Дин һәм милләт язмышы бүген иң актуаль проблема булып тора. Динне, милләтне үстерү өчен, күп кенә чаралар үткәрелә. Милләтебез язмышы өчен җан атып йөрүчеләр бүген дә бар икән, димәк, татар халкының рухи тормышы бервакытта да сүнмәс. Милләт югалмагач, аның дине дә, теле дә югалмаячак! Ислам диненең уңай традицияләрен, йолаларын балаларга җиткерүдә, әлбәттә, язучыларга рәхмәтебез зур.
Фәнни-тикшеренү эшемне мин “Гаяз Исхакый иҗатында милли традицияләрнең чагылышы” дип атадым. Әлеге хезмәтемнең максаты – халкымның онытылмас гореф-гадәтләре һәм аларның Гаяз Исхакый иҗатында яктыртылуын ачыклау. Максатка ирешү өчен мин үз алдыма түбәндәге бурычларны куйдым:
- үз халкыңның лаеклы кешесе булу өчен, аның гореф-гадәтләрен, йолаларын тел байлыгың, рухи байлыгың итеп алырга кирәклегенә инандыру;
- язучының әсәрләренә кызыксыну уяту;
- милләт үзенең асыл сыйфатларын сакларга тиешлегенә ышандыру;
- татарның милли тарихы һәм язмышы турында уйлану.
Теманы яктырту өчен мин Гаяз Исхакый иҗатына кагылышлы өстәмә материаллар белән таныштым, урта сыйныфларда өйрәнгән “Кәҗүл читек”, “Сөннәтче бабай” һәм башка әсәрләргә мөрәҗәгать иттем, башка язучы һәм тәнкыйтьчеләрнең Гаяз Исхакый турында әйткән фикерләрен тупладым, анализладым, нәтиҗә ясадым.
Эшемнең әһәмияте: Гаяз Исхакый кебек бөек шәхесләребезнең иҗатын өйрәнү - милләтнең саклануына, үсешенә китеруен аңлату.
Язучының әлеге әсәрләрен хәзерге көндә дә яратып укыйлар һәм киләчәк буыннар да укыячак. Чөнки аларда милләт, дин язмышы күтәрелә, кеше хокуклары мәсьәләсе алгы планга куела.
Минем гипотезам тулысынча расланды. Гаяз Исхакый – татар халкының горурлыгы, ә аның әдәби мирасы - халыкның милли хәзинәсе, рухи байлыгы. Ул шул ук вакытта безнең милләтнең һич төзәлмәс әрнүле ярасы да, милли гореф-гадәтләребезне халыкка җиткерү өчен үз көчен аямыйча көрәшкән, киләчәк буынга үрнәк булырдай, халык хәтерендә калырдай шәхесебез дә.
Мин Гаяз Исхакый иҗатын зур кызыксыну белән өйрәнәм. Аның әсәрләрендәге геройлар халкымның үткән тарихы, гореф-гадәтләре белән таныштыра. Ул геройлар белән мин бергә яшим, алар өчен борчылам.
Бигрәк тә, безгә, рус мәктәпләрендә укыган татар балаларына, милли тәрбия су кебек кирәк. Ана теле дәресләре – ул татар теленең лексик берәмлекләреннән файдаланып сөйләшү генә түгел, ул тудырган әниең белән бер авызда булу, бер дулкында тирбәлү. Нәсел агачын өйрәтү кебек изге традицияләрне дә һәр гаилә кайтарса, тарих казаны төбеннән кызыклы һәм гыйбрәтле шәхесләр - Гаяз Исхакый, Риза Фәхретдиннар мирасы төп нигезгә әйләнер иде.
Йомгаклап шуны әйтәсем килә, бүгенге көндә дә милләтебез язмышы, аның ирекле яшәве өчен янып-көюче шәхесләребез байтак. Р.Миңнуллин, Р.Фәйзуллин, Р.Харис кебек әдипләребез үз иҗатларында, халкыбызның бүгенге проблемаларын яктырту белән бергә, аның ышанычлы киләчәге өчен дә борчыла. Чөнки әле телебез сафлыгы, милләт азатлыгы өчен көрәш һаман дәвам итә һәм без аның дәвамчылары.
Вложение | Размер |
---|---|
Фәнни эш | 1.79 МБ |
Просто так
Как выглядело бы наше небо, если вместо Луны были планеты Солнечной Системы?
Плавает ли канцелярская скрепка?
Твёрдое - мягкое
Сказочные цветы за 15 минут