Вложение | Размер |
---|---|
hadieva._shigyrlr.doc | 34.5 КБ |
“Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Дөбъяз урта
гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Эшне башкарды: 9 нчы сыйныф укучысы Хадиева Эльвина Илдар кызы
Укытучы: Хәйруллина Айгөл Хәбибрахман кызы, беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2016 нчы ел
КАЙТЫП КИЛӘМ АВЫЛГА
Кайтып киләм авылга,
Ямьле урамнар буйлап.
Китмәм бүтән озакка,
Туган авылны ташлап.
Сагындым, авыл сине,
Ямьле, яшел чирәмне,
Урамнарны, болыннарны,
Әткәй белән әнине.
Назлы җилләр иркәли,
Биектә кошлар сайрый.
Еракка мин китсәм дә бит,
Күңел тик сине уйлый.
Кайтып киләм авылыма,
Дус-туганнар янына,
Йөрәгемнән моң агыла,
Талпыну бар җанымда!
НИК БИРӘ ЯЗМЫШ СЫНАУ?
Язмыш була төрле, яхшы һәм яманы,
Бик кызыклы һәм бик сынаулы.
Раббым бирә гомер, сынауларны бирә,
Ник бирә соң язмыш сынауны?
Авырлыклар була, кайгыт-хәсрәт була,
Гомеребез безнең сынаулы.
Кайгыга бирешмик, сынауларны үтик,
Кадерләп яшик без язмышны.
Яшибез тормышта, шатлыкка сөенеп,
Кайберәүләр яши бәхет көтеп.
Сөйгәннәрне сөйик, якыннарны рәнҗетмик,
Өлкәннәрне кадерләп без яшик.
Язмыш була төрле, яхшы һәм яманы,
Бик кызыклы һәм бик сынаулы.
Язмышка бирешмик, сынауларны үтик,
Кадерләп яшик без тормышны.
ҮТИК БЕРГӘ ЯЗМЫШ ЮЛЫН
Килеп кердең күңелемә , йөрәгемә,
Шушы көннән күңел уйлый сине генә.
Минем йөрәк сине генә көн дә көтә,
Үтик әле язмыш юлын икәү бергә.
Бердәнберем, сөйгән ярым, син минеке,
Үтик әле язмыш юлын без бергәләп.
Кагылмасын безгә язмыш бураннары,
Авырлыклар һәм сынаулар үтсен читләп.
Минем йөрәк сине көтә сине сөя,
Син минем яр икәнлекне ул бит белә.
Йөрәгемнән көн дә минем моң агыла,
Үз җырымны багышлыймын бары сиңа.
Бәхеткә юл кайдан эзлим, кайдан табыйм?
Син булмасаң мин берүзем кая барыйм?
Синең белән , икәү бергә - менә бәхет,
Сине, җаным, мин яратам янып-көеп!
О путнике
Плавает ли канцелярская скрепка?
Привередница
Зимний дуб
В.А. Сухомлинский. Для чего говорят «спасибо»?