“Хәсән Сарьянның сатира юмор осталыгы” темасына башкарылган фәнни эшнең юнәлеше – сатира төшенчәсенә нисбәтле теоретик фикерләрне өйрәнү һәм барлау.
Хәсән Сарьян иҗаты да, ялган-ясалма чорга туры килүенә карамастан, тормышны чагыштырмача дөрес чагылдыра. Ул алтмышынчы еллар әдәбиятында хакыйкый юнәлештән тайпылмаучыларның берсе булып тора. Х. Сарьян иҗат итә башлаган чорда, ягъни илленче еллар ахырында илебездәге сәяси һәм рухи мохиттә тәнкыйть һәм үзтәнкыйтьнең, юмор-сатираның үсеше өчен шартлар тууына, Сарьян иҗатында да купшылыкка, ялганга каршы көрәш кискенләшүенә игътибар ителә. Язучы, совет кешесендәге электән килгән әхлак кануннарына туры килмәгән сыйфатларны, көлке дәрәҗәдәге каршылыкларны, кешеләрнең коллективта, гаиләдә үз-үзләрен тотышларында күзгә ташланган әхлакый гариплекләрен, кимчелекләрен күрсәтеп, юмористик һәм сатирик әсәрләр иҗат итә.
Әлеге хезмәттә язучының сатира-юморындагы комик чаралар,сатирик образ тудыру алымнарын өйрәнүне максат итеп куйдык.
Тикшерү предметы – Хәсән Сарьян иҗатындагы сатира алымнары.
Тикшерү объекты – Хәсән Сарьян прозасы.
Тикшеренүнең фәнни – гамәли әһәмияте. Әлеге фәнни эштә Хәсән Сарьянның юмористик хикәяләре тикшерелеп, алардан көлке чаралары һәм сатира алымнары аерып алынды.
Фәнни эшнең максатына ирешү өчен, язучының матбугатта чыккан, “Күңел моңнары”(1969), “Хикәяләр (1962) исемле җыентыкларына кертелгән юмористик хикәләрен, алардагы комик чараларны тикшердек. Х. Сарьян шәхеснең түбәндәге кимчелекләрен көлке объектына әверелдерә: ихтыярсызлык, уй һәм гамәл берлеге булмау, ялагайлык, икейөзлелек, гайбәт сату, куркаклык, үҗәтлек, йомшаклык, ялкаулык, формальлек, мещанлык, хатын-кызга игътибарсызлык, сукырларча модага табыну һәм башкалар. Язучының халык мәзәкләреннән үсеп чыккан новелла ңанрында иҗат итүе, әсәрләренең халыкчанлыгын тәэкмин итә. Көтелмәгән фигал, көлкеле ситуация, логик адаштыру, уңай формада киресен әйтеп көлү, эчке мәгънәнең тышкы форма белән туры килмәве, сүз уйнату кебек алымнар һәм комик чаралар ярдәмендә, язучы фикерләрен үтемлерәк бирүгә ирешкән.
Х. Сарьянның “Нокталы өтер” әсәре дә нечкә сатира белән язылган. Әлеге әсәрдә белемле, сәләтле, гадел Бәхтизин, Ямалов кебек кешеләргә яшәве авыр булган җәмгыятьнең гарип күренешләре тасвирлана. Чәмәт кебек сатирик тип иҗат итеп, совет чынбарлыгын тудырганрухи мещаннарны, карьеристларны, шәхеснең деградацияләнүенә китергән сәбәпләрне тәнкыйтьли. Әдип ирония, пародия, гипербола, сарказм, гротеск кебек сатирик образ тудыру алымнарын уңышлы кулланып, замандашларының типик образларын иҗат итте.
Х. Сарьян - татар әдәбиятының сатира жанры, логик проза үсешенә үзенчәлекле өлеш керткән, татар прозасын тормышчан әсәрләр белән баеткан әдип.
Вложение | Размер |
---|---|
Научно-практическая работа | 66 КБ |
5-8 сыйныф укучылары өчен
республикакүләм фәнни-гамәли конференция
“Ломоносов укулары”
Татар теле һәм әдәбияты секциясе
Хәсән Сарьянның сатира юмор осталыгы
КУРОЧКИНА РЕГИНА
Тукай районы Мәләкәс авылы,
“Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле
Мәләкәс урта гомуми белем бирү мәктәбе”, 8 сыйныф
Фәнни җитәкчесе: Прокопьева Т.И.
