Баланың тәрбиялеге гаиләдән килә. "Хәзер яшьләр тәрбиясез, әхлаксыз" - дигән сүзләрне без өлкән кешеләрдән еш ишетәбез.Шуңа күрә әхлаклы булу серләрен нидә икәнен белергә тиеш. Эшлрендә, сүзләрендә дөрес эш иткән кешене әхлаклы кеше диләр.Бу турыда Риза Фәхреддин үзенең хезмәтләрендә бик күп яза. Аның хезмәтләре бүген дә актуаль һәм мөһим.
Вложение | Размер |
---|---|
konferentsiya.docx | 28.67 КБ |
Татарстан Республикасы МБ “ ЛМР “
“ Ленингорск шәһәре 5нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”
МАББУ
Яшь буын тәрбияләүдә Риза Фәхреддин хезмәтләре
Әзерләде: 11Э сыйныфы укучысы
Мударисова Гүзәл
Җитәкче : l квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Аскарова Әлфия Ядкәр кызы
Эчтәлек
Кереш ..............................................3-4 б.
1.Төп өлеш
1.1.Риза Фәхретддин әсәрләренә күзәтү ...................................................5 - 6 б.
1.2.Риза Фәхреддин хезмәтләренең яшь буынны үстерүдәге роле ....... 7 - 8 б.
Йомгак ...............................................................................9 б.
Файдаланылган әдәбият .....................................................10 б.
Тезис
Баланың тәрбиялелеге гаиләдән килә, ләкин, шул ук вакытта, үз холкын формалаштыруда һәркемнең өлеше зур. Хәзер яшьләрнең яшәеше максатсыз булу, тәрбиясезлек, сөйләмнәренең чиста булмавы кебек тискәре сыйфатлар тормышта очрап тора. Өлкән буын кешеләре: “Хәзер яшьләр тәрбиясез, оятсыз, әхлаксыз.... “ – дияргә күнегеп беттеләр. Шуңа күрә без әхлаклы булу сере нидә икәнен белергә тиеш. Әхлак ул – кешенең эш - хәрәкәтләрендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган сыйфат.Эшләрендә, сүзләрендә дөрес эш иткән кешегә әхлаклы кеше диләр.
Безнең бабаларыбыз, әти - әниләребез Ризаэддин Фәхреддин мирасы белән тәрбияләнгән. Р.Фәхреддин эшчәнлегенең башында ук халыкка хезмәт итә башлаган, кайсы тармакта эшләсә дә, аның хезмәте халыкка, аның белемен, мәгърифәтне күтәрүгә, аны иманлы итүгә юнәлтелгән. “ Тәрбияле бала булу нинди зур хәзинә булса да, аңа ирешү бик җиңел. Атам, анам шатлансын, кешеләр дә миңа рәхмәт әйтеп, мине яратсыннар дигән һәрбер баланың тәрбияле бала булырга көче җитә. Тәрбияле бала, ата – анасының күңелләрен калдырырлык һичбер эшне эшләмәс”.
Бүгенге көндә Р.Фәхреддин мирасы – белем, тәрбия өлкәсендә алыштыргысыз ярдәмче. Аның хезмәтләрен өйрәнүдә галимнәребез даими эзләнү эшләре алып баралар. Р.Фәхреддин тәрбия эшенә җитди карашта булган. Дөрес тәрбия бирү юлын кайгырткан. Аның кайсы гына хезмәтен алып карасаң да, аларның һәрберсендә тәрбияле кеше башкалардан өстен куелып бирелә, чөнки һәрвакыт тәрбияле кешедән үрнәк алалар, аны мактыйлар һәм хөрмәт итәләр.
Баланың тәрбиялелеге гаиләдән килә, ләкин, шул ук вакытта, үз холкын формалаштыруда һәркемнең өлеше зур. Хәзер яшьләрнең яшәеше максатсыз булу, тәрбиясезлек, сөйләмнәренең чиста булмавы кебек тискәре сыйфатлар тормышта очрап тора. Өлкән буын кешеләре: “Хәзер яшьләр тәрбиясез, оятсыз, әхлаксыз.... “ – дияргә күнегеп беттеләр. Шуңа күрә без әхлаклы булу сере нидә икәнен белергә тиеш. Әхлак ул – кешенең эш - хәрәкәтләрендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган сыйфат.Эшләрендә, сүзләрендә дөрес эш иткән кешегә әхлаклы кеше диләр. Баланың тәрбиялелеген, әхлагын аның тәртибенә карап бәялиләр. Яхшыны - начардан, начардан - яхшыны аера белү тәҗрибәсе кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Бала чакта барлыкка килгән әхлак нормалары кешене олыгайган вакытка кадәр озата бара.
