Серле туган телебез.
Вложение | Размер |
---|---|
12.docx | 23.03 КБ |
МББО «Татарстан Республикасы Буа районы Кайбыч топ гомуми белем биру мэктэбе»
Проект эше.
Серле туган телебез.
(Открываем тайны нашей речи)
Тозеде: Хусаинова Алия,
3 сыйныф укучысы.
житэкчесе: Музаффарова Розинэ Мансур кызы,
беренче квалификацион категорияле башлангыч
сыйныфлар укытучысы.
2016
Эчтэлек:
1) Кереш өлеш.“Туган телем - иркә гөлем”
2) Төп өлеш.“Серле туган телебез”
3) Йомгаклау.“Үз телем үземэ кадерле”
4) Кулланылган эдэбият.
Кереш өлеш.
Туган телем – иркә гөлем.
Һәр кешенен куңел түрендә, йөрәгендә, күңелендә, уенда бик кадерле әйбере буладыр, мөгаен. Бу – әти-әни, туган йорт, туган авыл. Ә менә шушы байлыктан да зуррак байлык ул – туган телебез. Нинди генә миллэт вәкиле булуына карамастан, һәркемгә уз туган теле, ана теле бик кадерле, бик якын. Чөнки ул кешенең яңа туган вакытыннан алып, соңгы сулышына кадәр янәшә. «Туган тел» төшенчәсе « әти-әни», «туган ил» төшенчәләре белән һәрвакытта да янәшә, бергә йөри.Безнең Бөек Тукаебыз да юкка гына узенең иң кадерле кешеләре – әти-әнилэренә рәхмәт сүзләрен, алар рухына багышлаган догаларын туган телендә әйтмәгән :
И Туган тел! Синдә булган
Иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм
Әткәм – әнкәмне , Ходам!
Төп өлеш.
Серле туган телебез.
Туган телебез тарихның төрле җазалау, кимсетүләренә дә дучар булган. Ләкин:
«Чукындырган чагында да,
Чукынмаган Татар теле!» (Н.Нэжми)
Мондый кимсетүләрне хәзер дә даими кузәтеп торабыз. Бер–беребезнең сөйләмендә ,урамнарда очраган әлмә такталарда , колакка ятышсыз тәрҗемәләрдә бу күренеш әле дә бик еш очрый.
Хәзер без барыбыз да бик теләп концерт, театрларга йөрибез. Зәңгәр экраннар аша да җырлар тыңларга, рәхәтләнеп концерт карап утырырга бик яратабыз. Концертлар тәмамлануга безгә «тәмле итеп» «Киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз» диеп куялар. Узеннэн-узе сорау туа «Ә аннары улсәк тә ярыймы?» Каян килеп кергән ул, татар кешесенең татарга килэсе очрашуга кадэр генэ исэнлек-саулык телэве?...Каян керсен, русчаны татарчасыннан артыграк белгэн татардан. Рус: «До свидания! До встречи!» дип, тагын очрашуны телэп кала, э татарчага тэржемэсе менэ шулайрак килеп чыга. Туган телебезнен матурлыгын «бетеру» дигэн сузне урынсыз кулланып та бетерэбез. Бик ямьсез итеп «Университет бетердем», «мэктэпне бетердем» дип сойлибез. Ягъни «уничтожил» килеп чыга бит инде. «Укып чыктым, тэмамладым, укыдым» гына дисэк нинди матур да, дорес тэ була , югыйсэ.
Тагын бер кызык сузгэ тукталып утик эле. Ул – «малай» сузе. «Ул», «улы» дип эйтэсе урынга, 70-80 дэге бабайларнын, 40-50 яшьлек «малай»ларын искэ алабыз. Руста бит, «мальчик» белэн «сын»нын бервакытта да буталганнары юк. Буике сузнен аларда уз урыннары бар. Э бездэ барысы да «мальчик»лар, малай-шалайлар…
Кубек сузлэрдэн бик таныш бер мисал. «Белэн» сузе белэн ярым-ярты «котлаулар». «Бэйрэм белэн!», «Яна ел белэн!». Жансыз, ямьсез, гарип жомлэ. Мэгънэсез эйтелешнен дэ мэгънэсезе! Бу – туган телебез тугел. Бу-суз сойлэргэ дэ иренгэн саран ялкаулар теле. «Бэйрэм белэн» дигэненэ «котлыйм» ын да остэп жибэрсэн, ничек матур янгырашлы дорес жомлэ килеп чыга бит, югыйсэ.Бер сузне артыграк эйткэннэн телебез дэ кителми.
