На уроках внеурочной деятельности "Я - исследователь" изучили историю села, сфотографировали важные объекты, выучили песню о родном селе.
Вложение | Размер |
---|---|
История села Старый Мичан | 1015.81 КБ |
Слайд 1
Авылым Иске Мич ән Проект эше. Төзеделәр : 1 нче сыйныф укучылары Байназарова Мәликә, Нигаматзянова Әдилә. Җитәкче: Файзрахманова Р.Г. 2013 – 14 уку елыСлайд 2
Бу безне ң туган авылы быз Иске Мичән. Ул борынгы авыл. Аның 400 еллап тарихы бар.
Слайд 3
Зиратның авыл ягында үсеп утырган карт агачлары авылыбызның күп ъ еллык тарихы турында сөйли.
Слайд 4
Ә бүген авылыбыз үсә, матурлана. Яңа йортлар барлыкка килә. Сугыш ветераны Галиуллин Хадиулла бабайның 100 яшьлек карчыгына салып бирелгән йорт.
Слайд 5
Оныклары Фәимә бу йортны матурларга үзеннән дә өлеш керткән. Бүгенге көндә әби исән түгел инде.
Слайд 6
Без дә авылда яшәп ятабыз. Быел беренче сыйныфта укыйбыз. Мәктәптән кайтышлый Байназарова Мәликәләр йорты каршында төштек . Бу йортны Мәликәнең әтисе Рифнур үзе эшләп чыккан.
Слайд 7
Авыл уртасында Абдулла мәчете бар. Мәчетнең беренче мулласы Таҗетдинов Халик абый булган.Ул үлгәч , муллалыкны Шамилов Рүзәл һәм Байназаров Алмаз алып бара.
Слайд 8
Мәдәни үзәктән ерак түгел күмәк хуҗалыкның ашханәсе һәм конторасы урнашкан.
Слайд 9
Арчага илтә торган зур юл чатында “Зиннәт” дип аталган шәхси кибет урнашкан.
Слайд 10
Без укый торган мәктәп моннан 40 еллап элек салынган. 2010 нчы елда капитал ь ремонт булган. Хәзерге көндә мәктәпне директор Шайдуллин Равил Миннәхмәт улы җитәкли. Мәктәптә 24 укытучы, 84 укучы бар.
Слайд 11
Бу авылыбызның мәдәни үзәге . Бу бинага клуб, медпункт, почта, балалар бакчасы, музей, авыл советы урнашкан. Авыл советы җитәкчесе булып Гараев Айзат абый эшли.
Слайд 12
1. Кайтып киләм авылыма, 3. Авылымның матурлыгын Әкрен генә җыр сузып. Мактап бетереп булмас. Шландагы яш ь наратлар Болында ү скән чәчәкләр Кушыла шатланышып . Кочакларыма сыймас . Авылым Иске Мичән , Су буйлары гел чирәм . 4. Авылым Иске Мичән Шунда кайтып аунар идем, Сагынам, нихәл итәм. Исән-сау кайтып җитсәм. Әкәй тауларыннан аккан 2. Айлы кичтә сандугачның Чишмә суларын эчәм. Сайравына ни җитә. Челтерәп аккан чишмәләре Йөрәкләрне җилкетә. Иске Мичән егете Аухадиев Илгиз ”Авылым Иске Мичән” дигән шигыр ь язган. Ә Яңа Мичән егете Шарипов Булат көйгә салган. Җырны Иске Мичәннән Хадиев Ил ь мир яратып башкара.
Слайд 13
Иске́ Мичә́н авылы, Саба районы, Татарстан Республикасы. География Шәһәр тибындагы Байлар Сабасы посёлогыннан 15 км төньяк-көнбатыштарак, Кече Мишә елгасы буенда. Тарихы 1613 елдан Мисен исеме белән мәгълүм. 18 йөз - 19 йөзнең 1 нче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә, игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә. 20 йөз башында Иске Мичәндә мәчет була. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 833,5 дисәтинә тәшкил итә. 1920 гә кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Яңа Чүриле волостенда. 1920 дән ТАССРның - Мамадыш, 1921-22 дә Арча кантонында. 1930 ның 10 августыннан - Саба, 1944 нең 19 февраленнән - Чүриле, 1956 ның 14 маеннан Саба районында. Халкы 2010 елда 251 кеше (татарлар) яши. Халык саны: 1782 дә - 96 ир-ат; 1859 да - 310, 1897 дә - 442, 1908 дә - 568, 1920 дә - 589, 1926 да - 526, 1938 дә - 472, 1949 да - 381, 1970 тә - 367, 1979 да - 287, 1989 да - 247, 2002 дә - 247 кеше. Икътисад Халкының төп шөгыле - кырчылык, мөгезле эре терлек асрау. Мәгариф Урта мәктәп. Мәдәният Мәдәният йорты. Дин Мәчет. Интернеттан алынган мәгълүмат
Для чего нужна астрономия?
Кто грамотней?
Стрижонок Скрип. В.П. Астафьев
Привередница
Сказка "12 месяцев". История и современность