Кеше белән табигать аерылгысыз. Юкка гына язучыларыбыз ниндидер фаҗигале яки шатлыклы вакыйгаларны, кешенең күңел халәтен, кәефен сурәтләгәндә табигатькә мөрәҗәгать итмиләрдер инде. Табигать күренешләре кеше кичерешләренә я тәңгәл китереп, яисә капма-каршы куеп тасвирлана.
Вложение | Размер |
---|---|
tugan_yak_1.docx | 18.01 КБ |
Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре “Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмасы
Тема: Татар әдәбиятында табигать һәм кеше
темасы чагылышы
Укучы: Якупова Алия
Фәнни җитәкче: Зәйдуллина Ләйлә Әкъдәс кызы
Әлмәт
Фәнни эшнең планы:
1. Язучылар иҗатында табигать темасы чагылышы.
2. Фольклорда табигать темасы
III. Йомгаклау өлеше
Кеше белән табигать аерылгысыз. Юкка гына язучыларыбыз ниндидер фаҗигале яки шатлыклы вакыйгаларны, кешенең күңел халәтен, кәефен сурәтләгәндә табигатькә мөрәҗәгать итмиләрдер инде. Табигать күренешләре кеше кичерешләренә я тәңгәл китереп, яисә капма-каршы куеп тасвирлана. Пейзаж әдипләр тарафыннан еш кына билгеле бер иҗтимагый күренешне, хәрәкәтне гәүдәләндерүче образ, символ итеп кулланыла.Табигать сурәтләре әсәрләрне тагын да тулыландыра, баета. Моңа ирешү өчен язучыда күзәтүчәнлек, сүз-буяуларны дөрес куллану, табигатьне әсәрнең бер кисәге итеп бирә алу сәләте булырга тиештер. Татар әдәбиятында һәр язучы үзенчәлекле. Менә шул үзенчәлекләрне белү максаты белән берничә язучы иҗатына тукталырга булдык. Үз алдыбызга язучылар иҗатында табигать темасыны чагылышын өйрәнү, кызыклы мәгълүматлар туплау максатларын куйдык. Шул максатка ирешү өчен фәнни китаплар, дәрсеслек, газета-журналлардан материаллар тупладык.
Өйрәнү объекты итеп язучы әсәрләре алынды. Ә өйрәнү предметы итеп язучылар иҗатында табигать темасының чагылышын сайланды. Фәнни эшне башкарганда язучылар иҗаты турындагы “Әлмәт районы-борынгыдан киләчәккә” татар әдәбияты китаплары ярдәмгә килде. Аларда язучылар һәм аларның әсәрләре турында мәгълүматлар тупланган.
II.Төп өлеш. Татар әдәбиятында кеше белән табигать мөнәсәбәтләрен күрсәткән әсәрләр байтак. И.Юзеевның “Бакчачы турында баллада”сында бакчачы башта матурлык тудыра, ә аннары ялгышлык эшли, еланнарны үтерәм дип табигатькә төзәлмәслек яра сала. Ә.Баянов “Сәяхәтнамә” поэмасы белән табигатьне һәм халык әхлагын сурәтләп дөньяны сискәндереп җибәрә. Ул яңа шәһәрләр, ясалма диңгезләр төзүнең тирәлекне пычрату, киләчәк өчен нинди куркыныч булуын искәртте.
Татарстанда зур үзгәрешләр булды. Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләре үсеп чыкты. Юлына ясалма буа күтәртеп, күпер салынган Чулман елгасы үләнле болыннарын, кара урманнарны, уңдырышлы җирләрне мәңгегә су астында, су эчендә калдыра. Сандугач тавышларын машина гүләве алыштыра. Хәйләкәр төлке дә йомшак якаларда, затлы бүрекләрдә генә “яши”.
Адәм баласы туган җиренә янаган афәтне сизми дә, ул ваемсыз.
“Җырлагыз, кошлар, таныш миңа, шундый матур сезнең телегез”, - , дип шагыйрь кошларга мөрәҗәгать итә. Әлеге җыр ана теле кебек җанга, йөрәккә якын. Тик шау-шулы калаларда аларның икесенә дә урын юк.
