Стәрлебаш районының иң матур төбәгенең берсе - Бузат авылы турында эзләнү-тикшеренү эше.
Вложение | Размер |
---|---|
buzat_tarihy.doc | 79.5 КБ |
Башкортстан Республикасы Стәрлетамак шәһәре шәһәр округының
«2 нче гимназия» муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесе
Бузат авылы тарихы
Галиев Айнур Айдар улы
Башкортстан Республикасы Стәрлетамак шәһәре шәһәр округының
«2 нче гимназия» муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесенең
10нчы сыйныф укучысы
Җитәкче:
Янышева Рәүзилә Рәвис кызы, I категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Стәрлетамак 2015
Эчтәлек
I.Кереш.....................................................................................................................3
1.Фәнни эзләнү эшенең максатлары һәм бурычлары .........................................3
II.Төп өлеш.
1.Башкортстанның Стәрлебаш районы Бузат авылының кыскача тарихы ......4
2.Бузат авылының микротопономиясе.................................................................8
III.Йомгаклау......................................................................................................10
IV.Кулланылган әдәбият:............................................................................11
I. Кереш.
Табигатьтә агачларның, үләннәрнең, чәчкәләрнең, һәрберсенең үз тамыры бар. Җир шарында һәркемнең без күрмәгән тамыры бар. Ул безнең туган авылларыбыз, шәһәребез. Кемнеңдер ул көнъякта, кемнеңдер төнъякта, дингез буйларында, матур таулы җирләрдә. Һәркемнең туган ягы үзе өчен матур, кадерле. Минем тамырларым Стәрлебаш районының Бузат авылында. Ул районның иң матур авылы. Ак каеннар арасында урнашкан авыл, тау битләреннән чишмәләр ургылып чыга.
Бузат авылында минем әти-әниләрем туып үскән. Анда картәтием-картәнием яшәде. Мин каникулларда Бузатка кайтып йөрим. Ул минем өчен иң матур, иң кәдерле авыл.
Фәнни эзләнү эшендә түбәндәге максатларга ирешүне күздә тотам:
1) Бузат авылы турында мәгълүматлар бирү;
2) Төбәк ономастикасы һәм аның кайбер тармаклары турында тарихи мәгълүматлар бирү.
Фәнни эзләнү барышында мин тагын үз алдыма түбәндәге бурычларны куям:
- төбәгебез тарихы турында тагын да күбрәк материаллар туплау;
- авыл микротопонимиясе турында өлкән буын кешеләреннән күбрәк мәгълүмат алу;
- үземнең фәнни хезмәтем белән әти — әниләр, укучылар алдында чыгышлар ясау.
Теманың актуальлеге – тарих гел кирәк иде, кирәк һәм кирәк булачак.
Тарихсыз халык та, тел дә тора алмый.
Бу фәнни эзләнүләрем Туган як тарихын өйрәтүче галимнәргә, укытучыларга, укучыларга кулланма була алса, мин үз эшемнең нәтиҗәсен күреп, бик сөенер идем.
II. Төп өлеш
II.1. Башкортстанның Стәрлебаш районы Бузат авылының кыскача тарихы
Кеше дөньяга килгәннән соң табигать белән аралаша, аның тормышы табигать белән үрелеп, берсен-берсе тулыландырып тора. Кешенең исеме булган кебек, тирә-як табигатьнең дә үз исемнәре булган. Табигать атамалары, авыл атамалары безнең борынгы тарихыбызны, данлыклы үткәнне чагылдыра. Бер атама да юкка гына бирелмәгән, алар нигезендә атама , исем кую өчен берәр сәбәп ята. Безнең Бузат авылының шушы исем белән аталуының кызыклы тарихы бар. Ул ерак гасырлар аша челтерәп аккан чишмәләргә барып тоташа. Туган ягым чишмәләрендә авылым тарихы.
