Творческая работа на тему "Коррупция в государстве"
Вложение | Размер |
---|---|
chem_bolshe_v_gosudarstve_korruptsii_tem_bolshe_zakonov.docx | 19.21 КБ |
Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение
«Средняя Общеобразовательная школа №25» г. Наб.Челны
Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре
Башкарма комитеты мәгариф идарәсе
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
«25 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе»
Выполнила: ученица 8 «В» класса
Сенатуллова Мария Дмитриевна.
Эшне башкарды: 8 нче «В» сыйныф укучысы
Сенатуллова Мария Дмитрий кызы.
«Чем больше в государстве коррупции, тем больше законов» (Тацит)
«Дәүләттә ришвәтчелек күбрәк булган саен, законнар да күбрәк була»
Учитель: Валиахметова Элфия Габделбариевна
Укытучы: Вәлиәхмәтова Әлфия Габделбари кызы.
«Дәүләттә ришвәтчелек күбрәк булган саен, законнар да күбрәк була».
Безнең дәүләтебез инде ничә ел рәттән ришвәтчелеккә каршы көрәш алып бара.
Күптән түгел генә мин Дәүләт Думасының ришвәтчелекнең минимумы турында мәгълүмат укыдым.
Һәм шуннан соң минем соравым туды: «Нәрсә соң ул ришвәтчелек?» Бу төшенчә кайдан барлыкка килгән һәм аның өчен җәза бирергә кирәкме?
Сез беләсездер инде, ришвәчелек төшенчәсе борынгы вакытлардан бирле барлыкка килгәнен. Безнең эрага кадәрге 98 нче олимпия уеннарында, ришвәчелектә бөтенбер йодрык буенча сугыш хезмәткәрләренең квартеты кулга алынган. Бөтен төркемне штраф белән җәзалаганнар һәм халыкара җирәнү белән келәймәләгәннәр.
Русиядә, гомумән дәүләт түрәләре яшәгәннәр, аларны халык, чын мәгънәсендә, ашаткан. Димәк, ришвәтчелек төшенчәсе яңа ук түгел! Ул инде күптән барлыкка килгән һәм, минем карашка , җәмгыятьнең мораль-этик бәяләре түбәнгә төшү аркасында барлыкка килгән.
Брокгауза һәм Ефрона энциклопедик сүзлегендә ришвәтчелеккә шундый билгеләмә китерелә - күрсәткән хезмәте, яки киресенчә, кызыксындырган якның гамәлләре өчен җавап бирмәгән өчен табыш яки материаль хәзинә алу. Ягъни бу үзара файдалы эш. Минем уйлавымча, ришвәтчелеккә акчалар, әйберләр, бүләкләр, ярдәмне кертергә була.
Аңлатмалы сүзлектә бирелгәнчә, ришвәт- билгеле бер максатка ирешү өчен урындагы кешене сатып алу нияте белән бирелә торган акча яки әйбер.
Димәк, нинди генә сүзлекне алмасаң да, аның мәгънәсе бер.
Мәсәлән, 18-19 нчы гасырда император Павел I портның төзүен дәвам итәр өчен өч меңнән артык әфлисун сорый. Шуннан бирле шәһәрдәшләр: “казлар Римны коткардылар, ә Одессаны – әфлисуннар”- дип сөйлиләр.
Хәтта шул тарихи вакыйгага багышлап бронзадан ясалган цитрус һәйкәле дә куелган.
Әдәби әсәрләрдә дә шулай ук ришвәтчелеккә караган үрнәкләр очратырга мөмкин.
Мәсәлән, Г. Камалның “Бүләк өчен” әсәрендә Хәмидә белән Мәхүп, “Банкрот” әсәрендә Сираҗетдин... Чыннан да, алар күзгә керә торган әрсез дә түгелләр, күбрәк хәйлә белән эш итәләр. Изге, итагатьле булып кылану артында алдакчы, бер генә әйбергә - акчага табынучы кешеләр яшеренгән.
Н.Гогольның “Ревизор” ында Ляпкин-Тяпкин ришвәткә этләр ала. Халык юкка гына әйтми: «астына майламасаң, китмисең». Шул принцип белән күп кеше үз проблемаларын хәл итәләр дә.
Күренгәнчә, ришвәт бирүчегә дә, алучыга да бик “кирәкле”. Алайса ни өчен ришвәтчелекне гаеплиләр? Әйе, бу начар, шуңа күрә намуслы, әхлакый кеше мондый килешүгә бармас . Мәсәлән, гаепләнүченең адвокаты прокурорны сатып алырга тели. Ә прокурор намуслы кеше була, шуңа җинаятьче үз җазасын алачак. Ә инде прокурор намуссыз һәм вөҗдансыз булса, шулчак ул ришвәт алачак һәм җинаятьче азат булачак, һәм яңа җинаятьләр ниятләячәк.Шулай ук сыйфатлы медицина ярдәме һәм дарулар алуда, дипломнар сатып алуда, хәрби хезмәттән азат итүдә, балаларны бакчаларга урнаштыруда, эшкә урнашуда законсыз акча бирелгән очраклары күбәйсә, кемне күбрәк гаепләргә? Бирүченеме, әллә алучынымы? Мин уйлыйм, алар икесе дә гаепле.
Димәк, ришвәтне бетерү юллары бармы икән?
Безнең дәүләтебез ирекле, тәртипле һәм җаваплы кешеләр кулында булса иде. Шулай буласына мин ышанам да. Кайбер илләрдә ришвәтчелектә тотылучыларга бик каты җәза бирелә. Рәсми статистика буенча, Кытайда 2000 нче елдан алып табыш өчен ун меңнән артык түрә үлем карары алган.
9 нчы декабрьдә Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. 2003 нче елның 1 нче ноябрендә БМОның Генераль ассамблеясе ришвәтчелеккә каршы Конвенция кабул итә. 9 нчы декабрьдә Мексиканың Мерида шәһәрендә Конвенциягә кул кую өчен Сәяси конференция ачыла. Әлеге документка кул куйган дәүләтләр ришвәтчелекне, бюджет акчаларын үзләштерүне җинаять буларак игълан итәргә тиеш. Ришвәтчелеккә каршы көрәш безнең Республикабызның беренчел мәсьәләләр рәтенә керә. 2011 нче елда хокук саклау органнары тарафыннан ришвәтчелекнең сәбәпләрен һәм шартларын бетерү буенча профилактик чаралар ярдәмендә яхшы нәтиҗәләргә ирешелгән. Бу юнәлеш буенча эш барлык өлкәләрдә дә алып барыла. Сайт оештырылган, анда ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча барлык мәгълүматны махсус бүлектән табарга мөмкин. Шулай ук «кайнар линия» телефоны эшли, аның аша кешеләр үз мөрәҗәгатен җиткерә алалар.
Тормышыбызның бу “авыруына” битараф калмасак иде! Барысы да безнең кулыбызда бит!
Рисуем осень: поле после сбора урожая
Девчата
Извержение вулкана
На горке
Рисуют дети водопад