Укучыларның эзләнү эшләре
Вложение | Размер |
---|---|
1812_nche_elgy_sugysh.doc | 110.5 КБ |
kitap_basu.doc | 105 КБ |
konkurs_kayum_nasyyri.doc | 750.5 КБ |
konferentsiya_saydashev_1.doc | 138.5 КБ |
tel-suret_charalary_1.docx | 655.71 КБ |
gazizov_emil.docx | 661.74 КБ |
“ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БУА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ЗУР ФРОЛОВО ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ” МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
1812 ЕЛГЫ РУС-ФРАНЦУЗ СУГЫШЫНДА ТАТАРЛАР
(Секция:тарих һәм туган якны өйрәнү)
Эшне башкарды: 8 нче сыйныф укучысы
Газизов Эмиль Фәнис улы
Җитәкче: югары квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Исмәгыйлева Гөлнара Таһир кызы
2014 нче ел
Кереш өлеш
19 нчы гасыр башында Россия империясе һәм аның халыклары зур куркыныч алдында калалар. Франция императоры Наполеон Бонапарт, яхшы коралланган күпсанлы армия туплап, Европада басып алу сугышлары башлап җибәрә. Күп кенә дәүләтләрне үзенә буйсындырып, ул Россия чикләренә якынлаша. «Өч елдан мин бөтен дөньяның хакиме булачакмын,— дип күкрәк кага Наполеон.— Хәзергә Россия генә кала, ләкин мин аны сытып юк итәчәкмен!»
Россиянең барлык төбәкләрендә дошманга каршы көчле хәрәкәт башлана. Казан губернасында яшәүче халыклар да бу хәрәкәттән читтә калмый. Күпләр үзләре теләп сугыш кырына китәләр. Наполеон яулары Мәскәүгә якынлаша башлагач, Казанда халык ополчениесе җыела. Бу ополчениегә рус, татар, чуваш авылларыннан килгән крестьяннар, мануфактура эшчеләре керә. Казанның шул чордагы язучысы В.Панаев язганча, халык ополчениесе «бердәм омтылыш белән бик тиз оешты: картлар да, яшьләр дә бер байрак астына басты». 3300 кешелек ополчение сугышчыларын шәһәр халкы кремль янында тантаналы төстә озатып кала. Шул вакытта меңәр кешедән торган тагын ике батальон оештырыла. Аларның берсе — атлылар батальоны — татар крестьяннарын берләштергән.
1812 елгы рус-француз сугышы Россия халыкларының уртак җиңүе белән тәмамлана.
М. И. Кутузов армиясе Көнбатыш Европа илләрен французлардан азат итүдә актив көрәшә. Бу сугышларда безнең Казан ополчениесе солдатлары да катнашкан. Дрезденны азат итү өчен барган сугышларда алар чын батырлык үрнәкләре күрсәтәләр. Казаннан чыккан атлы батальон сугышчыларының Мерзебург һәм Гамбург шәһәрләрен азат итүдә үз-үзләрен аямыйча көрәшүе хәтта француз генералларын да шаккатырган.
1812 елгы сугыш вакытында күп кенә санда нагәйбәк, мишәр, типтәр, Литва татарлары, башкорт полклары да катнашкан. Кызганычка каршы, бүгенге көнгә кадәр татарларның бу өлкәдә җитди хезмәтләр юк дип әйтерлек. Ә безнең башкорт күршеләребез, үзләренең андый полклары турында җитәрлек сандагы әдәби әсәрләр дә, шул исәптән бер роман да (Яныбай Хамматов «Төньяк амурлары») бастырып чыгардылар, бу темага дөнья күргән фәнни мәкаләләре, хезмәтләре дә сансыз, бу вакыйгаларны башкорт тарихының бер данлы сәхифәсе итеп, башкортларны пиарлар өчен дә файдаланалар.
Татарлар аерым мишәр, типтәр, нагәйбәк полклары төзүдән тыш, гомуми регуляр армия составында да күп булганнар
Бу турыда татар халык иҗатында да шактый гына истәлекләр бар, мәсәлән, татар халык җырларында. «Париж, Париж» җыры шул вакыттан калган дип исәпләргә нигез юк түгел, шул ук вакытта «Ат эчердем Дунайда» җырын да. Парижга, Франциягә походта татар яугирләре, сугыш тынган вакытта, «Зәңгәр күкле айлы төндә/ Ат эчергән Дунайда».
Районыбызның Туган якны өйрәнү музеенда бу сугыш турында шактый материал табарга була. Эш барышында түбәндәге максатларны күздә тоттым:
Төп өлеш
1812 ЕЛГЫ РУС-ФРАНЦУЗ СУГЫШЫНДА ТАТАРЛАР
Еллар бер-бер артлы узган. Крестьяннар сугышыннан соң тормыш әкренләп үз җаена кергән. Россия тәхетендә патшалар алышына торган. Дворяннар, зиннәтле сарайларда баллар үткәреп, кайгы-хәсрәт күрмичә, кәеф-сафа корып яшәгәннәр. Гади халык барщинада һаман билен бөккән, елдан-ел күбәя барган завод-фабрикаларда иң кара эшләрне башкарган.
19 нчы гасыр башында Россия империясе һәм аның халыклары зур куркыныч алдында калалар. Франция императоры Наполеон Бонапарт, яхшы коралланган күпсанлы армия туплап, Европада басып алу сугышлары башлап җибәрә. Күп кенә дәүләтләрне үзенә буйсындырып, ул Россия чикләренә якынлаша. «Өч елдан мин бөтен дөньяның хакиме булачакмын,— дип күкрәк кага Наполеон.— Хәзергә Россия генә кала, ләкин мин аны сытып юк итәчәкмен!»
1812 елның июнь аенда 456 мең кешеле француз армиясе Неман елгасын кичә һәм, сугыш игълан итеп тормыйча, Россиянең көнбатыш чикләренә үтеп керә. Рус гаскәрләре французларга караганда өч тапкыр азрак була. Шуңа күрә алар, дошманның кысрыклавына түзә алмыйча, чигенәләр һәм сугышның башлануын булдырмаска тырышалар.
Французлар белән сугыш башлану турындагы манифест И. Хәлфин тәрҗемәсендә татарча бастырылып халыкка таратыла. Россиянең бөтен халкы азатлык сугышына күтәрелә. Рус тарихында аны Ватан сугышы дип атадылар. Дошман басып алган җирләрдә партизан отрядлары оеша. Партизаннар француз гаскәрләренә көтмәгәндә һөҗүмнәр ясыйлар, алар үтә торган юллардагы авылларны яндыралар, дошман кулына эләгердәй бер нәрсәне дә калдырмыйлар. Наполеон армиясе күп югалтулар кичерсә дә һаман алга бара һәм Мәскәүгә якынлаша.
Шушы авыр көннәрдә рус армиясенең башкомандующие итеп талантлы һәм тәҗрибәле полководец Михаил Илларионович Кутузов билгеләнә. Ул үзенең армиясен французлар белән хәлиткеч бәрелешкә әзерли башлый. 26 августның таңында Мәскәүдән 120 чакрымдагы Бородино авылы янында ике яктан да дәһшәтле һөҗүм башлана.
...Дошман туплары гөрелтесеннән җирләр селкенә, күк йөзен төтен һәм тузан болыты каплап ала. Атлар кешни, яраланган солдатлар ыңгырыша. Әле тегендә, әле монда офицерларның команда тавышлары яңгырый. Сугыш көне буе дәвам итә. Кич җитә. Бородино кыры коточкыч күренешкә керә. Французларның шуңарчы беркайчан да бу кадәр күп кеше кырылганын күргәне булмый. Бер көн эчендә генә дә русларның 44 мең, французларның 58 меңнән артык солдаты һәлак була. Соңыннан Наполеон: «Мин катнашкан сугышларның иң яманы Бородино кырында булды»,— дип искә ала.
Руслар шулай да җиңеләләр, әмма французлар да үзләренең максатларына ирешә алмыйлар: рус армиясе исән кала. Кутузов Наполеон белән кабат очрашырга теләмичә, Мөскәүне дошман кулына сугышсыз гына бирергә, дигән карарга килә. «Мәскәүне югалту Россияне югалту дигән сүз түгел. Армияне саклап калырга кирәк!» — ди ул.
Сентябрь башында Кутузов армиясе Мәскәүне калдырып чыга. Шәһәр халкы да солдатлар артыннан иярә. Бушап калган шәһәргә дошман гаскәрләре кереп тула. Мәскәү яндырыла, талана. Рус халкы үзенең иң авыр һәм фаҗигале көннәрен кичерә.
Россиянең барлык төбәкләрендә дошманга каршы көчле хәрәкәт башлана. Казан губернасында яшәүче халыклар да бу хәрәкәттән читтә калмый. Күпләр үзләре теләп сугыш кырына китәләр. Наполеон яулары Мәскәүгә якынлаша башлагач, Казанда халык ополчениесе җыела. Бу ополчениегә рус, татар, чуваш авылларыннан килгән крестьяннар, мануфактура эшчеләре керә.
Татарлар, татар тормышы турында шул ук французлар менә нәрсә язып калдырганнар:
«Здесь в губернии большое разнообразие наций. Наиболее значительны татары. Они разделены на три класса: живущие в городах и занимающиеся торговлей; занимающиеся сельским хозяйством и живущие в больших и красивых деревнях, и кочевые татары, или башкиры, которые заняты только разведением скота. У деревенских татар глава поселения — мулла. Все татары следуют религии Магомета, платят налоги, предоставляют новобранцев и состоят в ведении капитана-исправника.
Татары живут в красивых деревнях, в удобных домах. Они красивые люди и хорошо одеты, их жены большие, красивые, имеют азиатскую внешность, что привлекало мой взгляд. Татары, хоть и богаче других народов, живут намного проще и едят пищу, которую кипятят в бараньем бульоне. В праздничные дни они едят конину, которую считают деликатесом.»
Истәлекләр ни сөйли?
Наполеон армиясе тылында французларга зур зыян салып, партизан хәрәкәте оештырып йөреп дан алган 1812 елгы сугыш герое Денис Давыдов бу сугыш турында үзенең истәлекләрен язып калдырган.
Бар алпавытлар, байлар, чиновниклар да, французлар килә башлагач, үз йорт-җирләрен ташлап көнчыгышка таба качып киткәннәр. Бар дворян утарлары да буш торып калган. Билгеле инде, качкан вакытта бу алпавыт-аксөякләр үзләре белән барысын да алып китә алмаганнар, күбесе шул килеш торып калган. Ул вакытларда әле, аннан соңгы бөтендөнья сугышларындагы кебек, тоташ фронт сызыгы дигән әйбер булмаган. Француз армиясе зур шәһәрләрне, аңа бара торган юлдагы авылларны гына яулаган, анысы да нигездә Смоленск юлы буенда гына, ә эчтәге, төпкел авылларга гадәттә бернинди армия отрядлары да кереп тә тормаган, рус крестьяннарының күбесе ул французларны күрмәгәннәр дә хәтта. Денис Давыдов ташлап калдырылган әнә шул элеккеге дворян, алпавыт утарларын үзенең ставкалары итеп эшләгән. Бер утарда яшәгән вакытта ул яшен тизлегендә генә үтеп баручы француз обозларына, отрядларына, яки зур булмаган шәһәрләрдәге гарнизоннарына һөҗүмнәр оештырган, шуннан соң, ул урынын бөтенләй ташлап китеп алдан ук билгеләнгән икенче утарга күченгән. Ә француз отрядлары, гарнизоннары бары тик шәһәрләрдә генә булганнар, аларда да күп санлы булмаган гарнизоннар гына. Рус авылларында французларның эзе дә булмаган.
Гомерләре буе алпавытларга бил бөгеп, аларга эшләп интеккән гади крестьяннар исә, ул алпавытларның, бариннарының үз милекләрен ташлап китүләрен үзләренчә файдаланганнар. Иң беренче эш итеп алар ул утарларда булган бар мөлкәтне, алпавытларның малларын, бураларындагы игеннәрен, өйләрендәге бар байлыкны, җиһаз-мебельне өйләренә ташып бетергәннәр. Элеккеге кебек атнаның күп өлешен баринга барщинага эшләү (крепостной булу аркасында барып бушка эшләү) беткән, оброк түлисе дә булмаган. Крестьяннар иркен сулыш алганнар, бар салымнардан котылганнар, инде бар вакытларын да үзләренә, үз хуҗалыкларына эшләргә җәлеп итә башлаганнар. Кыска гына шул вакыт эчендә Россиянең көнбатышындагы крестьян халкы шактый гына ныгынып калган. Аеруча тырышлары үз эшләрен дә оештырганнар, кибетләр, төрле кярханәләр (мастерскойлар) ачканнар (элек моның өчен баринның рөхсәте кирәк булган яки иреклелекне бариннан сатып алырга). Авыл халкы алпавыт җирләрен сөреп чәчкән, ул гына да түгел, бернинди каравылсыз калган элеккеге барин урманнарыннан җаннары теләгәнчә агач ташып алып яңа йортлар, әйтергә кирәк үз заманы өчен шактый өлкән йортлар, төзегәннәр, каралты-кураларын төзекләндергәннәр, авыллар тулысынча диярлек яңарган. Рәсәй халкы беркайчан да күрмәгән кадәр ирек күргән Наполеон вакытында, беркайчан да булмаганча, иркен, хөр, бай, мул тормыш белән яши башлаган.
Ә Денис Давыдов исә, бу вәзгыятьне үзенчә файдаланган. Авылга отряды белән килеп керү белән, иң беренче крестьяннарга, аларның мөлкәтенә ревизия эшли торган булган. Һәм дә инде, һәрбер йортта диярлек, барин утарыннан алып кайтылган мөлкәткә тап булган, ул милекне рөхсәтсез алып кайткан бу крестьянга патша, алпавыт тәртипләрен исенә төшергән, шул рәвешчә үз отрядына җитәрлек дәрәҗәдә провизия туплаган. Ул гына да түгел, патша тәртипләрен исләренә төшереп, кайберләрен, гадәттә гаиләләрендә берничә өйләнмәгән өлкән ир бала булганнарын, үз отрядына да мообилизацияләгән.
Денис Давыдов — атаклы татар аксөякләреннән. Ул үзенең татар булуы турында мактанып, шапырынып йөрү генә түгел, бу турыда үз шигырьләрендә язып калдырган шәхес тә.
Шагыйрьнең бу юлларында үзенең татарлыгы, татар чыгышлыгы атаклы Чыңгыз, Батый балаларыннан булуы белән горурлануы, үзенең, үз ата-бабаларының тормыш итү рәвешенең, шул исәптән киеп йөргән татар чикмәненең дә, Россия аристократиясенә ул вакытларда модага кергән Европача, французча яшәү рәвешеннән, челтәрле ул француз «жабо"ларыннан бер генә дә ким булмавы турында мактанып язуы да сизелә. Ул гына да түгел, бу сугыш героеның чит культурага ияреп андый кием киеп йөргән «франт"лардан кимсетеп көлүе дә бар. Чынлап та, Денис Давыдов партизанлыкта йөргән вакытта саф татарча, чикмән, татар бүреге киеп йөргән, аның билгеле рәссамнар иҗат иткән андый рәсемнәре дә сакланып калган. Ә сугыштан французларны җиңеп кайтканнан соң, русларның бар югары даирәсе тулысынча французча яшәү рәвешенә, француз киеменә, француз модасына, француз кухнясына, француз гореф-гадәтләренә, француз мәдәниятенә, француз әдәбиятен укуга, француз теленә күчеп беткән. Рус телен кыргый урам теле дип кенә исәпли башлаганнар, алдынгы француз мәдәнияте белән сугыштан танышып кайткан рус аксөякләре. Бу турыда А. С. Пушкинның «Евгений Онегин» шигъри романында да бар. Бу шагыйрь язуынча, Татьяна русча бик начар белгән:
«Она по-русски плохо знала,
Журналов наших не читала,
И выражалася с трудом
На языке своем родном,
Итак, писала по-французски...»
Әгәр дә, сугыштан соң бар руслар да, һәрхәлдә, аларның император галиҗанәбләренең үзләреннән үк башлап, иң затлылары, французга, французча яшәү рәвешенә, француз мәдәниятенә, француз теленә күчеп беткәннәр икән, — бу сугышта кем-кемне җиңүе турындагы мәсьәлә дә — ачыкланмаган булып, чишелмәгән булып кала бирә. Чөнки, кешелек тарихында, гадәттә, җиңүчеләр үз кыйммәтләрен, үз идеологияләрен, үз яшәү рәвешләрен, үз телләрен, үз гореф-гадәтләрен җиңелүчеләргә көчләп яки ансыз гына тага торган булганнар. Ә бу сугыш нәтиҗәсендә, француз кыйммәтләре Россиягә тагылган гына түгел, ә аның бар үз милли үзенчәлекләрен төртеп, бәреп тә төшергән.
1812 нче елгы Ватан сугышы темасы татар кулъязмаларында
Наполеон сугышка шактый зур әзерлек белән килә. Ул рус армиясендә күп татарлар сугышканын белеп, аларга адресланган прокламацияләр дә тараткан булган. Ләкин Наполеон листовкалары татар тарихчылары тарафыннан бөтенләй өйрәнелмәгән. Әлеге сугыш турында озак еллар буе XIX йөздән бирле бер чыганактан алынган күчермәләр татар бәетләре җыентыкларында басмадан-басмага күчеп килә. Анда сүз башкорт, типтәр сословиеләрендә йөргән татарларның бу сугышта актив, зур, хәрәкәтчән, көчле кавалерия полклары катнашкан вакыйгалар тасвирлана.
ИЛАҺИ БӘЕТ
Французның таягы —
Ак Иделнең камышы.
Унике патша арасында
Французның тавышы.
Французның атлары
Бар да ефәк тышаулы.
Французның солдатлары
Әфисәргә охшаулы.
Су өстендә корабта
Шәм янадыр кичен дә.
Тирә-якдин ядрә ява
Чыдап булмый эчиндә.
Аргамак кебек һәйбәтләр
Французның атлары.
Йир йөзендә йөреп булмый —
Кисек адәм башлары.
Безнең патша әзерләнә
Французны атарга.
Кяфер бара сугышка
Кылыч берлән чабарга.
Мөселманнар сугыша
Үлеп шәһид китәргә.
Күккә шәүлә төшәдер,
Шәһидләрнең каннары.
Мөселманнар сугыша
Шәһид булсын җаннары.
Татар халкының 1812 елгы рус-француз сугышында катнашуы тарихыбызда тирән эз калдырган. Бу вакыйгалар турында җырлар-бәетләр чыгарганнар. Буыннан-буынга күчеп, алар безнең көннәргә хәтле килеп җиткәннәр.
“Рус-француз сугышы” бәетләре, башка бәетләрдән аермалы буларак, бөтен бер коллектив катнашы белән чыгарылган.
Французлар килеп кергән Мәскәү дигән калага;
Безнең гаскәр килгәчтин, алар качты далага.
Мәскәүгә дә кердек без, Наполеонны күрдек без;
Французларны җиңгәндә, җир җимереп йөрдек без.
