Эзләнү эшенең темасы : "Эш эшләгән интекмәс, эшләмәгән көн итмәс"
Эшемнең максаты: Нәби Дәүлинең балалар өчен язган драма әсәрләре белән танышу, әһәмиятен ачыклау; сурәтләү чараларын әһәмиятен ачу.
Бурычларым:
- Н.Дәүлинең тормыш юлына, балалар өчен язган драма әсәрләренә күзәтү ясау;
- “Җырлап узган җәй” пьесасындагы сурәтләү чараларын билгеләү;
Предметы: Н.Дәүлинең балалар өчен язган драма әсәрләре
Объекты: “Җырлап узган җәй” пьесасы.
Вложение | Размер |
---|---|
galyavieva_rabota.doc | 66 КБ |
Исследовательская работа
Название работы
Эш эшләгән интекмәс, эшләмәгән көн итмәс
Выполнила
Галявиева Ильзия
ученица 4а класса
МОУ «СОШ № 3»,
п.г.т. Кукмор
Руководитель:
Назмиева Васила Госмановна
учитель татарского языка
и литературы
Эчтәлек
І. Кереш өлеш....................................................................................3 бит
II. Төп өлеш
1. Нәби Дәүли – балалар язучысы ...................................................4 бит
2. Эш эшләгән интекмәс, эшләмәгән көн итмәс............................5 бит
3. “Җырлап узган җәй” әсәрендә тел-сурәтләү чараларын............7 бит
ІІІ. Йомгаклау………………………………………………….........10 бит
Кулланылган әдәбият…………………………………………........12 бит
I Кереш өлеш
Матур әдәбият җәүһәрләре белән танышу балалар бакчасыннан ук башлана. Тәрбияче апаларыбыз “Шүрәле”, “Су анасы”, “Бала белән Күбәләк” кебек матур-матур әсәрләрне безгә укып, уйнап та күрсәтәләр. Ә инде мәктәпкә килгәч, әдипләребезнең иҗат җимешләре белән тагын да тирәнрәк таныша башлыйбыз. Әлифба, туган тел, уку китабының беренче битләре үк бөек шагыйрьләребезнең портреты, биографиясе һәм безгә таныш та, таныш булмаган да матур әсәрләре белән безне әдәбият дөньясына алып кереп китә. Әлеге әсәрләр безне әдәпле, тәртипле, үзебездә бары тик уңай сыйфатлар гына тәрбияләргә өндиләр. Шундый язучылар арасыннан мин Н.Дәүли иҗатына тукталырга булдым.
Эшемнең максаты: Нәби Дәүлинең балалар өчен язган драма әсәрләре белән танышу, әһәмиятен ачыклау; сурәтләү чараларын әһәмиятен ачу.
Бурычларым:
Предметы: Н.Дәүлинең балалар өчен язган драма әсәрләре
Объекты: “Җырлап узган җәй” пьесасы.
II Төп өлеш
1. Нәби Дәүли – балалар язучысы
Нәби Дәүли (Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин) 1910 елның 1 июнендә элекке Казан губернасының Спас өязе (хәзер Татарстан Республикасының Әлки районы) Иске Камка авылында Хәсән Миндубаев исемле игенче гаиләсендә туа. Сабый чакта ул ятим кала һәм тормышның бөтен ачысын татып үсә. 7 яшендә Кавказдагы татар байларының берсендә мал-туар көтә. Соңрак байның туганнарына батраклыкка яллана. Яңа хуҗасы аны урамга, язмыш иркенә куып чыгара. Шулай итеп, 1921нче елда 11яшьлек Нәбиулла балалар йортында эләгә һәм шунда тәрбияләнә.
Нәби Дәүли әдәбиятка шагыйрь буларак килеп керә. Шул ук вакытта ул үзен талантлы прозаик, публицист , драматург итеп тә таныта. Шул чорда (1950-1990елларда)драматурглар арасында балалар өчен язу җитди эш саналмаган, шуның өчен балалар драматургиясе һәрвакытта кытлык кичергән. Нәкъ шул вакытта Нәби Дәүлинең курчак театры өчен язылган әсәрләре дөнья күрә башлый. Алар арсында аеруча нык танылганнары “Айга очасым килә”, “Бәхет җыры”, “Җырлап узган җәй”, “Каракош батыр”аеруча уңыш белән курчак театрларында уйнала. Хәтта 1960нчы елда “Бәхет җыры” исемле пьесасы Бөтенрәссәй курчак театры смотрында беренче урынны ала.
Язучының драма әсәрләре кеше язмышы, аның киләчәге өчен борчылу,
хезмәт кешесенең бөеклеген һәм акылын зурлау, тормышта очраган һәртөрле гаделсезлекләргә карата килешмәүчәнлек кебек глобаль масштабтагы мәсьәләләрне яктырталар.
