Без мәктәптә тимурчылык эше белән күптәннән шөгыльләнәбез.Бу эштә һәр укучы бик теләп катнаша. Тимурчылык эшенә 5-8 сыйныф укучыларының барысы да йөриләр, ә югары сыйныфларда тимурчылык отрядлары төзелде.
Вложение | Размер |
---|---|
timurchylyk.docx | 16.85 КБ |
Икшермә кадет интернат-мәктәбендә тимурчылык эше.
Без мәктәптә тимурчылык эше белән күптәннән шөгыльләнәбез.Бу эштә һәр укучы бик теләп катнаша. Тимурчылык эшенә 5-8 сыйныф укучыларының барысы да йөриләр, ә югары сыйныфларда тимурчылык отрядлары төзелде.
Иске Икшермә җирле үзидарә биләмәсендә бүгенге көндә 4 сугыш ветераны, 9 сугыш ветераннарының тол хатыннары һәм 34 тыл ветераны яши.
Быел сугыш бетүгә 70 еллыкны бәйрәм итү уңаеннан мәктәбебездә укыту-тәрбия эшчәнлеге шушы юнәлештә алып барыла. Ватаныбыз тарихының истәлекле даталарына багышланган акцияләрдә катнашабыз, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне ачыклап, исемлек булдырдык, сугыш һәм тыл ветераннарына шефлык оештырабыз. Сугыш һәм хезмәт батырларын барлап, сугыш чорындагы кичерешле хатирәләрне язып алып, фотоальбомнар эшлибез. Без беръяктан, ветераннарга игътибарлылык күрсәтсәк, икенче яктан, мәктәп музеена материал туплыйбыз.
Һәр сыйныфка шефлык итү өчен ветераннар билгеләнде. Без ветераннарның өйләренә барып, көчебездән килгәнчә ярдәм итәбез: кышын өй тирәләрен кардан чистартабыз, ә яз-көз көннәрендә бакча эшләрендә булышабыз. Бакчаларны, өй тирәләрен чүп-чардан арындырабыз. Шулай ук тимурчылык эше вакытында без зур тормыш тәҗрибәсе туплаган кешеләр белән аралашабыз.
«Яхшылык кыл» дигән акциядә катнашып, өлкәннәр көне, инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, өлкәннәр белән очрашулар үткәрдек. Картлар йортында булып, алар белән очрашып, концерт куйдык.
Шулай ук ветеран укытучыларыбыз да тимурчылар тарафыннан читтә калмыйлар. Алар белән очрашулар үткәрелә.Аларны бәйрәм кичәләренә чакырабыз, бәйрәмнәр белән котлыйбыз. Шуңа күрә, алар үзләрен онытылмауларына сөенеп яшиләр.
Без 10 Б сыйныф укучылары сугыш ветераны Зөбәйдә апага даими рәвештә булышабыз: кар көрибез, йорт тирәсен чуп-чардан чистартабыз.
Байкиев Кавый Сәлим улы исемендәге Икшермә кадет интернат – мәктәбенең 10 б сыйныф укучысы Хайруллин Динар.
И тут появился изобретатель
Акварельные гвоздики
Солдатская шинель
Простые новогодние шары из бумаги
Эта весёлая планета