Без кечкенәдән ерак әби - бабайларыбыз турында кызыксынып үсәргә тиеш. Нәселен белгән кеше беркайчан да югалып калмый дип уйлыйм мин. Үземнең хезмәтемне 87 яшьлек Котдүс бабамның тормышын өйрәнеп яздым. Бу эштә миңа әнием Айгөл, дәү әтием Мөхәммәт һәм Котдүс бабам үзе ярдәм итте.
Мин Котдүс бабайны дәү әтиләрдә кунакта бик еш күрәм. Ул һәрвакыт тормышында булган вакыйгаларны сөйли. Шул вакытта аның бай теленә, зиһенле булуына сокланып утырам. “Бабай бу кызыклы хәлләрне кайдан белә икән?” – дип уйлап куям. Бу хезмәтемдә шул сорауга җавап эзләдем. Үз алдыма Котдүс бабай Мөлековның тормышы турында мәгълүмат туплау максатын куйдым. Түбәндәге бурычларны билгеләде:
- нәсел шәҗәрәбезне төзү;
- туганнарымда Котдүс бабай Мөлековның тормышы белән кызыксыну теләге уяту;
- Бөек Җиңү 70 еллыгына бабайга язмамны бүләк итеп бирү.
Вложение | Размер |
---|---|
shzhrlr.docx | 23.33 КБ |
“Шәҗәрәләр – нәсел агачы” исемендәге I төбәкара фәнни – гамәли конференция
Нәселебезнең хөрмәтле кешесе
(“Шәҗәрә - истәлекләрдә” секциясе)
Эшне башкарды:
“Татарстан Республикасы Буа шәһәре
М.М. Вахитов исемендәге гимназия”
гомуми белем муниципаль бюджет
учреждениесе 7 нче сыйныф укучысы
Әхмәдуллова Айзилә Илдус кызы
Укытучы:
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Юнысова Мәсгудә Мәсхут кызы
2014
Эчтәлек
I. Кереш................................................................................................................3
II. Төп өлеш. ........................................................................................................4
1. Гарифулла бабай – гадел кеше ......................................................................4
2. 17 яшьлек Котдүс солдат...............................................................................5
3. Котдүс бабай тыныч тормышта.....................................................................6
III. Йомгак. Көтеп алынган көн..........................................................................7
Кулланылган әдәбият..........................................................................................8
Кереш
Без кечкенәдән ерак әби - бабайларыбыз турында кызыксынып үсәргә тиеш. Нәселен белгән кеше беркайчан да югалып калмый дип уйлыйм мин. Үземнең хезмәтемне 87 яшьлек Котдүс бабамның тормышын өйрәнеп яздым. Бу эштә миңа әнием Айгөл, дәү әтием Мөхәммәт һәм Котдүс бабам үзе ярдәм итте.
Мин Котдүс бабайны дәү әтиләрдә кунакта бик еш күрәм. Ул һәрвакыт тормышында булган вакыйгаларны сөйли. Шул вакытта аның бай теленә, зиһенле булуына сокланып утырам. “Бабай бу кызыклы хәлләрне кайдан белә икән?” – дип уйлап куям. Бу хезмәтемдә шул сорауга җавап эзләдем. Үз алдыма Котдүс бабай Мөлековның тормышы турында мәгълүмат туплау максатын куйдым. Түбәндәге бурычларны билгеләде:
- нәсел шәҗәрәбезне төзү;
- туганнарымда Котдүс бабай Мөлековның тормышы белән кызыксыну теләге уяту;
- Бөек Җиңү 70 еллыгына бабайга язмамны бүләк итеп бирү.
Төп өлеш
Гарифулла бабай – гадел кеше
Мөлеков Котдүс Гарифулла улы – минем әниемнең бабасы. Ул 1927 нче елның 9 нчы маенда Буа районы Кишер Аксуы авылында дүртенче бала булып дөньяга килә. Аның әтисе Гарифулла - 1914 нче елда империалистик сугышка киткән, 13 елдан артык сугышларда йөргән, революцияне күргән солдат. Авылда аны тырыш, гадел кеше булганга хөрмәт итәләр. Ул күп атлар тота, тегүче булып, авылдан авылга йөри. “Гарифулла чабышкылары” сабантуйларда катнаша. Аларның даны күрше авылларга да тарала. Ә колхозлашу чорында бу атларны колхозга бирә.
