Эзләнү-тикшеренү эше
Вложение | Размер |
---|---|
issledov_rabota.docx | 35.46 КБ |
Башкортстан Республикасы Стәрлетамак шәһәре муниципаль округының
«2нче гимназия» муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесе
Татар әдәбиятында тотрыклы чагыштырулар
Башкарды Насибуллина Илизә,
10нчы сыйныф укучысы
Җитәкчесе Янышева Р.Р,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Стәрлетамак 2017
Эчтәлек:
Кереш ......................................................................................................................3
Төп өлеш..................................................................................................................4
I.Танып белү методы буларак чагыштыру......................................................4
II.Әдәби әсәрләрдә һәм халык җырларында сүрәтләү чарасы буларак чагыштыру......................................................................................................5
Йомгаклау өлеше.................................................................................................11
Кулланылган әдәбият………………………………………………...………12
Кереш
Язучы, геройларның кичерешләрен тирәнрәк ачу, вакыйгаларны, күренешләрне, әйберләрне тулырак күрсәтү максаты белән, төрле сурәтләү чараларыннан файдалана. Шундыйларның берсе – чагыштыру. Бер әйберне яки күренешне икенче бер әйбер яки күренешкә охшатып, алардагы уртак якларны күрсәтүгә чагыштыру диләр. Чагыштыру кешене, вакыйганы яки сурәтләнгән әйберне такгын да ачырак hәм җанлырак итеп тасвирларга мөмкинлек бирә, укучыларның кузаллавын көчәйтергә ярдәм итә.
Фәнни-тикшеренү эшебезнең төп максаты: татар әдәби телендәге тотрыклы чагыштыруларны барлау. Максатыбызга ирешер өчен түбәндәге бурычларны куйдык:
Фәнни-эзләнү алымнары:
-әдәбият һәм интернет челтәре чыганакларын өйрәнү;
-системалы анализ ясау.
I.Танып белү методы буларак чагыштыру
Чагыштыру – төрле функциональ һәм кабатланмас мөмкинлекләргә, аңа гына хас семантик эффектларга ия сөйләм фигурасы. Чагыштыру, гадәттә, лингвистик дисциплиналар өчен зур кызыксыну тудыра торган феномен буларак күзалланыла. Чыннан да, кызыклырак нәтиҗәләр, чагыштыруның нәкъ менә, тел сферасына карый торган грамматик һәм стилистик аспектларын өйрәнү кыссаларында туа. Чагыштыруның лингвистик тикшеренүләр тематикасы гаять күптөрле. Шундый юнәлешләрнең берсе булып, чагыштыруны синтаксик категория буларак өйрәнү тора.
Чагыштыру (латинчадан сomparatio – чагыштыру) – нинди дә булса күренешне башка күренешкә охшату ул, аның нәтиҗәсендә сурәтләнелә торган процесс образлы характеристикага ия була.
II. Әдәби әсәрләрдә һәм халык җырларында сүрәтләү чарасы буларак чагыштыру
Без фәнни тикшеренү эшеп алып барганда Габдулла Тукайның әсәрләренә тукталып киттек.
Мәсәлән: “хәтфә төсле уҗым” дигәндә чагыштыручы объекты хәтфә белән чагыштырылучы компенент “уҗым” бер - берсенә төс ягыннан охшатылалар ; “Кояш шар шикелле” дигәндә ике предметның форма яки тышкы ягыннан охшашлыгы беленә: “Марат җил кебек” дисәк, кешенең характеры, җитезлеге ачыклана; “яфрак кадәрле кар” дигәндә предмет күләм ягыннан чагыштырыла.
“Пушкинга” исемле әсәрендә Тукай бөек әдипнең әсәрен кояшка тиңли: “…синең шигырең якты кояш кебек”. Бу чагыштыру аша Тукай Пушкин шигыренең халык күңеленә якты кояш кебек үтеп керүен, җылы хисләр, саф тойгылар уятуын әйтергә тели. Шушы мәгънәне икенче бер бәйлек белән аңлату мөмкин түгел. “Кояш шикелле” дип булмый, чөнки “шикелле” бәйлеге ул мәгънәне бирә алмый, бары тик ул предметның тышкы күренешен, форма ягыннан чагыштырганда гына кулланыла. “Синең шигырең кояш шикелле” дисәк, кояш формасында түгәрәк дигән мәгънә аңлашылыр иде. Ә шагыйрь алай әйтергә теләмәгән. “Кояш төсле” дияргә дә ярамый. Чөнки төсле бәйлеге предметларны төс ягыннан чагыштырырга кирәк булганда кулланыла. Кояш бер караганда-ак, икенче караганда-ал, өченче караганда кызгылт төскә керә. Димәк, бу очракта эчтәлек фәкать “кебек” бәйлеге аша гына ачыла. Шуңа күрә, предметның эчке сыйфатын, мәгънә үзенчәлеген биргәндә “кебек” бәйлеген куллану яхшырак.
