Исследовательская работа по окружающему миру.
Вложение | Размер |
---|---|
ya_-_issledovatel.docx | 17.1 КБ |
Мәмәт гомуми төп белем бирү мәктәбе.
Тема:
“Бүлмә гөлләре”
Әзерләде: 1нче сыйныф укучысы
Шаймарданова Камилла.
Җитәкчесе: Гыйниятуллина
Тәслимә Морат кызы.
2014 нче ел.
Проектның максаты һәм бурычлары:
1. Бүлмә гөлләрен үстерергә һәм тәрбияләргә өйрәнү.
2. Гөлләрне таный белү
3. Мәктәп кабинентларындагы гөлләрнең төрләрен ачыклау. (Слайд 2)
Эчтәлек
1. Кереш өлеше.
2. Бүлмә гөлләрен тәрбияләү.
3. Бүлмә гөлләренең әһәмияте.
4. Безнең мәктәптә иң күп гөлләр.
5. Йомгаклау.
6. Кулланылган әдәбият. (Слайд 3)
1.Кереш өлеше.
Бүлмә гөлләре безнең тормышыбызда зур урын алып тора. Үзләренең формалары, төсләре, хуш исләре белән алар безне шатландыралар ,тирә юнебезгә ямь бирәләр, кәефне күтәрәләр. Гөлләр үзләренә тузанны җыеп–һаваны да чистарталар,сафландыралар. ( Слайд 4)
2. Проектка әзерлек.
Мин безнең өйдә һәм класста нинди гөлләр барлыгын һәм аларның кешеләргә файдасын өйрәндем. Бу проектны әзерләгәндә бик күп өстәмә китаплардан һәи интернеттан файдаландым. Гөлләр турында бик күп китаплар барлыгын белдем: бүлмә гөлләре турында белешмәләр, энциклопедия, атлас карта. (Слайд 5)
3. Бүлмә гөлләрен тәрбияләү.
Гөлләр безне үзләренең матурлыклары белән сокландырсын өчен түбәндәге шартлар кирәк.
* Җылылык
* Яктылык
* Вакытында су сибү
* Төпләрен йомшарту, туфрагын алыштыру.
* Тузаннарын сөртү. (Слайд 6)
4. Бүлмә гөлләренең әһәмияте.
Гөлләрне элек бүлмәләрне бизәр өчен генә кулланганнар. Ә соңыннан аларның дәвалау үзлекләрен ачыклаганнар. Гөлләр бүлмәдәге һаваны төрле микроблардан, зарарлы газлардан чистарталар, салкын тиюдән саклыйлар, йөрәк эшчәнлеген, иммунитетны ныгыталар, эшкә сәләтне арттыралар. Аларга түбәндәге гөлләр керә: бегония, декабрист, фиалка, кактуслар, яран гөле, монстера, хлорофитум, диффенбахия. ( Слайд 7 – 12)
5. Мәктәп кабинетларындагы гөлләр.
Мин,укытучы һәм классташларым белән берлектә, мәктәп кабинетларындагы гөлләрне өйрәндем. Классларда күбесенчә бер үк төрле, чәчәк атмый торган гөлләр күп очрады: хлорофитум, монестра, , деффинбахия, фикус һәм кактуслар. Ә алое, яран гөле, фиалка кебек гөлләрне бер дә очратмадым. (Слайд 13)
6. Йомгаклау.
Мин шундый нәтиҗәгә килдем. Гөлләр биналарны матурлыйлар, алар һаваны чистарталар, кешеләрнең сәламәтлекләрен ныгыталар, кәефне күтәрәләр. Шуның өчен гөлләрне күпләп үстерергә һәм тәрбияләргә кирәк. (Слайд 14)
7.Кулланылган әдәбият.
1.Интернет ресурслар.
2.Плешаков А.А.- Әйләнә тирә дөнья дәреслеге.
3.Энциклопедия “Бүлмә гөлләре”
4. Справочник. “Бүлмә гөлләре” (Слайд 15)
В какой день недели родился Юрий Гагарин?
Рисуем осень: поле после сбора урожая
Ребята и утята
Под парусами
Приключения Тома Сойера и Гекельберри Финна