“Хәзерге прозада Бөек Ватан сугышы темасының чагылышы”
Вложение | Размер |
---|---|
hzerge_proza.doc | 96.5 КБ |
Д.В.Вилькеев исемендге VII Шәһәрара укучылар конференциясе
Секция: Татар филологиясе
Фәнни-тикшеренү эше
“Хәзерге прозада Бөек Ватан сугышы темасының чагылышы”
Эшне башкарды:
Закирова Камилә Рәис кызы
10 нчы сыйныф укучысы
ГБМБУ “78 нче мәктәп”
Идел буе районы, Казан шәһәре
Фәнни җитәкче:
Нәбиева Гөлчәчәк Мөнәвир кызы
Казан – 2016
Эчтәлек
1.Кереш.................................................................................................................3 б.
2.1.1. К.Латыйпов, М.Әмирхан, Г. Гыйльманов, Ф.Яруллин, Ә. Гаффар, А.Хәлим иҗатларында Бөек Ватан сугышы темасының бирелеше ..................................4-6 б.
3.2.2.Х.Камаловның “Һәркемнең гомере бер генә”, “Безне өйдә көтәләр”әсәрләре,З.Зәйнуллинның “Гарасатлы юллар”, Р. Кадыйровның “Сугыш”, Р.Сәфәровның “Әҗәл белән янәшә”, М.Хәбибуллинның “Йөрәккә тамган язгы тамчылар” повестьлары аша тарихи дөреслекне белү...........................................................................................................................6-8 б.
4.3.3. А.Гыйләҗев, Н.Фәттах, М.Мәһдиев, М.Юныс иҗатында Бөек Ватан сугышы темасының чагылышы............................................................................8-11б.
5.Йомгаклау...............................................................................................................12б.
6.Кулланылган әдәбият исемлеге............................................................................13б.
Кереш
Татар совет язучылары һәм шагыйрьләренең Бөек Ватан сугышының давыллы елларындагы изге хезмәте - халык батырлыгының бер күренеше булып тора. Сугыш елларында поэзия, проза, драматургиядә, гомумән, әдәбиятның барлык жанрларында да изге Ватан өчен көрәш һәм батырлык темасы үзәктә була. Сугышның башлангыч чоры һәм аның хәлиткеч вакыйгалары, Бөек Җиңүгә килүнең авыр юллары - болар барысы да әдәбиятта үзәк темалар буларак чагылыш таба.
Татар әдәбиятында сугыш темасын чагылдырган әсәрләр бик күп. Сугыш елларындагы ачлык, ялангачлык, сугыш кырларында ятып калган корбаннар, фашистлар тоткынлыгында хурлыклы һәм мәсхәрәле Татар үлемен көткән әсирләр язмышы һәркемне уйланырга мәҗбүр итә. Сугыш темасы чагылган әсәрләрнең күбесе авыл халкы тормышын сурәтләүгә багышланган. Язучылар сугышның беренче көннәрендә үк фашизмга нәфрәт белән сугарылган әсәрләр иҗат итәләр.
Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты аеруча үзенчәлекле, чөнки ул сугыш барган вакыт белән тәңгәл килә – 5 ел эчендә формалаша, иҗат ителә. Бу чор әдәбиятына, аның прозасына нинди сыйфатлар, үзенчәлекләр хас микән? Иң әһәмиятле үзенчәлек шунда – сугышның беренче көннәреннән үк татар язучыларының күпчелеге, кулларына корал алып, фашизмга каршы көрәшкә күтәрелүе. 54 язучының 27 се сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китә. Байтак язучылар, үзләрен фронтка җибәрүләрен сорап, гариза бирәләр. Сугышта татар язучыларының утыздан артыгы һәлак була. Алар арасында Абдулла Алиш, Фатих Кәрим, Муса Җәлил, Гадел Кутуй һәм башкалар бар. Сугыш чоры прозасында хикәя жанры өстенлек ала. Каләм осталары, бер-ике вакыйганы сурәтләп, дәһшәтле көннәрнең драматизмын, гадәттән тыш хәлләрнең катлаулылыгын, кешеләрнең эчке дөньясын, омтылышларын да күрсәтә алалар. Әдипләребез ут сызыгындагы хәлләрне, разведчикларның хәтәр эшләрен, партизаннар хәрәкәтен һәм тылдагы кешеләрнең фидакарьлекләрен тетрәндергеч, күңелгә үтеп керерлек итеп сурәтлиләр.
Хәзерге татар әдәбиятында да сугыш темасы бик актуаль. Әлеге фәнни-тикшеренү эшенең нәтиҗәләре шуның ачык мисалы булып тора. Без бу хезмәттә хәзерге прозада Бөек Ватан сугышы темасының чагылышын эзләү максатын куйдык. Бүгенге буын яшьләренә илебезнең данлы үткәне, күренекле шәхесләре, аларның ялкынлы иҗат җимешләре булган әсәрләре турында мәгълүмат бирү, Туган иле, Туган җире өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнарыбызга карата: горурлану һәм кызыксыну хисе тәрбияләү бурычларын алгы планга чыгарырга уйладык.,чөнки һәркем моны белергә тиеш. Бөек Ватан сугышы темасы татар әдәбиятында бик ныклап өйрәнелгән һәм бүгенге көндә дә язучыларыбыз,шагыйрьләребез бу эшне дәвам итә. Бу хезмәтне язганда моңа тагын бер кат инандык. Төп чыганаклар итеп Җиңүнең 65 еллыгына чыгарылган томнардан, татар әдәбияты тарихы китапларыннан файдаландык.