Яр Чаллы
2015
Эчтәлек
Кереш………………………………………………………………………....3-4 б.
Төп өлеш
Йомгак………………………………………………………………………....9 б.
Кулланылган әдәбият.......................................................................................10 б.
2
Кереш.
Сиксәненче еллар уртасыннан илебездә иҗтимагый-сәяси һәм рухи өлкәләрдә барган үзгәрешләр нәтиҗәсендә тара халкының , рухи мирасын бернинди чикләүләрсез, хакыйкатьтә барынча тикшерү һәм бәяләү мөмкинлеге ачыла. Хәсән Сарьян - «совет чоры» дигән катлаулы дәвернең бер талантлы әдибе (1930-1978). Ул әдәбиятка килгән еллар – илленче еллар уртасы, ягъни илебез тормышында , шул исәптән әдәбият, сәнгать өлкәсендә дә, күпмедер моңача булмаган шартлар туган һәм шуңа бәйле рәвештә яңа тенденөияләр барлыкка килгән вакыт. Аның иҗатын үз заманы әдәбияты контекстында карау шул чор сәнгатендәге шактый кызыклы тенденцияләрне билгеләү мөмкинлеген бирә. Тормыш үзе даими хәрәкәттә булган кебек, әдәбиятка булган карашлар да һәрвакыт үзгәреш кичереп тора.
Хәсән Сарьян иҗаты да, ялган-ясалма чорга туры килүенә карамастан, тормышны чагыштырмача дөрес чагылдыра. Ул алтмышынчы еллар әдәбиятында хакыйкый юнәлештән тайпылмаучыларның берсе булып тора.
Әлеге хезмәттә язучының сатира-юморындагы комик чаралар, сатирик образ тудыру алымнарын өйрәнүне максат итеп куйдык.
Максатка ирешү өчен без алдыбызга түбәндәге бурычларны куйдык: Беренчедән, бүгенге дөнья әдәбият белемендә сатира төшенчәсенә нисбәтле теоретик фикерләрне өйрәнү һәм барлау. Икенчедән, Хәсән Сарьян иҗатына багышланган хезмәтләрне өйрәнү. Өченчедән, Хәсән Сарьян иҗат мирасына максатчан анализ ясау.
Тикшерү предметы – Хәсән Сарьян иҗатындагы сатира алымнары.
Тикшерү объекты – Хәсән Сарьян прозасы.
Тикшеренүнең фәнни – гамәли әһәмияте. Әлеге фәнни эштә Хәсән Сарьянның юмористик хикәяләре тикшерелеп, алардан көлке чаралары һәм сатира алымнары аерып алынды. 3
Х. Сарьян юмор-сатирасын карауны язучының юмористик хикәяләреннән алып китү уңышлырак, чөнки әдип иҗат юлын новеллистик хикәяләр язудан башлый.
Профессор Ф. Хатипов “Эпик жанрлар” дигән хезмәтендә новелла белән мәзәкнең бер-берсенә якын булуын тикшергәндә, танылган әдәбият белгече алманияле Шлегель өйрәтмәсенә таяна*. Бу соңгысының фикеренчә, тормышта булып узган ниндидер бер вакыйга, мәзәк новеллага туар өчен нигез бирә. Мәзәк, яңа сыйфатлар белән баеп, новеллага әверелә. Х. Сарьянның да күпчелек юмористик хикәяләрендә, новелла жанрына хас булганча, вакыйга, күренешләр уйланмаган ягы белән ачылган. Көндәлек тормышта күрергә мөмкин булган гыйбрәтле җыйнак бер вакыйга, күренеш, хәлләр, мәзәкләр юмористик новеллага нигез биргәннәр.
Язучының “Тукран тәүбәсе”* (1965) дип аталган новелласында көтелмәгән борылыш - һәм шуннан соң килгән тагы да кинәтрәк булган чишелеш күзәтелә.