(“Рус-француз сугышы бәете”)1
Бәетләрнең башлам өлеше “бисмилла әйтеп” яки вагыйганың елы күрсәтелеп һәм сүзнең кем-нәрсә турында баруы белдерелеп башлана.
Бисмилла әйтеп башладым, бу бәетнең башларын,
Француз белән сугышып, күпне күрде башларым.
(“Рус-француз сугышы бәете”)
Тарих мең дә сигез йөздә ун икенче сәнәдә,
Напольонның гаскәрләре яу башлады Рәсәйгә.
(“Рус-француз сугышы бәетләре”ннән)
1812 елда Наполеонга каршы Ватан сугышын чагылдыручы “Рус-француз сугышы” бәетләренең кайсы гына вариантын алсаң да, аларның берсендә дә елау, сыкрау, сугыштан читтә торып калырга теләү кебек нәрсә юк. Киресенчә, туган илне чит дәүләт илбасарларыннан саклау эшенә барлык халыклар, шул исәптән татар халкы да, актив катнаша.
Французларның күпере, тимер икән челтәре;
Башкорт-типтәр туган икән француздан элгәре.
Французның атлары кырын җирдә дулыйдыр;
Башкорт белән типтәрләр французны турыйдыр.
Башкорт, типтәр уклары, туры бәрә күпләре,
Без сугышта күргәннәр әле монда бетмәде.
(“Рус-француз сугышы бәете”)1
Халыкның бу сугышка булган мөнәсәбәтен, аның рухи кичерешләрен түбәндәге һәм дошманга каршы аяусыз көрәш юлына басуын түбәндәге юллар бик ачык күрсәтә:
...Мендем тауның башына, атым яздым ташына,
Бу француз азган икән үзенең газиз башына.
...Армияне җыйдырып сайлап-сайлап алдылар,
Без сугышка кергәндә, куанышып калдылар.
...Французның илләре, түгәрәк икән күлләре,
Французларны куганда, үттек без күп илләрне.
...Мәскәүгә дә кердек без, Наполеонны күрдек без,
Французларны җиңгәндә, җир җимертеп йөрдек без.
...Наполеонның эшләпәсе кангә тапланган иде,
Без сугыштан кайтканда, илләр шатланган иде.
(“Рус-француз сугышы бәете”)
Бу юлллардан 1812 елгы Ватан сугышында халыкның нинди дәрт һәм күтәренке рух белән катнашуы ачыктан – ачык күренеп тора. Бу сугышка
карата чыгарылган бәетләрнең берсендә дә елау, сыкрау, сугыштан читтә торып
калырга теләү кебек нәрсәнең әсәре дә юк. Бәетләрдә гасырлар буенча саклангып килгән иске традиция-вакыйганы шунда катнашучының үз авызыннан сөйләтү юлы белән тудырылган солдат образы монда инде сугышның төп максатын белеп, аңлап сугышучы образ итеп сурәтләнә. Солдат – үз илен явыз дошман һөҗүменнән саклау өчен канлы сугышка, ут эченә барап кергән герой ул.
Рус-француз сугышына багышланып чыгарылган бәетләрнең барысында да халык вәкиле буларак сурәтләнгән солдат образына каршы якка Наполеон дәһшәтле хәрби җитәкче итеп сурәтләнә. Бәеттә бу сугышның төп максаты турында да бик ачык төстә языла:
“Наполеонга тәхет кирәк, үз җиренә сыймаган”
(“Рус-француз сугышы бәете”)
Ә инде: “Француз килә сугышырга тугыз король ашалый”, - дип, дошманның берничә илне басып-таптап килүенә, аның һөҗүменең җитди булуына ишарә ясала. Кыскасы, бәеттә француз армиясенең көче инкарь ителми: “французның күпере тимер белән беркеткән”, “французның капкасы, тимер икән тактасы”, аның атлары да “ефәк белән тышаулы”, ә аның солдатлары исә “әфицәргә охшаулы” итеп сурәтләнә. Төрле милләт халыкларыннан торган рус армиясенә бөтен Европа илләрен үз алдында тез чүгәргә мәҗбүр иткән һәм Мәскәү каласына килеп кергән әнә шундый көчле дошманга каршы көрәшергә туры килә. Сугыш бик каты була. “Дүрт-биш кердек сугышка, каннар билдин актылар”, - диелә бәеттә. Монда, беркадәр
арттыру, дастаннар стилен сакларга омтылу чагыла “безнең гаскәр килгәчтин алар качты далага”, “унике типтәр бетерде французның гаскәрен”. Күргәнебезчә, сугышта хәрбиләрнең искиткеч зур батырлыклар күрсәтүе бәетләрнең һәрбер юлыннан күренеп, аңлашылып тора.
Уңышлардан башы әйләнгән Наполеонның Мәскәүгә килеп кергәч гаять авыр хәлгә төшүе бәеттә гаҗәп оста тасвирлана: “Наполеонның эшләпәсе кангә тапланган иде” яки “Наполеон бер төш күргән, яшен суккан күзенә” кебек сурәтләр бик тә тапкыр килгән. Шул рәвешле, “капкынга килеп төшкән” бу карт арсланның образы хәтта беркадәр сатирик планда бирелә. Бәеттә Россия халыкларының өстенлеген сурәтләү көчәйгәннән-көчәя бара, һәм әсәр дошманның тар-мар ителүен тасвирлау белән тәмамлана. Наполеон армиясенең җиңелүе һәм хурлыклы рәвештә качуы бәеттә зур рухи канәгатьләнү хисе белән хикәяләнә һәм:
Французлар монда кергәч, таныдылар үзләрен;
Уңда башкорт, сулда типтәр, таба алмыйлар эзләрен, -
дигән йомгак ясала.
Татар солдатының рус-француз сугышында җир җимертеп, күп сулар кичеп (“французларны куганда үттек без күп илләрне”, “французларны куганда, күп суларны йөздек без”), чиксез зур батырлыклар күрсәтүе бәеттә югары художестволы дәрәҗәдә гәүдәләнгән.
Дүрт-биш кердек сугышка, каннар билдин актылар,
Сугышларны бетергәч, безгә медаль тактылар.
(“Рус-француз сугышы бәете”)
Халык авыз иҗатының бу төре, рус-француз сугышы тәмамланып, озак еллар узгач та, халык күңелендә яшәвен дәвам иткән. Бәетләрдән күренгәнчә, 1812 елгы сугыш, ил тарихында, халык аңында Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен барган гадел сугыш булып урын алган.
Уртак ватаныбыз саналган Рәсәйне саклап, яу кырында калган һәм, Париж урамнарын айкап, Елисей яланнарында милли моңнарыбызны яңгыратып, дан – шөһрәт белән әйләнеп кайткан батырларыбыз бервакытта да халык хәтереннән чыкмас.
Йомгаклау
Сугыш та илебезгә күпме кайгы-хәсрәт, күпме күз яше китергән. Күпме сабыйлар ятим калгандыр, бәхеттән мәхрүм булгандыр. Ватанга булган мәхәббәт барысыннан да көчле булып чыккан. Илебезгә Җиңү килгән. 1812 елгы Ватан сугышы, нәкъ Бөек Ватан сугышы кебек үк, гадел, милли-азатлык сугышы була. Франция белән Россия арасында тирән сәяси һәм икътисади каршылыклар җитәрлек була. Наполеон I нең агрессив сәясәте дөньядагы иң зур ил саналган Россияне яулап алу хыялы белән алып барыла. Моңа 1807 нче елгы Тильзит солыхы да каршылык күрсәтә алмый. Россиягә походка Наполеон бик тырышып әзерләнә. Рус армиясен тиз генә тар-мар итеп, аннан мөмкин кадәр ансат котылырга тели ул. Французлар үзләрен «Бөек армия» дип атый. Наполеон 610 мең кешедән торган гаскәр туплый. Аның гаскәрләрендә, француз солдатларыннан тыш, басып алган илләре: Пруссия, Австрия, Бавария, Саксония, Италия, Польша, Испания солдатлары да була. Россия, әлбәттә, йоклап ятмый. Рус хөкүмәте сугыш янавын сизә, сугышны башламый тору чараларын күрә. Илебез дә үзенең гаскәрен арттыру өстендә эшли.
1812 елгы Ватан сугышы вакыйгалары күп кенә рус шагыйрьләре тарафыннан шигъри юлларга салынган. Алар арасында шул сугышта дошманга каршы үзе сугышкан Денис Давыдов һәм Константин Батюшков та, ул заманда үсмер булган Пушкин да, әле ул вакытта дөньяга да килмәгән Лермонтов та бар. Күргәзмә шул чор вакыйгаларын әсәрләренә күчергән шагыйрьләрнең шигырьләреннән төзелгән.
Александр Блокның шигырьләрендә 1812 елгы сугыш чагылыш тапмаса да, сугыш вакыйгалары белән аның гаилә әгъзаларының истәлекләре бәйле. Блокның бабасының бабасының бертуган абыйсы Дмитрий Алексеевич Бекетов, Ахтыр гусар полкы поручигы, 1812 елда «оча торган гусарлар эскадроны»нда сугышкан. С.И.Ростоцкийның данлыклы «Эскадрон гусар летучих» фильмындагы образның прототибы нәкъ шул Митя Бекетов булган инде. Кинодагыдан аермалы буларак, чын тормышта Митя исән кала һәм озын гомер кичерә.
Экспозицияне сугышның 100 еллыгына багышлап чыгарылган ике медаль дә тулыландыра.
Үткәннәрне кайгырту – киләчәгебез турында кайгырту да ул. Халкым үз ягын ярата, аның тарихы һәм традицияләре белән горурлана. Шулай итеп, эзләнү эшен туплаганда кызыклы очрашулар булды, файдалы сөйләшүләр алып барылды. Мин үземә күп мәгълүмат алдым. Хезмәтемне киләчәккә әзерлек дип тә кабул иттем.
Кулланылган әдәбият:
1. “Мәгариф” журналы №5, 2012
2. “Мәгариф” журналы №6, 2012
3.“Мәгариф” журналы №12, 2012
4. Татарстан тарихыннан хикәяләр. Даулатшин Г.М., Хуҗин Ф.Ш., Измайлов И.Л. Издательство Казань, 1993
5. Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.
6. Төз. Т. Әхмәтова, И. Надиров. Татар халык иҗаты: Бәетләр.-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1983.-39 бит.
7. Х. Ярми. Татар халкының поэтик иҗаты.-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1967.-132 бит.
8. “Шәһри Казан” газетасы 16.10.2012.
Заявка
участника республиканской научно-практической конференции
“Шаги в науку – 2014”
№ п.п | Секция | Название работы | Ф.И.О. участника | Школа, класс | Ф.И.О. руководителя | Необходимые технические средства |
1 | История и краеведение |
1812 елгы француз сугышында татарлар | Газизов Эмиль Фенисович | МБОУ “Больше-Фроловская основная общеобразовательная школа Буинского муници пального района РТ” 8 класс | Исмагилова Гульнара Тагировна | Проектор |
“ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БУА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ЗУР ФРОЛОВО ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ” МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
Татарларда китап басу һәм мәдәният үсеше
Эшне башкарды: 8 нче сыйныф укучысы
Газизов Эмиль Фәнис улы
Җитәкче: югары квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Исмәгыйлева Гөлнара Таһир кызы
2014 нче ел
Кереш
Ап-ачык тор һәрвакытта, и китап! Баксам сиңа
Чын асыл нигезле җирдән күп белемнәр бир миңа.
И китап! Мин аңгыраны төз юлга күндерсәнә!
Мине баскан “Җәхел” утын су сибеп сүндерсәнә!
Ш.Бабич
Беренче кулүязма китаплар моннан 40 мең ел элек барлыкка килгән. Ул вакытларда ташка, агачка, металга , сөяккә , төрле тукымаларга , балчыктан ясалган тактачыкларга, хәтта яфракларга, тузларга да язганнар. Аннары пергамент уйлап тапканнар, ләкин тиредән эшләнгән пергамент бик кыйммәткә төшкән. Аны папирус алыштырган. (Ул – тропик илләрдә үсә торган камышлы үсемлек).
Китап кешеләрнең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, теле, укытучысы. Китапсыз халык тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән. Шуңа күрә кайбер әһәмиятле китапларны кабат-кабат басканнар, аларны алтын-көмештән коеп саклаганнар.
Монголиядә әнә шундый 1 китап 460 кг көмеш һәм 52 килограмм алтыннан эшләнгән юка калайларга язылып калдырылган.
Төрки халыклар да китап басу эшенә беренчеләрдән булып керешкәннәр. Соңрак татар халкы да үз китапларын булдырган. Революциягә кадәр татар телендә 12 мең исемнән артык китап басылып чыккан, аның гомуми тиражы 50 миллионга җиткән. Китап басу буенча татарлар руслардан гына калышкан.
1865 нче елда Казанда шәһәр җәмәгать китапханәсе ачыла, ә 1906 елда күренекле татар журналисты, тел галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Әхмәтһади Максуди тырышлыгы белән әлеге китапханәнең мөселман филиалы булдырыла.
Китап басу, китап тарату төрки халыклар арасында һәм чәчелеп-таралып урнашкан безнең татарлар арасында аеруча, гомер-гомергә иң изге, иң саваплы эшләрнең берсе саналган. Шуңа күрәдер татар зыялылары әле узган гасырның икенче яртыларында ук бер-бер артлы әле С. Петербургка, әле Мәскәүгә, әле Казан губернаторларына китап басу өчен , китап нәшриятлары ачу өчен рөхсәт сорап ары чапканнар, бире чапканнар- үзләренең дөнья кадәр акчаларын исраф иткәннәр. Ләкин китап нәшрияты ачу алай җиңел генә булмаган. 1905 елда демократик революция булганнан соң, яңгырдан соң үсеп чыккан гөмбәләр кебек, татар телендә китап басучы дистәләгән нәшриятлар Россиянең төрле шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда,уфада,Оренбургта, Әстерханда, Мәскәүдә, С.Петербургта эшли башлый. Ләкин октябрь революциясеннән соң китап басу тулысынча дәүләт монополиясенә әверелгәч , китап басу дәүләт ярдәменнән тыш башкарып булмый торган эш итеп кабул ителә башланган күрәсең.
Китап белеме галиме Әбрар ага Кәримуллин “Китап ул – халык хәтере” исемле язмасында татар китабы тарихы турында болай ди: Татар телендә беренче китап 1612 елда Лейпцигта чыккан. Татар китабының Россиядәге тарихы 1722 елда Астраханьда Петр-1 нең походтипографиясендә татарча басылган “манифест” тан башлана XVIII көзнең соңгы чирегенә кадәр татар китаплары Петербургның Сенаш типографиясендә басыла.
Районыбызның Туган якны өйрәнү музеенда да китаплар турында шактый материал табарга була. Эш барышында түбәндәге максатларны күздә тоттым:
Төп өлеш
Кулъязма һәм беренче басма китаплар
1800 елда Казанда беренче “Азия” типографиясе ачыла. Анда гарәп хәрефләре белән татарча китаплар басыла башлый. Элекке заманнарда китаплар кулдан күчерелгән һәм төпләнгән. Уку-язуга әүвәлдән һәвәс булган безнең халыкта кулъязма китапның Болгар чорыннан ук килгән күп гасырлык тарихы бар. Китап язу-күчерү эшләрен мәктәп-мәдрәсәләрдә шәкертләр һәм аларның укытучы-остазлары башкарган. Матур, пөхтә язуга сәләтле , бу эш белән даими шөгыльләнүче укымышлыларны хаттатлар (каллиграфия осталары) дип атаганнар. Мәсәлән, 1720 нче елда ачылган һәм тиз арада танылып өлгергән Эстәрлебаш мәдрәсәсендә бик бай китапханә тупланган була. Үз гомерендә, зур тырышлык куеп, дистәләгән, хәтта йөзләгән китап күчергән кешеләр билгеле. Мәгърифәтче Каюм Насыйриның бабасы шундый осталардан саналган. Кулдан язылган китаплар арасында тышлыгы, бит кырыйлары, бүлек башлары чәчәкле орнаментлар белән нәфис итеп бизәп эшләнгәннәре дә булган. Борынгы әдәби әсәрләрнең төрле күчерелмәләре әле дә табылып тора. Болар халкыбызның китап сүзенә, аң-белемгә элек-электән олы ихтирам һәм тирән мәхәббәт саклап яшәве турында сөйли. Кешеләр китапны басма юл белән аз вакыт эчендә йөзләрчә-меңнәрчә данә итеп күбәйтү турында күптәннән хыялланганнар. Хәреф җыеп китап басу омтылышлары иң элек Кытайда 1041-48 нче еларда ясалган. Европада бу эшне XV гасырның 40 нчы елларында немец уйлап табучысы Иоһан Гутенберг башлап җибәрә.
Россия империясенең колониаль изүе астында яшәгән күп халыкларда, шул исәптән татар халкында да үз телендә китап басу гасырлар буе тыелып, тоткарланып килгән. Шулай да хөкүмәт даирәләре, төрки халыклар арасында беренче буларак, татарча китап басу эшләренә керешергә мәҗбүр булганнар. Чөнки татар теле элек-электән Россиянең эчке эшләрендә, Көнчыгыш илләре белән бәйләнешләрендә арадашчы ролен уйнаган. Татар укымышлылары дәүләт учреждениеләрендә, илчелелекләрдә тылмач, киңәшче, илче һ.б. булып хезмәт иткәннәр.
Петр I патшалык иткән елларда татар теленнән файдалану тагын да киңәя. Татар зыялылары катнашында тел өйрәткечләр, сүзлекләр төзелә башлый, гарәп хәрефләре булдырыла. Кайбер указлар татар теленә тәрҗемә ителеп (1711 нче елдан) басыла башлый. Бернче татар китабы Петр I кушуы буенча 1722 нче елда Әстерхан типографиясендә басыла. Шушы елның җәендә Петр I Иранга каршы зур поход оештыра. Бу походка барганда ул Казанда һәм Болгарда да була. Походта татарлар да катнаша. Патша, Каспий буе, Кавказ, Кырым халыкларына бу походларның сәбәбен аңлатып, «Манифест» яздыра. «Манифест»ны татарча бастырып чыгару эшләрен Дмитрий Кантемирга тапшыра. Аңа патша даирәсендә булган өлкән тылмач Тәфкилев һ.б. татарлар ярдәм итәләр. Типографиядә җыелган беренче татар басма китабының тарихы шушы брошюрадан башлана.
XVIII һәм XIX йөзләрдә төрки халыклар яшәгән күп территорияләрнең Россия составына кертелүе, Көнчыгыш илләре белән бәйләнешләрнең активлашуы нәтиҗәсендә, бу халыкларның телләрен белүче кадрларга ихтыяҗ арта бара. Руслар арасыннан шундый белгечләрне хәзерләү өчен Казан, Оренбург, Әстерхан, Нижний Новгород, Тобол, Пенза һ.б. шәһәрләрдәге гимназия, хәрби мәктәп, духовное училище кебек уку йортларында төрки, татар телләре укытыла. XVIII йөз азакларында татар теле Мәскәү университеты, XIX йөз башларында Казан, Харьков университетлары, төрле институтлар программаларына кертелә.
Татар телен укыту өчен, әлбәттә, дәреслекләр, кулланмалар кирәк була.
