Доклад.Каюм Насыйриның тел өлкәсендәге эшчәнлеге.
Вложение | Размер |
---|---|
doklad.kayum_nasyyrinyn_tel_olksendge_eshchnlege.doc | 43 КБ |
Эшне башкарды:
Закирова Камилә Рәис кызы
10 нчы сыйныф укучысы
ГБМБУ “78 нче мәктәп”
Идел буе районы, Казан шәһәре
Фәнни җитәкче:
Нәбиева Гөлчәчәк Мөнәвир кызы
Доклад. Каюм Насыйриның тел өлкәсендәге эшчәнлеге.
Татар халкында элек-электән зур мирас туплап, иҗади эзләнүләргә омтылган, милләт мәнфәгатен үзенең яшәү кыйбласы иткән татар галимнәре һәм әдипләре шактый күп: Утыз Имәни, Габдулла Тукай, Шиһабетдин Мәрҗани, Риза Фәхреддин, Гаяз Исхакый... Болар арасында иң мөхтәрәм урыннарның берсен Каюм Насыйри алып тора. Ул милләткә хезмәт итү, аның аң-белем дәрәҗәсен күтәрү өстендә армый-талмый хезмәт итүчеләрнең берсе. Замандашлары арасында беренчеләрдән булып, әдәбият һәм фән телен халыкның сөйләм теленә якынайту мәсьәләсен күтәреп чыккан, иҗтимагый фикер үсешенә, татар теленең гыйльми нигезләрен булдыруда, халык авыз иҗаты әсәрләрен бастыруда, алар белән башка халыкларны таныштыруда, ниһаять, әдәбиятны яңа сыйфатлар белән баетуда Каюм Насыйри, үзеннән зур өлеш кертеп, бай әдәби – мәдәни мирас калдырган. Бу хезмәт тә шул хакыйкатьне истә тотып язылды.
Әлеге мәкаләмдә Каюм Насыйриның татар теле өлкәсенә караган дәреслекләре турында сүз барачак. Безнең көннәрдә татар теле дәреслекләрен төзү эше бик актуаль, чөнки татар теле дәүләт теле булып санала һәм һәр кеше бу телдә сөйләшә белергә тиеш. Мин үземнең эшемдә Каюм Насыйриның тел өлкәсендәге эшчәнлеген өйрәнүне максат итеп куйдым. Максаттан чыгып түбәндәге бурычларны билгеләдем:
1.Каюм Насыйри төзегән дәреслекләр белән танышу.
2.Дәреслекләргә анализ ясау.
Шушы куелган максаттан чыгып, беренче чиратта Каюм Насыйриның иҗат җимешләре һәм аның турында башка галимнәр иҗат иткән китаплар, язылган мәкаләләр белән таныштым. Тикшеренү методлары итеп: дәреслекләргә теоретик анализ, күзәтү, чагыштыру методлары кулланылды.
Каюм Насыйриның иң зур хезмәтләреннән берсе аның тел белеме өлкәсендәге хезмәтләре – гаять киң һәм универсаль. Телче буларак ул бик катлаулы, күп яклы хезмәтләр башкарды: татар теленең әдәби һәм фән теле була алуын исбат итте. Татар телен практик һәм фәнни эшкәртү юлында гаять зур эшчәнлек күрсәтте.
Каюм Насыйри тел гыйлеме, сүзлекләр төзү буенча аеруча күп эшләр башкарды. Татар теленең аңлатмалы сүзлеген (“Ләһҗәи татари”,1895) башлап ул төзи. Русча-татарча һәм татарча-русча сүзлекләр төзеп бастыра.
Каюм Насыйри рус телен үзләштерү, рус китапларыннан файдалану өчен кирәк булган уку китапларын булдыру өстендә дә эшләде.“Рус теленең грамматикасы”н (“Нәмүнә, яки Әнмүзәҗ”,1891) төзеп, бастырып таратты. Бу эшләрен үзенең практик укыту процессында сынап, ул бер телне икенче тел белән чагыштыру методын кулланды.
Татар халкына туган телен өйрәтүдә аның фәнни хезмәтләре зур әһәмияткә ия булды. 1898-1899 нчы елларда Каюм Насыйри тарафыннан төзелгән ике томлы “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” телебезнең никадәр бай икәнен күрсәтте. Анда еш очрый торган гарәп һәм фарсы сүзләренә аңлатма бирелгән, татар теленең бәхәсле мәсьәләләре күтәрелгән, сүзләрнең килеп чыгышы күрсәтелгән.