Кечкенә Котдүскә җиде ай булганда, Гарифулла бабайның хатыны Бибилатыйфа әби авырып үлә. Ул, сарай башыннан печән төшергәндә, агач сәнәккә егыла һәм шуннан эчке әгъзалары имгәнә. Котдүсне җиде яшенә кадәр Бибигазизә әбисе тәрбияли. Аннары әтисе икенче хатынга өйләнә. Гарифулла бабайның тагын дүрт баласы туа. Әнисез калган Котдүс әтисеннән бер дә аерылмый. Әтисез дә калырмын дип курка. Үги әни яныннан тизрәк чыгып китәргә тырыша. Әтисенә ияреп, күрше авылларда киемнәр тегеп йөри башлый.
Гарифулла бабайның “Зингер” тегү машиналары була. Аларны кышын чанага, җәен арбага куя. Авыл кешеләренә күлмәкләр, бишмәтләр, пальтолар тегә, искеләрен төзәтә. Тегү машиналары халыкны өсле-башлы итеп тора. Шулай итеп, ишле гаиләнең авыр елларда тамагы тук, өсте бөтен була.
1941 нче елда Бөек Ватан сугышы башлана. Гарифулла бабайның бер-бер артлы өч улы - Дәүләтгали, Нәбиулла, Габделмалик сугышка китә. Өйдә бердәнбер ярдәмче - 14 яшьлек Котдүс кала. Ә аның үги әни янында түгел, абыйлары янында буласы килә. Тизрәк сугышка китү турында хыяллана.
17 яшьлек Котдүс солдат
1944 нче елның ноябрь аенда 17 яшьлек Котдүсне дә сугышка алалар. Ул Прибалтика, Белоруссия, Литва, Латвия җирләрен азат итү өчен барган сугышларда катнаша. Башта сугыш булган җирләрдә дошман калдырган миналарны шартлатып йөри. Бу бик куркыныч эш була. Күп сугышчан дуслары минага эләгеп үлә, аяклары, куллары өзелеп гарипләнә. Бу вакыйгалар турында сөйләгәндә, Котдүс бабайның күзенә яшь тула. “Мондый мәшхәрне күреп, ярты картайдык. Әле генә сөйләшеп барган дустың бер минут эчендә юк булсын әле”, - дип искә төшерә ул.
Котдүс бабай артиллерия полкында туп төзәүче булып та хезмәт итә. “Тупны алтышар ат тарта иде. Атлар арган, көчкә атлыйлар. Бервакытны су аша чыгарга туры килде. Атлар бата башлады. Мин, суга кереп, атларның нуктасыннан тоттым. Атларның башларын судан күтәреп, чыгу юлына бордым, тупны саклап кала алдым,” – дип искә ала Котдүс бабай. ”Сугыш чорында солдатларның хәле авыр иде. Йокы аз эләгә. Рәхәтләнеп тукланырлык ашатмыйлар. Шулай да дошманны җиңеп, тизрәк туган якка кайтасы килә. Туган як сагындыра”, - дип сүзен дәвам итә ул.
Сугыш бетү хәбәрен Котдүс бабай Каунус шәһәрендә ишетә. “Шатлыктан солдатлар нишләргә белмәделәр. Кайсы елый, кайсы көлә. Бер-берсен килеп кочаклыйлар, котлыйлар”, - дип сөйли ул, Җиңү көнен искә төшереп.
Сугыш бетсә дә, Котдүс бабай Балтыйк буе хәрби округында тагын 5 ел хезмәт итә. Аның тегүгә осталыгы барлыгын белеп алалар. Котдүс солдат ятим калган балаларга киемнәр тегә, зурракларын кечерәйтә, солдат формаларына погоннар тага. Җиде елдан соң гына туганнары белән күрешә ала.
Котдүснең күкрәген орден-медальләр бизи. Аны “1941-1945 нче елларда Германияне җиңгән өчен”, “1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен”, ”Батырлык өчен” медальләре, Кызыл йолдыз ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләгәннәр.
Котдүс бабай тыныч тормышта
Котдүс бабайның өч абыйсы да сугыштан исән-сау кайткан була. Әтиләре Гарифулла дүртенче улын күреп шатлана. Улы Котдүс тегүчелек эшен ташламый. Кишер Аксуы авылыннан ике генә чакрым ераклыкта урнашкан Яльчиктагы тегү цехына эшкә урнаша. Ашханәдә пешекче булып эшләүче Нурания исемле кыз белән гаилә кора. “Ике ятим бергә кушылдык. Ул да минем кебек өч яшеннән ятим калган. Ленинград блокадасын кичергән. Ун яшенә кадәр әби кулында тәрбияләнгән. Безгә яшәп китәргә авыр булмады. Тормыш авырлыгының нәрсә икәнен белә идек”, - дип сөйли Котдүс бабай ул еллар турында.