1769 нчы елда Казан гимназиясендә татар теле укытыла башлый. Екатерина II нең махсус указы белән мөгаллим итеп татар укымышлысы Сәгыйть Хәлфин билгеләнә. С.Хәлфин гимназиядә уналты ел укыта. Аңа губернаның баш тылмачы дигән дәрәҗә бирелә. 1178 нче елда аның «Татар теле әлифбасы» дигән грамматикасы Мәскәү университеты типографиясендә басыла. Бу грамматика 20 елдан артык рус уку йортларында татар телен өйрәнүдә бердәнбер кулланма булып килә. Татар басма әлифбасының бай тарихы шушы дәреслектән башлана. С.Хәлфин 20 меңгә якын сүзне туплап «Татарча-русча сүзлек» тә төзегән.
Казанда «Азия басмаханәсе»
XVIII йөзнең азакларына таба Казан, Уфа, Оренбург һ.б. губерналарда яшәүче татарлар, Коръән, догалыклар, мәктәп-мәдрәсәләр өчен уку китаплары җитмәвен әйтеп, кулдан күчерелгән һәм Төркиядән кайтарылган китапларның кыйммәт торуын искәртеп, басмаханә ачарга рөхсәт сорап, үтенечләр яудыралар. Шуларның нәтиҗәсе буларак, 1785 нче елда Петербургтагы Фәннәр академиясе янында «Азия типографиясе» эшли башлый. 1787 нче еллар тирәсендә казна хисабына гарәп хәрефләре белән Коръән басыла. Бу басмаханәдә чыгарылган беренче татарча китаплар – С.Хәлфиннең улы, гимназия укытучысы Исхак Хәлфин тәрҗемә иткән закон җыентыклары була (1785).
Император Павел I 1799 нчы елда «дини китаплар һәм догалыклар» бастыру өчен Казанда татар типографиясе ачарга рөхсәт бирергә мәҗбүр була. Бер елдан соң бу хакта Сенат указы да чыга.
1800 нче елның көзендә Петербургтагы «Азия типографиясе»ннән Казан гимназиясенә ике станок һәм хәрефләр кайтырыла. Бу эшләрне озак еллар патша армиясендә хезмәт итеп, прапорщик дәрәҗәсендә отставкага чыккан Габделгазиз Туктамыш улы Бурашев башкара. Ул Казандагы беренче татар типографиясенең эшен оештырып җибәрүдә зур тырышлык куя.
Сенат указы белән Петербургтан Казанга китап басу осталары – наборщик Гали Рәхмәтуллин һәм корректор Хәмзә Мамышев та җибәрелә. Басмаханә 1800 нче елның декабрендә эшли башлый. Традиция буенча аны да «Азия типографиясе» дип атыйлар. 1801-1802 нче елларда анда басылып чыккан беренче китаплар мәктәптә укырга өйрәтү өчен әлифбалар һәм «Һәфтияк»-Коръәннең җидедән бер өлеше-әлифбадан соң укыла торган дәреслек итеп файдаланылган һәм шулай ук еш басылган.
Төрки-татар телендә нәшер ителгән беренче матур әдәбият әсәре – «Сәйфелмөлек кыйссасы» 1807 нче елда басыла.
1809 нчы елда Казан университетында да типография ачыла. Анда шулай ук татар китаплары басыла. Бу типографиядә басылган беренче китап гимназия укытучысы Ибраһим Хәлфинның татар теле дәреслеге була. 1829 нчы елда «Азия басмаханәсе» университет типографиясе белән берләштерелә. Шушы вакыттан башлап гасырның 80 нче елларына хәтле татар китапларының күпчелеге университет китапханәсендә чыгарыла.
Казанда XIX гасыр башында эшли башлаган татар типографиясе безнең халыкта гына түгел, гомумән, барлык төрки халыклар арасында, төрекләрдән кала, беренчеләрдән була. Ул башка төрки халыкларга аң-белем бирүдә дә зур роль уйный. Университет типографиясендә Хуҗа Насретдин мәзәкләре (1845), «Кисекбаш кыйссасы» (1846), Таҗетдин Ялчыголның «Рисаләи Газизә» (1850), татар әдәбиятыннан беренче хрестоматияләр, XIX йөз татар әдипләренең күп кенә әсәрләре дөнья күрә. Гасыр урталарында инде татар китапларын басучы берничә хосусый типография дә ачыла.
Бу гасырның беренче яртысында ук әдәбият үсү өчен бик әһәмиятле мөмкинлекләр ала. Электәге әдәби ядкәрләр һәм бу гасырда иҗат ителгән күренекле әсәрләр халык арасында басма рәвешендә күпләп тарала. XIX гасыр әдәбияты, борынгы гасырлар әдәбиятыннан аермалы буларак, инде кулъязма әдәбият түгел, ә басма әдәбият буларак үсә. Шул ук вакытта әсәрләрне кулдан күчерү традициясе дә дәвам иткән.
Казан университеты һәм татар укымышлылары
Университетта Көнчыгыш телләре бүләге ачыла һәм анда татар телен укыту кертелә. Профессорлар И.Н.Березин, А.К.Казембек, Х.Д.Френ, Карл Фукс һ.б. галимнәр Идел буе халыкларының, шул исәптән татар халкының тарихына, этнографиясенә, фольклорына, язма әдәбиятына караган материалларны җыя, өйрәнә, бастырып чыгара башлыйлар. Университетка эшкә тартылган прогрессив карашлы укымышлылары үсеп чыга.
И.Хәлфин халыкта сакланган кулъязма тарихи-әдәби әсәрләрне табып, редакцияләп, аңлатмалар белән бастырып чыгаруга зур тырышлык куя. Ул төзегән «Әхвале Чыңгыз» хан вә Аксак Тимер» дигән тарихи-әдәби хрестоматия 1822 нче елда басыла, университета дәреслек итеп кулланыла. И.Хәлфин, шулай ук Урта Азия тарихчысы Әбелгази Баһадирханның «Шәҗәрәи төрки» китабын 1824 нче елда бастырып чыгара. Бу рус, немец, француз телләренә дә тәрҗемә ителә. И.Хәлфинның бу һәм башка хезмәтләре рус галимнәре арасында гына түгел, Европада да зур кызыксыну тудыра.
Гали Мәхмүдов халыкны агартуны күздә тотып, ул, русчадан тәрҗемә итеп, фәнни-популяр брошюралар да чыгара.
Казан гимназиясендә һәм университетында белем алган Габдүш Ваһапов та төп игътибарын халыкның телен өйрәнүгә, фольклор әсәрләрен җыюга биргән. 1852 нче елда университет типографиясендә басылган «Русско-татарская азбука» дигән китабына кушымта итеп ул күп кенә хикәяләр һәм 30 җыр урнаштыра.
Әдәбияттан хрестоматияләр
XIX йөздә мәгърифәтчелек әдәбияты формалаштыру юлында яңа бер баскыч буларак, әдәби хрестоматияләр басыла башлый. Шундыйларның берсен Оренбургтагы хәрби училищеда татар телен укытучы Мартиниан Иванов төзи. Аның «Татарская грамматикасы» һәм «Татар хрестоматиясе» дигән китаплары 1842 нче елда Казан типографиясендә дөнья күрә.
Икенче бер хрестоматияне шушы ук училищеда укытучы Салихҗан Кукляшев төзи. Ул хәрби мәктәптә укый һәм Казан университетын тәмамлый. «Диване хикәяте татар» («Татар хикәятләре җыентыгы») исемле 124 битле хрестоматиясе 1859 нчы елда Казан университеты типографиясендә басыла.
Димәк, татар китабы революциягә чаклы 200 елга якын юл үткән. Шушы вакыт эчендә 11 мең чамасы татар китабы басылып чыккан, аларның гомуми тиражы 2 миллион данәдән узып китә.
Кайвакыт татарлар революциягә кадәр тоташ надан булганнар, яки укый-яза белүчеләр саны буенча иң артта торганнар дигән ялгыш фикер ишетергә туры килә. Татар телендә чыккан китапларның саны, аларның эчтәлеге белән танышкач, без бу фикернең хакыйкатькә туры килмәвен күрәбез. “Тоташ надан” халык шулкадәр китап чыгара алыр идеме соң?
Китап- ул халыкның хәтере дә, язма тарихы да. Китап битләрендә халыкның җиңүләре дә, җиңелүләре дә, табыш-югалтулары да, өмет-хыяллары да чагылган.
Китапханә - ул уку йорты. Беренче китапханәләр - көтебханәләр дип йөртелгәннәр. Көтебханә исламия - Казанда беренче татар китапханәсе. Рәсми төстә 1906 нчы елның 2 нче гыйнварында ачыла. Оештыручысы - Әхмәтхади Максуди (1867-1941). Китапханә башта “Болгар” мосафирханәсенең бер бүлмәсендә урнаша. Аннан соң Кабан күле буенда аерым йортка күчерелә, шунда уку залы да 1922 нче елның маеннан ул М.Вахитов исемендәге “Шәрекъ” көтебханәсе дип атала башлый. Соңыннан совет чорында, китапханәнең гарәп хәрефе белән басылган китап фонды Казан университетының гыйльми китапханәсенә күчерелә.
Китапханә - дәүләт хәзинәсе булып саналган чын-чынлап белем сарае, элекке буыннар тәҗрибәсен саклау урыны булып тора. Халкыбызның киң катлавының белемгә ихтыяҗын тәэмин итә. Туган телгә, тарихыбызга мәхәббәт тәрбияләүдә нәтиҗәле эш башкара.
Китаплар тарихыннан
Татарларда гарәп язуының 1000 еллык тарихы бар. Ә латин графикасы уңайлы булса да 10 гына ел гамәлдә йөреп калган. Алардан алда язу туу белән үк кулъязма китаплар килгән. Ә язу-белемнәрне телдән сөйләп кенә икенче кешегә җиткереп бетерү мөмкин булмый башлагач туган. Болгар татарларының язулары V-VI гасырлардан ук килә. Безнең халыкка кулъязма китаплар бик күптәннән киң таралган. Ә безнең көннәргә кадәр сакланып калуы ягыннан беренче әсәр итеп Кол Галинең “Кыйсаи Йосыф” поэмасын күрсәтәбез. Кулдан күчереп кенә кешеләрнең ихтыяҗын канәгатьләндерү мөмкин булмагач, кешелек дөньясы уйлап чыгарган иң бөек могҗизаларның берсе- язма, басма сүз барлыкка килгән.
Беренче басма китап XI йөзендә Кытайда дөнья күрә. Гарәп шрифты белән язылган беренче татарча китап 1612 елда Лейпциг шәһәрендә басылып чыга. (Болары чит илдә чыккан китаплар). Ә Россиядә беренче татар китабы 1722 нче елда Петр I нең Иранга походы чорында басыла. Петр патшаның 100 меңнән артык кешеле гаскәренең 50 меңләбе татар була. Шул ук гаскәр Кавказдагы татар телен аңлаучы халыклар җире аша үткәндә, сугышның максатын аңлашу өчен Петр I “Манифест” ны татар телендә дә тәрҗемә иттерә һәм бастырып чыгара.
Бу вакыйга 1722 нче елның 15 июлендә була . Ә татарча китап баса торган әлеге типография Астрахань шәһәре янында көймәгә урнаштырылган була. Әнә шунда басылган брошюраны Россиядә чыккан беренче татар китабы дибез. Россиядәге төрки халыклар арасында – беренче, дөньяда яисә төрекләрдән кала икенче булып татарлар китап бастыра башлый.
Димәк революциягә кадәр татар халкы надан булган , укый-яза белмәгән, язуы да булмаган, Совет власте һәм рус халкы ярдәмендә генә зур уңышларга ирешкән дигән сүзләрдә дөреслеккә бөтенләй туры килми.
Кулъязма мирасның бай булуы татар халкының грамоталылык дәрәҗәсе югары булудан да килә. Язма мирасы, мәдәният һәйкәлләре рәхимсез рәвештә юк ителүгә дә карамастан, халкыбызда китапка, язма сүзгә тирән мәһәббәт яши. Халык үз хисабына мәктәп –мәдрәсә ачып, укытучылар тота, балаларны укырга, язарга өйрәтә.
1926 нчы елгы халык санын алу мәгълүматларына караганда татар халкы грамоталылык ягыннан СССР да 1 нче урында торган. Татарлар Мисыр, Төркия югары уку йортларына, хәтта Германия, Франция университетларына да барып кергәннәр. Франциянең атаклы Сорбонна университетын тәмамлаучы кызларыбыз да булган. Ә рус уку йортларына мөселман татарларны кабул ителмәгән диярлек.
Казан губернасында татарлар гына яшәмәгән. Укымышлылыкны халык санын алу вакытында русча укый-яза белүгә карап та билгеләнгәннәр. Гарәп-фарсы телләрен белүчеләр дә “неграмотныйлар” рәтендә йөргән. Татар халкы бөтенләй надан булган дип күрсәтү бәлки шушыннан да килеп чыккандыр.
1929 елдан бездә латин алфавитына күчү башлана. Шушы чорда бер селтәнүдә илдәге иң укымышлы булган татарлар иң грамотасызга әйләнә. Дин белән көрәшеп гарәп хәрефләре белән язылган китаплар яндырыла.
1940 елда алфавитыбыз кирилицага күчерелә. 10 ел эчендә халык 2 мәртәбә надан калып, 2 мәртәбә 2 төрле алфавит өйрәнергә мәҗбүр ителә Моннан “ китапсыз халык- кара сарык, аны кая кушсаң шунда бара” . Большевикларга күп белгән халык кирәк булмаган дигән нәтиҗә ясарга момкин.
Бөек ватан сугышы башлагач , рус язучылары Казанга,Чистайга
кученеп килә, ә күренекле татар язучылары М.Җәлил, Ф.Кәрим,
А.Алиш, композитор Фәрит Яруллин һәм башкалар фронтка китә. Әгәр дә Фадеев кайбер язучыларны фронт газеталарына урнаштыруны оештырмаган булса, бәлки фронттан бер татар язучысы да исән кайтмаган, китапны язучылар, әдәбиятыбызны дәвам иттерүчеләр , милли рухыбызны саклаучылар калмаган булыр иде.
Китап белеме галиме Әбрар ага Кәримуллинның да Татар китабының килеп чыгуы турында бик файдалы, күренекле хезмәтләре бар.. Алардан без татар китабының тарихи язмышы турында бай мәгълүмат алабыз.
Йомгаклау
Китап... Ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган чуар кәгазь. Бары шул гына, ә яхшылап уйлап баксаң, китап - ул адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның могҗизасы, дияр идем. Әлбәттә, укый белгән кеше өчен. Хәзер безнең илебездә укый белмәгән кеше юктыр.
Әдәби әсәрне аз уку, шуның нәтиҗәсе буларак, сөйләм һәм фикерләү сәләтенең түбәнәя бару, сүзлек байлыгының ярлы булуы өлкән буынны да бик нык борчый.
Болгар –татар шәһәрләре, тарихи һәйкәлләре җимерелгән, әмма халык хәтере, татар халкының ерак гасырлардан килгән китапларында теркәлә килгән. Аны бернинди афәтләр дә оныттыра алмаган.
Хезмәтемне төгәлләп шуны әйтәсем килә: китап турында кайгырту –киләчәгебез турында кайгырту ул. Яшьтәшләрем арасында да китап белән дус булучылар шактый.
Шулай итеп, эзләнү эшен туплаганда шактый материал белән танышылды, файдалы сөйләшүләр алып барылды. Мин үземә күп мәгълүмат алдым. Хезмәтемне киләчәккә әзерлек дип тә кабул иттем.
Эшемне Г.Тукайның “Китап” шигыреннән өзек белән тәмамлыйсым килә.
Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса
Үз-үземне күралмыйча, рухым төшсә,
Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны
Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә:
Хәсрәт соңра, хәсрәт килеп алмаш-алмаш
Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,
Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса
Хәзер генә сыгылып-сыгылып елаган яшь
Шул вакытта мин кулыма китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам:
Рәхәтләнеп китә шунда җаным,тәнем,
Шуннан гына дәртләремә дәрман табам.
Кулланылган әдәбият
Фатыйх Әмирхан исемендәге VI республика мәктәп укучылары фәнни-гамәли конференциясендә катнашу өчен гариза
Фамилиясе, исеме, атасының исеме (тулысынча) | Газизов Эмиль Фәнис улы |
Сыйныфы | 8 |
Элемтә өчен телефон | 89274304615 |
Эшнең исеме: Татарларда китап басу һәм мәдәният үсеше
Тәкъдим итә торган оешма
Тулы исеме | “ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БУА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ЗУР ФРОЛОВО ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ” МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ |
Адресы | Буа районы Зур Фролово авылы |
Телефоны | 88437444263 |
IGT1974@mail.ru |
Эшнең җитәкчесе турында мәгълүматлар:
Фамилиясе, исеме, атасының исеме (тулысынча) | Исмәгыйлева Гөлнара Таһир кызы |
Вазыйфасы, укыта торган фәне | Татар теле һәм әдәбияты укытучысы |
Элемтә өчен телефон | 89274304615 |
Эшне тәкъдим итәргә теләгән секция:
Кешелек җәмгыятенең рухи мирасын үзләштерү һәм әхлакый кыйммәтләр формалаштыру тәҗрибәсе.
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
“ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БУА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ЗУР ФРОЛОВО ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ” МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
Якташ шагыйрьләр иҗатында туган як образы
Эшне башкарды: 8 нче сыйныф укучысы
Газизов Эмиль
Җитәкче: беренче квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Исмәгыйлева Гөлнара Таһир кызы
2013 нче ел
Эчтәлек
Кереш. Туган якны яратып.
Туган як! Туган җир! Туган туфрак! Туган төбәк! Туган табигать! Һәрбер кеше өчен нинди газиз, тирән мәгънәле сүзләр! Нинди генә язучылар, шагыйрьләр аны зурламаганнар, күкләргә чөеп мактамаганнар. Алар һәркем йөрәгендә яши һәм вакытлар үтү белән тагын да байый, тулылана, ачыграк төс ала бара. Безнең аңыбыздагы һәм тойгыларыбызда чагылган таныш урыннар, акрынлап, Ватан образын күзалларга ярдәм итә. Туган якны өйрәнү халык культурасының гасырлардан килгән традицияләрен, халыкның зур һәм матур эшләрен аңларга булыша. Туган илебезгә, аның үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә мәхәббәт хисләре тәрбияләүдә туган якны өйрәнүнең мөмкинлекләре аеруча зур.
Җирле шагыйрьләребезнең иҗатын барлау, өйрәнү, алар белән әдәби кичәләр үткәрү әдәбиятны тирәнтеп өйрәнүгә ярдәм итә. Буа төбәге язучыларга, шагыйрьләргә бай як. Аларның иҗатында тирә-юнь гүзәллеген ачучы әсәрләр зур урын алып тора. Эзләнү эше шушы максатыннан чыгып эшләнде. Якташ шагыйрьләребезнең иҗатларына күзәтү ясалды.
Ренат Харрис, Әхмәт Рәшитов, Тәүфикъ Камалиев, Рифат Сәлахов, Гөлнур Айзатуллова шигырьләрендә мәдхия җырлаган иксез-чиксез тугайлары-кырлары, урманнары, талгын гына агучы Зөя, Карлы, Бола елгалары белән Буа табигате искиткеч матур һәм кабатланмас.