1.1. К.Латыйпов, М.Әмирхан, Г. Гыйльманов, Ф.Яруллин, Ә. Гаффар, А.Хәлим иҗатларында Бөек Ватан сугышы темасының бирелеше
Хәзерге татар әдәбиятында җиңү алып килгән ветераннарның бүгенге хәле, аларның сугышта кичергәннәрен оныта алмавы, тән һәм җан яраларының яңаруы хакында бик күп әсәрләр иҗат ителә. Шигырьме ул, яисә чәчмә әсәрме ― боларның барысында да бер генә теләк ― сугыш афәте бүтән кабатланмасын. Шагыйрьләребез шигъри сүз белән киләчәк буынга сугышның никадәр куркыныч икәнлеген, безгә ирек, җиңү яулау өчен җанын-канын биргәннәр алдында бурычыбызның чиксезлеген аңлатырга омтыла.
Сугышның ачы хакыйкате бу елларны үз күзләре белән күргән язучыларыбызның әсәрләрендә киң чагылыш таба. Алар үзләре кичергән вакыйгаларны киләчәк буынга сөйләп калдырырга омтыла. Бөек Ватан сугышы ветераны Кави Латыйпның «Үр арты үр» әсәре ― моның якты бер үрнәге. Әсәрдә яшь егетнең тәүге тапкыр дошман белән очрашуы, авырлыкларны җиңәргә өйрәнүе, сөю хисләре бик табигый сурәтләнә. Повесть тулысынча язучының үзе күргәннәренә нигезләнеп язылган. Шуңа күрә дә повесть фактик материаллар белән чуарланган, аның телендә дә сугыш кырыслыгы сизелә. Әсәр белән танышкач, без яшь укытучы егет Кави Латыйповның сугышка кадәрге тормышы, НКВД частендә хезмәт итүе хакында беләбез. Тик «Үр арты үр» әсәре аның үзе турында гына түгел, ә үзе кебек меңнәрчә көрәштәшләре хакында да. Язучы юкка гына әсәрен «сугыш кырында һәлак булган яудашларга багышланган кыйсса» дип атамый. Кави Латыйпов: «Сугыш кырында һәлак булган яудашларга багышланган кыйссамда күп урыннар ― юллар, каләм белән түгел, гүяки, пулялар белән язылды», ― ди. Язучыга ияреп ул юлларны без дә үтәбез, хәтта пуля тавышларын да ишетәбез кебек.
Икенче әсәр ― Марат Әмирханның «И кылган догам минем» повесте шулай ук фронтовикның үзе үткән сугыш юллары хакында сөйләве рәвешендә язылган. Хисам Сабиров оныгы үтенече буенча үзенең истәлекләрен тасмага яздыра. Повесть сигез тасмадан тора. Аларның һәрберсе аерым исем белән герой тормышында булган вакыйгаларга багышланган. Марат Әмирхан безнең сугышчыларның дошман белән аяусыз көрәшен генә тасвирламый, ә аның әсәренең үзәгендә төп геройның чолганышта калып әсирлеккә эләгүе, җиңү көненнән соң үз илебездә сөрген газаплары кичерүе тасвирлана.
Марат Әмирханның «И кылган догам минем», Рашат Низаминың «Сары чәчәкләр» әсәрләренең геройлары холык-фигыльләре, белеме, тәрбиясе ягыннан бер-берсеннән аерылып торсалар да, аларны сугыш берләштерә: шул ук сугыш сукмакларын үтәләр, югалту, ялгышлар аша узалар, яңа үрләр яулыйлар. Әлеге әсәрләр белән танышу, геройларның язмышын, хис- кичерешләрен күңелебез аша үткәрү безгә, укучыларга, шулай ук гыйбрәтле.
Югарыда аталган әсәрләрдән без сугыш кыры, сызгырып очучы ядрәләр, әти-бабайларыбызның үлем белән күзгә-күз очрашуы хакында укып белсәк, Галимҗан Гыйльманов бу вакытта тылда ниләр булганлыгын тасвирлый. Аның «Әткәйнең сугыш көндәлеге» повестенда хатын-кызларның, яшүсмер егет-кызларның тылдагы авыр хезмәте, тол хатыннарның яу кырында һәлак булган ирләрен көтү ачысы, әтисез калган сабыйларның ятимлеге белән янәшә җиңү иртәсе шатлыгы тасвирлана. Язучы сугыш чоры кешеләренең эчке дөньяларын тасвирлау аша яшәү һәм үлем, бурыч һәм намус, кайгы һәм өмет кебек төшенчәләрнең чын асылын ачарга омтыла. Повесть, исеменнән үк күренгәнчә, көндәлек рәвешендә язылган. Һәр бүлек ― яшүсмер малайның сугыш белән бәйле хатирәсе, авыр елларда чыныгу үтү юлы.