“Шул юл белән барып: искерде, кечерәйде дип, үзебезне анда кунак итеп кенә санасак, Җирне дә ташлап китәргә генә кала”,- дип искәртә автор.
Шәриф Камалның “Буранда” әсәре ни өчен кеше күңеленә көчле тәэсир итә соң? Мөгаен, моның асылы язучының табигать күренешләрен оста тасвирлавындадыр. “Буранда” хикәясенең башында ук табигать күренеше укучы күңелендә хисләр кузгата.
“...Тышта җил, буран дөньяның астын өскә китерерлек булып кузгалган, дулый, лапас һәм морҗаларда әллә нинди моңлы җырлар җырлана иде... ”
“... Мостафа, анасының аягына ташланырга дип, чикмәнне ача... Күз алдында очсыз-кырыйсыз караңгылык кына... Бураннан каплана, тагын шул таныш чырай, шул тавышлар...”
Язучы табигать күренеше белән кешенең эчке кичерешләрен ничек оста сурәтләгән. Мостафа да гомер буе әнисенең бәхиллеген ала алмавына газапланачак, сыкраначак. Аның күңелендә дә дә гомеренең ахыргы көннәренә кадәр буран уйнаячак бит. “Акчарлаклар” әсәрендә пейзаж тагын да үзенчәлеклерәк. Монда табигать күренеше лирик образ дәрәҗәсенә күтәрелгән. Ул әсәрдәге төп вакыйгаларга янәшә бирелә һәм геройларның эчке кичерешләрен көчәйтә. Вакыйгалар Каспий диңгезе буенда бара. Шуңа күрә язучы диңгез һәм аның өстендә очып йөргән акчарлакларны, әсәрнең буеннан-буена, табигатаь сурәтенең төп көче итеп ала. Хикәядә эшчеләр тормышы нинди яклары белән күренсә, диңгез дә үзенең төрле чагылышында алына: елмаюлы, хәсрәтле, нурлы, якты. Аны кешеләр тормышына якынайтып, аңа кешеләргә хас сыйфатлар бирергә тырышу әсәрнең көчен арттыра төшә. Пейзажның кешеләр тормышына янәшәлеге аеруча Гариф белән Газизә мөнәсәбәтендә кулланыла.
Табигать егетнең диңгездә булганнан соң туачак борчулы тойгыларын алдан хәбәр итә кебек. Газизәнең мәхәбәтендә дә, ирекле диңгез белән ләззәтләнүендә дә без ниндидер серле һәм мәрхәмәтле тормышка сусауны, еракта якты йолдыз булып күренгән бәхеткә өметләнүне тоябыз.
Табигать һәм кеше - М.Мәһдиев өчен аерылгысыз төшенчәләр. “Кеше китә – җыры кала” әсәрен генә алсак та, тирәлек тормышында ул кешеләргә хас чалымнарны күрә. “Арыш басуы иртәгә кияү куенына керергә тиешле җиткән кыз кебек дулкынлана”.
Өлкән буын бу матурлыкны үзенчә күрә. “Җылы, сөремле кич. Кайдадыр яңгыр ява булса кирәк, йомшак кына гөрелдәү ишетелеп ала. Мондый вакытта киләчәккә план кору уңай.” Шәяхмәт, шул матурлыкка сокланып сокланып, рухланып, “ни ултара, ни пултара” булып, галахлыкта йөргән улына киңәшләрен бирә.
Табигать сурәтләре кеше күңеленә, холкына, рәвешенә якын, шуңа үрелеп үсә. Шуның өстенә этләр сугыш афәтен кешеләр төсле кабул итә, кара туры ат та “хәвеф сизә”.