Табигать темасы әдәбиятта мәңгелек тема, туган як, ватан төшенчәләре белән бербөтен, аерылгысыз. Ул әсәрләрдә кеше образын тудыру өчен актив кулланыла.
Табигать безгә – балаларына гаҗәеп хәзинәләр биргән. Сый-нигъмәтләр белән туендыручы кара туфрак, сулар һава, эчәр су. Болар – бәяләп бетергесез байлык: берсе генә булмаса да, җирдә тормыш юк. Шушы матурлыкны шигырь юлларына салучыларыбыз шактый.
Төп өлеш. Якташ шагыйрьләр иҗатында туган як темасы.
Татарстан Республикасының халык шагыйре, публицист, җәмәгать һәм мәдәният эшлеклесе Ренат Харис 1941 нче елның 6 нчы маенда Ульянов өлкәсенең Цильна Кәйлә (Зирекле Күл — Елховое Озеро) авылында туа. Әти-әнисе укытучылар булып, бер авылдан икенче авылга еш күчеп йөргәнлектән
Р.Харисның балалык һәм мәктәп еллары Татарстанның Буа төбәгендәге авылларында уза.
Ул — кырыктан артык поэма, дистәгә якын шигъри цикллар, йөз илледән
артык җыр, романслар, кантаталар, ораторияләр авторы. 1997 нче елда Ренат Харис лирик шигырьләре тупланган «Хисемнең җисеме» китабы өчен (1996)
Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек
була. Ренат Харисның “Казма” авылына багышлап язылган шигыре –
авылның бай табигате, инеш-елгалары, елның төрле фасылында шундый
якын сүзләр белән үрелгән.
Лашчы үрләреннән, Казма,
Син бик матур күренәсәң –
Зөя суы тукып биргән
өрфиягә төренәсең.
Елларның һәр фасылында
Син үзеңчә якты, күркәм...
Шигыремнең һәр хәрефен
Зөяң суы белән сөртәм.
“Буа ягым – тау ягым” шигырендә халкы белән горурлана.
Буа ягым – тау ягым,
якты янсын маягың,
күркәм эшкә,
кайнар хискә,
тапкыр сүзгә бай ягым!
Зөя буе тал-тирәк,
Сандугачсыз тал сирәк,
сандугачкай бер җыр җырлый,
отып калырга кирәк...
Ренат Харис иҗат иткән “Буа җыры”нда да туган якка дан җырлана.
Һәркайдагы кебек кояш,
Йолдызларың һәм аең –
ә шулай да син күпләрдән
яктырак , Буакаем.
Һәркайдагы кебек таллар,
Наратлар, юкә, каен –
Ә шулай да син күпләрдән
Ямьлерәк, Буакаем.
“Сәйдәш яры” поэмасында да таныш урыннарны шактый очратабыз.
Буа, Буа! Урамнарың
минем өчен китап кебек –
өйләрең әкият сөйли,
мәзәк сөйли һәрбер кибет.
Буа, Буа! Хатирәләр
әйди мине! Син дә әйдәш...
Урамнарыңны укыймын,
ә уемда кабат Сәйдәш...
Уйларымның чәбәләнгән
юлларына бер оч эзләп
Зөягә килеп чыкканмын...
Күперендә торып... йөзәм,
йөзәмен Казанга таба,
дулкыннарга салып башны...
Әнә ямь яшел Бикмураз,
әнә Түбән Наратбашы.
Ә арырак Күл Черкене
шәүләсен Зөягә манчый...
Бу авылда туган безнең
Нәкыш Сәйдәше – Урманче.
Аңа күрше – минем Казмам –
бер урамын Зөя ашый.
Казма – галимнәр авылы.
галимнәр калада яши.
Хәтта мин дә... Әүвәл - Буа,
Аннары соң – шәһре Казан...
Нишлисең бит – укымышлы
Авылларга үчү язган...
Өчмунча түбәләре дә
тора күк моннан яктырып...
Шәриф Хөсәен авылы –
“Әни килде”нең авторы.
Әнә Килдураз!.. Юк, җитте...
Кирегә йөзәм – Буага...
Ә Буа янында Зөя
талларны җырлатып ага.
Бакый Урманче – татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салучы, нәкыш остасы, рәссам, график, скульптор һәм архитектор, педагог, Татарстанның һәм Русиянең халык рәссамы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты. Булачак рәссам 1897 нче елның 23 нче февралендә Казан губернасының Буа районы Күл-Черкен авылында туа. Узган ел бу авылда Бакый Урманче музее ачылды. Аның шигырьләрендә дә туган як образы чагылыш таба. “Күл Черкене” шигыре моңа ачык мисал булып тора.“Тәтә-әнкәй” циклыннан 1934 нче елда язылган “Күл Черкене – Тәтә әнкәй” шигырендә дә туган як образы бар.
Әле дә шаян малай булып,
Зөя суы буйларында уйнар идем,
Ак чыбылдык эчендә газиз әбкәм
Кочагында тыкшынып йоклар идем.
Гаяз Исхакый исемендәге премия иясе Әхмәт Рәшит тә Буа ягыннан. 1936 нчы елның 25 нче мартында Яңа Чәчкап авылында туган. Шигырьләрендә туган ягыбызның танылган кешеләренә, табигатенә дан җырлана. Бу “Исәк егетләре” шигырендә дә чагылыш таба. “Тантана” шигырендә җиребезнең муллыгына игътибар бирелә.
Буаларның даны ерак йөри –
Үстерә ул аны елдан-ел;
Бәрәкәтле табын түрләрендә
Быел менә тагын шатлык мул.
Җире дә бит гаять юмарт аның,
Яңгыры да булды җитәрлек;
Ә сез, якташларым, сынатмагыз –
Буа данын гел-гел күтәрик.
“Җанга якын Норлатым” җырында да горурлык хисләре ята.
Язлар саен сабан туе,
Гөрли бәйрәм көннәр буе
Киң мәйданнар түрендә;
Бил алышыр батырлар бар,
Сөлге чигәр матурлар бар
Безнең Норлат җирендә.
Кайда торса да мактала,
Кая барса да дан ала
Норлатта туган ирләр;
Җырлыйбыз шуңа шатланып,
Илкүләм матур ат алып
Яшәсен туган җирләр.
Шагыйрь туган авылына багышлап “Чәчкабым” шигырен яза . Ул көйгә дә салынган.
Чәчәкләр чыкта коена
Җәйләрен аяз көнне,
Сагынуларым чиктән ашты –
Чәчкапка кайтам инде.
Әй Чәчкабым, Чәчкабым,
Яшь чагым, чибәр чагым,
Чәчләрне чәчкә бәйләрдәй
Ярларны синдә табыйм.
Туган ягында калган мәктәпне дә юксына шагыйрь. “Вахитов мәктәбен сагынып” шигырендә:
И, кайда сез, яшьлек елларыбыз –
Вахитовта укып йөргән чак,
Киләчәккә илтер хыялларны
Ал төсләргә генә төргән чак.
Яшь шагыйрь Рифат Сәлах шигырьләрендә дә туган як образын табарга бу-ла. Туган авылына багышланган “Яңа Чәчкап” шигырендә сагыну хисләре ята.
Туган авылым, Яңа Чәчкап,
Гөрләп торасың микән?
Чит җирләргә чыгып киткәч,
Сагындырасың икән.
Бик сагындым, туган авылым,
Ямьле Лашчы буйларын.
Еракка китеп барсам да,
Һәрчак синдә уйларым.
Уңган-булган халкың белән
Җиһанга нур чәч тагын!
Син һәрвакыт күңелләрдә,-
Җырга күчтең, Чәчкабым.
Җырларымда яшисең син,
Исемең дә чәчә моң.
Еракларга китсәм дә мин,
Бер кайтырмын, Чәчкабым
Буа төбәгендә яшәүче танылган мөгаллимә Гөлнур Айзетуллова шигырьлә ре хис-кичерешләргә бик бай, алардан моң агыла. Шуның өчен дә шагыйрә матур-матур җырлар авторы буларак танылды. Җырларда туган як, мәхәббәт темасы үзәк урынны алып тора. Үзенчәлекле шигырьләренә күз салыйк.“Буа арбатында йөрим”
Буа Арбатында йөрим бүген,
Яшьләр хуҗа үзәк урамда.
Җаныбыздай якын туган җирне
Без яратыйк, дуслар, туганнар!
Җирле шагыйрәнең «Гүзәл калам» шигырендә туган якның матурлыгы, аның тарихы тасвирлана.
Карлы елгасының кочагында
Дулкыннарга сыенып бер кала
Үскән монда бик күп еллар элек –
Үзе Буа диеп атала.
Күн киемнәр белән сату иткән
Гаярь сәүдәгәре Буаның.
Ничә гасыр бер сыныкны бүлә
Рус, чувашы, татар туганым.
Канлы еллар булган тарихында –
«Буа эше» аерым каралган.
Туфрагында, Буам, асыл затлар
Һәм батырлар туган, яралган.
Туган ягыбызга багышланган җырлар да шактый. Г.Айзетуллованың «Яшә, Буам» җырында шәһәребезгә соклану чагыла.
Зәңгәр күгең аяз булсын,
Капламасын болытлар!
Синдә йөргән сукмакларның
Якынлыгын онытмам.
Буа! Буа!
Җырлар туа
Сине зурлап, сине мактап.
Яшә, Буам!
Озак еллар
Син халкымның данын саклап.
«Буам минем» җырында горурлану хисен табарга була.
Бәрәкәтле безнең
Буа җире!-
Сокланырлык рухлы халкы бар,
Гүзәл илен
Ашлы-сулы итеп
Яшәтергә биргән анты бар!
Бу туфракка
Аяк баскан сабый
Күз яшьләре тамып, җан атып.
Һәр кунагын
Олылаган Буам
Һәм озаткан назлап, яратып.
Чишмәләре суын
Эчеп туймыйм
Саркып чыккан нинди туфрактан?
Буам минем!
Горурланып яшим –
Булганлыгым өчен бу яктан…
Гомумән, Г.Айзетуллова Буа турында күп яза.
Буа! Буа! Минем туган ягым,
Газиз җирем, туган шәһәрем!
Шушы җирдә тамган
Кендек каным,
Монда тамган
Тәүге яшьләрем.
(«Буа» шигыре)
Буада театр ачылуга да шатлана. «Буада – театр» шигырен 2004 нче елда яза.
Казан сәхнәләрен таң калдыра
Буа артистлары уйнап та.
Яшьләрендә яшьлек дәрте ташый,
Алар әле мактау алачак.
Буа театры үз исемен
Тарихларга горур язачак!
Буаның танылган кешеләре турында да шигырьләре байтак.
Һәр төбәкнең –
Горурланыр өчен!-
Үз рәссамы, шагыйрь, әдибе…
Буа ягы шанлы Бакый белән,
Данлый аны Гомәр Галие!
(«Асыл ядкарь» шигыре)
Туган ягыбызда төрле милләт халкы дус яши. Моны без шагыйрә иҗатында да күрәбез.
Җир-су тоткан, иген иккән,
Буа җирен бик үз иткән.
Татар, чуваш, рус кешеләре
Тыныч, тату тормыш көткән.
Буа! Буа! Үз бишеге –
Күп милләтле халкымның.
Саклап калсын гомерлеккә
Чын дуслыкның ялкынын!
(«Чын дуслык»)
«Ташкичүем» җырында да гүзәл табигатьне күрергә була.
Ташкичүем! Ташкичүем!
Гүзәл төбәгем!
Син дип тибә,
Янып-көя
Минем йөрәгем.
Егетләр белән горурлануны башка шигырьләрендә дә күреп була.
Сабан туе саен баһадирлар
Тәкәләрне сала иңенә…
Тирә-якның
Алып батырлары
Буалылар барда - җиңелә!
(«Буа егетләре»)
Җирле шагыйрә Гөлшат Мохтарова шигырьләрендә дә туган якны ярату хисләрен күрәбез.
Буа җире – туган җирем,
Төшләремә керәсең.
Назлы җилең, ямьле җирең
Юрганына төрәсең.
Кайткан чакта сиңа юлларымда миңа
Каеннарың чыга каршы алырга.
Киткәнмен мин уйнап, әйт әле, ни уйлап?
Кайтып киләм, Буам, синдә калырга.
Туган якның агым сулары кебек лирик героебызның йөрәге ярсу, туган як таңнары кебек үк аның йөзе алсу. Кыскасы, яшьлеккә хас тойгылар бәреле шеп, ташкын хисләр өермәсен – туган як шигырьләренең һәр сулышында тоеп торабыз.
Тәүфикъ Камалиев (Тәүфикъ Сәлах улы Камалетдинов) 1940 нчы елның 3 нче февралендә Татарстанның Буа районы Ташкичү авылында туа. Әдәбиятка алтмышынчы еллар башында килә. Туган җир, яшьлек, якташлары турындагы романтик яңгырашлы лирик шигырьләрен эченә алган «Ромашкалар эзлим» исемле беренче җыентыгы 1967 нче елда басылып чыга. Шуннан соң дөнья күргән «Сабыр канатлары сынмый» «Адымнар», «Сезгә генә сөйлим», «Хәләл көчем белән», «Яшьлеккә кайту» исемле шигырь китапларында шагыйрь гади хезмәт кешесенең уй-хыялларын шигъри юлларга салырга, тормыш-яшәешнең асылы хакында саллы, үз сүзен әйтергә омтыла. «Бу Ташкичү инде»
шигыре туган авылына багышлана.
Бу Ташкичү инде, Ташкичү,
Җитеп килә зәңгәр кич әнә...
Башны тагын тыгам чишмәгә…
Бу Ташкичү инде, Ташкичү,
Чишмә суын эчеп туялмыйм,
Ширбәт кушкан кемдер шуңарга.
Үзең белән бергә ал да кит,
Ташы белән бергә кубар да.
Бу Ташкичү инде, Ташкичү,
Ә күгендә шул ук иске ай,
Су юлында аңкый ислемай…
Бу Ташкичү инде , Ташкичү.
Йомгаклау
Шигырьләреннән күренгәнчә, якташларым нинди генә темага алынса да, аны ныклы өйрәнеп, ягъни үзләрен чолгап алган дөньяны, бигрәк тә табигать күренешләренә мөрәҗәгать итеп, шулар аша кеше күңеле, кичерешләре белән бәйле хәл-вакыйгаларны сурәтләргә, аларга олы мәгънә салырга ярата.
Күңелебездә рухи төшенкелек вакытында якташларыбызның шигырьләр җыентыкларын кулыбызга алабыз, һәм уйландыра, моңландыра, сөендерә, көлдерә торган әсәрләр бездә горурлану хисләре уята...
Татарстанга күренекле җырчылар, язучылар, шагыйрьләр, сәнгать, мәдәният, дәүләт эшлеклеләре, Хезмәт алдынгылары биргән Буа ягы бүген дә тулы канлы тормыш белән яши. Безнең халык һәрчак белемгә, яктылыкка омтылган, киләчәк буынны да шул рухта тәрбияләгән. Тирә-ягыбызда милли рухлы кешеләр булганда, уңдырышлы Буа ягыннан әле байтак талант ияләре чыгар.
Хезмәтемне төгәлләп шуны әйтәсем килә: туган җир табигате турында кайгырту –киләчәгебез турында кайгырту ул. Буалылар үз якларын яраталар, аның тарихы һәм традицияләре белән горурланалар, байлыкларын арттыралар.
Шулай итеп, эзләнү эшен туплаганда кызыклы очрашулар булды, файдалы сөйләшүләр алып барылды. Мин үземә күп мәгълүмат алдым. Хезмәтемне киләчәккә әзерлек дип тә кабул иттем.
Кулланылган әдәбият
1. Айзатуллова Г. Х. Бәхет гөле. –Казан: Идел-Пресс, 2008.
2. Айзетуллова Г.Х. Буа төбәгенең тарихи сәхифәләрен барлаганда. -Буа район типографиясе, 2012.
3. Айзетуллова Г.Х. Өч мизгел. –Буа шәһәре, 2012.
4. Ахмадуллин Ш.А. Буинск. Страницы истории. –Казан, 2011.
5. Әхмәт Рәшит – Wikipedia материаллары.
6. Буа ягым-тау ягым. Татарстан китап нәшрияты, 2000.
7. “Буинский район и город Буинск-территория мира, согласия и созидания” –буклет.
8. Газета, журнал материаллары
9. Мөхтәрова Г.М. Йөрәк серем. -Буа район типографиясе, 2004
10. Рәшит Ә.Ә. Һәркемнең үз хакыйкате: публицистик язмалар. –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.
11. Рәшит Ә.Ә. Язмыш җилләре. Шигырьләр, поэмалар. –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2006.
12. Сәлахов Р.Г. Күңел бөртекләре. –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2007.
13. Туган туфрак җылысы. –Казан, 2000.
14. Харис Р.М. Сандугачлар тынган вакыт. –Казан: Идел-Пресс, 2011.
15. Харис Р.М. Сайланма әсәрләр. 7 томда. –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2006.
16. Харис Р.М. Тоткасыз ишек. –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1999.
Эзләнү эшемдә якташларымның китапларын кулландым.
Ренат Харис шигырьләрен уку конкурсында җиңүчеләр
Ренат Харис Үзәк паркта чыршы утыртты.
Якташыбыз, танылган шагыйрь, язучы, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис һәм җирле шагыйрә Гөлнур Айзетуллова.
Якташыбыз, танылган шагыйрь, Гаяз Исхакый исемендәге премия иясе Әхмәт Рәшитнең 75 яшлек юбилее зурлап билгеләп үтелде.
Әхмәт Рәшит үзе укыган мәктәпләрен хәзер дә сагынып кайта.
Якташларым Йолдыз Шәрәпова һәм Рифат Сәлах юбилярны котлый.
“ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БУА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ЗУР ФРОЛОВО ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ” МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
Татар музыкасы йолдызы
Эшне башкарды: 9 нчы сыйныф укучысы
Газизов Эмиль Фәнис улы
Җитәкче: беренче квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Исмәгыйлева Г.Т.
2013 нче ел
Эчтәлек
1) Композиторның тормыш юлы…………………………… 5-6
Кереш. Халкымның үлемсез улы
Салих Сәйдәшев. Замандашларның күңелендә ул: урта буйлы, очкын чәчеп торган зәңгәр күзле, гаҗәеп ягымлы, җитез, бик йомшак табигатьле, югары мәдәниятле, инсафлы, гади кеше булып сакланып калган. Безнең күңелләргә дә ул кабатланмый торган якты талант, сөйкемле кеше, чын мәгънәсендәге иптәш буларак килеп керде.
Салих Сәйдәшев мәдәни күтәрелеш дулкынында дөньяга килә һәм әлеге күтәрелешкә гаҗәеп зур көч керткән сәнгатькәрләр арасында лаеклы урын тота. Әле үзе исән чакта ук аның музыкасы татар халкы рухына аваздаш булып, үзеннән-үзе автор талантына һәйкәл куйды.
