Эзләнү-тикшеренү эше
Вложение | Размер |
---|---|
aynur.docx | 30.46 КБ |
Башкортстан Республикасы Стәрлетамак шәһәре шәһәр округының
«2нче гимназия»муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесы
Эзләнү-тикшеренү эше
«Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясендә
тәрбия-әхлак мәсьәләләре»
Галиев Айнур Айдар улы
7 нче сыйныф укучысы
Җитәкче
Хисмәтуллина Рәүзилә Рәвис кызы,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Стәрлетамак 2012
Эчтәлек
I.Кереш өлеш........................................................................................................3
II. Төп өлеш. «Алмачуар» әсәрендә әхлак-тәрбия мәсьәләләре »
II.1. Гомумкешелек кыйммәтләре...............................................................4
II.2.Табигать – тәрбия факторы...................................................................5
II.3. Гаделлек – намус көзгесе.......................................................................6
III. Йомгаклау. Тәрбия – дәүләт күләмендә хәл ителергә тиешле мәсьәлә....................................................................................................................7
Кулланылган әдәбият исемлеге........................................................................8
I. Кереш
Һәркемгә мәгълүм булганча, бүгенге көндә җәмгыятьтә әхлаксызлык күренешләре белән еш очрашабыз. Әледән әле: “Заманалар чуалды, замана белән бергә кешеләрнең рухлары да ярлыланды, әхлак түбән төште”, - дигән фикерләрне ишетергә туры килә. Җәмгыятьтәге әхлаксызлык аеруча яшь буынга тискәре йогынты ясый.
Тормышыбызда мәрхәмәтлелек, гаделлек, шәфкатьлелек, игелек дигән төшенчәләргә караганда тискәре сыйфатлар өстенлек ала бара. “Кая барабыз без? Киләчәк кем кулына калыр? Уйланыйк әле, кешеләр!” – дип кычкырасым килә минем. Ни өчен бүгенге көндә тәрбия мәсьәләсе шулай түбән тәгәри? Элек ничек булган? Тәрбия өлкәсендә кешелек кайчан, нинди ялгышлар җибәргән?
Үземне борчыган шушы сораулар эзләнү-тикшеренү эше өчен «Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясендә тәрбия-әхлак мәсьәләләре» дигән тема сайлауга этәргеч бирде.
Эзләнү – тикшеренү эшенең максаты:
1.Җәмгыятьтәге, аеруча яшьләр арасындагы әхлаксызлык күренешләренең сәбәпләрен ачыклау һәм бу проблеманы хәл итү юлларын эзләү.
2. Галимҗан Ибраһимовның « Алмачуар » повестын укып өйрәнү, шушы әсәргә нигезләнеп, эзләнү эшенең темасын ачу.
Әби-бабаларыбыз җәмгыятьтәге әхлаксызлык күренешләренең сәбәпләрен нидә күрә икән? Шушы сорау белән өлкән буын кешеләренә мөрәҗәгать иттем.
Хәмзина Нәзифә әби (80 яшь): «Тәртипсезлекләрнең сәбәбен тормышның һәр яктан җитеш булуында күрәм. Безнең буын авыр физик хезмәт башкарып, яшәде. Тәртипсезләнеп йөрергә бер буш вакыт та калмый иде».
Ишморатова Нәзирә әби (78 яшь): «30-40 нчы елларда планлы рәвештә динне юк итәргә тырыштылар: мәчет манараларын кистеләр, муллалар, аларның нәсел-нәсәбе һәрьяктан кыерсытылды, дини йолаларны тыйдылар. Тәрбия өлкәсенә бу бик зур зыян китерде».
Әбдрәхимова Фәнирә апа (64 яшь): «Яшьләрне телевизор бик нык боза. Элек хәзерге кебек рекламалар, әхлаксыз тапшырулар юк иде».
Мәксүтова Кәүсәрия әби (78 яшь): «Элек балалар бакчалары булмады. Безнең балалар да өйдә әби-бабай тәрбиясендә үсте. Әлбәттә, дин тоткан, Алла хакын хаклаган өлкән буын яшьләрне дә үзләре кебек үк әдәпле итеп тәрбияләде».
Әйе, әби – бабаларыбыз сүзенә колак салырлык. Мин алар фикере белән тулысынча килешәм. Тормышлары ярлы, авыр булса да, рухи яктан бай булган безнең әби – бабаларыбыз. Балаларын да халык педагогикасы нигезендә әдәпле, инсафлы, шәфкатьле, хезмәт сөючән итеп тәрбияләгәннәр.