Туган җир, туган авыл, туган авылым чишмәләре... Йөрәккә якын һәм кадерле сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, йортыбыз урнашкан кадерле туган авылыбыз бар. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп аккан йөгерек чишмә буйлары, камыш белән капланган сазлыклар, балыклы күлләр, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре... Туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелгә рәхәтлек бирә, туган илгә мәхәббәт тәрбияли.
Мин авыл тарихы белән кызыксындым да олы кешеләрдән сораштыра башладым. Картәтием һәм авыл апалары миңа шундый тарих сөйләделәр.
Элекке заманда, безнең ата-бабаларыбыз яшәгәндә, бу җирләр кара урманнар, саф чишмәләр белән капланган иде. Урманнарда киекләр, төрле кошлар яшәгән. Бу җирләр тәбигәтьнең гаҗәп матур кырлары булган. Авыллар аз булган һәм күп җирләр буш торган.
17 нче йөзьеллыкта Пенза губерниясендә яшәгән һәм эшләгән, диләр, генерал Мамин. Данлы эш өчен, аңа патша җир бүләкләгән. Җирне аңа Оренбург областеннан биргәннәр. Генерал Мамин барган да, үзенең җирләрен карап чыккан, ләкин аңа бу җирләрнең Пензадан ерак торыуы ошамаган. Озак уйламыйча, генерал Мамин җирләрне мишәрләр белән уртаклашырга булган, диләр. Өч мишәр Оренбург губерниясенә киткән, ди. Бу җирләр урманнар, чишмәләр белан бай булган, һәм мишәрләргә шул күренеш бик ошаган. Аларның бер атлары чирләгән, диләр. Шул атны чишмә янында калдырырга мәҗбур булганнар. Кайткач, өчесе дә генерал Маминга килгәннәр һәм уртаклашуга ризалык биргәннәр. Бер елдан соң, Оренбург губерниясенә 7 гаилә күчә. Алар теге ат калдырган җирдә төпләнгәннәр, диләр. Бервакыт хатыннар су артыннан чишмәгә төшкәннәр һәм анда ак атны күргәннәр. Өйгә кайткач, алар ирләренә шуны сөйләгәннәр. Ирләр чишмәгә төшкәннәр дә, чынлап теге чирләгән атны күргәннәр, ди. Алар ат шифаланды дип, салкын кыш уздырды дип, бик куанганнар. Менә шул ат өчен, үзләренең авылын алар Бузат дип атаганнар.
Башта яңа җирдә кыен булган. Өйләр төзергә, җирне эшкәртергә кирәк булган. Эш якшы барыр өчен, балтачылар һәм башка мәһирләр кирәк иде,ди. Аларга мәһирләр башка авыллардан килгәннәр һәм шунда яшәргә калганнар.
Менә шулай авыл үскән. Ләкин аларга рус авылларыннан кешеләр һөҗүм итә башлаганнар. Руслар, аларга яшәү бирмичә, малларын, печәнен урлаганнар. Шуннан соң, Бузатның аксакаллары йомыш җыйганнар һәм бер кешене генерал Маминга җибәргәннәр.
Килеп җиткәч, кугынчы барын генералга сөйләгән. Мамин халыкны яклау өчен, Бузатка үзенең гаиләләре белән гвардеецләрне җибәрә. Гвардеецлар, килеп, бер зур урманны җирләштеләләр, Морза дигән урманны. Генерал узе дә килә, җир улчәүчеләрне алып килә, шул җирләрне хаклы булеү очен, беркемдә чикне үтмәсен өчен. Аларны анда кумәч, тоз белән каршы алдылар, диләр. Менә шулай Бузат авылы килеп чыккан, диләр.