Кызганыч: кеше хәтере үз тарихын озак еллар буе истә тота алмый. Шуңа күрә, аны саклау өчен даими рәвештә билгеле бер эш эшләнмәсә, хәтерләргә ныгытылып барылмаса, ул, һичшиксез, төссезләнә, акрынлап югала башлый.
30-50 нче елларда Сәйдәшев һәм аннан соңгы композиторлар иҗат иткән милли үзенчәлеген саклап калуда юл күрсәтүче йолдыз иде бит.
Кәрим Тинчурин һәм Салих Сәйдәшевне белмәгән кеше юктыр. Алар турында матбугат язып тора. Бергә иҗат иткән әсәрләре сәхнәдән төшмичә уйнала.
С. Сәйдәшев һәм К. Тинчуринның иҗаты бер-берсеннән аерылгысыз. Тинчурин драма әсәрләрен җырлар белән иҗат иткән. Халыкның иң күркәм сыйфатларын, иң мөкатдәс уй-теләкләрен чагылдырган җыр, музыкадан башка чын милли театрны күз алдына китерү мөмкин түгел. Актерлык һәм режиссерлык эшчәнлеген Кәрим Тинчурин әдәби иҗат белән бергә алып бара. Аның әсәрләре халык тормышын, уй-фикерләрен, теләк-омтылышларын тирәнтен белү, яхшы аңлау белән аерылып тора. Композитор Салих Сәйдәшев белән бергәләп иҗат ителгән “Зәңгәр шәл” музыкаль драмасы, “Җилкәнсезләр” сатирик комедиясе һәм башка иҗат җимешләре татар драматургиясе җәүһәрләре дип танылды.
Егерменче елларның урталарыннан К. Тинчуринның иҗат эшчәнлегендә төп урынны музыкаль драмалар били, һәм бу жанрда әдип аеруча зур уңышларга ирешә. Аның «Зәңгәр шәл», «Ил», «Кандыр буе» исемле мелодрамалары шул чор татар театрының төп репертуарына әверелә, аннан соң да кабат-кабат уйналып, ничәмә-ничә буын тамашачыларның тирән мәхәббәтен казана. Салих Сәйдәшнең гүзәл музыкаль номерлары белән баетылган бу әсәрләр татар сәнгатендә М. Фәйзинең «Галиябану»ыннан башлаган музыкаль драма жанры традициясен алга таба үстерүдә зур роль уйныйлар.
Тарихка күз алыйк әле. Дусты Кәрим Тинчурин тәкъдиме белән 1922 нче елда Салих ага Сәйдәшев Казанда яңа ачылган Кызыл Октябрь татар театрына музыка мөдире һәм дирижеры итеп эшкә алына. Нәкъ бу елларда аның композиторлык эшчәнлеге киң колач ала. Сәйдәшев профессиональ татар музыкасына нигез салучы буларак та безгә кадерле иҗатчы. Ул 60тан артык спектакльне музыкаль яктан бизәүче автор буларак санала. "Зәңгәр шәл", "Кара урман", "Өмә" җыры, “Наемщик" музыкаль драмасыннан Батырҗан һәм Гөлйөзем арияләре, “Галиябану", "Асылъяр", "Балдызкай" җырлары, "Чын мәхәббәт", “Әдрән диңгез" халык арасында әле бүген дә яратылып башкарыла һәм тыңланыла.
Тормышта Салих абый үтә дә сабыр, ягымлы кеше була. Сөйләшкәндә дә иптәшләренә ул «бәгырь» дип эндәшкән. Ә зәңгәр күзләре гел моңсу елмая торган иде, дип искә ала аны замандашлары. Тормышның ачысын да, төчесен дә, шул ук вакытта газиз халкының мәхәббәтен дә татып яшәгән композиторның иҗаты тулысынча өйрәнелгән дип әйтеп булмый.
Заһидә Тинчурина истәлекләренә тукталасым килә. «Тинчурин кешеләр белән дошманлаша белми иде. Сабыр иде бит ул Кәрим. Йомшак табигатьле адәм булды ул. Аның дуслары күп иде… Шулай да иң якыннары Абдулла Кариев, Фатих Әмирхан, Салих Сәйдәш. Болар дуслар гына түгел. Дуслыктан да югары төшенчә булса, аннан да югарырак булыр иде. Бу өч шәхес Тинчуринның шатлыгы, иҗат чыганагы булган. Төннәр буе сүзләре бетмәс иде аларның… Сәйдәш белән Тинчурин дуслыгы ул аерым тикшерелергә хаклы бер иҗат берләшмәсе иде… Алар бер-берсен иҗат рухы белән тулыландырып торалар иде… Соңгы вакытларында Сәйдәш сүлпәнләнде, боекты, язмас булды. Тинчуринны югалткач башланды аның бу халәте. Тинчуринсыз Сәйдәшне, Сәйдәшсез Тинчуринны күз алдына китерүе дә кыен». Татар театр сәнгатен үстерүгә кыйммәтле өлеш керткән Кәрим Тинчурин һәм профессиональ татар музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшевнең иҗат дуслыгына мин дә сокланып карыйм.
Төп өлеш. Салих Сәйдәшев – талантлы композитор.
Тинчурин һәм С. Сәйдәшевнең бердәм иҗаты сокландыргыч нәтиҗәләр бирә: сәхнәдә бер-бер артлы музыкаль спектакльләр куела. Бүген дә тыңлаучыларның йөрәкләренә үтеп керә торган “Кара урман“, “Булат җыры“, “Монтерлар җыры“ һ. б. яратылып тыңлана.
Фатыйма Камалова истәлегенә дә тукталасым килә. “Безне музыкага якынайтырга тырышу белән бер үк вакытта, Салих Сәйдәшев үзе дә артистлар эше белән якыннан кызыксынып йөри иде. Мәгълүм булганча, К. Тинчуринның “Җилкәнсезләр” әсәрендә сүзсез рольләрдән торган байлар образлары бар. Бер көнне, пәрдә күтәрелеп, спектакль башланып киткәч, сәхнәдә безгә таныш булмаган бер бай пәйда булды… Сәхнәдәге барлык байлар да дога кылып, кайсы кая утырышып беткәч, әлеге сары сакаллы бай “гыык!” иттереп, - бөтен сәхнәне ярып кикереп куйды. Бөтен тамаша залы шау килеп көлеп җибәрде, кул чаба башлады. Без дә сәхнә артында туйганчы көлеп, пәрдә төшүен түземсезлек белән көттек. Ниһаять, пәрдә төште. Һәм без йөгерешеп әлеге “бай” янына килдек. Килдек һәм, аның Салих Сәйдәшев икәнлеген күреп, тагын да ныграк көлешә башладык. Ә Сәйдәшев, гадәтенчә, тыйнак кына елмаеп, “сакалын” кубарып тора иде”.
“Сәйдәш моңнары… Алар синең йөрәгеңә үтеп керә дә, иң нечкә хисләреңне уята. Бөтен барлыгыңны биләп ала, дәртләндерә, ашкындыра, уйландыра. Күңелең якты омтылышлы уйлар белән тула. Сине яшәргә чакыра. Хәтта иң зарлы, иң хәсрәтле, күңелне тетрәткән фаҗигале моңнары да яшәүнең мәгәнәсен аңларга ярдәм итә”, - дип язды драматург Риза Ишморат.
Күренекле язучы һәм галим Нәкый ага Исәнбәт: “Яңа татар поэзиясенә һәм музыкасына нигез салучылар кемнәр?” – дип сораганда без: “Беренчесе – Тукай, икенчесе – Сәйдәш дип җавап бирәбез”, - дигән иде.
Композиторның тормыш юлы
Салих Җамалетдин улы Сәйдәшев 1900 нче елның 3нче декабрендә Казанда туа. Аның әтисе Казанның бер баенда кучер булып эшли. Салих кечкенәдән музыка ярата. Аның беренче укытучысы талантлы музыкант, халык арасында киң таралган “Тукай маршы”ның авторы Заһидулла Яруллин була. З. Яруллин Салихны музыка уен коралларында уйнарга өйрәтә, музыка грамотасы белән таныштыра, халык көйләренә мәхәббәт тәрбияли, иҗат эшенә рухландыра.
1917нче елда Буада татар музыка студиясе ачылгач, хор классы укытучысы һәм думбра оркестры җитәкчесе итеп чакыралар. Биредә 1918 нче елга кадәр эшли.
Салих Сәйдәшев 1921 елда Оренбергка килеп музыка мәктәбендә укыта. 1922 елда Казанда татар дәүләт драма театрында музыка җитәкчесе һәм дирижер булып эшли башлый. 20 нче елларда сәхнәгә куелган “Галиябану” (М. Фәйзи), “Башмагым” (Х. Ибраһимов), “Зәңгәр шәл”, “Казан сөлгесе”, “Ил”, “Кандыр буе” (К. Тинчурин), “Бишбүләк”, “Чын мәхәббәт”, “Наемщик” (Т. Гыйззәт), “Күзләр” (Х. Фәтхуллин) һ.б. спектакльләрдә С. Сәйдәшев музыкасы яңгырый. Аның тарафыннан 20 нче елларда иҗат ителгән иң күренекле инструменталь әсәрләрнең берсе – “Совет Армиясе маршы”. Аның бу әсәрен халык бик яратып тыңлый.
Сәйдәш музакасының интонацион байлыгы, ул ясаган зур музыкаль ачышлар бүгенге көндә безгә хезмәт итә, юл күрсәтеп тора. Бүгенге көн иҗатчысы – телиме ул моны, юкмы – үз иҗатында барыбер Сәйдәшкә хас бизәкләр, орнаментлар кулланып эш итә, чөнки чын мәгънәсендә халыкчан композитор булу өчен, халыкның рухи дөньясын белү һәм тою шарт.
1939 нчы елны татар музыкасы сәнгате өлкәсендәге күпьеллык тырыш хезмәте өчен С. Сәйдәшевкә “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем бирелә. С. Сәйдәшев сугыш елларында “Ватан” маршын, Т. Гыйззәтнең “Изге әманәт”, Н. Исәнбәтнең “Мулланур Вахитов” әсәрләренә музыка яза.
Сугыштан соңгы елларда С. Сәйдәшевнең Ә. Ерикәй сүзләренә “Дуслык турында җыр”, М. Садри сүзләренә язган “Дан сезгә, җиңүчеләр” һ.б. җырларын тамашачы яратып кабул итә. Ул балалар өчен дә күп яза: аның “Укырга”, “Ямьле җәй”, “Яшь туристлар җыры”, “Тынычлык турында балалар җыры”, “Укучылар вальсы”, “Зәңгәр күл”, “Безнең әби” кебек җырлары бар.
Милли профессиональ музыка өлкәсендә уңышлары өчен С. Сәйдәшкә “Татарстанның халык артисты” дигән мактаулы исем бирелә.
Патриот-шагыйрь М. Җәлилнең “Җырларым” шигыренә язылган җыры – композиторның соңгы әсәре.
С. Сәйдәшевнең автобиографиясеннән:
- Музыка белән иртә кызыксына башладым, тугыз яшемдә гармун уйный идем. Туганчы ук әтисез калганлыктан, мин башта Әминә апамда тәрбияләндем, аннары, ул апам кияүгә чыккач, Шиһап җизни мине үзенә алды. Ул минем музыка белән кызыксынуымны һәм миндә музыкаль сәләт барлыгын белеп, татарлар бөтенләй диярлек булмаган музыка училищесына бирде.
Шиһап Әхмеров истәлекләреннән: “Мин аңарда музыкаль сәләт барлыгын, музыканы үзләштерергә омтылуын күрдем һәм, уңайлы шартлар тудыру өчен кулымнан килгәннең барысын эшләргә булдым. Шулай бервакыт бер танышымны очратып:
- Салих өчен пианино яки рояль таба алмассыңмы икән? Кыйммәт булмаса, алыр идек, - дидем. Танышым Салихны белә һәм аны ярата иде. Ул, куанып:
- Салих өчен рояльне җир астыннан да табарбыз, - диде.
Дүрт-биш көн үтмәгәндер, танышым рояль табып, аны безгә китереп тә куйды. Салих өйдә юк иде. Ул кайткач, мин аны инструмент янына чакырдам да:
- Менә, энекәш, сиңа бүләгем. Беркемнән дә курыкмыйча рәхәтләнеп уйна, өйрән. Сәнгать юлында сиңа зур уңышлар телим, - дидем”.
Салих Сәйдәшев – талантлы артист
Фатыйма Камалова истәлекләреннән: “Безне музыкага якынайтырга тырышу белән бер үк вакытта, Салих Сәйдәшев үзе дә артистлар эше белән якыннан кызыксынып йөри иде. Мәгълүм булганча, К. Тинчуринның “Җилкәнсезләр” әсәрендә сүзсез рольләрдән торган байлар образлары бар. Бер көнне, пәрдә күтәрелеп, спектакль башланып киткәч, сәхнәдә безгә таныш булмаган бер бай пәйда булды… Сәхнәдәге барлык байлар да дога кылып, кайсы кая утырышып беткәч, әлеге сары сакаллы бай “гыык!” иттереп, - бөтен сәхнәне ярып кикереп куйды. Бөтен тамаша залы шау килеп көлеп җибәрде, кул чаба башлады. Без дә сәхнә артында туйганчы көлеп, пәрдә төшүен түземсезлек белән көттек. Ниһаять, пәрдә төште. Һәм без йөгерешеп әлеге “бай” янына килдек. Килдек һәм, аның Салих Сәйдәшев икәнлеген күреп, тагын да ныграк көлешә башладык. Ә Сәйдәшев, гадәтенчә, тыйнак кына елмаеп, “сакалын” кубарып тора иде”. С. Сәйдәшев композитор гына түгел, талантлы артист та.
Сәйдәш моңы безгә ана карыныннан ук сеңгәндер. Әниләр, әбиләр, безне “Әлли-бәлли-бәү”ләр белән бергә Сәйдәш моңнарын көйләп, бишекләрдә тибрәтеп үстергән. Сәйдәш безне гомер буе озата бара, рухландыра, күңелгә канат куя
Шигърияттә Салих Сәйдәшев образы
Хәзерге поэзиядә татар халкының гыйбрәтле язмышлы тарихи шәхесләренә багышлап язылган әсәрләрнең күбәюе күзгә чалына. XX гасыр ахыры һәм Яңа гасыр башындагы шигърияттә бигрәк тә Тукай образын сурәтләүгә аерым игътибар бирелә. Шунысы күнелгә ятышлы: шагыйрьләрдән Тукай образы өстен чыкса, анын янәшәсендә композитор С. Сәйдәшев тә урын ала. Хәзерге татар шагыйрьләре даһиларны исән чакта ук хөрмәтләп калырга омтылалар дип уйларга нигез дә бар. Мәсәлән, Гәрәй Рәхимнең Илһам Шакировка багышлап язылган бер шигыре болай яңгырый:
Алар безнең, яңа бу заманның,
Иң алдынгы сәнгать батыры—
Шигърияттә—Тукай,
Музыкада—Сәйдәш,
Сәхнәләрдә—Илһам Шакиров.
Син аларны,
Син аларны тыңла.
Ваклыклардан әгәр ялыксаң.
Яшәүләре—бик тә гади, тыйнак.
Сәнгатьләре—бөек, халыкчан.
Якташыбыз Р. Харис, гомумән, сәнгать әһелләренә, сәнгать өлкәсенә гомер буе игътибарлы булуы белән аерылып тора. Бу гади кызыксыну гына түгел. Юкка гына шагыйрь: «Иң беренче хыялым композитор булу иде»,—дип әйтмидер.
Р. Харис иҗатында «Сәйдәш яры» исемле поэма белән бергә «Сәйдәш» шигыре дә күзәтелә. Әлеге шигырьдә шагыйрь Сәйдәш музыкасын халык күңеленең мәгърур моңы дип атый, һәм ул моңның, кеше сынына әверелеп, Казан урамнары буйлап, уйчан гына, тын гына йөреп торуы турында яза.
Поэмага килсәк, анда Сәйдәш үзе турыдан-туры катнашмый. Әлеге зәңгәр күзле, сихри тавышлы образ уналты яшьлек чибәр кыз Бибисара күзаллавындагы истәлекләр аша бирелә. Поэманың исеме—шушы кызның кушаматы. Үзенә музыкадан дәресләр биреп, пианинода уйнарга өйрәткән укытучысы, яшь егет Салих Сәйдәшевкә үлеп гашыйк булган кыз әнә шундый матур кушамат эләктерә: «Сәйдәш яры».
Туташның йөрәгендә бер күрүдә сөю уты кабызган егет ул чакта әле гади бер музыкант кына була. Шагыйрь Сәйдәшнең турыдан-туры портретын һәм характерын күрсәтми, шулай да Буа кызының җылы истәлектәге һәм авторның әледән-әле композиторның зәңгәр күзе белән моңлы музыкасына әйләнеп кайтуы геройның тышкы кыяфәте дә, характеры да үтә уңай булгандыр дип уйларга урын калдыра. Әсәрдәге романтик хис нәкъ менә шул «зәңгәр» сүзенә барып тоташкан шикелле тоела башлый, хәтта бу сүз матурлык символы гына түгел, моң мәгънәсен аңлатуга ук дәгъва иткәндәй була. Әлеге символ бер җирдә «йөрәкнең зәңгәр күзе тәрәзләрдән истәлекләр эзен эзли» рәвешен алса; икенче җирдә «уйларның зәңгәр күзе һәр Сәйдәшкә бәйле өйгә мәрмәр такта эләр өчен урын эзли»; өченчесендә «кызның күзләрендә зәңгәр упкынлы Салих» чагылып китә; ул да булмый, Салих күзләреңдәге зәңгәрлек бүлмәне тутыра. Автор әсәрдә үзе дә зәңгәр гөмбәзен кара болыт капламавына шатлана. Кыз, Сәйдәш белән саташып, төн уртасында пианинода уйный башлагач, «төнге тәрәздә зәңгәрлек яктырып тора башлый». Тагын да килеп, Сәйдәш күзләрендәге зәңгәр нурның кыз күзләрен зәңгәрлеккә төрүе, кызның Сәйдәштән аерылгач, башкача очратмаган «жылы зәңгәрлеге» кебек сүз-сурәтләр күзәтелә .
Поэмада Сәйдәшнең кыз мәхәббәтен кире каккан вакыттагы халәте символик-драматик мәгънәгә ия. Музыкага өйрәнгән Буа кызы композиторның үзенә дә якын була башлый, ләкин арада Сәйдәш күңеленә алданрак кереп урнашкан Казанның Бибисарага охшаш тагын бер кызы бар. «Сәйдәш яры» әлеге җавапсыз мәхәббәт халәтендә егетнең «зәңгәр күзләреннән алсу сүзләр эзләп» карый, аның күзләренә яшь тула, шул яшьле күзләрдә «моңлы зәңгәрлек чайкала» башлый...
Мондый да күркәм шәхескә, егет асылына гашыйк булмау мөмкин түгел. Шуңа да кызның хыялый, матур, саф булып, сагыш катыш Сәйдәшкә соклануы гомер буе саклана. Р. Харисның поэманы оештыручы вакыйга итеп, ике яшь кешенең романтик һәм драматик мәхәббәт тарихын алуы шул сәбәпле хуплана да. Җырлап торган күпме сүз-сурәт, мәгънә, хис-тойгы сыйган драматик «Сәйдәш яры» поэмасының үзәгендә әнә шул илаһи көчкә ия мәхәббәт тора. Поэмага борчылу, кайгыру, дулкынлану, киеренкелек хисләре хас.