II. « Алмачуар » хикәясендә тәрбия - әхлак мәсьәләләре»
Сокландыргыч әсәрләр була: син аларны кулыңа алып, беренче юлларына күз төшерү белән үк үзеңне тоя алмыйча укырга керешәсең, тирә-юньдәге бөтен шау-шуны, кешеләрнең дөнья мәшәкатьләре белән кайнашып йөрүләрен, ыгы-зыгыларын – барысын онытасын. Синең өчен хәзер бу сәгатьләрдә бер генә нәрсә бар: ул да булса – кулындагы китап битләреннән синең күңелеңә, йөрәгенә агып керә торган, моңарчы сиңа билгеле булмаган дөнья, яңа образлар, аларның көрәшләре, шатлыклары, кайгылары ….
Татар әдәби дөньясына Галимҗан Ибраһимов хикәя жанры белән 1907 нче елда килеп керә. Аның “Алмачуар” хикәясе 1922 нче елда язылган. Әсәр кеше һәм табигать гармониясе турында. Хикәянең төп герое – Закир. Ул авылда яши, кечкенәдән табигать белән аралашып, эшләп үсә. Закир – саф күңелле, романтик рухлы. Ул үзенең туган җирен, туган авылын ярата, анда үскән һәр нәрсәгә игътибарлы. Әсәрдә ат образына зур урын бирелгән. Билгеле булганча, авыл кешесенең тормышында ат бик зур роль уйнаган. Закирларның да атлары бар. Менә бер елны аларның бияләре колынлый. Колын ак таплы, күк төстә була. Закир аңа Алмачуар исеме бирә. Колын төз гәүдәле, озын аяклы ат булып үсә. Ул Закирның тормышында зур урын ала башлый. Малай колынны карый, ашата, өйрәтә. Бервакыт бүреләр атның колынын ашыйлар, Алмачуарны да яралыйлар. Закир бик борчыла, елый. Бәхеткә, Алмачуар терелә. Закир әтисенә Алмачуарны эшләтергә рөхсәт бирми. Ул аны Сабантуйга, ат чабышына әзерли, җиңәргә тели. Менә Сабан туе да җитә. Авыл атлары арасында Алмачуар кебекләр юк. Ләкин бу Сабантуйга Башкортстаннан бик данлыклы чабышкы ат килә. Ул Алмачуарның төп көндәше була. Шуңа карамастан Алмачуар беренче килә. Закир бик шатлана. Ләкин бу шатлык озакка бармый. Ярыштан соң Алмачуар йөри алмый башлый, ашамый, эчми һәм бер атнадан үлә. Закир өчен бу хәл фаҗига була, ул хәтта елый да алмый. Алмачуар Закирның йөрәгендә, күңелендә мәңгелек яра булып кала. Төп геройның хисләре, кичерешләре тирән психологизм белән язылган. Хикәя пейзаж картиналарына бик бай. Әсәрдә авыл халкының тормышы, татар халкының гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре бик оста сурәтләнгән.
II.1. Гомумкешелек кыйммәтләре
Хикәянең исеме астына автор: «Бер мәхәббәтнең тарихы» дип куя. Сюжет та әлеге мәхәббәт тарихына, төп герой Закирның колынга булган мөнәсәбәте, хыялларына бәйле рәвештә, әсәр дәвамында үстерелә. Геройның кичерешләре, борчу һәм эчке тартылышлары ышандыра. Туган авылы табигатен, колынын һәм кешеләрне чын күңелдән ярату хисе дә сокландыргыч итеп сурәтләнгән. Алмачуарга мәхәббәт хисе белән яшәгән Закирның рухи халәте тәэсирле итеп күрсәтелә. Нинди генә үкенечле мәхәббәт булса да, ул инде Закирның йөрәген урап алган,аның изге хисләрен уяткан. Авыр тетрәнү кичерсә дә, Закир тормышның башка сынауларын,мөгаен,сабыррак кабул итер һәм җиңелү газабыннан соң чыныгу сыйфатларын арттырыр. Бу һәркем өчен мотлак мәсьәлә.
II.2. Табигать- тәрбия факторы
Табигать - халык тәрбиясенең күпкырлы һәм универсаль факторы. Г. Ибраһимов әсәрләрендә дә, тәрбия факторы буларак, табигатьнең педагогик мөмкинлекләре, аның холык – фигыль, әдәп-әхлак формалашуга тәэсире калку итеп күрсәтелгән.
Авыл халкы хайваннарга, кошларга карата да гаять игътибарлы. Алмачуарны бүреләр зыянлаганда, бар авыл халкы дәррәү күтәрелеп хайваннарны коткарырга җыела.