Чагыштыруны татар халык иҗаты әсәрләрендә дә күпләп табарга була. Мәсәлән, «Авыздан чыккан сүз очкан кош кебек» (мәкаль), бу мисалда сүз очкан кош белән чагыштырыла.
Китерелгән мисалда чагыштырулар төзелеше ягыннан җыйнак, аларны тышки рәвешләреннән да куреп була («кебек», «күк», «шикелле», ярдәмче сүзләр белән ясалганнар). Мондый чагыштыруларны гади чагыштырулар дип йөртәләр.
Чагыштырулар Г. Бәширов әсәрләрендә шулкадәр киң урын алып торалар ки, хәтта бер җөмлә эчендә берничә чагыштыру килгән урыннар бик күп:
Фәһим җаны-тәне белән сизеп утырды: ананың йөрәгендә адәм баласы түзә алмастай, тау-ташларны эретердәй хәсрәт ялкыннары кайный
Әлеге яшь кызның гөл чәчәгедәй нәфис тойгыларын чабата белән таптагандай сытып, изеп узам!..
Митричев, чабыш ат өстендәге сыман, бөтен гәүдәсе белән алга йөгенгән, аның шинель итәкләре, зур кош канатлары сыман, чабулары белән лып-лып бәрә...
Еракта җәелеп яткан яшел җәйләүләрдәй киң, Урал тауларының итәгендәге агым сулардай бормалы, дала җилләредәй иркен сулышлы бу ерак илләр моның Идел буеның зифа наратлары белән салкынча кичке тынлыгын йотлыгып тыңладылар
Гомәр Бәширов әсәрләрендә җәенке чагыштыруларга да күп мисаллар күзәтелделәр. Җәенке чагыштырулар дип, аерым җөмләләр яки теземнәр күләмендә генә калмыйча, киңәйтелгән рәвеш алган чагыштыруларга әйтәләр.
-Ул бераз дулкынлана, үзен җидееллыкны тәмамлар алдыннан имтихан биргәндәге кебегрәк хис итә иде: узган фәннәрнең бөтенесен дә беләсең кебек
-Әйтерсең, ул бөтенәй кеше дә түгел, әнә юл кырыендагы черек төп Җәенке чагыштыруның гадәти булмаган формадагысы да файдаланылган:
-Ә Рәмзи әле һаман да малай гына. Сары авызлы чыпчык баласы...
Бу очракта ялгаучы сүзе булмаган чагыштыру гомумән икенче җөмлә итеп бирелгән.
Чагыштырулар Муса Җәлилнең дә әсәрләрендә бар. Мәсәлән, танылган шигырьдә “Кызыл ромашка” шундый юллар бар: “Кан шикелле кып-кызыл”. Монда язучы чәчәкнең төсен чагыштыра.
Шулай ук без татар халык җырларын да күзәтеп киттек.
Татар халык җырларында чагыштырулар – күчерелмә мәгънә белән сурәт ясау алымнарының иң киң кулланылган төре. Нинди дә булса бер әйберне яки күренешне икенче бер әйбер яки күренеш белән охшату алымы чагыштыру дип йөртелә.
Иң элек процесс чагыштырылу очрагына тукталыйк.
«Кузырлыкай чана, әй, кузырлы.
Аның тәрәтләре тубылгы.
Өзгән гөлләр кебек аерылыштык
Кавышыр көннәр берәр булырмы?»
Мәхәббәт җырыннан алынган бу юлларда ике яшьнең аерылышуы белән өзелгән гөл чагыштырыла. Гадәти кебек тоелган бу чагыштыру җыр юлларында символик мәгънә белән баетыла: җырда әйтергә теләгән фикерен халык шул сурәткә туплый.
«Шул баламны сагынамын
Сабагыннан өзгән гөл сыман» юлларында ананың баласыннан аерылуына бәйле хис-кичерешләре сурәтләнгән, моңа ирешү өчен халык шулай ук "өзелгән гөл" тезмәсен куллана, бу тезмә җыр эчтәлеге белән тыгыз бәйләнешле, чөнки баласыннан аерылган ананың хәсрәтләрен башкача тасвирлап та булмас иде.
«Җилфер-җилфер җил искәндә,
Их, мин билкәннәр булсам;
Мин җилкәннәр булыр идем,
Син минем иркәм булсаң.
Җилфер-җилфер җил искәндә,
Дулкын уйный күлләрдә;
"Иркәмне иркәләгез", - дип,
Үзем куштым җилләргә.
Җилфер-җилфер җил искәндә,
Бөркән зәңгәр шәлеңне;
Таң алдыннан искән җилгә
Әйтеп җибәр хәлеңне.