Малай чактан гармунга үрелгән Р. Харис өчен дә С. Сәйдәшев гади кеше генә түгел. Поэмада автор образы да зур әһәмияткә ия. Ул бөек шәхеснең үз Туган җире белән бәйле истәлекләренә сак каравы белән аерылып тора. Шагыйрь: «Тукай хаклы: үлгәч кенә татарда даһи дан эчә»,—дип язса да, үзенең талантлы кешеләргә игътибарлы булуы, хөрмәт белән каравын һәрдаим сиздереп тора. Р. Харис поэманың башына «Салих Сәйдәшев Буада» дип куя. Бу сөйләнәсе вакыйгаларның кай тирәдә баруын искәртү, Сәйдәш мәхәббәтенең географик киңлекләренә дә ишарә буларак кирәк. Автор шигъриятне каяндыр читтән, ерактан, башка тормыштан эзләми, теманы үзенең яшәгән җирлегеннән ала. Шуның өстенә Р. Харисның үзенең дә Буа егете булуын истән чыгармыйк. Шунлыктан, авторның төп вакыйганы, үзәк образларны сурәтли-сурәтли туган якны, балачакны, яшьлекне сагыну хисләренә, күңелендә йөрткән матур истәлек-хатирәләргә бирелеп китүе бер дә гаҗәп түгел.
Салих Сәйдәшевнен туганы Д. 3. Саинова-Әхмәрова истәлекләрендә композиторның Буа төбәге белән бәйле биографиясе болай искә алына: «1917 ел— революциянең кайнаган елы. Салих тормышында да үзгәрешләр башлана. Халык мәгарифенең өяз бүлеге чакыруы буенча театр артистлары белән ул Буага бара. Анда беренче мәртәбә музыкаль коллективларны, түгәрәкләр һәм оркестрларны оештыру, туплауга юнәлдерелгән сәләте тормышка аша. Яшь булуына карамастан, кыска гына вакыт эчендә ул музыка студиясе, оркестр туплый, чуаш, татар хорларын оештыра һәм җитәкли, фортепьянода уйнау дәресләре бирә, концертларда, спектакльләрдә катнаша. Мондый актив эшчәнлеккә аннан соңгы елларда да ия була. Зыялы һәм үз яшьтәшләре арасында инде танылып өлгергән яшь, чибәр егет, мөгаен, байтак кызларның йокысын калдыргандыр. Бу еллар иҗади хезмәт тормышына керү белән бергә яшьлек мавыгулары чоры булып та кала. Мәшһүр язучыбыз Әмирхан ага Еники үзенең «Гөләндәм туташ хатирәсе» дигән әсәрендә Салих Сәйдәшев тормышының бу чорын гаҗәеп матур сурәтли . «Сәйдәш яры» поэмасының да беренче юлларыннан ук автор күңеленең җилкенүе, моңга төренүе сизелә. Моның да хикмәте бар. Поэмадагы автор һәм сурәтләнгән герой образы, вакыйгаларны сөйләүче һәм Р. Харис үзе дә—моң дәрьясында йөзгән кешеләр. Шуның өстенә бер шикләнүсез укучы автор белән шагыйрьне бер үк шәхес итеп кабул итә, гәрчә әдәбият теориясе аларны аерып караса да. Ә моң моңга тартыла инде ул! Сәйдәш кадәр Сәйдәшнең шагыйрь туган ягына килеп, үзеннән соң гомер буе сагынып сөйләрлек матур истәлекләр калдыруы кәгазь битләрендә урын алырга тиеш иде, әлбәттә.
Шулай итеп, автор укучыны Сәйдәшкә бәйле хатирәләр агымына алып кереп китә. Шагыйрь укучысын Сәйдәшкә бәйле һәрнәрсәнең халык бәгыренә тоташуын, һәр хатирәнең чиста, фәкать чиста булырга тиешлеген искәртә. Яшьлеге Сәйдәш исеменә тиеп киткән хатынның картлыгын да автор нәфис итеп сурәтли. Әсәрдә Р. Харис Сәйдәшне мәхәббәт мәсьәләсендә тотнаклы, әдәпле итеп сурәтләүгә ирешә. Әсәрдә Сәйдәш чолгап алган даирә дә тасвирлана . Әлеге поэмада татарның күп кенә шәхесләре атала: монда Бакый Урманче да, Нәжип Җиһанов та күзгә чалына, Җәлил дә күренеп ала, Фәйзи Биккенинны да күрү насыйп була. Поэма барышында Р. Харис Сәйдәшне гел «үзенеке итеп бетерә». Ул, Буаның географиясен барлап, табигый байлыкларын да онытмый. Зөя елгасы, Бикмураз, Түбән Наратбашы, Б. Урманче туган Күл Черкене. Р. Харисның Казмасы, Кильдураз күренеп торган Шәриф Хөсәеновның «Өч мунча» авыллары поэмада урын ала. Шагыйрьнең:
Татарстан урамнарын
үкчә белән шакып-шакып,
татар халкы тарихына ничә
Сәйдәш, ничә Бакый,
ничә Җиһан, ничә Җәлил
атлый бүген сиздермичә?!—
дип язган юллары бүген дә яшьләр арасында талантлар барлыгына ишарә итә.
«Сәйдәш яры» XX гасыр ахырында (1998) язылган поэма. Инде бу вакытта татар әдәбияты, Т. Галиуллин әйткәнчә, «икенче җылыныш» кичереп өлгергән. 90 еллардагы вакыйгалардан соң милли үзаңы үзгәрә башлаган; милли тарихны, татарның талантлы шәхесләрен барлау чоры бу.
Ә менә Равил Фәйзуллинның «Сәйдәш» поэмасы 1978-80 елларда ук язылган. Әдәбиятта зурдан ук алып әйтерлек үзгәрешләр дә юк, җәмгыятьтә дә «үзгәртеп кору» башланмаган, бу дөньядан киткән сәнгать әһелләрен «йолдыз»га әйләндерү дә юк, «торгынлык» дип аталган чор бу. Менә шул вакытта Р. Фәйзуллинның «Сәйдәш» поэмасы языла. Шагыйрь поэмасы язылганнан соң да Сәйдәштән «китми». Аның Мәскәүдә композиторның 100 еллыгын бәйрәм итү кичәсендәге чыгышы да «Татар дөньясында гасыр башына (XX гасыр) охшаш революцион үзгәрешләр бара. Димәк, яңа Сәйдәшләр кирәк!»—дип тәмамлана. Р. Фәйзуллинның «Бер рәсемгә карап» дип исемләнгән «Сәйдәш»не язу истәлеге дә бар. Әлеге мәкаләсендә автор үз әсәрен уйлану-монолог дип атый, укучының әсәр исеме астындагы «Силуэт» төшенчәсенә дә игътибарлы булуын сорый. Белгәнебезчә, әлеге төшенчәнең Татар теленең аңлатмалы сүзлегендәге икенче мәгънәсе «әйбер-объектнын бик ерактан караганда яки караңгыда әз-мәз генә шәйләнә торган күренеше, рәвеше, сызымтасы» мәгънәсен бирә.
Шуны да билгеләп үтү дөрес булыр, әсәрдә Сәйдәш һич тә «шәүлә генә» булып чыкмаган. «Сәйдәш яры»нда романтик Сәйдәш белән очрашсак, «Сәйдәш» тә композитор образы фәлсәфи-реалистик буяуларда ачыла. Поэмада мәшһүр композиторның әти-әнисе, җизнәсе, беренче хатыны Валентинага булган мәхәббәт тарихыннан гыйбарәт биографик моментлар белән дә танышабыз. Шулай да поэмада информация бирү өстенлек ала дип раслау дөрес булмас иде.
«Сәйдәш» поэмасында вакыйга Казан һәм Мәскәү, Оренбург шәһәрләрендә бара. Р. Фәйзуллин тарихи фактларны нигез итеп ала. Монда татар театры тарихы, татар халкының талантларга бик үк сакчыл булмаган карашы, гомумән, һәр вакыйгага вакыт категориясеннән чыгып фәлсәфи бәя бирү күзәтелә. Поэма пролог һәм эпилогтан тыш, тагын унбиш бүлекне эченә ала. Һәр бүлек татар халкының драматик язмышын чагылдырган эпиграфлар белән башланып китә. Әсәрдә тарихилык көчле, татар милләтен бердәм итеп күрү хисе көчле. Поэманың әле «үзгәртеп кору» башланганчы ук язылганын (1980) искә алсак, Сәйдәшнең, шагыйрь сүзләре белән әйткәндә, «конъюнктура сандугач»лары ишәеп, композиторның «интеллектуальный закуска» корбаны булуына шик калмый. Гомумән, Р. Фәйзуллин композиторны татар халкының сирәк очрый торган зыялысы итеп сурәтләүгә ирешкән. Әлеге поэмада татарның күп кенә билгеле шәхесләре турында мәгълүмат бирелгән. Андыйлардан Ш. Әхмәров, Ф. Әмирхан. М. Вахитов, Г. Кариев, 3. Яруллин, К. Тинчурин, В. Мухина, М. Мозаффаров, Н. Жиһанов, Ф. Яруллин, Ф. Туишев, К. Мотыйгый исемнәре телгә алына. Әсәргә Казанның күп кенә тарихи урыннары килеп кергән: Ташаяк ярминкәсе, Шамил йорты, Евангелийский (хәзерге Татарстан) урамы, «Кольцо» тирәсендәге «Балык базары», Бакалтай болынлыклары, Мәскәүдәге Казан вокзалы. Поэма үзе дә зур күләмле, масштаблы әсәр. Юкка гына Т. Галиуллин аны шигъри романга якын тора дип билгеләп үтмәде. «Сәйдәш» поэмасы интеллектуаль поэзия әсәре. Поэмада чарланган фикерләр күп очрый. Шундыйлардан: «һәр мескенлек түгел тыйнаклык»,—дигәнен Яңа гасырда даһи булмаганнарга да истә калдыру артык булмас. Шагыйрь Сәйдәшне фажигагә китергән сәбәпләрнең берсе хатын-кыз икәнен искәртә, ләкин бу үтә дә интим өлкәдә җәелеп сурәтләргә теләмәвен белдереп, объектив сәбәпләрне шәйләргә дә урын калдыра. Автор Сәйдәшнең үзенә тартып тору сәләтенә соклана, «сирәк арасыннан сайлап алынган бер гәүһәр ул» дип билгели. Поэма үзәгендә «талантлы кешедән никадәр таләп итсәң, шулкадәр үк хөрмәт ит» принцибы ярылып ята. Р. Фәйзуллинның әлеге шигъри юллары бәхәс формасында язылган, риторик сораулар, әйтеп бетермәүләр күплеге белән дә аерылып тора:
Эше гел гүзәлме? Чиксез мәллә
Үзен зурлаша ачу кодрәте?
Гел алай ук түгел... Хикмәт, ахры.
Талантының табигатендә.
Шәхес булып яшәү рәвешендә,
Сөйләшүендә, һәр гадәтендә.
Кешеләргә ягымлылыгында,
Дөньяга мөнәсәбәтендә...
Ике поэманы чагыштырып караганда, географик киңлек кенә түгел, ә сурәтләнгән образның яше дә әһәмияткә ия булганын тоясың. Р. Хариста Сәйдәшкә унсигез яшь тирәсе булса, Р. Фәйзуллинда аның, үсмер һәм танылган вакыты чагыла.
Сәйдәш—ике әсәрдә дә бер үк төрле, саф, тыйнак, зыялы, күркәм кешеләрнең берсе. Җаны музыкада яшәгән кеше ямьсез, сөйкемсез була да алмыйдыр ул. «Андый кешегә дөнья әшәкесе, фани дөнья гайбәте йога алмый»,—дип исбатлый авторлар.
С. Сәйдәшев образын Марсель Галиевтә дә очратырга була. Аның С. Сәйдәшев турында уйлану нәтиҗәсе буларак язылган «Соңгы аккорд» исемле шигыре дә бар. Шигырьдә хәзерге заман музыка сәнгатенә иронияле карашны да тоярга мөмкин.
Ялгыз бүлмә:
Соңгы дигәнне ишеткәнгә мәллә
Стенада сөенеп көлә,
Тураймакчы булып бөкре шәүлә?!
«Чын музыка язу өчен яфракларның яшел кан тибешен тынлый алу, яңгыр шавын, болытлар күкрәвен ишетү, бураннарның җебен-җепкә аера белү сорала», дип яза М. Галиев.
«Яшел яфрак»тан алган моң детале Кадыйр Сибгатуллинның 1985 елда язган «Безнең моңнар» шигырендә дә күзәтелә..
Яшел бөре булып агыла моң,
яшел яфрак булып ярала,
сары яфрак булып җиргә ята,
кар бөртеге булып тарала,—дип язган иде ул.
Р. Фәйзуллин поэмасында да Сәйдәшкә һәйкәл салынмауга борчылу белдергән юллар бар. Бүген исә ул һәйкәл Филология һәм сәнгать институты алдында басып тора.
Зөлфәттә «Былбылның канат җилпеше» исемле 2004 елда язылган шигырь дә бар. Шагыйрь биредә талантларга күктән иңдерелгән илаһи көч турында уйлана.
Адәмнәрне сайлап, нигәдер.
Иҗат моңы, моң иҗаты өчен
Былбылның бер хисен биргәндер...
Ә Сәйдәштәге моң дөньяны тетрәтсен һәм былбыллар гына ишетә торган тавышларны ишетсен өчен бирелгәндер, дип яза шагыйрь. Әлеге илаһи халәтне Зөлфәт «Сәйдәш балкышы» шигырендә дә дәвам иткән кебек була. Сәйдәшне сурәтләүдә эпитетларны бер дә кызганмый шагыйрь. Ул аны «серле таң кошы», дип тә, «табигатьнең үзеннән килгән сихри дулкын» дип тә, «язмышыбызның асылы» дип тә зурлый. Ахырдан:
Сәйдәш үзе—тоташ музыкадан
Коеп куйган һәйкәл шикелле!—дип соклана.
Ә менә Нияз Акмалның «Талант» шигырендә, гәрчә анда Сәйдәшкә мөрәҗәгать итү бөтенләй булмаса да, әйтелгән фикер нәкъ менә аңа атап язылган кебек тоела.
Аш табагы уртак иде табында.
Күз йомганчы бүшаттылар табакны.
Аңа гына бер йотым да калмады.
Һәм әйттеләр:
«Түзәр, ул бит талантлы!..»
Татар театрында Сәйдәшев белән бергә эшләгән Б. Гыйззәтуллин болай яза: «Көннәрдән бер көнне театрга штатны кыскарту турында боерык килеп төште. Баш режиссер Ш. Сарымсаков, режиссерлар Г. Йосыпов һәм X. Уразиков, директор Н. Гайнуллин һәм мин партком секретаре Б. Гыйззәтуллин парткомда җыелдык. Без болай уйладык: Сәйдәшевнең эш хакы барлыгы 89 сум. Мондый зур дәрәҗәле кешегә бу акчаның әлләни әһәмияте юктыр, дидек тә, кыскартып куйдык. Үзе каршы килмәде. Күпмедер вакыттан соң без аның белән Радиокомитет янында очраштык. Ул учын ачты да ике айдан артык вакыт эчендә музыкасын тапшырган өчен алган гонорарын — 42 сумны күрсәтте. Сүзсез диалог шактый озакка сузылды. Мин шунда гына нинди хата ясавыбызны аңладым». Тиздән гонорарлар да туктала, чөнки радиодан аның көйләрен бик сирәк тапшыра башлыйлар.
Бөек композитор тормышында моннан башка фаҗигаләр дә күп булган. Яраткан хатынының баладан үлеп китүе, икенче, өченче хатыныннан да уңмау, яраткан улы Эмильне югалту һ. б. лар.
Хәзер Сәйдәшкә мөрәҗәгать итмәгән шагыйрь юктыр. Роберт Әхмәтҗанның да «Сәйдәшкә» исемле шигыре бар. Шагыйрь композиторны «алтынланган каен чуклы симфоник көздә зәңгәр күзләре белән зәңгәр күккә карап, ак болытлардан аккан моңга сокланып торган» мизгелдә күрә. Сәйдәш үзенә 100 яшь тулган көннәрендә кайтып килсә, беренче булып кемгә кул бирер икән дип уйлана автор. Сәйдәшнең тиңе юклыгын, аңа көндәш булырлык талант булмавын да искәртә. 2001 елда язылган бу шигырьдә дә Сәйдәшкә һәйкәлнен әлегә халык йөрәгендә генә салынуына борчылу бар.
Бикә Рәхимова композитор биографиясендәге менә шул фактны «Моң иясе» исемле шигъри юлларга кертеп җибәрә. Автор ярсып аккан Идел өстендә Сәйдәш моңнарын сизгән кебек була, бу моңнарда шагыйрә әрнү, әрем ачыларын тоеп ала. Б. Рәхимованың «Сәйдәш портретына карап уйлану» исемле җыры да бар. Шагыйрә үзенең соклану хисләрен «татарның асыл табышы» метафорасына сыйдыра. Өченче бер шигырендә Б. Рәхимова Сәйдәшкә үзе теләп бәхет кошы кунгандыр дип фаразлый.
Шагыйрә Флера Тарханованың да Сәйдәшкә багышлап язган шигыре бар.
Шагыйрә композиторның даһи әсәрләренә соклана, «халык бәгыре»ннән төшкәнгәдер, бу җырлар башка дәверләрдә дә яшәрләр дигән өметтә кала.
Йомгаклау
Һәр шагыйрь Сәйдәшкә үзенчә якын килә, анын яңадан-яна сыйфатларын табуга ирешә. «Сәйдәшев, хәтта ирләр компаниясендә дә, чыгырыннан чыкканны өнәмәгән; андыйларны, үзе үк бераз уңайсызланып, «Шаяртма!» дип, яраткан сүзе белән туктата торган булган. Сәйдәшев авызыннан чыккан бу сүз «Тукта!» дигәнне аңлаткан һәм аның лексиконында ул, иң якыннарына гына әйтелә торган «Бәгырь» сүзе кебек үк киң мәгънәгә ия булган» (Д. Саинова).
Мәхмүт Хөсәеннең 1993 елда язган «Сәйдәшне озатканда» исемле шигырендә дә композиторны күрәбез. Сәйдәшнең үлеме турында ишеткәч, ул язган маршны тыңлагач, хәтта «таш бәгырьләр» дә чыдамады дип яза шагыйрь. Шигырьдә Сәйдәшне соңгы юлга озату күренеше тасвирлана. Шагыйрь гади халыкның да, республикада исемнәре билгеле шәхесләрнең дә «күзе дымлы, иреннәре дерелди...» дип яза. Сара Садыйкова Сәйдәшнең хәер-догасын искә төшерә, А. Ключарев тирән кайгыга бата, Заһид Хәбибуллин тын гына «Сагыну»ын уйный, рояльдә Рөстәм Яхин сыктый, Мансур Мозаффаров сызлана. Ә Казан урамнары халык ташкынын сыйдыра алмый, транспорт туктала. Әхмәт Фәйзи сеңелесенең истәлекләреннән күренгәнчә, Казанда Тукайны гына шулай күмгәннәр. Нури Арсланов, композиторны күмеп кайткач та, «өзелгән кыл, сынган саз» сүз-сурәтләре белән матәм шигыре яза. Шуннан соң шигърияттә шактый вакытка тынлык урнаша.