Ат – татар халкының изге хайваннарыннан берсе. Борынгы заманнарда ук көнкүреш яшәешне атсыз күз алдына китерегә дә мөмкин түгел. Кырда, өйдә, төрле күңел ачу бәйрәмнәрендә дә ат мөһим рольне уйнаган. Хәтта татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй да ат чабышларыннан башланып киткән,һәм бу традиция әлеге көнгәчә дәвам итә.
Ат – бәхет китерүче хайван буларак билгеле,һәм әлеге дага да бәхет символы булып тора. Ул йортларны төрле бәла-казалардан саклый дигән фараз бар. Менә шушы кечкенә генә элемент та халыкның атларга булган мөнәсәбәтен, ихтирамын күрсәтеп тора.
Ат – бәхет-шатлык, яшьлек иртәсе булып тора. Ә ат нинди хайван соң ул? Аңа карап, нинди сыйфатларын билгели алабыз?
Ат - сабыр карашлы, түзем, чыдам, хуҗасына тугры, эшчән хайван. Шул сыйфатларны кешеләргә дә үстерергә кирәк.
II.3. Гаделлек – намус көзгесе
Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясен өйрәнү барышында, без, гадәттә, хайваннарга, табигатькә мәхәббәт тәрбияләүне яхшы күрәбез. Ә менә башкорт Әлемгол образына аз игътибар итәбез. Шушы образ иман, кыйбла тәрбияләүдә зур урын алып торыр иде. Вакытында явызлык эшләгән, көрәшкәндә сиздерми генә Хафизны аяк чалып егуга ирешкән бу кеше гомере буе үз-үзен битәрли. Аңа намусы тынычлык бирми. Кылган гамәлләре өчен ул Ходайдан кичерү сорый. Күрәсең, ул гаделлек, шәфкатьлелек, игелек дигән бөек көч алдында баш ия. Әнә шундый кылган эшләребез алдында җаваплылык хисе тою, үзанализ ясау җитми кешеләргә.
Кешене олылау, тирә-юньдәгеләргә яхшылык эшләү халкыбызда hәрчак макталган, яман гадәтле кешене халык гаепләгән, күрәлмаган.
Йомгаклау
Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе үзара мөнәсәбәтләр, бала тәрбияләүдә гаилә һәм хезмәт традицияләре, өлкәннәрнең роле соклану уятты миндә. Шул хикәяне укып, үземне борчыган: «Тәрбия мәсьәләсе элек ничек хәл ителгән? Әхлаксызлыкның нигезе нидә?» – дигән сорауларга җавап таптым.
«Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясендә тәрбия-әхлак мәсьәләләре» темасына эзләнү-тикшеренү эше башкарып, мин шундый нәтиҗә ясадым: балада тәрбияләнергә тиешле сыйфатларга, беренче чиратта , гаиләдә өлкәннәр ия булырга тиеш, чөнки бала шуларны күреп үсә, шулар тәэсирендә тәрбияләнә.
Әлбәттә, балаларын халкыбызның гасырлар буена тупланган тормыш тәҗрибәсе, гореф-гадәтләре, йолалары нигезендә тәрбияләгән гаиләләр дә аз түгел. Ләкин, кызганычка каршы, гаиләдә яхшы тәрбия алып үскән балаларның да язмышына җәмгыять тискәре йогынты ясарга мөмкин. Тормыштагы шушы әхлаксызлык күренешләренә ничек чик куярга соң? Ничек итеп гөнаһсыз булып туган һәр баланың әдәпле, тәрбияле булып үсүенә ирешергә? Мин моны дәүләт күләмендә хәл ителергә тиешле мәсьәлә дип саныйм. Проблеманың чишелешен түбәндәгеләрдә күрәм:
1) Яшьләрне әдәп-әхлакка кайтару өчен, көчле законнар системасын булдыру һәм аларны тормышка ашыру – кичектергесез бурыч.
2) Бала тәрбияләү мәсьәләсендә гаилә, балалар бакчасы, мәктәп, һөнәри уку йортлары һәм җәмәгатьчелекнең кулга – кул тотынып эшләүләре кирәк.
3) Тәрбия халык педагогикасына, әби – бабаларыбызның бу өлкәдәге бай тәҗрибәсенә нигезләнергә тиеш.
4) Әхлаксызлыкны пропагандалаучы рекламалар бирүне, төнге клублар эшен тәртипкә салу таләп ителә.
Кулланылган әдәбият исемлеге:
Интернет – чыганаклар:
Пустой колос голову кверху носит
Заповеди детства и юности
Туманность "Пузырь" в созвездии Кассиопея
Рисуем кактусы акварелью
Невидимое письмо