Хәзерге әдәбиятта илгә азатлык яулаган ветераннарның бүгенге хәле дә, аларга булган мөнәсәбәт тә чагылыш таба. Фәнис Яруллинның «Өзелгән өмет» хикәясендә Гыйльметдин картның, сугыш бетеп, илле елдан артык вакыт үткәннән соңгы тормышы сурәтләнә. Карт авыр сугыш юллары үткән, яраланган. Оныгы Хәмзә өчен ул ― герой, малай бабасыннан сугыш хатирәләрен кабат-кабат сөйләтә, аның белән горурлана. Язучы әсәрдә җитәкчеләрнең генә кешеләрне төрле катламнарга аеруын күрсәтә. Гыйльметдин картның оныгын яңа телевизор белән сөендерәсе килә, ләкин карт ветеранның аны сатып алырга мөмкинлеге юк. Военкомат та телевизорларны геройларга гына бирә икән. Бабасын герой санаган оныгының күңелен төшермәс өчен карт соңгы үлемтек акчасына телевизор алырга була. Военкоматтан аны Мәскәүгә җиңү парадына чакыралар. Шул сөенечле хәбәр белән якыннарын да шатландырырга ашыкканда, Гыйльметдин карт дөнья куя. Сугышларда пулялар, снарядлар җиңә алмаган гаярь солдатны кечкенә генә бер шатлык мәңгелеккә аяктан ега. Автор әлеге моңсу хикәясе белән илебез азатлыгы өчен үз-үзен аямыйча көрәшкән бабайларыбызны исән вакытта, яныбызда чакта кадерлисе, аларга карата игътибарлырак буласы иде дип әйтергә тели. Хәрби-патриотик теманы үзәккә алган әсәрләрдә батырлыкка соклану икенче планга күчә, алга батырлыкның чыганакларын эзләү, сугышның ачы фаҗигасын реалистик сурәтләрдә бирү чыга.Әхәт Гаффарның «Кәфенгә кесә текмиләр» әсәре әнә шул ачы хакыйкать рухы белән сугарылган. Язучы әлеге хикәясендә илебездә сугыш барган еллар хакында гына сөйләп калмый, ә халкыбызның бөтен үткәненә дә бәя бирә. Язучы дөньяда барган сугышларның никадәр мәгънәсез, кирәксез икәнлекләрен исбатларга омтыла. Әхәт Гаффарның «Кәфенлеккә кесә текмиләр» хикәясе герое үзенең тормышы турында гына бәян итми, ә үз мисалында безнең илнең сәяси, иҗтимагый үзгәрешләрен дә тасвирлый. Ул заманның, җәмгыятьнең гаделсез булуын ача. Хикәядә автор героеның исемен атау гына түгел, хәтта аның тышкы кыяфәте, ир-атмы, хатын-кыз булуы турында да мәгълүмат бирми. Геройның сөйләм үзенчәлекләре аның тулы образын укучыга аңында тудырырга ярдәм итә. Әсәрнең шул рәвешле язылуы аны тагын да мавыктыргычрак итә, шулай ук Әхәт Гаффарның язу осталыгы хакында да сөйли. Безнең каршыбызга илдә барган барлык үзгәрешләрне үз гомере аша кичергән, хәзер олы яшьтәге ир-ат килеп баса. Аның күңеле тормышның гаделсез, рәхимсез булуыннан сызлана.
Айдар Хәлимнең «Трофей ашъяулык» хикәясендә дә сугыш вакытында тылдагы авыр хезмәтнең сурәтләнеше белән безнең илебездә алып барылган сәясәтнең гаделсезлеге дә тасвирлана. Хикәянең үзәгендә Миңсылу һәм аның улының тормышы сурәтләнә. Әтиләре сугышта батырларча һәлак булган әлеге гаиләнең язмышына битарафлык әсәрдә бик оста табылган сурәт-детальләр аша ышандырырлык итеп ачыла.Бөек Ватан сугышында Җиңүнең бер еллыгына тол хатынга бүләк ителгән тишек ашъяулык шул чордагы тормышны,дәүләтнең гади кешегә мөнәсәбәтен чагылдыра.Язучы Миңсылу образы аша сугышта һәлак булган ирләренә тугры татар хатын-кызларының кайгы-хәсрәтен, авыр язмышын күрсәтә.
2.2. Х.Камалов, З.Зәйнуллинның “Гарасатлы юллар”, Р. Кадыйровның “Сугыш”, Р.Сәфәровның “Әҗәл белән янәшә”, М.Хәбибуллинның “Йөрәккә тамган язгы тамчылар” повестьлары аша тарихи дөреслекне белү
Сугыш чорында һәм сугыштан соңгы беренче елларда сугышны батырлык, ватанпәрвәрлек мәйданы дип күрсәтү иң алгы планда торганлыгын яхшы беләбез. Ә инде сугышның нәрсә икәнлеген, аның кешелек дөньясы, яшәеш өчен бөтенләй ят күренеш икәнлеген аның коточкыч ямьсезлеге белән, хәлләр ничек булган, шулай итеп күрсәтү — ягъни бар булганча объектив тасвирлау шактый соң килде. Һәм моны беренчеләрдән булып, утны-суны кичеп яраланган, контузияләнгән булса да, исән калган фронтовик язучыларыбыз эшләде.