1894 нче елда фонетика, сүз төркемнәре һәм берникадәр синтаксистан мәгълүмат кертеп язылган татар грамматикасы “Әнмүзәҗ” басылган. Насыйри бу китабында беренче тапкыр авазларга классификация ясап, аларны 10-сузык, 29-тартык авазга бүлеп күрсәтә. “Әнмүзәҗ” исемле хезмәте татар тел белеме тарихында аерым бер этапны тәшкил итә. Ул татар теленә һәрьяклап өйрәнүдә һәм тикшерүдә беренче тәҗрибә була. Морфология бүлегендә автор аңа кадәр татар теле белемендә кабул ителгән гарәп лингвистика терминологиясеннән файдалана. Сүз төркемнәрен гарәп грамматикаларындагы схема буенча исем, фигыль, хәрефкә бүлә. Исем белән фигыль арасындагы аерманы шунда күрә: исем мөстәкыйль исемгә ия, ләкин вакытны белдерми, ә фигыль мөстәкыйль мәгънәгә ия һәм вакытны белдерә. Каюм Насыйри хезмәтенең II бүлегендә татар телендә еш кулланылып йөртелгән 800-гә якын фигыль теркәлгән һәм аларның төрле фигыль юнәлеше формалары графага салып күрсәтелгән. Каюм Насыйри аларны 5-кә бүлә:
1892 нче елда дөрес язу һәм орфография кагыйдәләре китабы “Кавагыйдә китабәт” басылып чыкты.
1894 нче елда аның “Иҗек һәм әлифба” китабы басылган. Балаларга аваз турында беренче мәгълүмат биргәндә сүзләр сайланышы белән бу әлифба бүгенге көндә дә методик кызыксыну уята.
“Ләһҗәи татари”да, Насыйри татар теленең мәгънә берәмлекләрен, сүз байлыгын җыйнап һәм тәртипкә салып бирә, хәтта күп кенә сүзләрнең этимологиясен дә ача. Бу сүзлек ун меңгә якын сүзне, сүз тезмәләрен һәм фразеологияне эченә ала, анда аларга семантик-грамматик һәм этимологик аңлатмалар бирелә. Генетик яктан төрки – татар сүзләре сиксән процентка якын, егермедән артыграгы – гарәп, фарсы сүзләре. Сүзлек үзенә язма тел һәм сөйләмгә хас әдәби тел үрнәкләрен берләштерә, киң таралган тел байлыгын чагылдыра.“Ләһҗаи татари” да сүзләрнең мәгънәләре төрле юллар белән аңлатыла. Монда сүзләрне синонимнары белән бирү белән бер рәттән, киңәйтелгән аңлатмалар да кулланыла. «Краткая татарская грамматика изложенная в примерах» китабында Каюм Насыйри җөмләләрне өч төргә бүлә. Аңынча, хәбәре исем белән бирелсә, исем җөмлә, хәбәре фигыль белән бирелсә, фигыль җөмлә составында урын хәле булса, хәл җөмлә була. Моннан тыш Каюм Насыйри тиңдәш ияләре һәм тиңдәш хәбәрләре булган җөмләләрне аерым күрсәтә. Ул ике иярчен кисәк саный: аергыч һәм тәмамлык; аларның нинди сүзләр һәм формалар белән бирелүен җентекләп анализлый. Тәмамлык сүзләрне, бәйләнеш төренә карап, икегә бүлә: ияртүче сүзгә килеш кушымчалары ярдәмендә бәйләнгән тәмамлыклар, ияртүче сүзгә бәйлекләр аша буйсынган тәмамлыклар. Каюм Насыйри, кушма җөмлә эчендәге җөмләләрнең үзара бәйләнешен тикшереп, бәйләүче чаралар өч төрле була дип саный:
Бу бүленештә әкренләп кушма җөмлә төзелешенә керә башлау сизелә, ләкин әле бу чорда татар теленең кушма җөмләләргә дә бай булуы ачылмаган була, шуңа күрә аларны классификацияләү дә фәнни югарылыкта тормый.
Шулай итеп, Насыйриның иң зур хезмәтләреннән берсе – тел өлкәсендәге эшчәнлеге дигән нәтиҗә ясадым. Телче буларак, ул бик катлаулы, күп яклы хезмәтләр язды: татар теленең әдәби һәм фән теле була алуын исбат итте. Замандашларыннан берсе булып, әдәбият һәм фән телен халыкның сөйләм теленә якынайту мәсьәләсен күтәреп чыкты. Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин, Каюм Насыйриның гаять күп кырлы эшчәнлеге төп ике зур тармакка бүленә: гыйльми-мәгърифәтчелек һәм әдәби-тәрҗемәчелек юнәлешләре.
Владимир Высоцкий. "Песня о друге" из кинофильма "Вертикаль"
Ералаш
10 зимних мастер-классов для детей по рисованию
Центральная часть Млечного пути приоткрывает свои тайны
Хитрый коврик
Комментарии
Бик файдалы материал. Рәхмәт!
Бик файдалы материал. Рәхмәт!