Безнең бабаларыбыз, әти - әниләребез Ризаэддин Фәхреддин мирасы белән тәрбияләнгән. Ул – мәгърифәтче, публицист, журналист, татар халкының остазы, олуг мөгаллиме. Р.Фәхреддин эшчәнлегенең башында ук халыкка хезмәт итә башлаган, кайсы тармакта эшләсә дә, аның хезмәте халыкка, аның белемен, мәгърифәтне күтәрүгә, аны иманлы итүгә юнәлтелгән. Шуңа күрә тикшерү эшемнең максаты итеп, аның балалар тәрбияләүгә багышланган хезмәтләрен өйрәнүне алдым. Бу максатыма ирешергә миңа түбәндәге бурычлар ярдәм итте: 1. Риза Фәхреддиннең биографиясе белән танышу. 2. Язучының балалар тәрбияләүгә багышланган әсәрләрен табу, анализлау. 3. Бөтен мәгълүматны сиcтемалаштыру. Үземнең тикшерү эшемне түбәндәге юнәлешләр буенча алып бардым.
1. Мәктәп һәм Тукай исемендәге милли китапханәдән аның әсәрләрен эзләү.
2. Аның хезмәтләрен укып чыгу.
Кереш
Ризаэддин Фәхреддиннең сүзләре һәрберебезгә аның васыяте булып яңгырый. Бу күренекле шәхес үзенең озын һәм файдалы эшчәнлекле гомере буена йөз кырык җиде китап, йөзгә якын кулъязма томнар, борынгы грек һәм шәрык мәгърифәтчеләре турында мәкаләләр туплаган. 1984 – 1989 еллар Р.Фәхреддин мирасын өйрәнү, аның исемен тулы мәгънәсендә торгызу эше әкренләп алга китә башлый.
Риза Фәхреддин: “ Яшь буынны тәрбияләү эше ул бик мөһим социаль мәсьәлә һәм ул үзенә укучының һәм ата - аналарның даими игътибарын таләп итә,” – дигән фикер әйтә.Мәктәптә шәхес тәрбияләүдә, балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә бүгенге көндә халык традицияләрен, гореф - гадәтләрен, әхлакый кыйммәтләрен эченә алган Р. Фәхреддин мирасы гаять дәрәҗәдә кирәкле бай хәзинә. Аның бала тәрбияләүгә багышланган хезмәтләре аеруча кызыксыну уята. Белем алу, әдәп, тәрбия, әхлак турында хезмәтләре безнең өчен бик файдалы һәм аңлаешлы, чөнки алар гади тел белән, үтемле, тормыштан алынган мисаллар һәм чагыштырулар белән баетылып язылган.
Бүгенге көндә Р.Фәхреддин мирасы – белем, тәрбия өлкәсендә алыштыргысыз ярдәмче. Аның хезмәтләрен өйрәнүдә галимнәребез даими эзләнү эшләре алып баралар. Р.Фәхреддин тәрбия эшенә җитди карашта булган. Дөрес тәрбия бирү юлын кайгырткан. Аның кайсы гына хезмәтен алып карасаң да, аларның һәрберсендә тәрбияле кеше башкалардан өстен куелып бирелә, чөнки һәрвакыт тәрбияле кешедән үрнәк алалар, аны мактыйлар һәм хөрмәт итәләр.