Минсаф, хатыны авылда озаграк тоткарлангач, үзләренең кино-театрга йөрмәүләрен, беркем белән аралашмыйча, шыксыз гомер итүләрен күздән кичереп утырганда, Зөбәрҗәтенә игътибары җитмәвен аңлап ала. Хатыны чиккән мендәрләргә карап, мактап бер сүз дә әйтмәгәненә үкенә. Зөбәрҗәтнең кулы тимәгәч, өйләре дә караңгы, салкын икән. Герой тәүбә итә: “Зөбәрҗәт кире кайтса, күнегелгәнчә, һәр кич саен шахмат уйнарга, көндә бильярдныйга йөрмәячәкмен. Зөбәрҗәтнең кадерен белеп кенә яшәрмен” – ди. Тик гамәлдә бу “тукран тәүбәсе” генә булып кала. Менә хатына килеп керә. Көтелмәгән борылыш: “Зөбәрҗәтен кочып аламы дисәң – юк, үз
* Хатипов Ф. М. Эпик жанлар. – Казан: Тат. кит.нәшр., 1973. – б.48.
* Сарьян Х. Тукран тәүбәсе. Егет язмышы: Повестьлар, хикәяләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1980. – б. 375-378. 4
пальтосына барып тотынган икән”. Герой бильярдныйга чыгып чаба. Көтелмәгән чишелеш: Зөбәрҗәт әйберләренә генә кайткан икән. Минсаф ялгызы кала. Шулай итеп, язучы коммуналкада соры тормыш кичерүче шәхеснең рухи ярлылыгын, ихтиярсызлыгын, уйлары белән гамәленең туры килмәвен, эзлексезлеген тәнкыйтьли.
“Хәбетдиннең ике хаты” хикәясендә исә Хәбетдин кебек ике йөзле, ялагай, гайбәтче кешеләрдән көленә. Хәбетдин “нәчәлниген” хурлап язган, абыйсына дигән хатны ялгыш “нәчәлник”нең үзенә сала; ә абыйсына нәчәлнигенә язган хаты килә... Күренә ки, әсәрдә юмор чараларының берсе – комик ситуация уңышлы кулланыла.
Язучының көлкеле мохит тудыру остасы булуы “Чишмә буенда”* хикәясендә ачык күренә. Әлеге хикәядә яраткан хатыны Сәкинә көндез эштә булу сәбәпле, Гомәр, хатын-кыз эше дип,кешеләрдән оялып суга төнлә генә йөри. Көтелмәгән финал – чишмәгә, куакларга поса-поса, партком секретаре дә йөри икән. Хикәядә шундый алты-җиде ирнең чишмә буенда очрашулары сүрәтләнә. Күргәнебезчә, мәзәкчел ситуация, көтелмәгән финал әлеге хикәяләрне новелла жанрына якынайта.
“Бастырылу”* хикәясе дә новелла ңанры таләпләренә туры килә. Әсәр башында ирониягә корылган эчке монолог бирелә: “Ирләр эшенең бетәсе юк аның.” Хатынны ничек акча тотарга өйрәтү дисеңме, һәр эшен карап тикшереп тору дисеңме, улыбызныничек тәрбия итмәкне колагына туку дисеңме - мондый авыр эшләрнең һәммәсе дә, әлбәттә, минем җилкәмә төшә”, - ди герой. Беркөн шушы герой хатын-кызның бөтен авыр мәшакатьләрен башкара – пешерә, юа, бала карый, кибеткә чаба, ә хатыны диванда гәҗит укый, акыл өйрәтә... Ир-атны кызгана ук башлыйсың.
*Сарьян Х. Чишмә буенда. Күңел моңнары: Хикәяләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1969. – б. 126.
* Сарьян Х. Тукран тәүбәсе. Егет язмышы: Повестьлар, хикәяләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1980. – б. 390.
5
Көтелмәгән финал – ир кеше төш кенә күрә икән. Биредә язучы логик адаштыру һәм төш күрү алымын уңышлы кулланган.
Хатын-кызга игътибарсызлык, аңа мөнәсәбәттә этика җитмәү темасы Х. Сарьянның “Әнинең туган кәнен без ничек бәйрәм иттек”* хикәясендә дәвам иттерелә. Язучы уңай формада тиешлесен әйтеп көлү – эронияне эшкә җигә. Көндәлек тормыш вакыйгаларын тасвирлап, эчке мәгънә буенча төрле өлкәләргә карый торган күренешләрне киресе белән чагыштырудан көлке туа.