Телебездэ турыдан – туры тэржемэ итэргэ ярамаган сузлэр куп. Мэсэлэн, татарда этэч кычкыра, э русларныкы поёт. Безнен этэчне русча «кычкыртсан», ул «орёт» була. Э русчадан татарчага – жырлый. «Этэч жырлый» диеп эйтуне элегэ ишеткэнебез юк. Килэчэктэ булыр , могаен, ометлэник.
Татарчадан русчага гарип тэржемэ рус теленэ куркыныч тудырмый. Э киресенчэсе еш кына туган телебезгэ яман вирус булып кереп утыра. Шуларнын тагын берсенэ тукталып утэсе килэ. Якты доньядан киткэн кешене «кумдек» дип сойлибез без. «Закопали» ягъни. Улгэнэтне, песине, башка хайванны без кумэбез. Э кеше бит инде песи тугел Кеше ул! Без аны «кумэргэ» тугел, э «жирлэргэ» тиешлебездер?! Ягъни, жир анабызга мэнгелеккэ кайтару мэгънэсендэ. Руслар кумми бит (не закапывают) улгэн кешелэрен . Алар «похоронили» дилэр . Тирэн мэгънэле суз. Тамырдашлары «хоронить», «сохранить», «охранять»-« жирлэу», «жир куенында саклау» дип эйтуне анлата.
Йомгаклау.
Үз телем үземә кадерле.
Тел байлыгы – буыннан – буынга кучэ барган кыммэтле мирас, халык бэгыренэ язылган тере сузлэр жыентыгы.
Хэрдаим кулланышта булса гына….эле хислэнеп, эле тетрэнеп, эле ямансулап, эле ярсынып, эле монланып, эле тулганып торгандагына, тел хасияте тулы канлы яши; дулкынлана, кайный, йорэгендэ янартаулар дорлэтеп, яна сузлэр тудыра, усэ, ныгый, вакыт иярендэ егэрлэнэ бара. Кукрэк соте белэн безне имезеп устергэн эниебез кебек, туган илне дэ, туган телне дэ онытып булмыйдырул, минемчэ.
Тел – ул халыкнын рухи дэвасы.
Олкэн буын телне салмак олыгайтып яшэтсэ, яшь буын телне санлап яшэргэ тиеш.
Туган телем – татар теле!
Торле шагыйрь, язучыларыбыз, аны ,яратып, «тыйнак, басынкы, тузем, куркэм, остен , кукрэулэр теле, батыр тел хэм жэухэр мирас» диеп атап йортэлэр. Шундый зур дэрэжэлэргэ ирешэ алган икэн инде, без дэ, вакытлы данга, вакытлы малга кызыкмыйча гына, чит теллэр чонгылында батып калмыйк. Туган илем, туган халкым, туган телем дигэн ин мокатдэс тошенчэлэрне кунеллэребезгэ талисман итеп уеп куйыйк. Узебезнен татар телебезне саклыйк , яклыйк хэм баетыйк!
Ул булганда адашмабыз ----
Юлы туры, нурлы конем.
Куз карасы кебек саклыйм
Анам телен – татар телен!
Кулланылган эдэбият:
М. Галиев «Ана теле»
«Акчарлак» газетасы. 23 апрель 2015 ел 17 нче сан.
Н Нэжми. Шигырьлэр жыентыгы.
Г.Тукай. Шигырьлэр.
Привередница
На берегу Байкала
По морям вокруг Земли
Два Мороза
Финист - Ясный сокол