Гаиләдә бер-бер артлы балалар туа. Ишле гаиләне туендырыр өчен, бабай көн-төн эшли. Өендә дә өс киемнәре, бүрекләр тегә, шуларны базарга алып барып сата. Җәй көне бакчада кишер, чәчәкләр үстерә. Балалары да үзе кебек эш яратып үсәләр, тормышта үз урыннарын табалар. Дүрт улы эшмәкәр, шофер һөнәрен үзләштерә. Дүрт кызның икесе - мәктәп директоры, икесе - укытучы булып, районыбыз мәктәпләрендә эшли.
Котдүс бабайның олы улы Мәхәммәт - минем дәү әтием. Ул да - бабай кебек тырыш кеше, дәү әни белән үзе төзегән яңа йортта яши. “Өченче йортымны салдым. Өчесендә дә Котдүс бабагыз булышты”-дип сөйли. Хәзер дә Котдүс бабайдан киңәшләр сорый. Һәр бәйрәмдә аны табын түренә утырта. Безне дә олыларны хөрмәт итәргә өйрәтә.
Бүгенге көндә Котдүс бабай Кишер Аксуы авылында төпчек улы гаиләсе белән яши. Нурания әби үлгәч, пар канатсыз калды. Шулай да аның күңеле һәрвакыт шат. Авырырга да вакыты юк. Сугышта пуля кереп яралаган аягы да хәзер төзәлде. Пуляны 65 елдан соң врачлар ярып алдылар. Бабай йортында маллар карый, чебешләр, куяннар үстерә. Табигатьне ярата.
Гаиләбездә генә түгел, авылда да аны хөрмәт итәләр. Котдүс бабай -Кишер Аксуы авылының хөрмәтле аксакалы. Никахлар укый, бәбигә исем куша. Зиһене яхшы, шигырьләр сөйли, хикмәтле сүзләр әйтә. Күрше авылларга, районнарга очрашуларга йөри.
Йомгак
Көтеп алынган көн
9 нчы Май – Җиңү көне. Һәр елны бу бәйрәмне гаиләбез белән көтеп алабыз. Быел да Җиңүнең 70 еллыгын һәм Котдүс бабайның 87 яшьлек туган көнен билгеләп үтәчәкбез. Зур нәселебез бабай яшәгән йортка җыелачак.
Хәзерге вакытта Котдүс бабайның җиде баласы, кырык ике оныгы, утыз биш оныкчыгы бар. Барыбыз да нәселебезнең хөрмәтле кешесе - бабабызны яратабыз, аның кебек булырга тырышабыз. Уңган, тырыш, шигъри телле кадерле кешебезнең арабызда озак яшәвен телибез.
Киләчәктә бу хезмәтемне дәвам итеп язарга уйлыйм. Бу эштә бабам миңа бик теләп булышачак. Аның сугышта күргәннәрен кызыклы китап итеп язарлык. Нәселебезнең аксакалы турында минем сеңелләрем дә белсеннәр. Кадерле бабабыз Котдүс бабай Мөлековның тормышны безнең өчен үрнәк.
Кулланылган әдәбият
1. Әнием Айгөл Әхмәдуллова, дәү әтием Мөхәммәт Мөлеков, Котдүс бабам Мөлеков сөйләгән истәлекләр.
2. Гаилә альбомындагы рәсемнәр.
Заявка
Укучының фамилиясе, исеме, әтисене исеме, туган елы | Регион шәһәр, мәктәп исеме, сыйныф | телефон | Адрес, индекс | Фәнни җитәкченең исеме, фамилиясе, әтисенең исеме, вазифасы |
Әхмәдуллова Айзилә Илдус кызы, 2002 | Татарстан Республикасы Буа муниципаль гомуми белем бюджет учреждениесе “М.М. Вахитов исемендәге гимназия”, 7 нче сыйныф | 89270343557 | Буа шәһәре, Арефьев урамы, 15 нче йорт, 34 нче фатир | Юнысова Мәсгудә Мәсхут кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы |
Аэродинамика и воздушный шарик
Что такое музыка?
Пятёрки
Чья проталина?
Компас своими руками