Язучы Хисам Камалов — үлем белән күп тапкырлар очрашкан, фронтның иң алдынгы сызыкларында көрәшкән, яраланып, контузияләр алып, госпитальләрдә ятып исән калган кеше. Аның «Һәркемнең гомере бер генә», «Безне өйдә көтәләр», «Үлгәннән соң яздым» романнарын үз эченә алган трилогиясе Ватан сугышы темасын бик тулы яктырткан әдәби хәзинә булып санала. Һәр фронтовикның, һәр әдипнең сугышка карата үз карашы, үз фикере, аны үзенчә күзаллавы, бу турыда сөйләргә хокукы бар икәнлеген дә истән чыгармыйк. Армия, фронт генераллары биеклегеннән караганда, бертөрле күренсә, батальон, рота командирларына ул башкачарак күренә торгандыр. Ургылып торган дошман утына ташланганда, аның солдатлары белән күзгә-күз карашып якалашканда, «улмы — мине, мин — анымы?» дип алышырга күтәрелгән солдатлар өчен әлеге мизгелләрнең нәрсә икәнлеген кем аңлатыр, кем сөйләп бирә алыр икән? Болар барысы да игътибарга лаек, барысы да тормышчан, барысын бергә җыйганда гына азмы-күпме тулы бер бөтен картина туарга мөмкин. Мөҗип Имамов үзенең әсәрен «Сугышның мәрхәмәтсез йөзе» дип атаган. Биредә, чыннан да, сугыш үлем ыржаеп торган каралыгы, ямьсезлеге белән күз алдына килеп баса.
Китапка кертелгән материаллар арасында сугыш, фронт дәһшәтләрен үз күзләре белән күрергә өлгермәсәләр дә, балалык, сабыйлык чорлары шул дәвергә туры килгән әдипләр әзерләгән повестьлар бар. Мәсәлән, Зәки Зәйнуллинның «Гарасатлы юллар» һәм Рәмзис Кадыйровның «Сугыш» исемле повестьлары ышандыру көче, сурәтләнгәннәрнең дөреслеге, вакыйгаларның конкретлыгы һәм, икенче яктан, киң панорамалылыгы белән аерылып торалар. Бу әдипләр сугышчыларның истәлекләренә, объектив язмаларына таянып эш иткәннәр һәм ул язмаларны әдәбиләштереп, мавыгып һәм кызыксынып укырлык дәрәҗәгә китергәннәр.
1941 нче елның зәмһәрир салкын кышында Кызыл Армиянең солдатларын ничек сугышка «әзерләп» җибәрүе турында Рәмзис Кадыйровның «Сугыш» исемле документаль повестенда бик гыйбрәтле юллар бар:
«Суслонгерга өч-дүрт чакрым калгач, Әхәтләргә лагерьдан солдатлар очрады: барысы да үлек чырайлы, сап-сары киемнәре теткәләнеп беткән. Боларның тормышы тора-торгач аңлашыла башлады. Занятиедә урман тулы солдат, ашарга көненә дүрт йөз грамм ипи белән өшегән бәрәңге шулпасы, җитмәсә, анысы да тозсыз. Ике йөз кешелек землянкаларда мич юк, түшәмнән тамчылар тамып тора иде. Ике көн эчендә яңа килүчеләрне дә бет басты, аны киемнәрне учак өстендә тотып бераз койдылар да яңадан киеп чыктылар. Көндез алты чакрым тактик занятиеләргә йөртәләр иде, төнлә тревога ясап, ун чакрым бот төбеннән кар ердырып чаптыралар да, кайтканда илле сантиметр диаметрлы, ике метр озынлыктагы чыршы бүрәнәләрне каешлар белән бәйләп, тагып кайталар иде...
Шул рәвешчә бер ай интектергәннән соң, хөкүмәт әлеге кешеләрне сугышка барырлык дәрәҗәгә килделәр дип тапты һәм Әхәтләрне туры Мәскәүгә җибәрде».
Әлбәттә, югарыда утыручы кемнәрнеңдер гаебе белән шулай хәлсезләндерелгән солдатларның ничек сугышачакларын күз алдына китерү кыен түгел. Әмма алда әле аларны сугышның моннан авыррак дәһшәтләре, фаҗигалары көтә иде.
Зәки Зәйнуллинның «Гарасатлы юллар», Рәис Сәфәровның «Әҗәл белән янәшә» әсәрләрендә сугышның иң авыр, иң кыен шартларында да сынмаган, аптырап калмаган, беркайчан да кешелек сыйфатларын җуймаган татар егетләреннән Зәйнулла, Ягъфәр, Рәис кебекләрнең үлмәс батырлыклары гәүдәләнә. Бу образ-сурәтләр әдипләрнең хыял-фантазияләре ярдәмендә түгел, ә, чынлап та, тормышның үзеннән, сугыш чынбарлыгыннан алынганлыгы әллә каян сизелеп тора. Бу авторлар, армия шартларын, сугыш картиналарын профессиональ яктан бөтен ваклыклары белән, һәм стратегик киңлекләрендә белүчеләр буларак, гаять тулы ышандырырлык, төгәл фактлар белән эш итәләр. “Гарасатлы еллар” томында ут эчендәге хәлләрне турыдан-туры тасвирламаса да, шул афәтләрнең тылда яшәгән кешеләр, олылар һәм балалар күңелләрендә ни рәвешле уелып калулары хакында да әсәр урнаштырылган. Аны берсеннән-берсе матур әсәрләре белән күптән танылган мәшһүр әдип Мөсәгыйт Хәбибуллин («Йөрәккә тамган язгы тамчылар») иҗат иткән.
