Цель:
- развитие интереса учащихся к истории Отечества, малой Родине;
- воспитание у школьников патриотических чувств, уважения к старшему поколению, ветеранам войны и боевых действий;
- увековечение памяти наших земляков, павших за свободу и независимость Родины;
- развитие творческих способностей обучающихся
- выявление одаренных учащихся;
- развитие процесса эффективного вхождения школьника в историю;
- развитие филологических компетенций учащихся;
- расширение кругозора и круга общения;
- формирование умения использовать Интернет-ресурсы в образовательных целях.
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie.docx | 18.05 КБ |
Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы
муниципаль бюджет белем бирү учреждениясе –
Олы Нырсы урта гомуми белем бирү мәктәбе
Инша
Тема: “Россия тарихында минем бабам”.
Язды: 10нчы сыйныф укучысы
Давлетшина Айзиля Мөхәметхәлим кызы
Җитәкчесе : тарих укытучысы
Халилова Лариса Ринат кызы
2012 – 2013нчы уку елы
“Россия тарихында минем бабам”.
Бөек Ватан сугышы. Бу сүзләрне кемнәр генә ишетеп белми икән? Кемнәргә ул хәсрәт китермәгән, кемнәрнең иң кадерле кешеләрен кара кочагына суырып алмаган?! Бөек Ватан сугышының тынганына да бик күп вакыт үтте. Сугыш дип әйтүгә, күз алдына җимерелгән йөртлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китергән. Япь –яшь егетләр туган җирләрен саклау өчен фронтка китәләр. Тылда калганнар да солдатлар өчен оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. Җиңү өчен дип бар тырышлыкларын куялар. Мин үзем сугыш турында китаплардан укып, бабайның сөйләгәннәреннән генә ишетеп беләм. Аның сугыш хатирәләрен сезгә дә җиткерәсем килә. Ул Ибраһим Дәүләтшин, Теләче районының Олы Нырсы авылында туып үскән, балачагы һәм яшьлек еллары шушы авылда үткән. Бабаем сугышка 1942 елның гыйнвар аенда алына. Авылга ике комсомолга фронтка китәргә хәбәр килә. Бабам комсомол булганлыктан, фронтка китәргә узе теләп ризалаша. Ул вакытта аңа 18 яшь кенә була әле. Чәчәк кебек гомере кара күмер өстенә барып керә. Ике ай өйрәнү үткәннән соң фронтка алып китәләр. Ул Ростов юнәлешендәге фронтка эләгә. Таза, нык, баһадир гәүдәле булганга, аны пулеметчы итеп билгелиләр. Шуннан китә инде бабам өчен иң дәһшәтле көннәр. “Сугышлар бик каты барды, бик күп авылларны алдык, тимер юл станцияләрен дошман кулыннан азат иттек”, -дип сөйли иде ул. Пулеметчы тузан, балчык эченә чумып һәрвакыт сугышның иң алдынгы рәтендә булырга тиеш. Бабаем алдынгы рәтләрдә булуына бер дә зарланмый. “Пулеметтан атып башка кешеләргә юл ача алуыма мин шатлана гына идем. Безнең көчләр немецлар белән тигез түгел иде, - ди бабам. –Авылларны әле без, әле немецлар ала иде. ” Бабам бик күп авылларны, станцияләрне азат итеп, Дон сугышына кадәр барып җитә. Дон елгасы буендагы сугышларны бабам бигрәк тә авыр хатирәләр белән искә төшерә иде. “Авырлык белән Дон суын азат иткәч, җиде чакрым артка чигенергә приказ булды, ә безгә - иптәш Карилин белән миңа һөҗүмне туктатып торырга боерык булды", - ди бабам. Безнекеләр җиде чакрымны артка чигенгәнче, бабам хәле беткәнче, пулеметтан атып фашистлар һөҗүмен тоткарлап торган. Аннары пулеметны иптәшенә биргән.
Иптәше Карилинны бабам соңгы көненә кадәр сагынып искә алды. Ул сугышта һәлак була. Бабамның ул гел исендә, күңелендә булды. Шулай булмыйча, алар икесе туган йөртларын сагынып, әти-әниләрен, туганнарын, туган авылларының матурлыгын искә төшереп тизрәк туган якка кайту теләге белән янганнар. Ә хәзер ул бер ялгызы. Аның янәшәсендә иптәше Карилинның өзелгән башы. Әйтерсең ул: “Минем өчен үч ал алардан” ,-дип елый, һәм шуннан бабам барлык көчен җыеп немецларга ут ача. Ләкин немецлар якынайган булалар. Бабам үзен аларга пленга бирдермәс өчен бомба чокырына пулеметын күмә дә узе үлгән булып ята. Немецлар болынга печән эскертенә төн куна китәләр. Бабам пулеметын алып әкрен генә безнекеләр чигенгән якка таба китә. Ходай гомерен саклагандыр инде, ул исән –сау безнекеләр янына кайтып җитә. Командир аның исәнлеген күреп шакката. Ә бу вакыйгадан соң өйдәгеләр бабамның үлгән хәбәре турында өчпокмаклы кара кәгазъ алалар. Бабамнар тагын Ростов шәһәренә китәләр. Ростов янында барган сугышларның берсендә 1944 елда каты яраланып госпитальдә дәвалангач, бабам авылга кайтырга хәбәр ала. Сугыш михнәтен күргән бабам исән-сау әйләнеп кайтуына сөенеп бик күп җитәкче урыннарда эшли. Бабам биш биш ел гүр иясе инде. Аңа да карамастан без аны бик сагынабыз һәм яратабыз! Сугыш ветераннарын кадерләп,аларга булышып яшик,дуслар! Аларның тырышлыгы белән без мул, тыныч тормышта яшәвебезне онытмыйк!
Приключения Тома Сойера и Гекельберри Финна
Одна беседа. Лев Кассиль
Цветущая сакура
Рисуем осенние листья
Белый лист