Тиңләп булмый Сезнең эшне башка хезмәт белән:
Үлчәнми ди минут белән, сәгать белән.
Сезнең хезмәт айлык түгел, еллык түгел,
Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.
Хезмәтнең нәтиҗәсен күрер өчен,
Дистә еллар түгәсез Сез акыл көчен...
Вложение | Размер |
---|---|
minem_yaratkan_ukytuchym.doc | 31 КБ |
Министерство образования и науки РТ
ТР фән һәм мәгариф министрлыгы
Конкурсное сочинение на тему :
“Мой любимый учитель”
“Минем яраткан укытучым”
ТР Тукай районы
МБОУ 29нче Гимназия
Башкарды: 6 “б” сыйныф укучысы
Каримуллина Айсылу
Җитәкче: Гатауллина Эльфидэ
Мухамэтдин кызы
Минем уйлавымча кеше җиргә матур эш-гамәлләр кылып яшәү өчен дөньяга туа. Моның өчен бетмәс-төкәнмәс тырышлык, зиһен, сабырлык кирәк. Яраткан сыйныф җитәкчем Әльфидә Мөхәммәтдин, минемчә, шундый сыйфатларга ия. Әйе, укытучы иң мөһим һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Укытучылар булмаса, бөтен кеше надан булыр иде. Аларның һөнәрләре авыр, катлаулы һәм җәмгыятькә күп файда китерә торган. Һәркемдә дә укытучы булырга сәләт юк. Бик түземле, башкалар белән аралаша белүче һәм белемле кешеләр генә укытучы була ала.
Без сыйныфта 19 бала. Әльфидә Мөхәммәтдин һәрберебезнең холкын-гадәтен белеп, күңелләребезгә үтеп керә белә, акыллы киңәшләре белән авыр чакларыбызда ярдәм кулы суза. Укытучыбызны безнең икенче әниебез дип тә була: әниләребез кебек кирәк чакта мактый, ә кайчак ачулана да белә.
Ә инде берәребез авырып китсә, аның күңеле тыныч түгел. Ул безнең кайгыларга үзебездән дә артык көенүче , шатлыкларыбызга үзебездән дә артык сөенүче дә. Х.Халиковның “Укытучым” дигән шигыре, нәкъ Әльфидә Мөхәммәтдин апага багышлап язылган кебек:
Барыбызга бер генә,
Белмим, ничек өлгерә.
Үзе шундый сөйкемле
Нәкъ әнием шикелле.
Шат йөзле укытучым,
Күңелемә иң якын
Кеше ул шуның өчен!
Ул - минем укытучым.
Туган якның нинди газиз икәнен, әти-әниеңә, туганнарыңа мәрхәмәтле булырга кирәклеген без сезнең тырышлык белән аңлыйбыз, укытучы апабыз. Алай гына да түгел, ул безне һәрвакыт яхшылыкка гына өнди, безнең тәрбияле, җәмгыятьтә кирәкле кешеләр булып үсүебезне тели. Минем Әльфидә Мөхәммәтдин бервакытта да кәефсез күргәнем юк шикелле. Ул һәрвакыт дәрескә елмаеп, шат күңел белән килеп керә. Әйтерсең лә аның кайгылары гел юк, балаларга шатлык кына таратучы ул. Ә инде аның елмаюын күргәч, безнең дә күңел күтәрелә, гел тырышып укыйсы гына килә башлый.
Әльфидә Мөхәммәтдин безнең сыйныф җитәкчесе генә түгел, ә математика укытучысы да. Аның дәресне аңлатуы, бик матур тавыш белән сөйләве күңелләргә үтеп керә.
Еллар үткәч һәр кеше үзенең укытучысын хөрмәт белән искә ала. Мин дә үз укытучымны мәңге онытмам, аның биргән акыллы, төпле киңәшләрен еллар буена истә тотармын.
Фән серләрен чишеп бирдең дә син,
Бөртек-бөртек нурлар җыям мин.
Һәр сүзеңне бикләп, белемеңне
Йөрәгемә салып куям мин.
Бер тылсымлы акыл иясенә
Тиңлим үзем сине мин менә.
Мәгърифәтнең белем чишмәсе дип,
Сокланмый соң сиңа кем генә.
Шум и человек
В.А. Сухомлинский. Для чего говорят «спасибо»?
Заяц-хваста
Рождественский венок
Нарисуем попугая цветными карандашами