Мөсәгыйт Хәбибуллин үзенең «Йөрәккә тамган тамчылар» дип аталган хикәясендә безгә әсир төшкән немецлар турында яза. Сюжеттан аңлашылганча, болары теге мәгълүм башкисәрләр отрядларыннан түгел, хәтта үзләрен антифашист дип санаучылардан икән. Инде әсирлек шартларында болар күңелендә дә ниндидер яхшылык, аңлашырга тырышу, ярдәмчеллек, итагатьлелек кебек сыйфатлар бөреләнә башлый. Һәм моның шулай икәнлеген тылда, авылда яшәүче татар хатыннары — Фатыйма, Камилә кебекләр тоя. Әдип бу хикәясен матур лирик тойгылар фонында кызыклы һәм ягымлы сюжетка төреп бирә алган. Авторның хикәядә чагылган фикерләре хәзер киң таралып килүче толерантлык идеяләренә дә туры килә.
3.3. А.Гыйләҗев,Н.Фәттах,М.Мәһдиев, М.Юныс иҗатында Бөек Ватан сугышы темасының чагылышы
А.Гыйләҗевнең югалган буыннарның бәхетсез язмышы турында язылган «Берәү» повестенда сугышның золымы берничә буынга җитүе күрсәтелә. Чит җирләрдә дошман явында ятып калган Яруллалар, Санияләр буыны — беренче бәхетсез буын, гомере яшьли дошман өнендә киселгән беренче мәхәббәтен юксынып ялгыз яшәгән Исхаклар — икенче бәхетсез буын, сугыш еллары авылында бердәнбер бала булып туган икенче бер Сания исемле кыз — өченче бәхетсез буын. Димәк, сугышның гаделсезлекләре бер буынны гына түгел, киләчәктә уйнап-көлеп яшәргә, гаилә корырга, балалар тудырырга, шуның белән җир йөзендә үзенең эзен калдырырга тиешле булган әллә ничә буынны харап итә. «Сугыш елларында балалар тумаган,— ди яшь кыз Сания.— Хәзер менә шул елгыларның уйнар чагы җитте.Ләкин алар юк. Тыңлагызчы, су буе тып-тын... Кичә дә, өченче көн дә, яздан бирле шулай... Мин кырык икедә туганмын. Әти яраланып кайткан булган... Минем белән бергә никадәрле артык тынлык туган».
Сугыш аркасында тулы бер буын балалары дөньяга килә алмый. Очраклы рәвештә генә туган бердәнбер бала Сания үзенең ялгыз тормышын аянычлы бер күренеш итеп кабул итә. «Сабый чакта бер үзем... Укырга кердем — бер үзем. Икенчедә — бер үзем. Өченчедә — бер үзем. Дүртенчедә дә бер үзем! Беләсезме, Исхак абый, бик-бик кыен икән ул. Адәм белән Һаваны аңлыйм мин, яман булган аларның хәлләре... Бергә күмәкләшеп уйныйсы килә, салам эскертендә ауныйсы килә, гөрле-качышлы, әбәк-әбәк чабышасы килә». Әсәрдә яшьли олылар акылы кергән яшүсмер кыз Саниянең фаҗигасы аеруча кызганыч бирелгән. Сугыш аңа үз хөкемен чыгарган — гөнаһсыз сабый ялгызлыкка дучар ителгән. Адәм баласы өчен моннан да аянычлы җәзаны уйлап табып булыр микән? Шулай итеп, сугыш бу буын яшьләренә мәрхәмәтсезлекне үзенчә сала.
Укучыны тетрәндерерлек тыл вакыйгаларын авыл халкының авыр хезмәте аша сурәтләүне А.Гыйләҗев «Язгы кәрваннар» повестенда да дәвам итә. Әсәр, әлбәттә, беренче чиратта сугыш еллары яшьләре Әдилә, Ибраһим, Дамирларның тормышлары турында. Сугыш кыенлыкларын һәрдаим тоеп торган бу яшь геройлар әсәрдә ниндидер бер эчке җылылык белән тасвирланганнар. Алар мөлаем, саф, акыллы, хыялый, бүгенгесе бик авыр булса да, киләчәккә зур өметләр белән карыйлар. Шушы яшьлекне романтик рухта бирү белән бергә, автор авылның өлкәнрәкләре өстенә төшкән авыр, кайвакытта гади кеше түзә алмаслык шартларда башкарылган авыр хезмәтен күрсәтүгә дә игътибар итә. Мәсәлән, яртысы карт-корыдан, яртысы аксак-туксактан торган авылның җитмеш биш ачлы-туклы кешесен карлы-бозлы су эчендә алтмыш биш чакрым ераклыктагы Кәсле авылына солы симәнәсе алырга кул арбалары белән чыгарып җибәрәләр. Газаплы озын юлда җитмеш биш җан бербөтен булып, уртак хәсрәтне аркаларына асып, «өстән» кушылган нәрәтне үтәп кайталар. Мәгънәсез боерык үтәлә, бары тик озын юлның авыр газабына түзә алмыча, йончылган, ябык гәүдәле өч бала анасы Сабирәттәй генә йөрәк авыруыннан гүр иясе була. Шулай итеп, сугыш елларының гаделсезлеге аркасында тагын бер яшь кешенең вакытсыз гомере өзелә.