Төп өлеш
1.1 Яшь буынны яхшы сыйфатлы мәдрәсәләрдә укытып һәм югары әхлак сыйфатларына ия булган мәдәниятле кешеләр итеп тәрбияләп, олы тормыш юлына әзерләүне Р.Фәхреддин, бөтен җәмгыятьнең изге, җаваплы һәм мөһим эше дип карый. Шул сәбәпле, татар җәмәгатьчелегенә бу юнәлештә дөрес һәм кирәкле эшчәнлек алып бару өчен бу китапларның әһәмияте бик зур. Бу затның яшәеш тәҗрибәсенә, ислам диненә нигезләнгән тәрбия китаплары ( “Тәрбияле бала”, “Тәрбияле ана”, “Шәкертлек әдәбе”, “Нәсыйхәт”....) халкыбызны иманлы, әхлаклы итүдә инде гасырлар буе дәреслек, тәрбия әсбабы, академия вазыйфасын үтәп киләләр [1; б.27], - диелә аның турында язылган фәнни хезмәттә.Аның китапларында бүгенге яшәешебезгә туры килердәй асыл үрнәкләр, күркәм нәсыйхәтләр, киңәшләр бихисап күп. Әлеге әсәрләр һәр татар гаиләсенең, һәр әти - әнинең өстәл китабы булырга тиеш. Әгәр дә без Р.Фәхреддин өйрәткән кагыйдәләргә нигезләнеп яшәсәк, тормышыбыз нинди тыныч һәм шат булыр иде?!
Үзенең “Тәрбияле бала” исемле китабының иң башында мәшһүр галим Р.Фәхреддин тәрбияле баланың нинди булырга тиешлеген, аның җәмгыять өчен нинди зур байлык икәнен күрсәтә һәм болай дип яза: “ Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала дөнья байлыгына да бирелмәс һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә алыштырылмас; аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр, ни сораса да бирерләр. Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас, йомыш кушмаслар, бәлки хурларлар вә кимсетерләр генә” [2; б.44].
Ризаэддин Фәхреддин әлеге хезмәтендә баланы җәмгыятьтәге әхлак кагыйдәләре, нормалары белән таныштыра. “ Балалар! Сабак вә дәресләрдә мәшәкатьләр булса да, һич авырсынмагыз, бәлки яхшы укыгыз вә тәрбияле булыгыз. Алдыгызда олуг сәгадәт белән озын рәхәт вә бәхет сезне каршылап көтмәктәдер. Гыйлем вә тәрбия уракларын, хәзерендә ихлас вә мәхәббәт белән чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрен үзегез җыярсыз.” Ни чәчсәң, шуны урырсың” дип бабаларыбыз дөрес әйтмештер”[2; б.50]
“Җәвамигуль – кәлим шәрхе” - фәлсәфи һәм бик кыйммәтле хезмәт. Монда ул күп һәм җитди әхлакый, дини мәсьәләләрне күтәрә.Р.Фәхреддин бу китабында баланы дөрес тәрбияләү – ата - ананың изге бурычы икәнен әйтү белән бергә, аның җәмәгатьчелек эше икәнен дә кат - кат искәртеп үтә.Ул укучыны сабырлыкка, тыйнаклыкка, бер - береңне ихтирам итәргә, әдәпле, тәрбияле булырга өйрәтә. Без әдәбият дәресләрендә бу китапка еш мөрәҗәгать итәбез, үзебезне кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап табабыз.
2.2. Риза Фәхреддиннең “Балаларга үгет – нәсыйхәт” китабы бигрәк тә кыйммәтле хезмәтләрнең берсе.Татар халкының күп гасырлар буена яшәп килгән һәм көндәлек гамәлдә булган әхлакый һәм рухый тәрбия кануннарын эченә туплаган бу гыйльми хезмәт халыкка шулкадәр тиз танылып һәм таралып өлгерә. Бу китап әле бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган, чөнки анда тормыш өчен кирәкле барлык кагыйдәләр бар, - ди Әнвәр Хәйри [3; б.17].
Монда һәр кеше игътибар итәргә тиешле мәсьәләләр шактый: әти - әниләргә карата ярдәмчел булу, серләрне аларга гына сөйләү; акчаны кечкенәдән тота белергә өйрәнү; туганнар, якын кардәшләргә, күршеләргә игътибарлылык; туганнар белән үзеңне әдәпле тоту, ярдәм итү; гайбәтен сөйләмәү һәм башкалар.