2. Эш эшләгән интекмәс, эшләмәгән көн итмәс
Яраткан язучыбыз Ш.Галиев “Әдәбиятның бурычы — кешеләрне яхшырту. Моңа никадәр иртәрәк алынсаң, шулкадәр нәтиҗәле. Нигә кешенең кимчелекләрен үзе белән үскәнен көтәргә? Соңыннан дәвалыйсы урынга башта профилактика булсын. Менә ни өчен мин балаларга атап язам”, - дип.
Миңа калса, мәктәп дәреслекләрендәге баларлар өчен язылган матур әсәрләрне иҗат итүче барлык язучылар да шушы фикерләрдән чыгып иҗат иткәннәр, ахрысы. Кайсы гына әсәрне укыма, алар безнең бары тик яхшы, кешелекле, бәхетле булырга этәргеч биреп торалар. Мондый сыйфатларга ия булу өчен, иң беренче чиратта, тырыш булырга кирәк. “Тырышкан табар, ташка кадак кагар”, “Кем эшләми, шул ашамый”, “Кечекнәдән тырыш булса, картлыгың тыныч булыр” кебек мәкальләр дә халык арасында юкка гына әйтелмәгәндер.
Нәби Дәүлинең “Җырлап узган җәй” әсәрен нәкъ менә шагыйрь Ш.Галиев әйткән фикернең нигезен тәшкил итә дә. Әсәр эчтәлеге белән мавыктыргыч, бала күңеленә хуш килә торган. Пьесада бирелгән тырыш кырмыскалар образы аша автор кечкенә дусларында хезмәткә мәхәббәт тәрбияләргә тырышка. Әлбәттә, эшеңне тырышып, намус белән башкарсаң, эшләгән эшеңнең нәтиҗәсен күрергә була. Һәрвакыт эшнең кирәк икәнлеген аңлап башкару мөһим. Кырмыскалар да уйнап, ял итеп кенә йөрүдән баш тартмаслар иде, әгәр дә кирәк икәненә төшенмәгән булсалар. Тормышта һәр нәрсәнең үз вакыты диләр өлкәннәр. Кырмыскалар, үрмәкүч, керпе вакытында өй төзеп, кышка әзерләнмәсәләр, Чикерткә кебек кышкы салкында җафа чигәрләр иде. Тырышканлыклары аркасында, эшләгән эшләренең җимешләрен татыйлар. Кеше әйткәнгә колак салмыйча, гомергә шулай рәхәт яшәрмен, җырлап кына йөрермен дип уйлаган чикерткә аяныч хәлдә кала. Тормыш аны “биетә башлый”. Дөнья иркенендә теләсә очып, теләсә сикереп йөрергә яраткан, эшләп тәти өс – башын пычратырга курыккан Чикерткәбез үкенә башлый. Әмма инде соң. Үкенүдән файда юк. Тикмәгә генә “Эш эшләгән интекмәс, эшләмәгән көн итмәс” димиләр.
3. “Җырлап узган җәй” әсәрендә тел-сурәтләү чараларын
Яшь буында хезмәткә мәхәббәт тәрбияләүне күз алдында тоткан әлеге әсәрнең популярлыгына зур йогынты ясаган үзенчәлек ул - тел – сурәтләү чаралары. Алар әсәрнең эчтәлеген укучыга тиешле дәрәҗәдә җиткерү өчен бик зур роль уйный. Алар аша автор әйтергә теләгән фикерен сабый күңеленә үтеп керә алырлык итә ала. Н. Дәүлинең “Җырлап узган җәй” пьесасында тел - сурәтләү чаралары оста кулланылган. Язучы әсәрнең үзенчәлекләреннән чыгып, төрле сурәтләү чараларын файдаланган.
Автор кебек гап-гади , олысы - кечесе дә аңлый торган туры мәгънәле сүзләрне уңышлы куллана һәм алар ярдәмендә конкрет бер төшенчәне күзалларга ярдәм итә. Йорт салабыз, без эшлибез, тырышабыз, хезмәт итәбез[1:208-209б.] сүзләре тормыш яшәешен бирә: кеше тормышта эшләп яши. Син дә шулай яшәргә тиш буласың, дия төсле автор.
Әсәрдә кулланган синонимнар сөйләмне образлы итүдә зур роль уйныйлар. Алар әйтергә теләгән фикерне тулыландыру, ныгыту өчен хезмәт итәләр. Әсәрдә кулланылган Саулыкка зарланмыйбыз, исәнлеккә дә әйбәт[1:210б.]; көчсез, хәлсез калдыра[1:212б.];армыйча, талмыйча[1:213б.]; җәй буенча хезмәт итәм, эшлим[1:215б.]; калтырата, туңдыра[1:215б.]; ашадык,эчтек, туйдык[1:216б.]; йөрәкне таза итә, ныгыта[1:218б.] кебек синоним сүзләрхис – кичерешләрен көчәйтү, фикерне төгәлрәк, тирәнрәк бирү өчен кулланган. Бер үк сүзне кабатламыйча, мәгънәдәш сүзләр тапкан. Вакыйга барышында кулланылган антоним сүзләр дә эчтәлеккә тирән мәгънә өстәргә ярдәм итә: көн – төн[1:210б.], җәй буе – кыш буе[1:216б.];җәен –кышын[1:217б.].