Сугыш елларындагы тылдагы гаделсезлекләрне, шуңа бәйле туган аянычлы язмышларны тасвирлап язган «Кырык дүртнең май аенда» повестенда Н.Фәттах сугыш бетәргә кала бер ел соңрак булган хәлләрне тасвирлый. Вакыйгаларны бөтен кырыслыгы белән күрсәтү өчен, әдип повестенда 1944 нче елның, аның да май аен, ягъни илнең сугышта аеруча алҗыган, аеруча өшәнгән вакытын ала. Яз көнен сурәтләүгә алынуның сәбәбе шунда: бу — елның азык-төлеккә иң мохтаҗ фасылы. Әсәрдә әйтелгәнчә, язның «урманда да, басуларда да әлегә ашардай бернәрсә дә юк. Иң кытлык чак, иң өзек чак. Бөтен җирдә бары юклык, ачлык-ялангачлык кына хөкем сөрә». Нәкъ шул вакытта, үзенең имчәк баласын күтәреп, 1942 нче елда торф чыгарырга киткән җиреннән Хәмдия кайтып төшә. Алар анда җәен торф чыгаралар, кышын, чатнама суыкта, буранда кул-аякларын туңдырып, ирләр аудармастай агачларны аударалар. Күбесе хатын-кызлар, берәүләр аяктан егыла, икенчеләре качып китәргә мәҗбүр була. Ә менә Хәмдия түзә, көненә икешәр норма эшли. Инде баласы тугач, Хәмдия өчен чын-чынлап михнәтле көннәр башлана. Ул, түзә алмыйча, туган авылына кайтып егыла. Ләкин монда хәлләр тагын да яманрак икән. Ирләр сугышка киткәч, уңган-булган хатыннарны төрле авыр эшләргә озатканнар, әз-мәз терлек асрарга хәлләре булганнарны «заем, налуг, страх» түләтеп, муеннан бурычка батырганнар, шулар өстенә кайберәүләрне бер кесә яшел кузак өчен төрмәгә утыртканнар. Хәмдиядән алда кайтып киткән Нурия белән Мәрхәбәне дә җиде елга төрмәгә япканнар. Язучы героиняны тирән фаҗигалы кичерешләр эчендә калдыра. Аның алдында бер генә юл да юк. Ул үзе ач, әнисе ач, яңа туган баласы ач.
Сугыш елларының тылдагы авыр тормышын М.Мәһдиев тә үз иҗатында киң планда чагылдыра. Аның «Кеше китә — җыры кала» дигән повестенда Кара Чыршы авылындагы сугыш алып килгән җан өшеткеч хәлләр тасвирлана. «Гомер буе җыр белән гомер иткән, бер-берсе белән ярдәмләшеп яшәгән Кара Чыршылылар «сугыш башлангач шактый үзгәрделәр»,— ди автор. Авыл халкы икегә аерылды: Шәяхмәт, Тимерхан, Шәйхи кебек күпчелек, газиз балаларын фронтка озаткач, ил кайгысын кайгыртып, көн-төн хезмәттә булсалар, Заһри, аның улы Әхмәтзарифлар сугышка бармау өчен хәйләле юллар эзли башлыйлар. Ләкин Заһриларның ялганга корылган эшләре уңышсызлыкка очрый.
Повестьта аеруча яшүсмер егет Нургали һәм карт карчык Мәйсүфәнең язмышы аянычлы бирелгән. Яшьлек акылсызлыгы белән ФЗӨдән качып кайткан Нургали властьлардан яшеренеп, качып, ата-анасының бәддогасын һәм авыл халкының нәфрәтен тоеп, җан җәзасы белән яшәргә мәҗбүр. Ләкин егет, күп авырлыклар аша үтеп, үз эчендәге куркуны баса, тиешле органнарга барып баш ия. Мәгълүм булганча, бәхетсезлек ялгыз йөрми, инде туры юлга баскан егетнең язмышы ахырдан бик аянычлы тәмамлана. Ата-анасы, авыл халкы, властьлар тарафыннан гафу ителгән Нургали, инде тынычланган күңел белән фронтка киткәндә, очраклы рәвештә поезд астына калып һәлак була.Әсәрдәге икенче бер бәхетсез кеше — Мәйсүфә карчыкны исә прокурор Улибаева бер уч арыш башагы уып алып кайткан өчен ике елга төрмәгә җибәрттерә. Җылы чәен эчеп, җылы түшәгендә йоклау бәхетеннән һәм иректән мәхрүм ителгән карчык картаймыш көнендә авыр төрмә шартларында җан асрарга мәҗбүр була. Әсәрдә явызлык чыганагы буларак тасвирланган прокурор Улибаеваның үз хәле дә шәп түгел. Сугыш аның гаиләсенә дә зур афәт алып килгән. Ире сугыш башлануның беренче көннәрендә үк һәлак була, карт әнисе, дүрт баласы белән ятим калган хатын көненә гаиләсе белән 200 грамм, ягъни бер телем ипине бүлешеп ашарга мәҗбүр. Балаларының ач утыруында да, иренең үлемендә дә, үзенең каты бәгырьлегә әверелүендә дә Улибаева бер нәрсәне — бары тик фашизмны гына гаепли.Гомумән алганда, алда санап киткән тылдагы халыкның тормышын реаль тасвирлап язган әсәрләрдә язучылар риясыз, ихлас күңелле авыл кешеләренең авыр хезмәтен чагылдырдылар, кыенлыклар никадәр зур булмасын, гади халыкның түземле булырга тырышуларын, ләкин аерым очракларда кайбер геройларның явызлык корбаннары булып китүләрен күрсәттеләр һәм бу явызлыгының нигезен ачып бирә алдылар.
