Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел. Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен Дистә еллар түгәсең син акыл көчен . Безнең нәселдә укытучы һөнәрен сайлау очраклы гына түгел.Мин үземнең әбием белән , апайларым, абыйларым һәм дә әнием белән бик тә горурланам! “ Укытучы булып туарга кирәк”, - ди халык.Бу сүзләрдә хаклык бардыр шул. Күпме түземлек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк. Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу, һәм дә алар белән дөрес аралашу – күпме көч таләп итә бу һөнәр кешесеннән.
Слайд 3
Әбием-горурлыгым! Укытучы булган минем әби, Белем биргән киләчәк буынга. Аннан күреп балалары аның, Дәвамчысы булган эшендә. Ике кызы һәм бер улы аның Шушы һөнәр ияләре булганнар Хәзергәчә алар мәктәпләрдә Бик уңышлы эшләп баралар.
Слайд 4
Минем апам Гөлнара Укыта балаларны . Белем бирә һәрьяклап Һәм ярата аларны. Кечкенәдән бик тели ул Укытучы булырга. Арчаларда белем алып, Кайта туган авылына.
Слайд 5
Апаемнан кала минем әни , Укытучы булып эшләүче. Мине язарга өйрәтеп, Хәрефләр танытучы. Әниемнән үрнәк алып яшим, Һәр адымың синең килешле. Укытучы бит ул олы йөрәкле, Һәр эшенә карый җаваплы.
Слайд 6
Шигырьләргә салып бар моңнарын , Белем бирә акыл иясе ... Шигырьләргә салган фикерләрне Һәркемнең дә килә беләсе ...
Музыка космоса
Позвольте, я вам помогу
Нас с братом в деревню отправили к деду...
Глупый мальчишка
Девчата