Авыл тарихы турында
Файзуллина Нурия Рашитовна:
Мин Гали-Бузат авылында туып үскәнмен, 1953 елда. Авылның исеме картәтиебезнең исемен йөртә, чөнки бу авылга нигез салучы ул. Столыпин реформасы чорында Бузат авылыннан Солтанов Гали (Галиулла) Сафиулла улы – минем картәти Тәтер елгасы буена гаиләсе белән килеп урнаша. Урнашуының сәбәбе: җирләрне урыс байларыннан саклау була. Чөнки Тәтер елгасының икенче ягында Зобова дигән урыс авылы була. Үзләренең җирләрен бирмәс өчен Бузатлылар сәнәкләр белән каршы чыкканнар, һәм бу тарткалашудан соң, Тәтер елгасының аръягы урысларга кала, ә бу як җирләр – Бузат халкына. Гали картәтинең тугыз улы була, хезмәтче тотмый. Үз көче белән дөнья көтә, җир эшкәртә, тегермән сала. Үзе бик укымышлы була. Оренбургское магометанское духовное собраниедә полковой мулла булуы турындагы таныклыгы әлеге көндә дә саклана. Җир эшкәрткән, мулла булган. Бик күп кулъязма һәм басма китаплары булган. Өч мәртәбә репрессиягә эләгә, өчесеннән дә яңадан кайта. Гаебе юк дип кире кайтаралар. Кире кайтса да, якшы көн күрми. Авылның ата комунистлары өч тапкыр талап чыгалар. Фамилиясе Солтанов була. Ул вакытта Султанов фамилияле кешеләрне тикшереп тә тормаганнар гаебе бармы-юкмы, озатканнар. Өлкән балаларын Султанов фамилиясе урынына үзенең исемен Галиуллин фамилиясе ясап, Төркмәнстанга Урта Азия җирләренә җибәрә. Алар репрессиядән шулай котылалар. Кече өч баласы үз янында кала. Безнең Рәшит – иң төпчеге, 1931 йылгы. Аңа әтисе үлгәндә өч яшь булып кала.
Сахиуллина Фатыйма Абделганиевна:
Мин тумышым белән Бузатбаш авылыннан, 1933 елда туганмын. Бузатбаш авылы хәзер юк инде. Ул авыл халкы хәзер Бузат авылына күчеп утырганнар, чөнки анда басу җирләре булган. Бер өлеше хәзерге Бишкуян, русча - Малый Бузат, авылы җирләренә күчеп утырганнар. Бузатбаш авылы кешеләре ике урынга төпләнәләр инде. Җир уңайлы була. Шулай итеп, ике авыл барлыкка килә. Бишкуян урман аша чыккач. Бузатбаш калкулыкта, Бузат авылы астарак, түбәндәрәк. Бузат атамасын әйтеп үтәм. Борынгы бабаларыбыз безнең шушы җирләрне карап китәләр. Һәм үзләренең бүз, йәгни ак атлары була. Бу атлары аларның авырган була, аягымы. Авыру атларын калдырып китәләр. Киләсе елны яңадан килә алар. Пенза ягыннан киләләр мишәрләр, алар авылга нигез сала. Ошатып киткән булганнар: таулар, ышык, чокыр бит. Бихисап чишмәләр чыга таулардан. Тау битләрендә чишмәләр күп. Авылга исем кирәк була. Нинди исем кушабыз дигәннәр дә, юлыбызга кем очрый, кешеме, хайванмы – шуның исемен кушарбыз дигәннәр. Карасалар, теге былтыр калган атлары килә икән, терелгән, исән ди. Шуннан соң Бузат дип кушалар. Бүз ат исеменнән. Менә шулай авыл барлыкка килә безнең.
Бузат авылы риваятьләрен һәм РБ үзәк тарихи архивыннан, Оренбург өлкәсе архивыннан алган мәгълүматләрне тиңләштергәч, риваять чын мәгълүматләрдән тора дип әйтергә ярый.