Җилфер-җилфер җил искәндә,
Иелә-сыгыла бөдрә тал;
Җил шикелле кайтып, иркәм,
Тизрәк каршы чыгып ал
Гомерләр үтә искән җил кебек»
Әлеге строфаларда җилгә бәйле чагыштыру да кулланыла hәм алар җил образына салынган мәгънә белән дә баетыла. Җил образы поэзиядә актив кулланылышта йөри. Татар халык җырларында "җил" сүзе, чагыштырулар составында, тизлекне сурәтләгән очракта еш файдаланыла, югарыдагы мисаллар шуны раслый. Шул ук җил чәчләрне сыйпап исә, йөзләрне иркәли, лирик герой шатлык, көенечләрен җилгә сөйли, аны дус итә, аңа мөрәҗәгать итә. Ләкин "җил" поэтизмның эчке мәгънәсендә каршылыклар да туарга мөмкин:
«Көн яклардан искән көчле җилләр,
Баштан бүрекләрне күтәрә,
Кече яшьтән бирле авыр хезмәт
Баштан акылларны жибәрә.»
Җырның беренче ике юлында "көчле җил" образы соңгы ике юлындагы авыр хезмәт төшенчәсенә чагыштыру ясау буларак килеп керә. "Җил" поэтизмы авырлык төсмеренә дә ия булып чыга.
чагыштырулар.
Предметларны чагыштыру өчен дә халык төрле сүз-сурәтләргә мөрәҗәгать итә. Татар халкы кызларның матурлыгын тасвирлаганда түбәндәге чагыштырулардан файдалана: кыз – күбәләк, күгәрчен, сандугач, кызлар күзе - кара карлыган, кара карлыгач, таң йолдызы, чәч – кара ефәк, теш - ак кар, йөз – бөрлегән, тулган ай, буй – тал, h.б. Ә батыр йөрәкле татар егетенә "сөлек", "ак арыслан", "карчыга" кебек сүзләр кулланыла:
«Безнең каршыбызда алмагачлар,
Куна микән куара карчыга?
Карлыгачтай кара күзле буй кыз
Егетен күрер өчен талчыга
Чәчләрең кара ефәк күк
Ефәк бирим үрергә.
Бик сагынгач, бик саргайгач, Нурия,
Килдем сине күрергә
Карлыганнан кара, ай, кашларың,
Мәдинәкәй,гөлкәй,бөдрә чәч,
Бөрлегәннән кызыл йөзләрен
Шикәрдән тәмле, балдан татлы,
Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә чәч,
Тел тибрәтеп әйткән сүзләрең
Башларыңа япкан яулыгың
Яңа гына яуган кар кебек;
Йөзләрегез тулган ай кебек,
Акылыгыз сары май кебек
Һаваларда йолдыз илек-илек,
Җидегән йолдызлары бик сирәк.
Авыр да гына дөнья көтәр өчен
Арысландай уңган ир кирәк.»
Мондый төр чагыштырулар җыр текстлары өчен аеруча үзенчәлекле булып санала. Батыр егетне юлбарыска, арысланга, кыю бөркеткә; сылу кызларны нәзек билле талларга, гүзәл күбәләкләргә ошатып чыгыштырулар -
татар җырлары өчен символга әверелгән бизәк.
«Егетсең, дустым, егетсең!
Суда йөзә торган сөлексең!
Челтерәп кенә ага суыбыз,
Ялтырап кына ката бозыбыз.
Ак арыслан кебек егетебез,
Ничек икән сезнең кызыгыз?
Буе аның - тал
Зәңгәр күзең охшатамын
Зәңгәр таң йолдызына.
Бөдрә чәчен охшатамын
Дингезнең дулкынына
Яшел дә генә чирәмнең буйларында,
Атым йөри ефәк тышаулы;
Минем сөйгән ярны сорасагыз,
Мисыр күгерчененә охшаулы
Арысландай - Иса егетләре,
Күбәләктәй - Иса кызлары
Кашларың кыйгач филлианский,
Керфеклерең кытай коңгызы
Арысландай уңган ир кирәк.
Талчыбыктай зифа буем
Билләреңә буган билбауларың
Укалардан үргән тамчы күк;
Безнең кызыбызны со
Алтыннардан тамган тамчы күк.»
Бу юлларда чагыштыру күтәренке интонация, эмоциональлек белән баетыла.
Йомгаклау
Шулай итеп, чагыштыру ул (латинчадан сomparatio – чагыштыру) – нинди дә булса күренешне башка күренешкә охшату, аның нәтиҗәсендә сурәтләнелә торган процесс образлы характеристикага ия була.
Без фәнни-тикшеренү эшен алып барганда Габдулла Тукай, Гомәр Баширов, Муса Җәлил әсәрләрендәге чагыштыруларны карап киттек. Аларның мисаллырында төрле кызыклы нәрсәләр белдек.
Чагыштурылар сөйләмгә җанлылык, эмоцианальлек бирә, автор хикәяләвенә төрле сурәтләр, төсмерләр өсти.
Кулланылган әдәбият
Петушок из русских сказок
Яблоко
Одна беседа. Лев Кассиль
Фотографии кратера Королёва на Марсе
Выбери путь