Еш кына әсәрләрнең конфликты да геройларның табигатькә төрлечә карауларына нигезләнә. Г.Бәшировның “Җидегән чишмә”, Ә.Баянорвның “Тавыш-табигать бүләге”, М.Хәбибуллинның “Икмәк кадере” әсәрләрендә теге яки бу формада табигатькә хуҗаларча аңлы, кайгыртучан карашта торучылар белән аңа җавапсыз караучылар, аның байлыкларын әрәм-шәрәм итүчеләр, алар арасында барган көрәш сурәтләнә. Беренчеләрен авторлар заманның алдынгы кешеләре, чын геройлар, икенчеләрен, тискәре персонажлар рәвешендә күз алдына бастыралар. Кыскасы, әсәрдәге табигатькә мөнәсәбәт геройның тормыш позициясен билгели торган мөһим факторга әверелде.
Кешенең халәтен, кичерешләрен чагылдыруда Ә.Еники әсәрләрендә табигать бик актив роль башкара. Ул әсәрнең бөтен моңын билгели. Табигать кеше тормышының һәм аның аңындагы туганган ил төшенчәсенең бер өлеше рәвешендәрәк күз алдына бастырыла. Әлеге матурлыкны халык теле дә саклый, төрле атамалар исемнәрендә гүзәл табигатькә җылы мөнәсәбәт сизелеп тора. Ә менә авторның хөрмәте исемнәрдән бигрәк табигатьнең үзенә юнәлгән: “Рәхим абыйсы юл буена шуларның әле берсен, әле икенчесен күрсәтеп барды:
... Ә-ә-нә теге Өзектау инде! Шуннан уңга таба китсәң, безнең зирекле буена барып чыгасың. Әнә каршыбызда Әрнәсле яланы... Сулга карасаң, әнә анда имәнлек башланып китә” (“Туган туфрак”, 2 том, 214-215б.)
Фаҗигале сюжка корылган “Кем җырлады” хикәясендә табигать күренешләренең характеры бөтенләй башка:
“Поезд китте, ялгыз бер кабер торып калды. Кинәт җил исте, биек гарат, эре-эре яңгыр тамчыларын җиргә коеп, салмак кына башын чайкады. Күктә салынган коры болытлар, кемгәдер юл ачкандай, икегә аерылдылар. Шунда ук зәңгәр ачыклыктан күмү мәрасименә соңга калгандай, ашыгып кояш карады. Нарат төбендәге кабер өсте, әйтерсең, егетнең җирдә калган, үлмәгән һәм мәңге үлмәячәк якты хыяллары кинәт нурланып балкыды” (1 том, 187-188).
Берничә сынландыру аша , автор солдатның үлеме фактының нинди зур үкенеч икәнен һәм ул яклаган идеяләрнең үлемсезлеген дә зур көч белән әйтеп бирә алган. Илдар Юзеев иҗаты да табигатькә мәхәббәт белән сугарылган. Мисал өчен “Әнкәй” поэмасын гына алыйк. Беренче карашка шактый тар тема-анага мәхәббәт темасы күтәрелә кебек. Ләкин поэма эченә кергән саен тема зурая, фәлсәфи төс ала бара. Күз алдына чыклы үләннәре, мул сулы елгалары белән Җир-ана килеп баса һәм шунда ук балаларын күкрәк сөте имезеп үстергән Ана. Бу ике төшенчәләр шагыйрь каләме астында бербөтен булып гәүдәләнә. Алар бер-берсеннән аерылгысыз, шуңа күрә бу изге төшенчәләр һәр кешенең күңел түрендә булырга тиеш. Шәүкәт Галиев исә табигать турындагы шигырьләрендә гел эзләнүдә. Әгәр элегрәк нигездә табигатьнең серләрен ачу, аны танып-белү, өйрәнү игътибар үзәгендә торса, хәзер инде автор мондый карашны ачкан шигырьләр белән генә чикләнми. Ул табигатькә сак караш тәрбияли торган шигырьләр иҗат итә. “Нефть таптык”, “Тургайлар министрына хат” –әнә шундыйлардан. Яр читеннән агып яткан нефтьне күргәч, бала иң элек, “нефть таптым!” дип уйлый. Тик бу олыларның саксызлыгы аркасында аккан җир мае булып чыга. Шундый саксызлык аркасында табигать күпме зыян күрә: Балык та юк, бака да юк Елга өсте тынып калган, Керәшәләр киткән ярдан, Елга ялгыз торып калган. Ә менә самолеттан басуларга агу сипкәч, кырда тургайлар юкка чыга. Шуңа борчылып “тургайлар министына хат” яза.