Риваятьтә генерал Мамин турында әйтелә. Чынлап та, «Дворянские роды Российской империи» дигән китапта, Маминнар турында язылган:
«В грамоте Иоанна 5 и Петра I Алексеевичей от 8 октября 1683 года Керенские мурзы Семеней Аюкаев и Кодряк Ишеев Мамины названы князьями». Икенче кәгәзьдә: «Предку же их Маминых Кодряку мурзе Ишаеву сыну князя Мамина в 1203 году жалована служба в поместный оклад земли 564 четверти и денег 33 рубля», аңлаешлы телдә: «1694 нче йылда әйбәт эш өчен Кодряк Маминга патша 282 унлык җир бирде».
«Дворянские роды Российской империи» дигән китапта Маминнарның шәҗәрәләре китерелә. Янбулат Мамин – Кодряк – Роман (1651) - Давыд (1707) – Муртаза. Өфө наместничествосында Бугуруслан округында Давыткино дигән авылны Давыд нигезләде. Бу авылның халкы 1803 нче елда Бузатка күчте. Менә шуңа исбат: «Князья Мамины имеют полное поселение в деревне Бузатовой по приемному письму, данному 1803 года мая 25 дня, на землю вотчинников башкирцев. Фамилия Маминых утверждена в татарское княжеское достоинство, как видно из имеемой у них копии с Указа Правительствующего Сената...»
1795нче елның 5нче октябрьендә Ефим Степанов җирләрне ызанлау үткәрә. Җирнең 84% ызанланды.
1795нче елдагы ревизия натиҗәсендә Бузатта 195 йомышлы татар яшәгән. Алар Яфар, Якуп, Мәсәгуть, Касыйм, Абдразәк, Матей, Хисаметдин, Богдан диган авыллардан килгәннәр. Мин кызык күренеш таптым: авылларның исемнәре күчкәннәр исемнәре белән бер үк. Яфар Разяпов Яфаров авылыннан, Абдразәк Янгилдин Абдразәк авылыннан, Мәсәгуть Нурмеев Мәсәгуть авылыннан, Матей Хусаинов Матеев авылыннан, Богдан Резяпов Богданов авылынна, Касим Итяев Касимов авылыннан.
Риваятьтә Бузатка рус һөҗүме турында язылган. Без, Бузат авылы белән Зобово авылы арасында җир тарткалаш турында кәгазь таптык. 1839нче елда кабат ызанлау үткәрәләр.
1870 нче елда Бузат авылында 259 ир һәм 252 хатын-кыз яшәгән. Авылда бер мәчет һәм бер мәдрәсә бар иде. 1905нче елда авылда 655 ир һәм 583 һатын яшәгән. Кешеләр игенчелек белән шөгыльләнгәннәр.
II.2. Бузат авылының микротопономиясе
Ташкичү – каменная переправа – элек су аша чыгып йөри торган ташлы урын булган. Хәзер шул җирләр таш кичү дип атала.
Аертирәк– элек шул җирләрдә елганың ике ярында күп тирәкләр үскәню Вакыт үтү белән ул тирәкләр корып беткән. Хәзер анда посадка утыртылган.
Сулычокыр (яма с водой) – бу сулы чокыр авылның очыннан ук башлана. Ул нык озынга сузылган. Аның тирә ягында посадка утыртылган. Уртасында зур буа бар. Җәен без шунда су коенырга йөрибез.
Салкын Чишмә (холодный родник) – сулычокырның башы. Анда зур хезмәт лагере урнашкан. Шул лагерьда мәктәп елларында минем әти-әнием бәрәңге һәм чөгендер эшкәрткәннәр.
Баймый ( кеше исеме) – авылга терәлеп торган зур урман. Бу урманда бик матур каеннар, юкәләр үсә.
Озынкиләк – авылдан ерактарак җәелгән алан. Җәен без шунда печән әзерлибез.
Имәнлек (дубняк) – имәнле зур урман. Бузат белән Көчегән авыллары уртасында урнашкан.
Бурсык киләге – авылга терәлгән зур булмаган тау. Җәен кызарып җиләк пешә тау битләрендә. Авыл халкы бозауларын шунда арканлап куя.