Дәһшәтле сугыш ачысын үз башыннан үткәреп, үлем белән күзгә-күз очрашкан фронтовик-әдип Хисам Камаловның сугыш прозасы аерым игътибарга лаек. Бары тик унҗидене генә тутырган үсмер егетне 1943 нче елның ноябрендә кыска әзерлек курсларыннан соң турыдан- туры фронтка озаталар. Каты сугышлардан соң каты яраланган егет 1946 нчы елда япь-яшь килеш инвалид булып өенә кайта. Тән яралары, яшьли гарип калу хәсрәте никадәр зур булмасын, ул үзендә яшәргә һәм эшләргә көч таба. Тормышның тәмен татып өлгермәгән егеткә сугышның бөтен әчесен, фаҗигасын, гаделсезлекләрен күрергә туры килә. Шуңа күрә дә, соңрак әдәбиятка килеп кергәч, X.Камалов, бернинди идеологияләргә баш имичә, әсәрләрендә реаль сугыш күренешләрен тасвирлады, бу елларда туган төрле гаделсезлекләрне ачып салды, сугышчыларны, беренче чиратта, гади, җанлы, һәрберсенең индивидуаль йөзләре булган кешеләр итеп гәүдәләндерде. Төрле әсәрләрендәге бу үзенчәлек аның «Бердәнбер ул» (1988) повестенда да дәвам итә. Бөек Ватан сугышы башланганда, әсәр геройлары Тәүгиз һәм аның дус малае Миша яңа гына мәктәпне тәмамлаган яшүсмер сабыйлар булалар. Сугыш гарасаты башлануның икенче елында ук Тәүгиз фронтка китә һәм күпмедер вакыттан соң егет хәбәрсез югала. Билгесезлектән һәм хәсрәттән кара кайгыга баткан ата-ананың йөрәген кайберәүләр арасында йөргән гайбәт тә телгәли. Имеш, Тәүгиз дошманга әсирлеккә төшкән. Газиз баласының бернинди нигезсез дезертирлыкта гаепләнүе Фәрдәнә апа белән Хәбир абыйны аяктан ега. «И бәхетсез бала!.. Кемнең каргышлары төшеп сине хараплар итте икән? Син бит күбәләк канатын да имгәтергә базмый идең. Никләр генә таптым, никләр генә бактым?..» дип өзгәләнә чарасызлыкка калган ана. Сугыш беткәч, балачак дустының исемен аклау максатыннан, Миша эзләнү эшләре алып бара. Дөреслектә Тәүгиз соңгы патронына кадәр фашистлар белән атышкан, яраланып дошман кулына эләккәч, аны немецлар җәзалап үтергән була. Әллә баласы аклану шатлыгыннан, әллә көтү өмете өзелгән хәсрәттән йөрәге авыру Хәбир абый үлеп китә, үз вакытыннан алда әби-карчык кыяфәтенә кергән Фәрдәнә апа исә, үз эченә бикләнеп, акылы җиңеләйгән, миңгерәгән кеше кебек беркем белән аралашмыйча, бу дөньяда бер эше калмаган кешегә әйләнә. Сугыш аркасында туган кайгы-хәсрәт, гаделсезлек, үлем бу гаиләне дә бөтен нигезе белән корыта.
Чорыбызның күренекле әдибе Миргазиян Юнысның «Шәмдәлләрдә генә утлар яна...» повестенда (1979) Бөек Ватан сугышы вакыйгалары һәм сугышчыларның хәлләре бөтен кырыслыгы белән югары сәнгать чаралары ярдәмендә, халыкчанлыкны нигез итеп алып, фәлсәфи уйлануларга йөз тоткан хәлдә гәүдәләндерелә.Әсәрдә яшәешнең табигый агышына зарар китергән иң зур золым сугыш икәнлеге исбатлана, табигать тарафыннан адәм баласына бирелгән зур бәхет — яшәү бәхетенең шушы сугышны тудыручы явызлар тарафыннан вакытсыз өзелүе күрсәтелә. Гомумән алганда, әдип үзенең бу әсәрен яшәү, үлем, аның кануннары, мәгънәсе турында тирән фикерләп иҗат итә.
Йомгаклау
Чыннан да, сугыш бетеп инде күпме генә еллар узса да,ул мәңгегә халык күңеленә кереп калган. Күпме күз яшьләре, сагыш-борчу, яшь гомерләр өзелү...