Масаючылар, зурга дәгъва итүчеләр, үзен бөтен кешедән өстен куючылар илленче еллар юморында көлү объектына әверелә. Х. Сарьянның “Ул”(1969)*, “Чәмәт – фәннәр кандидаты”(1962)* әсәрләрендәге адәмнәр шундый. Әлеге типларның начар тәэсирен күрсәтү өчен , язучы арттыру алымына мөрәҗәгать итә. Сан аша арттыруны “Картлык чире”* дип аталган юмористик хикәясендә күрәбез. Бу хикәядә Чапаев дивизиясендә сугышкан һәм шул хакта кырык калын дәфтәрлек роман язган бабай тасвирлана.
Язучы көлдерү чарасы буларак халкыбызда борынгыдан килгән тапкыр сүз әйтү, җорлык, үткенлек кебек сыйфатларны кулланырга онытмый. Аның җитди әсәрләрендә дә персонажлар телендә әнә шул халыкчан җор тел, халыкчан юмор чагыла.
Х. Сарьян юморында шәхеснең байтак кимчелекләреннән көленә. Алар: ихтыярсызлык, уй һәм гамәл берлеге булмау, ялагайлык, икейөзлелек, гайбәт сату, куркаклык, үҗәтлек, йомшаклык, ялкаулык, формальлек, мещанлык, хатын-кызга игътибарсызлык, сукырларча модага табыну һәм башкалар.
*Бәширов Г.Б. Мәзәк ничек туган? Мең дә бер мәзәк (Мәз. җыючы һәм әдәби эшкәртүче Г.Бәширов). – Казан: Тат. кит. нәшр., 1963. – Б.390.
*Шунда ук – Б. 168-169.
*Сарьян Х. Хикәяләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1962. – б. 88-1056.
* Сарьян Х. Картлык чире: Хикәя// Социалистик Татарстан. – 1977. – 9 январь. 6
2. Сатира алымнары.
Сатира – үзенең дошманнары, җитәкче даирәләр тарафыннан гомер-гомергә михнәткә дучар ителгән үги төр.
Х. Сарьян сатирасы фаш итү, битәрләү белән бергә, җәгыять тормышындагы җитешсезлекләрне билгеләп кенә калмый, ә теге яки бу күренешнең нигезендә ятучы социаль һәм психологик механизмнарны да ачып сала. “Нокталы өтер” әсәрендә Чәмәт һәм аның әтисе кебек типларның килеп чыгу сәбәпләрен караганда күрәбез.
Мәгълүм булганча, сатира үзе камчылаган кешедән ачы көлә. Геройның тискәре сыйфатларын калкурак күрсәтү өчен Х. Сарьян сатирик образ тудыру алымнарына мөрәҗәгать итә. Чәмәтнең армиягә алынудан куркуы шулхәтле көчле була ки, врачлар карый башлагач ул яртылаш үлә – ишетмәс, күрмәс була. “Бу юлы исә аңардан бөтенләй икенче чир таптылар: күзе ни близорукость, ни дальнозоркость түгел – әллә нәрсә шунда. Врачлар үзләре дә белмәде. Ахырда: “Бармакның бармак икәнлеген өч адымнан гына аера,” - дип сөземтә ясап, хәрби учеттан бөтенләй төшерделәр” (24 б.). Күргәнебезчә, күренеш чамадан тыш күпертеп сүрәиләнгән, ягъни автор гипербола алымын кулланган. Язучы герой характерындагы теге яки бу сыйфатның килеп чыгуын балачактагы хәлләр белән мотивлаштырып бирү образны тормышчан итә.
Х. Сарьян, тел остасы буларак, кечкенә генә деталь, параллельләр ярдәмендә геройның портретын, холкын бирүдә нечкә эш итә. “Борнын феноменаль пошкырта” торган, ябык чырайлы, кыйгач кашлы, нәзек муенлы, очлы баш Чәмәтнең портретын биргәндә, автор контраст өчен рәттән “ирләрчә нык йөзле, таза тамырлы” Ямаловны да сүрәтли. Татар халкында “йөмры баш” дип акыллы кешегә әйтәләр, ә Чәмәтнең кушаматы “очлы баш”. Шундый контраст чагыштырулар әсәрдә еш кулланыла.
7
Чәмәтнең наданлыгы , уку-укыту, сәнгать өлкәсендәге делитантлыгы мәктәптә практика вакытында, кафедра җыелышларында, Алпаров рәсемен ясатканда һәм башка гыйбрәтле күренешләрдә сарказм белән тасвирлана. Автор Чәмәтнең филология мәсьәләләре буенча бәхәсләрендә (88б.) үзара ярашмаган төшенчәләрне юри берләштерә, логик бәйләнешне аңлы рәвештә боза.
