Үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәсендә мин игенче профессиясенең бик кирәкле,әһәмиятле һөнәр икәнен ачыкладым.Үземнең әтиемә,бабама минем әйтәсем килә:
Мирас булып күчәр безгә
Яшәү өчен кирәк һөнәр.
Мәңгелекнең чылбырына
Ялганалар көннәр, төннәр.
Вложение | Размер |
---|---|
"Игенче-җир кешесе".Проект эше тезислары | 675.56 КБ |
Татарстан Республикасы
Минзәлә муниципаль районы
Әтрәкле башлангыч мәктәбе
Иҗади-эзләнү проекты
“ Игенче – җир кешесе”
Башкарды:2 нче класс укучысы Шигабиев Айзил
Җитәкче: укытучы Нургалиева Лилия Фарсиевна
2014
Эчтәлек бит
1.Кереш-------------------------------------------------------------------------------------------------------2
1)Тема
2)Максат
3)Проект этаплары
2.Төп өлеш---------------------------------------------------------------------------------------------------8
Эчтәлекне ачу өчен сорауларга җавап эзләү:
1).Кем ул игенче?
-Авыл механизаторы кем ул?
-Тракторчы нинди эшләр башкара?
-Комбайнчы нинди эшләр башкара?
2).Минем гаиләмдә игенчеләр кемнәр?
3).Минем мәктәп укучылары ипи кадерен беләме?
3.Йомгаклау------------------------------------------------------------------------------------------------22
1)Башкарылган эшкә үзанализ
2)Проект эшенә рецензия
4.Кулланылган әдәбият----------------------------------------------------------------------------------25
5.Кушымта
Кереш
Проект эше темасы:”Игенче – җир кешесе ”(слайд 2)
Проект эшенең максаты:
(Слайд 6).
1.Авыл механизаторы профессиясе турында өйрәнү.
2.Гаиләдәге игенчеләр турында материал җыю.
3.Мәктәп укучыларыннан анкета алу.
Проект эшенең этаплары:
1 этап. Әзерлек этабы.
проект темасын билгеләү;
проект максатын, бурычларын билгеләү;
бу тема буенча эзләнүләр алып бару,әдәбият туплау.
(слайд 6)
2 этап. Планлаштыру.
теманың актуальлеген исәпкә алып, проект идеясен эшләү;
нәтиҗә һәм срогын ачыклау;
3 этап. Оештыру-эзләнү этабы.
проект эшләрен үтәү эзлеклелеген ачыклау, билгеле бер биремнәрне сайлап алу;
очрашулар үткәрү;
информацияләр туплау , эшкәртү;
4 этап. Нәтиҗә эшләү этабы.
нәтиҗә турында презентация әзерләү һәм аны яклау;
башкарылган эшкә анализ;
эшне бәяләү.
Төп өлеш.
Слайд 9.
Механизатор-ул тракторны,комбайнны һәм башка төрдәге механизмнарны белүче,кулланучы авыл хуҗалыгы эшчесе.
Слайд10.Тракторчы җирне яз һәм көз көне сөрә.
Слайд 11.Тракторчы җирне яз һәм көз көне сөрә.
Слайд 12.Иген шытып чыккач,чүпкә каршы көрәшә,ашлама сибә.
Слайд 13.Малларга азык әзерләгәндә дә тракторчысыз булмый.
Слайд 14.Комбайнчы икмәкне ура,суга,бункердан машинага бушата.
Слайд 15.Комбайнчы көнбагыш,мамык,кукуруз да ура.
Слайд 16 . Минем гаилә игенчеләре.
Слайд 17.Безнең әтиләр дә,бабабыз да игенче. Таңнан торып, комбайны янына ашыккан әтиемне,абыйларны,бабамны — үсә барган саен ныграк хөрмәт итәм.Алар чык төшкәнче дип, төнгә кадәр, яңгырлар башланганчы дип, ялсыз эшлиләр.Мин аларның ихтыяр көченә сокланам.
Слайд 18.
Бабай безнең әтиләргә болай дигән:
Бәхет үзең белән бергә туа,
Бер үк аны читтән эзләмә!
Олыгайгач, бар да, кем булса да,
Үз иленә кайтып тезләнә.
Слайд 19.
Тик шундыйлар кала монда:
Елар чакта түзсә, көлсә,
Сукранмыйча, күн итеген
Көн дә юып кия белсә...
Слайд 20.Минем әтием Айрат, Илфак ,Ришат абыйлар да үз бәхетен җирдә,туган авылда тапкан,шушында гаилә корганнар , зур,матур йорт салганнар.Әти-әниләр безне дә эш сөяргә,җир кешесенә хөрмәт белән карарга өйрәтеп үстерә
Слайд 21.Әнием кулында хуш исле, күпереп пешкән, кадерле Икмәк! Ул- тормыш падишаһы. Изге туган туфракта күкрәп үскән, батыр, горур әтием,абыем,бабам урып-җыйган, мәрхәмәтле, булдыклы әнием куллары аша үтеп өстәлгә килгән Ипекәй! Нинди тәмле!
Йомгаклау.
Слайд 23.Борынгылар игенченең кул-аягы туфрак булса да, йөзе ак булуы, бер кабарлык иген иккән кешегә бер колны азат итү савабы булуын әйткәннәр.Безнең мәктәп укучыларының игенченең хезмәтенә карашын белү максаты белән анкета уздырдык.
Анкета сораулары
1.Сез икмәкне еш ашыйсызмы?
2.Сез нинди ипи яратасыз ?
3. Ипигә хөрмәт белән карарга кирәк икәнен беләсезме?
4. Сез ипи сыныгы калдырасызмы?
5. Калган,искергән ипине сезнең гаиләдә нишләтәләр?
Слайд 24.Үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәсендә без игенче профессиясенең бик кирәкле,әһәмиятле һөнәр икәнен ачыкладым.Үземнең гаилә игенчеләренә минем әйтәсем килә:
Мирас булып күчәр безгә
Яшәү өчен кирәк һөнәр.
Мәңгелекнең чылбырына
Ялганалар көннәр, төннәр.
Слайд 25. Кулланылган әдәбият:
http://www.prohleb.ru/index.php?page=17 История создания хлеба
“Раушан көзге”. Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия.
Илдус Гыйләҗев шигырьләре .
Кушымта.
а
Свинья под дубом
Простые летающие модели из бумаги
Шум и человек
Стрижонок Скрип. В.П. Астафьев
Астрономический календарь. Май, 2019