Бөек Ватан сугышы... Бөек Җиңү... Бу вакыйгалар, андагы батырлыклар 70 еллык тарих катламы астында калды. Ләкин әнә шул катламнар астында югалмыйча, кешелек дөньясын юкка чыгудан саклап калган, бүгенге көннәргә кадәр халык күңелендә, ил йөрәгендә онытылмаган каһарманнарыбызның батырлыклары әле исән, дөнья тарихында алтын хәрефләр белән язылган. Шуңа күрә безгә аларны онытмаска, сафлары сирәгәя барган сугыш ветераннарын, тыл батырларын хөрмәт итәргә, зурларга, батырлыкларын киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез.
Фәнни-тикшеренү эшебезне дә менә шушы күзлектән чыгып яздык. Бик күп сулар аккан, бик күп кышлар-җәйләр узган, чор белән чор алышынган, тик ничек кенә булмасын, без халкыбызның тарихын, үткәнен онытырга хаклы түгелбез. Эшебезнең максаты да бүгенге буын яшьләренә илебезнең данлы үткәне, күренекле шәхесләре, аларның ялкынлы иҗат юллары турында беркадәр мәгълүмат бирү; туган иле, туган җире өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнарыбызга карата горурлану һәм кызыксыну хисе тәрбияләү. Бөек Ватан сугышы темасын яктырткан әсәрләрнең әһәмияте бүгенге көндә дә бик зур. Бу темага кагылган әсәрләрне укып, без шуны аңлыйбыз: безгә бер-беребезгә карата шәфкатьлерәк, миһербанлырак булырга кирәк. Бәлки, кайбер кешеләр яшәүнең кадерен белеп тә бетермиләрдер. Бөек Ватан сугышы темасына багышланган әсәрләр хәзерге тыныч, матур тормыш өчен гомерләрен дә кызганмаган, фронтта һәлак булган каһарманнарны онытмаска һәм яшәүнең кадерен белергә өйрәтәләр. Әйе, әдәбиятыбызда сугыш темасына багышланган әсәрләр бүген дә туып тора. Чөнки теләсә нинди сугыш кешенең табигатенә каршы: анда кан коела, анда кеше гомере өзелә. Шуңа күрә язучылар әсәрләрендә явызлык бары тик үзеннән дә зуррак усаллык хисләре генә тудыра дигән фикерне уздырганнар, укучыга төгәл итеп җиткерергә тырышканнар. Дөрестән дә, Бөек Ватан сугышы беткәнгә 71 ел булачак, ә әле сугыш хатирәләре турында яңадан-яңа мәгълүматлар табылып тора. Хәзерге прозада да сугыш темасына язылган әсәрләр күп. Бу әсәрләрдә илгә азатлык яулаган ветераннарның бүгенге хәле дә, аларга булган мөнәсәбәт тә чагылыш таба.
Без, яшьләр, сугыш афәтен, аның бөтен фаҗигасын язучыларыбыз, шагыйрьләребез язган әсәрләр аша, бабаларыбыз сөйләгәнне тыңлап кына күз алдына китерәбез. Әмма теләгебез бер: Бөек Ватан сугышы, Әфган, Чечня сугышлары кебек сугышлар кешелек дөньясындагы иң соңгы сугышлар булсын иде.
Кулланылган әдәбият исемлеге
1.Баян Ә.Сугыш кайтавазы./Ә.Баян//Мәдәни Җомга.-2004-№8.75 б.
2.Бөек Ватан сугышы чоры прозасы. – Казан: “Хәтер”нәшрияты, 2002, 479 б.
3. Гаделшин Г. Зәңгәр күзләр./Г.Гаделшин//ЯрЧаллы/- 2000.-215 б.
4.Гарасатлы еллар:15томда.-Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшр.,2010.-13т.-350 б.
5.Заһидуллина Д. ,Закирҗанов Ә. Гыйләҗев Т. Татар әдәбияты.Теория.Тарих/ Д.Заһидуллина., Ә.Закирҗанов.,Т.Гыйләҗев.-Казан:Мәгариф,2004.- 468 б.
6.Заһидуллина Д.Ф.Әдәби әсәргә анализ ясау/Д.Ф.Заһидуллина,М.И.Ибраһимов, В.Р.Әминева.-Казан:Мәгариф,2005.-111б.
7.Кашапова А.Батыр яуда беленер./А.Кашапова//Тулпар.-2005.-№2.78 б.
8.Миңнуллин Т.Бикү:Бөек Җиңүнең 65 еллыгына/Т.Миңнуллин//Тат.яшьләре -2010.-21 гыйн.
9.Сугыш корбаннары кайтавазы: 15 томда.-Казан:Татарстан Республикасы “Хәтер”нәшр.,2010.-14 т.-350 б.
10.Татар әдәбияты тарихы. 5 том. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1989.-543 б.
11.Татар әдәбияты тарихы:Алты томда: 6 том:60-90 еллар әд-ты. - Казан, “Раннур” нәшрияты, 2001, 453 б.
12.Хализев В.Е.Теория литературы.-М.,1999.-С.349.
13.Хатирәләр яңарганда:15 томда.-Казан:Татарстан Республикасы “Хәтер”нәшр.,2010.-11 т.-350 б.
14.Хәзерге татар әдәбияты.-Казан:Мәгариф,2008-455 б.
Рисуем ветку берёзы сухой пастелью
Сочини стихи, Машина
Глупый мальчишка
Музыка космоса
Три способа изобразить акварелью отражения в воде