Эпитетлар төрле күренешләрнең сыйфатын белдерә. Язучы Нәби Дәүли эпитетны образларның хәлен:
Әсәрдә сөйләмне баету өчен кулланылган фразеологизмнар (тотрыклы сүзтезмәләр) әсәрнең мәгънә тирәнлеген көчәйтә, сөйләмне образлырак, тәэсирлерәк итә. Шулай ук һәр вакыйганы ачыграк итеп күрергә ярдәм итә. Мона мисал итеп түбәндәгеләрне китерергә була:
Пьеса барышында кулланылган кабатлау юллары да (Кырмыска, Кырмыска; теләсә кая, теләсә кая; имеш, имеш; кызганабыз, кызганабыз[1:217б.]) укучыны укыган саен уйланырга этәрә, вакыйга барышына карата хисне дә арттыра.
Нәби Дәүлинең әлеге әсәрендә иң зур урынны мәкаль һәм әйтемнәр алып тора. Алар тирән фикерне кыска итеп әйтергә мөмкинлек бирәләр:
Мисаллардан күренгәнчә, Н.Дәүли тел-сурәтләү чараларын әсәрендә бик күп һәм бик оста итеп кулланган. Сүзнең көчен, тәэсирен тоеп эш иткән. Шулар аша әсәрнең тирән мәгънәсен ачкан, әсәрне гади, халыкчан телдә язганлыгын күрсәткән.
III Йомгаклау.
Эшемә нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә: Нәби Дәүлинең әлеге әсәре үзенең идеясе, тәрбияви әһәмияте, гади, аңлаешлы телдә язылганлыгы белән һичкенә дә үз кыйммәтен югалтмаган һәм киләчәктә дә югалтмаячак, минемчә. Язучының балалар өчен язылган әсәрләре хәзерге чорда актуаль булган проблемаларны чишәргә ярдәм итә. Бүгенге көндә өйләрендә бернәрсә дә эшләмичә, көне буе телевизор карап утыручы, көне-төне телефон белән уйнаучы яшьтәшләрем күбәйгәннән күбәя. Балалары башкара алырдай эшләрне әти-әниләре эшләгән гаиләләр дә бар. Янәсе, бала кечкенә әле, үсеп җиткәч барысына да өйрәнер, өлгерер. Әлегә балачакның кадерен белеп, рәхәтләнеп уйнасын. Мондый гаиләләрдә бала хәтта үз-үзен караудан азат ителә. Аның өчен якыннары әйберләрен табып бирәләр, хәтта киендерәләр дә. Нәтиҗәдә, бала эш сөймәүчән, җиңел тормыш яратучан булып үсә.
Һәр гаиләдә бала хезмәт күнекмәләрен алып үсәргә тиеш. Хезмәт тәрбиясенә, иң беренче чиратта, гаиләдә нигез салына. Балага “хезмәт сөючәнлек” дигән төшенчәгә кергән барлык сыйфатларны да бары тик гаилә генә бирә ала. Ә эшләргә өйрәнеп үсмәгән кеше һәрвакыт чит кеше ярдәменә мохтаҗ була, мөстәкыйльлеген югалта һәм мондый бала тормышта югалып та кала. Әсәренең менә шушы тирән мәгънәсенә төшенү үтемлерәк булсын өчен, автор әсәрләрендә төрле сурәтләү чаралары кулланганын ачыкладым.
Нәби Дәүлинең балалар өчен язган пьесалары сабыйларны тырыш булырга, эш яратырга өнди дә инде. Бәхетне, матур тормышны тик ятуда, эшләмәүдә, җырлап күңел ачуда күргән кешеләргә, киләчәктә бик тә авыр булачагын, сиңа карата хөрмәт бетәчәген ачык итеп әйтеп бирә. Авторның “Җырлап узган җәй” әсәрен укып, кеше менә шундый хәлгә төшмәсен, тормыш итүгә һәрьяклап әзерләнсен өчен, аңа балачактан хезмәт тәрбиясе бирү зур әһәмияткә ия икәнлеген ачыкладым. Үз эшеңә җаваплы карарга, вакытында эшләргә кирәклегенә тагын бер кат инандам. Моның өчен үземдә ихтыяр көче, сабырлык, чыдамлык кебек сыйфатларны булдыру өстендә эшләргә кирәклеген аңладым. Ә ялкауланып, эшне вакытында эшләмәгән дусларыма бары тик “Эш эшләгән интекмәс, эшләмәгән көн итмәс” дип кенә әйтәсе кала.
Кулланылган әдәбият
Астрономический календарь. Апрель, 2019
«Яндекс» открыл доступ к нейросети "Балабоба" для всех пользователей
Прекрасная арфа
Мать-и-мачеха
Есть ли лёд на других планетах?