Алаша киләге – мәктәп өстендәге зур урман. Мәктәп укучылары еш кына уеннарын шунда уйнарга менә.
Комтау (песчаная горка) – элек шул таудан ком алганнар.
Урман чокыр (лесная яма) – авылдан ерак түгел урнашкан урманлы чокыр. Аннан бик күп чишмәләр агып чыга.
Морза – авыл урамы. Элек шул урамда генерал Мамин гвардееөлары яшәгән.
Аркылы урам (поперечная улица) – урта урам белән Морзаны тоташтыра.
Түбәноч (Нижняя улица) – түбәнгә таба төшкән озын урам. Ул урамда минем туганнарым тора.
Тау урамы (горная улица) – тау башында урнашкан урам.
Кәҗә тәпи – өске урам. Анда күбрәген яшьләр яши. Ул урамда матур-матур зур йортлар салынган.
Тугай – елга буенда урнашкан урам. Бу урамда таллар күп үсә.
Ширван чокыры (впадина Шивана) – элек картәтинең әтисе шунда атлар көткән.
Карлыган куак (кустарник смородины) – элек анда күп итеп карлыган җыйганнар. Кызганыч, хәзер анда карлыган юк.
III. Йомгаклау
Шул рәвешле, әти-әниемнең туган авылы тарихын өйрәндем, алар яшәгән һәм үзем печән әзерләшкән болын, басу-кырларның, җиләк-гөмбә җыйган урманнарның, су коенган сулыкларның, үзем басып йөргән һәр юлның-сукмакның тарихи атамаларын белү бәхетенә ирештем. Ә шулай да, шушы гүзәл табигатебезнең нефтьчеләр тарафыннан пычратылуына җаныбыз әрни. . Шушы тискәре күренешләр алдында үзебезне көчсез дип санаудан да авыр хәл бармы икән? Безнең бар җиһанга «Кагылмагыз авылыма, пычратмагыз табигатьне, тимәгез аның бай тарихына!»-дип кычкырасыбыз килә.
Авылыбыз үсә, яңара. Газеталарда күп авылларның бетүе, таркалуы турында язсалар да, Бузатта яшь гаиләләр арта, тормышлары гөрли. Елдан-ел балалар саны арта бара.
Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: без үз Туган төбәгебез тарихын ныграк өйрәнәбез икән, аның киләчәге турында да тирәнрәк уйланырбыз дигән нигез бар. Үткәнебез турында мәгълүматлар табарга, тарихи фактларны ачарга һәркемнең кулыннан килә. Мәктәпләрдә Туган якны өйрәнү эшен тагын да киң җәелдерсәк, әлегә исән булган өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашсак, аларның истәлекләрен һәм сөйләгәннәрен язып алсак, Туган ягыбыз безгә үзенең кабатланмас тарихы һәм матур үзенчәлекләре белән тагын да тирәнрәк ачылыр иде. Аны белү, тарихи истәлекләрне бергә туплау, саклау безгә тормышта үз урыныбызны табарга, Ватаныбызга файдалы булып үсәргә ярдәм итәр. Һәрбер яңа буынның язмышы үткән заман белән аерылгысыз бәйләнештә тора.
Мин авылымның тарихын белдем. Мин төннәр йокламасам да, арып авылымны урап йөрсәм дә, кешеләрне үземнең сораулар белән туйдырсам да, әмма үз авылымның тарихын белдем. Хәзер, авылымның тарихын белгәч, мин киләчәктә балаларыма шул тарихны сөйләячәкмен һәм Бузатның тарихы шуның өчен бер кайчан да онытылмаячак!!!
Кулланылган әдәбият:
2. Бузат авылы музеендагы архив материаллары.
3. Бузат авылы әби-бабаларының истәлекләре.
Сорняки
Сочини стихи, Машина
Компас своими руками
Как нарисовать лимон акварелью
Спасибо тебе, дедушка!