Автор баланы кешелекне борчыган олы, тирән каршылыкларына да алып керә, шулар турында уйланырга этәрә, кечкенәдән үк табигатьне саклаучы, аны яратучы кешелекле кеше тәрбияләргә омтыла.
Г.Нәбиуллин иҗатында пейзаж лирикасы зур урын тота, ул табигатьне хезмәт белән бәйләп карый. Бу хәл аңлашыла да, чөнки автор авылда яши, шуңа аның кечкенә героеның язмышы да туган туфрактан аерылгысыз. Автор Татарстанның урман-елгалары, тау суларының шигъри картинасын рәсемләп, баллада, авыл җиренә мәхәббәт тәрбияли.
Гариф Ахуновның “Хәзинә” романы беренче чиратта нефтьчеләр тормышы турында язылган роман кебек тоела. Тик менә автор кара алтын табу башлану белән табигатькә зур зыян салуы турында да ачынып яза. Кара алтын үзенә яңа җирләр даулый, иген басуларына, кешеләрнең бакчаларына вышкалар утыртып куялар. Әсәрнең иң өлкән кешеләренең берсе Йөзлекәй карчык уйга калган: “Дөрес булса җир астында май тапканнар, ди. Һәммә төшне тишеп, җир мае суырталар, ди... Чишмәләр суларын былчыратып бетерәләр, үләннәрне корытып бетермәсәләр ярарые”... Карчыкларның искелеге, артталыгы дип кенә кабул ителгән бу шикләнүләр нәкъ менә шулай булып чыкты. Уңдырышлы туфраклар урынына тау-тау кызыл балчык өелде, йөзләгән машиналар җиргә аркылыга-буйга тирән җәрәхәтләр ясады. Бүген без менә шундый аяныч нәтиҗәләрне күрәбез. Мәсәләнең бөтен катлаулыгы да шунда: кара алтын бер яктан Татарстанны күтәрде дә шул. Тик менә аны чишмәләрне агуламыйча, җирне рәнҗетмичә, һаваны бозмыйча да алып була иде ич. Иң аянычы – ачы тәҗрибәдән сабак ала белмәдек, ялгышларны төзәтмәдек.
Ринат Мөхәммәдиевның “Ак кыялар турында хыял” повестенда табигать күренешләре зур әһәмияткә ия. Әсәрнең төп герое – Микәй-табигать баласы. Туганыннан алып һәлакәтенә кадәр ул – табигать белән бәйле. Ул гомере буе табигатьтәге матур төскә – аклыкка омтыла. Әсәрнең буеннан-буена ак төс Микәйнең юлдашы булып тора. Лапас кыегына менеп дөньяга сокланырга ярата ул: “Бөтен әйләнә-тирә ап-ак. Урамнар гел актан. Өй түбәләре ап-ак юрган астында. Шул ак түбәләрдән ара-тирә ак төтен чыга. Ул төтен ак багана булып ак болытларга барып тоташа. Ак болытларның аръягында да аклык бар микән...”
Ләкин табигать ак төсләрдән генә тормый. Соры төс тә бар бит әле безнең. Бу – бертөслелек, сүнү төсе. Бу төс Микәй тормышында матур хыяллар билгесе булган ак төскә алмашка килә. Ә моңа әлеге дә баягы аракы гаепле. Шул бит инде хәзер Микәйне бөтен нәрсәне тутык төсендә күрергә мәҗбүр итә. Аның өчен хәзер балчык та, тимер дә, бөтен дөнья да көл төсенә керә. Әйе, эчүчелекнең соңы – соры, күңелсез. Шул рәвешле автор табигать төсләре ярдәмендә җитди фикер уздыра. Хайван булып хайванны да һәлакәткә этәргән аракыны, шуңа табынган кешеләрне гаепли.