Мәктәптә, дәрестә үз – үзеңне тоту кагыйдәләрен, шулай ук уеннарны да онытмый автор. ”Укытучыларыгыз укырга, язарга, ятларга кушкан эшләрнең барысын да яратып җиренә җиткерегез”, - ди Р.Фәхреддин [4; б.24]. Автор иртән торып мәктәпкә бару, мәктәптә үз – үзеңне тоту, мәктәптән кайту, йокларга яту вакытларына кадәр игътибар биргән. Көннең башыннан алып ахырына кадәр укучы үзен ничек тотарга тиешлеге хакында җентекләп сөйләгән. Без, укучылар, үзебезнең вакытыбызны исәпли белергә тиешбез.Соңга калмаска, вакытында дәрес әзерләргә, вакытында уйнарга һәм йокларга кирәк. Шул вакытта гына көнебез файдалы үтәчәк.
“Аталарыгыз тәннәрегезне тәрбияләп үстергән хәлдә, остазларыгыз җаннарыгызны тәрбияләп үстерәләр”, - диелә әлеге хезмәттә.[3; б.30]. Бу сүзләре белән укытучыларның безнең өчен бик кирәкле кеше булулары турында искәртә әдип.Әдәпле булу, аларны хөрмәт итү бик мөһим ди ул. Укытучыларга каршы эндәшмәскә, кычкырышмаска, сүзләрен тыңларга кирәклеге хакында әйтә.Минемчә, бу сүзләр бик дөрес. Хәзерге вакытта безнең арабызда әдәпсез, тәрбиясез укучылар җитәрлек. Аларга бу киңәшләргә колак салырга кирәк дип уйлыйм мин.
“Шәкертлек әдәбе” исемле китабында Ризаэддин Фәхреддин әхлакый, рухи этик тәрбия турында төшенчә бирә һәм егетләргә киләчәк һөнәр сайлауда киңәшләр тәкъдим итә, дуслар сайлаганда ялгышмаска һәм ялкаулар белән аралашмаска киңәш бирә.” Гыйлемне яхшы ният белән өйрәнү дөньяда һәм ахирәттә олуг бәхет һәм зур савап. Гыйлем өйрәнгәндә, киләчәк тормышыңны күз алдында тотып, шул һөнәр өчен үзеңне һәрдаим максатчан әзерләү кирәк ” – дип яза Р.Фәхреддин. Укучы өчен иң кирәкле сыйфат – тырышлык. Тырышлык – ул тәртип белән өйрәнү, кабатлау, аңлау, сорау бирү, файдалану.
Кешенең холкы формалашуга, минемчә, бик күп сәбәпләр йогынты ясый. Иң беренчесе, әлбәттә, гаилә. Иң төп һәм киләчәк тормышта кирәкле кагыйдәләр нәкъ менә кечкенә чакта яхшы сеңеп кала. Үзебезне ничек тәрбияләргә, нинди кагыйдәләрне исебездән чыгармаска кебек сорауларга Р.Фәхреддиннең “Тәрбияле бала” китабы җавап бирә.Әлеге китапта ачык һәм аңлаешлы итеп түбәндәгеләр язылган: “ Тәрбияле бала булу нинди зур хәзинә булса да, аңа ирешү бик җиңел. Атам, анам шатлансын, кешеләр дә миңа рәхмәт әйтеп, мине яратсыннар дигән һәрбер баланың тәрбияле бала булырга көче җитә. Тәрбияле бала, ата – анасының күңелләрен калдырырлык һичбер эшне эшләмәс”.
Йомгак.
Риза Фәхреддиннең тәрбияви китаплары XIX - XX гасырларда язылса да, бүгенге көндә дә укыла һәм балаларны тәрбияләүдә иң төп кагыйдәләрдән санала. Минемчә, теләсә нинди кеше, ничә яшьтә булуына карамастан, аның нәсыйхәтләренә нигезләнеп үз – үзен, балаларын, һәм, гомумән, әйләнә – тирәдәгеләрне тәрбияләсә, кешелек дөньсының рухи байлыгы, мәдәнияте күпкә үсәр иде.Минем фикеремчә, бу киңәшләрне тоткан бала бик инсафлы, тәрбияле, әдәпле кеше булып үсәр. Ата – анасына, якыннарына, дусларына, туганнарына карата бик мәрхәмәтле булыр. Бу кагыйдәләрне инде мин тормышымда файдаланам һәм киләчәктәдә файдаланырмын дип уйлыйм.
Файдаланылган әдәбият.
Лепесток и цветок
Шум и человек
Горка
Павел Петрович Бажов. Хрупкая веточка
Флейта и Ветер