Презентация о Гамиле Афзале
Вложение | Размер |
---|---|
gamil_afzal.pptx | 786.27 КБ |
Слайд 1
Гамил Афзал и җатында сатирик-юмористик тел-стиль чаралары .Слайд 2
Гамил Афзал 1921-2003
Слайд 3
План. I. Кереш. Гамил Афзал поэзиясе һәм аның әсәрләрендә тел-стиль үзенчәлекләре. II . Гамил Афзал иҗатында сатирик-юмористик тел-стиль чаралары: а) сүз уйнату; б) сатирик эпитетлар; в) икеләтә мәгънә; г) сатирик чагыштырулар; д)метафоралар; е) алынма сүзләрнең сатирик максатларда кулланылуы; ж) пародия; з) оксюморон III. Йомгаклау. Шагыйрьнең лирикасы.
Слайд 4
Тормыш юлы Гамил Гыймазетдин улы Афзалов - 1921 елның 23 маенда Татарстан АССРның хәзерге Актаныш районы Такталачык авылында крестьян гаиләсендә туган. Мәктәптә укыганда ул әдәбият түгәрәгенә йөри, Габдулла Тукай , Һади Такташ шигырьләре тәэсирендә үзе дә каләм тибрәтә башлый. 1937 елда "Магнитогорск" исемле шигыре Баку шәһәрендә чыга торган "Баку эшчесе" газетасында басылып чыга. 1940-1949 елларда Магниторскидагы Металлургия комбинатының механика цехында слесарь, сцепщик-такелажчы, строгальчы булып эшләсә дә, шигырьләр язуын дәвам иттерә, эшче яшьләрдән драма түгәрәге төзеп спектакльләр, концертлар куеп йөри, әдәби кичәләр оештыра. 1949 елда , сәламәтлеге начараю сәбәпле, заводтагы эшеннән китә, 1954 елда икенче группа инвалидлык ала. 1958 елдан Гамил СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Башкортстанның Калтасы районы Шәрип һәм Заболотский авылларында яшәгән еллар (1954-1964) Гамил Афзалның физик һәм рухи яктан ныгуы-терелүе өчен дә, иҗатының яңача ачылып китүе өчен дә шифалы тәэсир ясый. Озак та үтми аның балалар өчен язган бер цикл шигырьләре республика конкурсында премия ала.
Слайд 5
Халык шагыйре Гамил Афзал — татар , рус , башкорт телләрендә басылган өч дистәгә якын китап авторы. 1977 елда "Айлы кичләр" җыентыгы һәм "Борылам да карыйм..." циклына кергән шигырьләре өчен ул Татарстан АССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1964 елны ул Әлмәт шәһәре н ә кучеп килә һәм шунда яшәп кала. Гамил Афзал 2003 елның 20 августында Әлмәт шәһәрендә вафат була
Слайд 6
Сүз уйнату Объектлар шаулап торды, гөрләп торды. Бригадирлар план куды, план куды. Менә беркөн җибәрелгән план тулды – Главканың тагын бик шәп планы бар.
Слайд 7
Эпитетлар Кадыйр абзый кладовойда, әйтсәк ярый, Капчык саный, капчык ямый, капчык карый. Усал телләр аның кулын кыек, диләр, Булса булыр, сөйли белсен гайбәтчеләр!
Слайд 8
Икеләтә мәгънә “Мин җитәкче, үзем беләм”, диеп, Кабарып йөри түшен киереп, Тәрәзәдән карый, чәчен тарый, Абзар ремонтлауга салкын карый. Секретаре Ана үрдәкбикә белән Көн дә театрга китә, Премия яза, кемгә дисәң, Секретарьга, матур күзләр өчен.
Слайд 9
Чагыштырулар «Уйлап табучы куян» Зирәк куян бер җайланма уйлап тапты, Кәгазь тотып начальникка торып чапты. -Менә кара, баш инженер Төлке иптәш Уңай була, алай иткәч, болай иткәч.
Слайд 10
Алынма сүзләр . “Тәмәкене ташлаганда” шигыре Тәмәкене зарарлы, ди, врач, Ә ник тарта үзе, алай булгач? Алдаша, конечно, но шулай да, Ташларга уйладым мин бу айда. Йөрәк түзде шулай кичкә кадәр, Түзгән өчен наград сорый, каһәр. Вәгъдә булгач, димен, йөрәк, тукта, - Бер төрәбез, әйдә, хатын юкта.
Слайд 11
Гамил Афзал сатирик максатларда аерым рус сүзләрен генә түгел, хәтта җөмләләрен дә куллана.
Слайд 12
Г.Афзал стиле сатира чараларына бик бай булуы белән аерылып тора. Ул сүз уйнату алымнарын, бер-берсенә капма каршы куелган сөйләм берәмлекләрен, төрле стиль үзенчәлекләрен сәнгатьчә сурәтләү чараларының күп төрен кулланып, үзенең дошманнарын рәхимсез рәвештә фаш итә. Моңа татар теленең киң мөмкинлекләреннән оста файдалану һәм аларны үз стиленә яраклаштырып бирү нәтиҗәсендә ирешә.
Слайд 13
Гамил Афзал Аның әсәрләрендә бер үк сүзнең төрле мәгънәләрен капма-каршы нигезләп язу алымы күп очрый. Сатирик шигырьләрендә күчерелмә мәгънәдәге сүзләр әйтеләчәк фикерне халык алдына тулырак һәм ачыграк итеп җиткерүдә зур эш башкаралар.
Слайд 14
Кулланылган әдәбият Әдәбият белеме сүзлеге. Редакторы Ахмадуллин. –Казан: Татар кит. нәшр, 1990 2.Гамил Афзал. Шундый-шундый эшләр. Юмористик һәм сатирик шигырьләр. –Казан: Татар кит. нәшр, 1988. 3. Гамил Афзал. Сайланма әсәрләр. Лирик һәм юмористик-сатирик шигырьләр. –Казан: Татар кит. нәшр, 1991. 4.Татар поэзиясе антологиясе. Редакторлары Ф.М.Зөлкәрнәев, Г.Х.Гыйльманов, Х.Г.Әюпов. –Казан: Татар кит. нәшр, 1992.
Слайд 15
Кулланылган әдәбият 5. Хаков В.Х. Татар әдәби теле тарихы. –Казан унив. нәшр, 1973. 6. Хаков В.Х. Татар әдәби теле тарихы. –Казан унив. нәшр, 1993. 7. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. Казан: Мәгариф, 1994. 8. Хаков В.Х. Татар стилистикасына кереш. –Казан унив. нәшр, 1993. 9. Әдәбият дәреслеге 6-7 кл. А.Г.Яхин Казан: Мәгариф, 1993
Слайд 18
“Айлы кичләр” –шиг ъ ри җыентыгы (1977) – Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Слайд 19
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Гораздо больше риска в приобретении знаний, чем в покупке съестного
Твёрдое - мягкое
Большое - маленькое
Воздух - музыкант
Аэродинамика и воздушный шарик