Табигать- иң борынгы hәм киң урын алган темаларның берсе. Ул фольклорның барлык төр жанрларында диярлек бар . Табигать, аны саклау, хайваннар hәм үсемлекләр дөньясы турында татар халык авыз иҗатында үрнәкләр бик куп. Бу темага карата мәкаль hәм әйтемнәрнең генә дә саны дүрт меңгә якын. Моннан күренгәнчә, hәртөрле хуҗалык эшчәнлегендә кеше табигать белән тыгыз бәйләнештә торган , табигать хисабына яшәгән, аның мул – имин hәм сау-сәламәт тормышы табигатьнең тормышына hәм яхшы саклануына бәйле булган. Димәк, халык борынгыдан ук табигать белән игелекле, якын бердәмлек мул - имин тормышның беренче шарты булуын аңлаган. Ягъни яшәү өчен, кеше дә изге хисләр тәрбияләү өчен табигать кирәк. Шуңа күрә үзен белә башлаганнан бирле кеше табигатьне өйрәнгән, hәм шул нигездә аның бу өлкәдә авыз иҗаты педагогикасы, гореф –гадәтләре барлыкка килгән. Ф.И. Урманчеев фикеренчә, якынча X-X I гасырларда татар фольклорына гарәп-мөсылман йогынтысы процессы башлана. Бу йогынты фольклорга да, әдәбиятка да, аның ныклы һәм традицион элементларына, композициясенә, чараларына, телгә дә кагыла[1, б.330]. Халыкның тормыш тәҗрибәсе hәм табигатьне өйрәнү нәтиҗәсендә туган кыска, ләкин тирән мәгънәле өйрәтүләре бик гыйбрәтле. Әлеге өйрәтүләр татар халкының мәкаль hәм әйтемнәрендә аеруча масштаблы тупланган hәм тирән мәгънәгә ия булган өйрәтү – киңәшләр формасын алган. Мәсәлән, халкыбыз урманнарның әhәмияте , аларның табигатьтә hәм кеше тормышындагы роле турында :“Урман үстер ачлык күрмәссең”, - ди . Бүгенге көндә урманнар торышы борчылырлык. Электән халык аларны саклау hәм үстерү турында кисәтә hәм борчылып: “Урманга шырпы белән бармыйлар ”, “Агач үлеме - балтадан”, - ди. Урман кисәргә туры килгәндә дә, иң кирәклесен генә, юкка сарыф итмичә генә эш итәргә куша. “Бер агач кисәрдән элек, ике агач утырсын !”- дип кисәтә . Яшь агачны сындырма - яшь гомерең өзелер ”. “Агачның тамырларына балта чабып, киләчәгеңне караңгылама”, “Җимеш ашыйсың килсә, чәчәген өзмә, дип hәрдаим күзәтеп тора. Мондый кисәтүләр баланы уйланырга мәҗбүр итә . Укучылар белән язгы чорда кошлар темасына чараралар уздырганда “Сыерчыкларга оя яса - эшең уңар”, “Кошларны кыерсытма - каргарлар”, “Кошларга таш атма - күзең сукыраер”, “Кош оясын туздырма - каргышы төшәр”- кебек үгет– нәсихәтләрне куллану аларга баланың үзенә булган мөнәсәбәтне булдырырга өйрәтә . Чишмәләр, сулыкларны саклау, аларның адәм баласы тормышында әhәмиятен ас - сызыклап: “Төкермә коега, суын эчерсең ”. Су кулны юа, ә суны ни юа ?” Савыттагы су өсләрен hәрвакыт ябулы тотарга, чишмә яннары чиста, пөхтә җыештырылган, агач утыртылган булуын искәргән hәм шулай эшләгән. Кош-кортларга, хайваннарга да нинди мөнәсәбәттә булырга кирәклеген кисәтә. Җир-су хайваннарын өйрәнгән вакытта: “Баканы кыерсытма, кайгыдан башың чыкмас”. “Хайваннарны кыерсытма, үзеңә килер” кебек үгет-нәсихәтләр дә балаларга хайваннар - ны сакларга кирәклеген төшендерә . Шулай ук борынгы бабаларыбызның зирәк акыл белән табигать байлыкларыннан файдалануына мисал итеп шуларны китерергә була. Мәсәлән, безнең халык борынгыдан ишек кысаларына артым куагын кыстырып куя торган була. Әби-бабаларыбызның хайваннарга булган мөнәсәбәтен йорт хайваннарына булган ихтирамнары мисалында да күрсәтергә була.