Көлүнең иң югары ноктасы Чәмәтнең “Тыныш билгеләре” дип исемләнгән монографиясендә (162 б.). Х. Сарьян китергән әлеге монография юллары фәнни хезмәткә пародия. Чәмәт тыныш билгеләренә лингвистика фәне категориясе итеп карамый һәм “җитди” фәнни терминнар белән язылган хезмәтен “Гыйльми язмалар” га биреп, кеше көлкесенә кала, авыруга сабыша.
Сарьян геройны нык чалшайтылган, деформаөияләнгән формалр аша сәнгатьчә тирән гомумиләштереп сүрәтли. Чәмәтнең сәер чирен тирән рентген тапларының формасына карап, “Noktalae utrum” (“Нокталы өтер”) дип атыйлар. Автор буразнасыз баш мие (кеше тиле) нокта һәм өтерләрдән торган филолог образы тудыра. Ягъни, язучы сатирик образ тудыруның гротеск алымын эшкә җигә.
Әсәр ахырында автор алогизм куллана. Чәмәтнең кафедра мөдирлегеннән алынып, мич чыгарып йөрүен әйтә. Шунда ук: “Тукта, Сарьян! Шыттыра башладың түгелме? Фәннәр кандидатының кайчан мич чыгарып йөрүен күргәнең бар? Тормышта алай булмый ул!” - автор репликасын кертә. Шуның белән, тормышта, безнең җәмгыятьтә алай була алмаганлыгын күрсәтә.
8
Йомгаклау.
Х. Сарьян иҗат итә башлаган чорда, ягъни илленче еллар ахырында илебездәге сәяси һәм рухи мохиттә тәнкыйть һәм үзтәнкыйтьнең, юмор-сатираның үсеше өчен шартлар тууына, Сарьян иҗатында да купшылыкка, ялганга каршы көрәш кискенләшүенә игътибар ителә. Язучы, совет кешесендәге электән килгән әхлак кануннарына туры килмәгән сыйфатларны, көлке дәрәҗәдәге каршылыкларны, кешеләрнең коллективта, гаиләдә үз-үзләрен тотышларында күзгә ташланган әхлакый гариплекләрен, кимчелекләрен күрсәтеп, юмористик һәм сатирик әсәрләр иҗат итә.
Язучының матбугатта чыккан, “Күңел моңнары”(1969), “Хикәяләр (1962) исемле җыентыкларына кертелгән юмористик хикәләрен, алардагы комик чараларны тикшердек. Х. Сарьян шәхеснең түбәндәге кимчелекләрен көлке объектына әверелдерә: ихтыярсызлык, уй һәм гамәл берлеге булмау, ялагайлык, икейөзлелек, гайбәт сату, куркаклык, үҗәтлек, йомшаклык, ялкаулык, формальлек, мещанлык, хатын-кызга игътибарсызлык, сукырларча модага табыну һәм башкалар. Язучының халык мәзәкләреннән үсеп чыккан новелла ңанрында иҗат итүе, әсәрләренең халыкчанлыгын тәэкмин итә. Көтелмәгән фигал, көлкеле ситуация, логик адаштыру, уңай формада киресен әйтеп көлү, эчке мәгънәнең тышкы форма белән туры килмәве, сүз уйнату кебек алымнар һәм комик чаралар ярдәмендә, язучы фикерләрен үтемлерәк бирүгә ирешкән.
Х. Сарьянның “Нокталы өтер” әсәре дә нечкә сатира белән язылган. Әлеге әсәрдә белемле, сәләтле, гадел Бәхтизин, Ямалов кебек кешеләргә яшәве авыр булган җәмгыятьнең гарип күренешләре тасвирлана. Чәмәт кебек сатирик тип иҗат итеп, совет чынбарлыгын тудырганрухи мещаннарны, карьеристларны, шәхеснең деградацияләнүенә китергән сәбәпләрне тәнкыйтьли. Әдип ирония, пародия, гипербола, сарказм, гротеск кебек сатирик образ тудыру алымнарын уңышлы кулланып, замандашларының типик образларын иҗат итте. 9
Кулланылган әдәбият.
10
В поисках капитана Гранта
У меня в портфеле
Рыжие листья
Под парусами
Карандаши в пакете