М. Хөсәендә дә, Р. Хариста та, 3. Мансурда да Сәйдәш образына «кергәндә» фикерне буран, кар символлары аша белдерү сизелә. М. Хөсәен Сәйдәшевне соңгы юлга озаткан вакыттагы табигать халәтен җемелдәшеп җиргә яуган, жилдә уйнап очкан карлар, болыт арасыннан моңсу карап торган кояш аша сурәтләп бирсә (С.Сәйдәшев белән хушлашу 21 декабрьдә була), Р. Хариста да вакыйгалар кыш, буран, кышның язга таба авышкан бер мәлендә күзәтелә. Күрәсең, шагыйрьләр тышкы дөнья салкынлыгын Сәйдәшнең җылы музыкасы белән җылытырга телиләр. Ә 3. Мансуров, алдан әйтелгәнчә, шәхес-табигать параллельлеге белән генә чикләнеп калмыйча, хәл-әхвәлне сәяси планда яктырта.
1995-2001 елларда Илдар Юзеев «Бәгырь» исемле трагедиясен яза. Шагыйрь иҗатында Сәйдәш образы аңа кадәр дә күзәтелә. 1997 елда язылган «Татар моңы» поэмасында шагыйрь аны парольгә «әйләндерә». Дөньякүләм танылу юлында:
Безнең пароль—Җәлил!
Безнең пароль—Сәйдәш!
—дип белдерә ул.
Шагыйрьнең «Фәтхерахман» поэмасына да Сәйдәш килеп керә. Ачлык-ялангачлык кагылып үткән М. Яруллин, Ф. Яруллиннарны шагыйрь «Зәңгәр шәл» качкыннарына тиңли. Шагыйрьнең «Көз яшьләре» шигыренә дә Сәйдәш килеп кергән. Башка телдә сөйләшкән, чит кавемнән кәләшләр алган яшьләргә И. Юзеев «Җаннарында Тукае, Сәйдәше булмаган» буын итеп карый. Шагыйрьнең икенче бер шигырендә Тукай Салихның уйнавын тыңлап хозурлана, «без китсәк тә бу җиһанда Салих Сәйдәшләр кала», дип юана.
Ә «Бәгырь» шигъри трагедиясендә XX гасырның 30 елларында булган вакыйгалар урын алган. Әсәрдә илдәге сәясәтнең татар халкының ике зур талантына китергән фаҗигасе сурәтләнә. К. Тинчурин хатыны Заһидә ханым истәлекләреннән күренгәнчә, әдип Сәйдәшне нык хөрмәт иткән, аңарга карата туганнарча мөнәсәбәттә булган. Кайчакларда ул: «Мин йөзем орлыкларын сибәм, ә Салих аларны ала да бриллиантлар ясый»,—дип әйтә торган булган. Дөрестән дә, алар арасында тыгыз иҗади хезмәттәшлек хөкем сөргән. «Тинчурин, драмаларын Сәйдәшев өчен язып, аның иҗатына төп азыкны бирә. Ә Сәйдәшев, үз чиратында, актер үз роленә кергән кебек, бу пьесаларга кереп китеп, андагы характерлар, персонажлар белән бергә яшәп, кабатланмас музыка тудыра һәм шуның белән спектакльнең икенче авторына әйләнә»,—дип яза Д. Саинова.
Һәр әсәр Сәйдәшне яңа яктан ачуга юнәлдерелгән. Анда бер идея хөкем сөрә: ул да булса, тугрылык идеясе. Татар әдәбиятында борынгы чорлардан, Кол Галидән бирле килгән тугрылык. Ата-ана, сөйгән яр, дус, туган җир, яраткан хезмәт, халыкка тугрылык. Ә бездән— талантларга кадер.
Сүзебезне Татарстанның халык артисты Ш. Монасыйпов фикерләре белән йомгаклыйк. Ул бөек остазы турында менә ниләр яза: «Халыкның мәхәббәтен һәм ихтирамын С Сәйдәшев кебек үк бер генә татар композиторы да казана алмагандыр, мөгаен. Аның якты-кояшлы, җанга якын, сихри музыкасы безнең йөрәкләргә шулкадәрле тирән һәм нык үтеп кергән ки, ул үзенең рухи кыйммәте белән бөек Тукай шигъриятенә тиңләштерелә ала. С. Сәйдәшев музыкасын тыңлаган чагында аның гаҗәеп матур аһәңен, рухи дәртен, күңелләргә яшәү көче бирүен сизмичә калу мөмкин түгел. С. Сәйдәшевнең даһилыгы менә шунда чагыла да инде».
С. Сәйдәшев композитор гына түгел, талантлы артист та. Аның көйләре «Зәңгәр шәл» не бер дә картайтмый. Еллар узса да, халык бу музыкаль әсәрләрне карарга агылып йөри. Замандашларның күңелендә Сәйдәш: урта буйлы, очкын чәчеп торган зәңгәр күзле, гаҗәеп ягымлы, җитез, бик йомшак табигатьле, югары мәдәниятле, инсафлы, гади кеше булып сакланып калган. Безнең күңелләргә дә ул кабатланмый торган якты талант, сөйкемле кеше, чын мәгънәсендәге иптәш буларак килеп керде. Бу шәхесләрне искә алуларыбыз, алар турында эзләнүләребез, юбилейларын билгеләп үтүләребез рухларына дога булып барсын иде.
Кулланылган әдәбият
1. Гиршман. Я.М. Салих Сәйдәшев. З.Хәйруллина тәрҗ. –Казан: Таткнигоиздат, 1957.
2. Еники Ә. Гөләндәм туташ хатирәсе. –Казан: Татар. кит. нәшр., 1991.
3. Казан утлары. 2008. №1.
4. Саинова Д. Җ. -Әхмәрова. Салих Сәйдәшев.- Казан: Татар. кит. нәшр., 2001.
5. Саинова Д. Җ. -Әхмәрова. Салих Сәйдәшев. Композиторның тормыш һәм иҗат сәхифәләре. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2009.
6. Салих Сәйдәшев турында замандашлар истәлекләре. –Казан: “Рухият” нәшр.
7. Салих Сәйдәшев турында истәлекләр. Төз. Р.Ихсанова. –Казан: Татар. кит. нәшр., 1980.
8. Сара Садыйкованың Салих Сәйдәшев турында истәлекләре. 1980.
9. Шамов Салих. Салих Сәйдәшев. Тормыш драмасы. –Казан: Татар. кит. нәшр., 2010.
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
“ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БУА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ЗУР ФРОЛОВО ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ” МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
РИФАТ СӘЛАХНЫҢ ШИГЪРИ ӘСӘРЛӘРЕНДӘ ТЕЛ-СУРӘТЛӘҮ ЧАРАЛАРЫ КУЛЛАНЫЛЫШЫ
(Юнәлеше: Якташ шагыйрьләребез иҗатында стиль үзенчәлекләре.)
Эшне башкарды: 8 нче сыйныф укучысы
Газизов Эмиль
Җитәкче: югары квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Исмәгыйлева Гөлнара Таһир кызы
2014 нче ел
План.
I. Кереш. 3 бит
Рифат Сәлах поэзиясе һәм аның әсәрләрендә тел-стиль үзенчәлекләре.
II. Рифат Сәлах иҗатында тел-стиль чаралары:
а) чагыштырулар; 4-6 бит
б) сынландырулар; 6-7 бит
в) оксюмороннар; 7-8 бит
г) синонимнар; 8 бит
д) рефрен юллар; 8-9 бит
е) эпитетлар. 9 бит
III. Йомгаклау. Шагыйрьнең лирикасы. 10 бит
Кереш
Рифат Сәлах - алгы сафта баручы яңа, яшь буын шагыйрьләрнең берсе. Аның шигырьләрендә мәхәббәт тә, тирән фәлсәфә дә, милләтебез язмышы өчен борчылу да бар. Бүгенге көн яңа татар әдәбияты күгендә Рифат Сәлах дигән яшь шагыйрьнең үз йолдызы кабынды.
Шагыйрьнең бер генә шигыре дә укучыны битараф калдырмый, күңел кылларын тибрәндерә, күңелне дулкынландыра, кыбырсыта. Алай гына да түгел, бер дулкын булып үзенә алып кереп китә. Шагыйрь төрле темаларны күтәрә. Бигрәк тә ул мәхәббәт лирикасында көчле. Табышлары да байтак. Шигырьләрнең халәти үлчәмнәре, хисси контрастлары төрле: бәхетле – бәхетсез, сагышлы – сөенеч катыш, җавапсыз – нәтиҗәле, моңсу – шатлыклы, көчле – очкынланып торучан, тирән – җиңелчә... Аларның Рифат Сәлах каләменнән агылганын тоеп була. Димәк, шагыйрьнең үз стиле бар дигән сүз.
Рифатның милли темага кагылышлы шигырьләрендә татар тарихы һәм аны барлау, бүгенге вазгыять һәм милләтнең киләчәге турында уйлану ачык тоемлана. Ул борчыла, үз халкын горур, көчле, ирекле итеп күрергә тели.
Шагыйрьнең шигырьләре метафораларга, стилистик фигураларга, кабатлауларга бай. Мин эзләнү эшемдә Рифат Сәлах иҗатында очраган кайбер чагыштырулар, оксюмороннар, синонимнар һәм сынландыруларга салынган фикерне ачыкларга тырышырмын.
Төп өлеш
Тропларның иң гади һәм киң таралган төрләренең берсе – чагыштырулар. Рифат Сәлах иҗатында алар бик күп.
Мисалга түбәндәге юлларны китерә алабыз:
Алларымда
Истәлегең тора –
Соңгы ядкяр – тәүге китабың.
Сурәтеңне
Яңа бөреләнгән
Ак каеннар белән бутадым.
(“Саташу”)
Дөньяда сүзләр генә җитмәс,
Әйтеп бирер өчен күңелдәген.
Төнге күктә йолдыз дигән идем –
Чыклы иртә икән иреннәрең.
(“Тәүге адашу”)
Алдагы троп шигъри юлларның тәэсир көчен арттыра.
Ашың булса әгәр,
Башың булса,
Күкләреңдә аең бер калкыр.
Үзебез дә илсез-җирсез килеш
Таш өстендә үскән куактыр!
(«Таш өстендә үскән куаклар»)
Шагыйрь хисләрне сурәтләгәндә дә чагыштырулардан оста файдалана.
Күз яшеңне яшермә син, яме,
Күренәсе инде күренгән.
Кочак-кочак кызыл гөлчәчәкләр
Ташып чыккан чагы күңелдән.
“Кыйгач кашым” шигыре Рифат Сәлах иҗатында чагыштыруларның шактый күп булуын раслый, алар сөйләмгә җанлылык, эмоциональлек бирә, автор хикәяләвенә төзеклек, үтемлелек өсти.
Карлыгачтай кыйгач синең кашың,
Ә күзләрең – көзге төннең үзе.
Сабырсыз дип гаеп такма, җаным,
Күңелкәем инде күпме түзде?
Төнге җилдәй озын толымнарың!..
Кем үрелде аңа, кемнәр кисте?
Сабырсыз дип гаеп такма, җаным,
Көтеп торалмадым айлы кичне.
Күңел дөньяң диңгез сыман синең,
Язмышың да шундый: дулкын-дулкын.
Син дөньяның иң гүзәле идең...
Ә мин сиңа тагын гашыйк булдым.
Сурәтләнә торган объектына туры китереп шагыйрь чагыштыруларның яңадан-яңаларын иҗат итә.
Тәрәзәң төбендә карашың...
Син дә мин атлыйбыз янәшә.
Офыклар – ул безнең тәрәзә,
Үзенә чәчәкле җәй дәшә...
(“Тәрәзәңдә нинди моң?”)
Баткан кояш яктысында
Чагыла гүя йөзең.
Бит очларың әйтерсең лә
Кызарып пешкән йөзем.
(“Кызарып пешкән йөзем “)
Син дә күңелем түрендә
Сары яфрак сыман.
Ничек котылырмын икән
Көзләр арасыннан.
(“Көзге элегия”)
Алдагы мисаллар Рифат Сәлах иҗатында чагыштыруларның шактый күп булуын раслый, алар сөйләмгә җанлылык, эмоциональлек бирә, автор хикәяләвенә төзеклек, үтемлелек өсти.
Киң таралган поэтик тропларның тагын берсе – сынландыру. Сынландыру табигать күренешләрен, тере булмаган әйберләрне җанлы әйберләргә хас сыйфатлар белән сурәтләүдән гыйбарәт. Алар әдәби текстта сурәтләнә торган предметка җанлылык бирү өчен кулланыла. Рифат Сәлах шигъри әсәрләрендә сынландыруларга да мисаллар табып була:
Моңсу караш дисәм, алай түгел,
Төште микән аңа авыр уй?
- Хәлең ничек, дустым, нәрсә булды?
- Берни дә юк. Җаным авырый!...
(“Җаным авырый”)
Чынында җан – авырмый. Автор аларны җанлы, тере итеп тасвирлый.
Гармунда уйныйсың, әти,
Тирбәтеп күңел кылын.
Яныңда уйнап утыра,
Бу – улың, әти, улың.
(“Әти”)
Иман да бит һәрчак мәңге түгел,
Ул җуела кайчак, киселә.
Киселмәгән кая, нишләп була,
Кызыл балта төшсә өстеңә?!
(“Яңа мәчет”)
Намазга басар вакытта
Әрнидер мескен җаның.
Тыңлаучыларың табылыр,
Гомерлек булса зарың.
(“Намазга басар вакытта...”)
Гөнаһлар тәүбәгә китерә,
Ялгышлар төзәлер – үкенмә.
Сагынасыңдыр ул таңыңны,
Гомерең тиң булса бер көнгә.
(“Күбәләк”)
Алдагы троп шигъри юлларның тәэсир көчен арттыра.
Каләмемнең очына нур кунды –
Бәйрәм көн бүген.
(“Күтәренке кәеф”)
Шулай итеп, авторның бай теле, чагыштыру, сынландыруларны оста куллануы – аның кабатланмас язу стилен формалаштыруга һәм мәхәббәт, табигать кебек олы төшенчәләрне ачуга китерә. Шагыйрьнең әсәрләре үзенең ритмы һәм аһәңе белән укучының җанын, рухын җәлеп итә, аларның камиллеге, гармония бөтенлеге һәм нәфислеге үзенә тарта.
Мисалга китерелгән сынландыруларда автор абстракт күренешләргә җан өрсә, түбәндәге юлларда табигатьнең матурлыгын сурәтләү өчен тропларның бу төренә мөрәҗәгать итә:
Айның бүген тулып көлгән чагы –
Тау эчендә тора эленеп.
(“Ай кызы”)
Шулай итеп, авторның бай теле, чагыштыру, сынландыруларны оста куллануы – аның кабатланмас язу стилен формалаштыруга һәм мәхәббәт, табигать кебек олы төшенчәләрне ачуга китерә. Шагыйрьнең әсәрләре үзенең ритмы һәм аһәңе белән укучының җанын, рухын җәлеп итә, аларның камиллеге, гармония бөтенлеге һәм нәфислеге үзенә тарта.
Рифат Сәлах үзенең шигырьләрендә оксюмороннарны да мул куллана.
Кеше күңеле – мең кат челтәр генә,
Челтәрләрен кемнәр үргәндер?
Упкыннарга меңләп сукмаклар бар,
Аннан чыгу юлы бердәнбер!
(“Челтәр”)
Мин әзермен иртән кабынуга,
Мин әзермен кичен сүнүгә.
Сүнеп торуларым мөһиммени,
Кояш чыкса бүген күгемә?!
(“Кояш чыга”)
Шагыйрь теленең байлыгы да, андагы синонимнарның күп булуы белән билгеләнә.
Сагышларым ерак калды синнән,
Сөен-шатлан, һәрчак көлеп тор.
Оныттыра алсаң, җанымдагы
Бөтен борчуларны оныттыр.
(“Сагышларым ерак калды синнән”)
Син ягымлы... Рәхмәт! Гел шундый бул,
Якын дустым, җаным, матурым!...
Син ачасың мине иркәләргә
Тәрәзәдән төшкән таң нурын.
(“Таң нуры”)
Хаталы укысак намазны,
Ходаем, гафу ит син, кичер.
Казасыз калмабыз,
Газаптан коткарчы
Иманга сусаган җан өчен.
(“Ураза гаете”)
Шагыйрь рефрен юллар кулланып күпмедер дәрәҗәдә шигырьләренең гомум рухын, моңын билгели. Мәсәлән,
Язмыш мәллә безне бәйләп куйган,
Китә алмыйм синнән һаман да.
Мин талпынам, синнән китәрмен дип,
Китәрмен дип әллә кайларга.
Язмыш безне бәйләп куйган бугай,
Якын бара алмыйм үзеңә.
Бөтен хисләремне бүләк итәм,
Бүләк итәм синең исемгә.
(“Сөйгәнем”)
Шагыйрь үз иҗатында сурәтлелек тудыруда иң актив файдаланыла торган чараларның берсе эпитетларны файдалана. Алар күп төрле hәм сурәтлелек тудыруда катнашучы башка чаралар белән катнашып, аралашып киләләр:
Йокларга да кем яратмый аны?!
Иркә булып үстем бугай мин.
Күзләремдә гамь сүнсә дә, әни,
Таш йөрәкле кеше булалмыйм.
(“Син иртәгә иртә уят, әни!”)
Көмеш ай нурлары биешә,
Йолдызлар чаткысы чагыла.
Тәүбәгә, тәүбәгә ашыга
Күңеле иң садә чагында.
(“Намазлык”)
Гомереңнең таныш кыйгач нуры
Күчкән, диләр, диңгез артына.
Идел нурсыз хәзер. Ялкау кояш
Идел аръягында яктыра.
(“Эңгер-меңгер”)
Йомгаклау
Яшьләр арасында иң моңлы, иң романтик шагыйрь кем дип сорасалар, һич тартынмыйча, Рифат Сәлах исемен атар идем. «Казан егетләре», «Райян», «Рәхәт Лукум» төркемнәре башкарган кайбер җырлар да аның сүзләренә язылган. Дус-ишләре арасында гармун тартырга хирыс егетнең зур сәхнәләргә менмәгән, үзе көйгә салган җырлары да байтак әле. Бик талантлы бит ул. Кайчандыр «Шәрык» клубы кичәләренә йөргән кызлар, аның гармун тартып, җыр сузуларын әле дә сагынып искә ала. 25 яше тулганчы ук, хаҗга да барып кайта. Әдәбиятка һәм күңелләргә үзәк өзгеч мәхәббәт сагышыннан торган иҗаты белән килеп керә.