Борынгы бабаларыбыз табигать байлыкларыннан белеп файдаланганнар. Мәсәлән, без белә торган әвернәле үрмәкүч җебен бик борынгыдан халык медицинасында кан туктату hәм башка авырулардан файдаланганнар. Хәзерге вакытта аның составында кан оетучы матдәләр барлыгы ачыкланды. Шулай килешеп дус -тату яшәү үрмәкүч өчен дә, кеше өчен дә файдалы булган. Әгәр дә үрмәкүчнең төшкәнен күрсәң , юраганыңның тормышка ашуын да искәрткәннәр. Хайваннарның мондый үзенчәлекләрен әби-бабаларыбыз табигатьне җентекләп күзәтүләре нәтиҗәсендә ачыклаганнар. Алар табигатькә безгә караганда, якынрак торганнар, аны яхшырак аңлаганнар дип әйтергә генә кала. Милләтебезнең “ Ашлаган җир аш китерер, ашламаган җир таш китерер ”, - дигән гыйбарәсен генә алыйк. Бу җиргә нинди мөнәсәбәт булырга тиешлеккә ишара. Милләтебездә туган туфракка карата булган изге мөнәсәбәт яши . Чит җирләргә, яуга китүчеләр үзләре белән бер уч туфрак янчыкка салып алып киткәннәр hәм шушы туфракның аларны исән – имин туган җиргә алып кайтырына ышанганнар. Бүгенге көндә яшьләребезнең табигатенә зыян китерүләре турында бабаларыбыз борынгыдан кисәткәннәр hәм андый хисләр белән үзләре дә шөгыльләнгәннәр
III.Йомгаклау.
Татар әдәбиятында кешеләрнең тормыштагы иҗтимагый-әхлакый позициясен ачканда язучылар аларның табигатькә мөнәсәбәтенә еш игътибар итәләр. “Табигать һәм кеше” мәсьәләсе әдипләрне төрле яклап кызыксындыра. (С.Хәким, Х.Туфан, Н.Дәүли, И.Юзеев) бу табигый дөньяның рухи-әхлакый мәгънәсе, бөтен җәмгыять һәм аерым шәхес тормышындагы роле турында әле публицистик, әле лирик-фәлсәфи планда фикер йөртелә, табигатьне сакларга кирәклеге белдерелә. Әсәрләдә кешенең табигатьтән, туган яктан аерылмаска , киресенчә, алар белән органик бәйләнештә яшәргә тиешлеген ачуга басым ясала, шушы идея төрле шигъри алымнар һәм чаралар ярдәмендә гәүдәләндерелә. Аерым очракларда милли-табигый нигездән аерылу кешеләрне нинди зур рухи-әхлакый югалтуларга китерүе дә күрсәтелә. Табигатьнең рухи-әхлакый мәгънәсен һәм яһәмиятен күрсәтү белән бергә, прозада бу мәсьәләгә мөнәсәбәттә геройның мораль-политик йөзен, ахыр чиктә аның яшәү фәлсәфәсен ачуга да басым ясала. Еш кына әсәрләрнең конфликты да геройларның табигатькә төрлечә карауларына нигезләнә. Фәнни эшебездә әнә шул мәсьәләләр тикшерелде . Без максатыбызга ирештек тә.
Кулланылган әдәбият:
1.
2.
3. Урманчеев ФИ. Развитие татарского фольклора в контексте «Запад-Восток».Очерки по истории татарской культуры. – Казань: Фикер, 2004. – 624б.
4. Рус мәктәбендә татар балаларына әдәбият укыту. – Казан: Мәгариф, 2007. -112б.
5. Әдәбият, 11нче класс өчен дәреслек. –Казан: Мәгариф, 2005, - 397б.
Как зима кончилась
В чём смысл жизни. // Д.С.Лихачев. Письма о добром и прекрасном. Письмо пятое
Шум и человек
Старинная английская баллада “Greensleeves” («Зеленые рукава»)
На горке