Саф, эчкерсез шигъри тәлгәшләр. Аларны укыгач, ничектер үзең дә караңгы вазгыятьне онытып, дөньяга, кешеләргә мәхәббәт белән, Рифат Сәлах күзләре аша карый башлыйсың.
Шагыйрьнең әсәрләре метафораларга, кабатлауларга бай. Без эзләнү эшебездә Рифат Сәлах иҗатында очраган кайбер кайбер стиль чараларын күрсәтергә тырыштык.
Нәтиҗә ясап әйткәндә, Рифат Сәлах шигьриятенең сәнгатьчә җитлегүе, эчтәлек hәм форма берлегенә, гармониясенә ирешүе, актуаль - тормышчан яңгыраулары, аларның сюжет hәм композицион бөтенлеге, барлык тел - сурәт чаралары байлыгын, поэтик активлыгын даими бер максатка буйсындыру белән тудырыла диеп әйтә алабыз. Бу, әлбәттә, шагыйрь шигырьләренең популяр, халыкчан булуын ассызыклый.
Кулланылган әдәбият
1. Әдәбият белеме сүзлеге. Редакторы Ахмадуллин. –Казан: Татар кит. нәшр, 1990
2. Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009 ел.
3. Батулла Р. Сихрилек //Мәдәни җомга. — 2006. — 9 июнь.
. 4. Газизова Э. Илһам вакытны сорап килми... // Афәрин. — 2008. — № 12.
5. Зарипова А. Эзләнүчән укучыларыгыз булсын // Мәдәни җомга. — 2009. — 5 июнь.
6. Зәйдулла Р. Шигырьләргә кереш сүз // Идел. — 2005. — № 10.
7. Зәйдулла Р. Яңгыравык балчык // Идел. — 2008. — № 2. — 36-37 б.
8. Латыйпова А. Законны да шигырь итеп язып була... // Ватаным Татарстан. — 2006. — 8 дек.
9. Рәшит Ә. Гомерләрнең кызыл юлы // Мәдәни җомга. — 2007. — 7 сент.
10. Рифат Сәлах– Wikipedia материаллары.
11.Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. Казан: Мәгариф, 1994.
12. Сәлахов Р.Г. Күңел бөртекләре. –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2007.
13. Сәлахов Р.Г. Ташта үскән гөлләр. –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012.
14. Сәлахов Р.Г.Яшел ай. –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009.
15. Хаков В.Х. Татар стилистикасына кереш. –Казан унив. нәшр, 1993.
Рифат Сәлах шигырь укый
Төркиядә
Гармун тартып, җыр сузулар.
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
“ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БУА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ЗУР ФРОЛОВО ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ” МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
РИФАТ СӘЛАХ ИҖАТЫНДА КАБАТЛАУЛАР
Эшне башкарды: 9 нчы сыйныф укучысы
Газизов Эмиль
Җитәкче: югары квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Исмәгыйлева Гөлнара Таһир кызы
2015 нче ел
План.
I. Кереш. 3 бит
Рифат Сәлах поэзиясе һәм аның әсәрләрендә тел-стиль үзенчәлекләре.
II. Рифат Сәлах иҗатында кабатлаулар:
а) төрле сүз төркемнәренең кабатлануы; 4-6 бит
ә) анафоралар; 6-8 бит
б) сүз кабатлаулары; 9 бит
в) кабатланып килүче җөмләләр 9 бит
г) рәдифләр; 9-10 бит
III. Йомгаклау. Шагыйрьнең лирикасы. 11 бит
Кереш
Рифат Сәлах - алгы сафта баручы яңа, яшь буын шагыйрьләрнең берсе. Аның шигырьләрендә мәхәббәт тә, тирән фәлсәфә дә, милләтебез язмышы өчен борчылу да бар. Бүгенге көн яңа татар әдәбияты күгендә Рифат Сәлах дигән яшь шагыйрьнең үз йолдызы кабынды.
Шагыйрьнең бер генә шигыре дә укучыны битараф калдырмый, күңел кылларын тибрәндерә, күңелне дулкынландыра, кыбырсыта. Алай гына да түгел, бер дулкын булып үзенә алып кереп китә. Шагыйрь төрле темаларны күтәрә. Бигрәк тә ул мәхәббәт лирикасында көчле. Табышлары да байтак. Шигырьләрнең халәти үлчәмнәре, хисси контрастлары төрле: бәхетле – бәхетсез, сагышлы – сөенеч катыш, җавапсыз – нәтиҗәле, моңсу – шатлыклы, көчле – очкынланып торучан, тирән – җиңелчә... Аларның Рифат Сәлах каләменнән агылганын тоеп була. Димәк, шагыйрьнең үз стиле бар дигән сүз.
Рифатның милли темага кагылышлы шигырьләрендә татар тарихы һәм аны барлау, бүгенге вазгыять һәм милләтнең киләчәге турында уйлану ачык тоемлана. Ул борчыла, үз халкын горур, көчле, ирекле итеп күрергә тели.
Шагыйрьнең шигырьләре метафораларга, стилистик фигураларга, кабатлауларга бай. Мин эзләнү эшемдә Рифат Сәлах иҗатында очраган кабатлауларга салынган фикерне ачыкларга тырышырмын.
Эшебезнең максаты – стилистик фигураларның берсе булган кабатлауларның шагыйрь иҗатында кулланылу дәрәҗәсен ачыклау.
Әйтелгән максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар куелды:
Эзләнү эшем кереш, төп өлеш һәм йомгактан тора. Төп өлештә Рифат Сәлахның кайбер шигырьләреннән мисаллар китерелде.
Төп өлеш
Рифат Сәлах иҗатында сөйләмнең сәнгатьлелек көчен арттыручы стилистик чараларның берсе – кабатлаулар зур урын алып тора. Кабатлау – әсәр эчендәге сүзләрнең кабатлануы ул. Кабатлауларның төп функциясе – эчтәлек һәм форма арасындагы мөнәсәбәтне ачыклау. Шулай ук алар сүз ясый, алар эмоциональ бизәк була, алар мәгънәви басымны арттыра, алар үзенчәлекле яңгырашны барлыкка китерә. Кабатлау алымына Р.Сәлах та мөрәҗәгать итә. Аның кабатлаулары туйдырмый, чөнки шагыйрь шигырьнең аһәңен көчәйтеп җибәрерлек яңадан-яңа төрләрен – гади кабатлау, анафора, эпифора, рәдиф, рефрен, кире кабатлау кебек төрләрен сайлый.
Рифат Сәлах иҗатында түбәндәге синтаксик берәмлекләрнең кабатланып килүен күзәтергә була: сүз, сүзтезмә, җөмлә. Гади кабатлаулар Р.Сәлах иҗатында шактый. Ул төрле сүз төркемнәре белән бирелә.
Соңгы ялкын, соңгы бөртек шигырь
Офыкларга карап адашты.
Җәсәденә туфрак калкан булыр,
Төрбә булыр аңа ромашка.
(«Шагыйрь йөрәге»)
Шагыйрь иҗатында исем, фигыль, сыйфат, сан, алмашлык, рәвеш, хәтта ярдәмче фигыльле кабатлауларны да очратырга мөмкин:
Күзләреңнән якты нурлар киткән икән,
Чибәрлек тә бетә икән, сүнә икән, үтә икән.
(«Тормыш кагыйдәсе»)
Исем сүз төркеме белән бирелгән кабатлаулар:
Синең йөрәк – серле йөрәк,
Куе урман кебек.
Әмма никтер бер юл да юк –
Булмый гына кереп.
___________
Сәлахов Р.Г. Күңел бөртекләре. –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2007.
-Б.10, 66.
(«Синең йөрәк»)
Синең күзләр бөдрә таллар белән
Яшел күзләремә карап тора.
Кара төндә минем сөю төсе –
Карлар гына ява, карлар гына…
(«Язгы элегия»)
Рәвеш сүз төркеме белән кабатлаулар да бар.
Канатларың җилпеп очсын әле
Офыкларның иң-иң түрендә,
Әллә нигә үз фәрештәм миңа
Якын да күк, якын түгел дә.
(«Дога»)
Алмашлык сүз төркеме белән бирелгән кабатлаулар:
Тарихларга мең ел язган
Бөек Казан,
Ярсу да син!
Тагын ун мең еллыгыңны
Каршыла син!
(«Казан»)
Синдәйләрне юлда күрмәдем мин,
Синсез ямь табарга теләдем мин.
(«Сиңа кайтам»)
Йөрәгемне үтәли күрмисең,
Күңелеңнән сизәсең генә.
Йөрәгемне күптән берәү борчый,
Ул син генә инде, син генә!
___________
Сәлахов Р.Г. Күңел бөртекләре. –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2007.
-Б.36,55,65,80.
(«Берәүгә»)
Шагыйрь җөмләне тәмамлап, хәбәр функциясен башкаручы фигыльләрне кабатларга да ярата.
Кемлегеңне белмим,
Сурәтеңне күрмим, -
Бер илтер бормалы юлларым.
Тик сиңа юл урау,
Гүя син кыңгырау:
Күңелдә чыңладың, чыңладың.
(«Кемлегеңне белмим»)
Ә мин сине артык сөйдем бугай,
Артыграк сөйдем җанымнан.
Мәхәббәттән ярсып типкән йөрәк
Ул ярылган инде, ярылган!
(«Адашкан юлчы»)
Мин айдан да сине эзләп йөрмәм,
Яна бирсен әйдә йолдызлар…
Ай-йолдызлы җәйге җылы төндә
Йөрәгең дә сызлар бер, сызлар.
(«Суга төшкән энҗе бөртеге күк»)
Рифат Сәлах анафораларга да мөрәҗәгать итә. Алар шигырьләрдә, аеруча, күп очрый.
Ә бураннар инде тынып килә,
Ә бураннар китә кышлардан.
Якты күкләр юка тышлык белән
Хәтер дәфтәремне тышлаган.
(«Язты өмет»)
Соңгы тапкыр кара күккә карыйм –
___________
Сәлахов Р.Г. Күңел бөртекләре. –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2007.
-Б.78,56,72,68.
Җил дә исми безнең яклардан.
Каным белән язган җырларымны
Төрмә диварлары ятлаган.
Төрмә диварлары тынып калган,
Төрмә диварлары дәшмиләр.
Болытлар да бүген ап-ак түгел,
Болытлар да бүген яшьлеләр.
(«Шагыйрь йөрәге»)
Җомга төне тәрәзәмә иңә,
Җомга төне бөрки алтын нур.
Сизеп торам: бүген бар яктылык
Йолдыз булып җиргә атылыр.
Йолдыз булып агар сихри галәм
Кара тишем кебек тар җиргә.
Төннең уйларында сораулар юк,
Төннең күзләрендә – хатирә.
(«Җомга төне»)
Апрель бүген.
Әнә апрель көлә,
Әнә апрель килә дөньяга.
Апрель балкый кара күк йөзендә.
Апрель ялкынында төн яна.
(«Апрель»)
Бу төннәргә ялгыз сокланам мин,
Бу төннәрне синсез күзәтәм.
Якты сагыш моңы ярсып ага
___________
Сәлахов Р.Г. Күңел бөртекләре. –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2007.
-Б.10, 15.
Ялкынланып янган үзәктән.
Якты төннең
Якты балкышында
Нигә кердең инде уема?
Төн яктырып китә, офыклардан
Кояш бөртекләре коела.
***
Сине эзләү кирәк булыр микән
Яктыртырга кара күгемне.
Ярый әле җиһан кара түгел,
Ярый дөнья ачык күңелле.
(«Төн яктырып киткән кебек булды…»)
Мин күк тузаннан яралмадым,
Мин – җирнеке: кара балчыктан!
Яраларны тузан күмеп китәр,
Җир сукмагын үтеп талчыкмам.
Күккә чакырмагыз, менәлсәм дә
Мин ашыкмам анда, ашыкмам.
Галәм тузаныннан яралмадым –
Мин – җирнеке – кара балчыктан!
(«Мин җирнеке»)
М.Әгъләмов истәлегенә язылган шигырьдә дә анафораны күрергә була.
Кабер кебек салкын кыш урамда,
Кабер кебек салкын бер галәм.
Җәсәдеңне җиргә иңдерсәк тә,
Рухың белән бездә кал, Әгъләм!
__________
Сәлахов Р.Г. Күңел бөртекләре. –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2007.
-Б.26,27.
Шагыйрь иҗатында сүз кабатлаулары да күзәтелә. Әлеге кабатлаулар логик басым алган сүзнең мәгънәсен тагын да ассызыклау өчен, җөмләнең теләсә кайсы урынында кабатланып килергә мөмкин:
Үзең ялкын,
Үзең салкын миңа –
Карашыңнан үзәк өзелә.
Үзең гашыйк иттең,
Үзең гашыйк иттең,
Үзең гашыйк иттең үзеңә.
(«Үзең гашыйк иттең»)
Кабатланып килгән җөмләләр дә шагыйрь иҗатында киң кулланылган. Алар шигырьнең сәнгатьлелеген арттыралар, интонацияне көчәйтүгә ярдәм итәләр.
…Күптән инде сине күргәнем юк,
Ялгыш SMS та язмыйсың.
Рөхсәт итче, төштә күрим сине,
Бик тә килә иркәм назлыйсым,
Бик тә килә иркәм назлыйсым!
(«Язлар сөю алып килә, диләр…»)
Р.Сәлах иҗатында рәдифкә дә мисаллар таптым. (Рәдиф – рифмадан соң кабатланып килүче сүз яки сүзтезмә. Гадәттә, беренче строфа азагында кулланылган сүз яки сүзләр тезмәсе башка строфалар азагында да рифмалашкан сүздән соң бернинди үзгәрешсез кабатланып килә:
Син кил әле миңа,
Язларында
Туган якка кайткан кош сыман.
Кабаттан бер канатландыр мине –
__________
Сәлахов Р.Г. Күңел бөртекләре. –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2007.
-Б.38,39.
Мин сагынам сине, юксынам.
Син кил әле миңа,
Яз аенда
Чәчәк аткан назлы гөл сыман.
Күзләремә синең күзләр кирәк,
Мин сагынам сине, юксынам.
(«Син кил әле...»)
Кемлегеңне белмим,
Сурәтеңне күрмим,-
Бер илтер бормалы юлларым.
Тик сиңа юл урау,
Син гүя кыңгырау:
Күңелдә чыңладың, чыңладың.
Күңелем сагышта,
Син әле табышмак,
Син минем сагыну җырларым.
Таңнарга кушылган
Моңлы бер көй сыман
Күңелдә чыңладың, чыңладың.
(«Кемлегеңне белмим»)
Күргәнебезчә, Р.Сәлах поэтик кабатлауларны уңышлы куллана. Алар шигъри юлларның тәэсир көчен арттыра. Сөйләмгә җанлылык, эмоциональлек бирә. Сурәтләнә торган объектына туры китереп шагыйрь кабатлауларның яңадан-яңаларын иҗат итә.
Шулай итеп, авторның бай теле, аның кабатланмас язу стилен формалаштыруга һәм мәхәббәт, табигать кебек олы төшенчәләрне ачуга китерә. Шагыйрьнең әсәрләре үзенең ритмы һәм аһәңе белән укучының
_________
Сәлахов Р.Г. Күңел бөртекләре. –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2007.
-Б.61,56.
җанын, рухын җәлеп итә, аларның камиллеге, гармония бөтенлеге һәм нәфислеге үзенә тарта.
Йомгаклау
Яшьләр арасында иң моңлы, иң романтик шагыйрь кем дип сорасалар, һич тартынмыйча, Рифат Сәлах исемен атар идем. «Казан егетләре», «Райян», «Рәхәт Лукум» төркемнәре башкарган кайбер җырлар да аның сүзләренә язылган. Дус-ишләре арасында гармун тартырга хирыс егетнең зур сәхнәләргә менмәгән, үзе көйгә салган җырлары да байтак әле. Бик талантлы бит ул. Кайчандыр «Шәрык» клубы кичәләренә йөргән кызлар, аның гармун тартып, җыр сузуларын әле дә сагынып искә ала. 25 яше тулганчы ук, хаҗга да барып кайта. Әдәбиятка һәм күңелләргә үзәк өзгеч мәхәббәт сагышыннан торган иҗаты белән килеп керә.
Саф, эчкерсез шигъри тәлгәшләр. Аларны укыгач, ничектер үзең дә караңгы вазгыятьне онытып, дөньяга, кешеләргә мәхәббәт белән, Рифат Сәлах күзләре аша карый башлыйсың.
Шагыйрьнең әсәрләре метафораларга, кабатлауларга бай. Без эзләнү эшебездә Рифат Сәлах иҗатында очраган кайбер кайбер стиль чараларын күрсәтергә тырыштык.
Нәтиҗә ясап әйткәндә, Рифат Сәлах шигьриятенең сәнгатьчә җитлегүе, эчтәлек hәм форма берлегенә, гармониясенә ирешүе, актуаль - тормышчан яңгыраулары, аларның сюжет hәм композицион бөтенлеге, барлык тел - сурәт чаралары байлыгын, поэтик активлыгын даими бер максатка буйсындыру белән тудырыла диеп әйтә алабыз. Бу, әлбәттә, шагыйрь шигырьләренең популяр, халыкчан булуын ассызыклый.
Кулланылган әдәбият
1. Әдәбият белеме сүзлеге. Редакторы Ахмадуллин. –Казан: Татар кит. нәшр, 1990
2. Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009 ел.
3. Батулла Р. Сихрилек //Мәдәни җомга. — 2006. — 9 июнь.
. 4. Газизова Э. Илһам вакытны сорап килми... // Афәрин. — 2008. — № 12.
5. Зарипова А. Эзләнүчән укучыларыгыз булсын // Мәдәни җомга. — 2009. — 5 июнь.
6. Зәйдулла Р. Шигырьләргә кереш сүз // Идел. — 2005. — № 10.
7. Зәйдулла Р. Яңгыравык балчык // Идел. — 2008. — № 2. — 36-37 б.
8. Латыйпова А. Законны да шигырь итеп язып була... // Ватаным Татарстан. — 2006. — 8 дек.
9. Рәшит Ә. Гомерләрнең кызыл юлы // Мәдәни җомга. — 2007. — 7 сент.
10. Рифат Сәлах– Wikipedia материаллары.
11.Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. Казан: Мәгариф, 1994.
12. Сәлахов Р.Г. Күңел бөртекләре. –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2007.
13. Сәлахов Р.Г. Ташта үскән гөлләр. –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012.
14. Сәлахов Р.Г.Яшел ай. –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009.
15. Хаков В.Х. Татар стилистикасына кереш. –Казан унив. нәшр, 1993.
Рифат Сәлах шигырь укый
Төркиядә
Гармун тартып, җыр сузулар.
Заявка
XIII межрегиональные научно-исследовательские чтения им.К.Насыйри
№ п.п | Ф.И.О. и дата рождения ученика | Название школы, указывается класс | Ф.И.О. научного руководителя |
1 | Газизов Эмиль Фенисович 10.06.1999 | МБОУ “Больше-Фроловская основная общеобразовательная школа Буинского муници пального района РТ” 9 класс | Исмагилова Гульнара Тагировна |
Мост из бумаги для Киры и Вики
По морям вокруг Земли
Снегири и коты
Знакомимся с плотностью жидкостей
Заяц, косач, медведь и весна