Хәзерге татар әдәбиятында да бу җанрда иҗат итүче язучылар бар. Мәсәлән, Н.Хәкимуллинның “Сигез диңгез аша” (1970), Г.Иделленең “Беренче зур сәяхәт” (1980), М.Госмановның “Таулар, үзәннәр иленә сәяхәт” (1977), М.Мәһдиевнең “Җир йөзендә алты кыйтга...” (1992), М.Юнысның “Юлда уйланулар” (1990) һ.б. әсәрләр шул җанрга карый. Миргазиян Юныс иҗатына килгәндә, аның барлык әсәрләрен сәяхәтнамә җанры булара кабул итә алабыз .
Гомумән, әлеге төр әсәрләр үзләренең синкретик характерда булулары белән дә,әдәбият фәнендә төрлечә һәм каршылыклыкарашлар яссылыгында өйрәнелүләре белән дә кызыклы.Безне аеруча лирикада әлеге форманың яшәеше,бирелеше, үсеше кызыксындырды.Кызыксынуыбыз максатчан юнәлештә үсеш алып,безгә калса,кечкенә генә,әмма шактый кызыклы фәнни эзләнүләр дәрәҗәсенә үк җитеп,кайбер “ачышлар” да ясалды.Төп масатыбыз –Клара Булатоваи җаты үрнәгендә лирикада сәяхәтнамә жанрының үзенчәлеләрен өйрәнү,тарихи жанрның үсеш эволюциясенә шагыйрә иҗатының йогынтысын өйрәнү.Шул максаттан төп бурычларыбызны .эләнү юнәлешләребезне билгеләдек.Аерым алганда, фәнни хемәтләр белән танышуга,эзләнү- тикшеренү объекты булган шигырьләрне анализлаганда жанр – тематик,чагыштырма типологик анализ алымнары куллануга игътибар иттек.Комплекслы нәтиҗәләр ясауга өстенлек бирдек.
Эзләнү эшчәнлебез барышы һәм нәтиҗәләр хезмәтебезнең төп өлешендә һәм йомгалау бүлеекләрендә чагылыш тапты.
Вложение | Размер |
---|---|
Клара Булатова ижатында сәяхәтнамә. | 45.04 КБ |
Татарстан республикасы.Әлмәт шәһәре.2нче лицей.
Әхсәнова Әилә Ирек кызы,Хисмәтуллина Лениза Салават кызы – 8 нче сыйныф укучылары.
Фәнни җитәкче – Шәйдуллин Фәрит Әхмәтзыя улы..
Клара Булатова иҗатында сәяхәтнамә жанры.
2014 нче ел. март
Эчтэлек:
Фәнни-тикшеренү эшенең максатлары:
2. Татар сүз сәнгатендә сәхәтнамә жанры үсеш эволюциясен күзәтү
3. Тикшеренү –эзләнү объекты булган шагыйрәнең «СӘЯХӘТНАМӘЛӘР”җыентыгында тәкъдим ителгән шигырьләрне уку, тел-сурәт чараларының сәнгати йөләмәләре үзенчәлеклеләренә нигезләнеп,уртак тематарны ачыклау.
4. Тикшеренү нәтиҗәләрен төркемләү.
5. Гомуми нәтиҗәләр ясау.
Кереш өлеш
Хәзерге татар әдәбиятында да бу җанрда иҗат итүче язучылар бар. Мәсәлән, Н.Хәкимуллинның “Сигез диңгез аша” (1970), Г.Иделленең “Беренче зур сәяхәт” (1980), М.Госмановның “Таулар, үзәннәр иленә сәяхәт” (1977), М.Мәһдиевнең “Җир йөзендә алты кыйтга...” (1992), М.Юнысның “Юлда уйланулар” (1990) һ.б. әсәрләр шул җанрга карый. Миргазиян Юныс иҗатына килгәндә, аның барлык әсәрләрен сәяхәтнамә җанры булара кабул итә алабыз .
Гомумән, әлеге төр әсәрләр үзләренең синкретик характерда булулары белән дә,әдәбият фәнендә төрлечә һәм каршылыклыкарашлар яссылыгында өйрәнелүләре белән дә кызыклы.Безне аеруча лирикада әлеге форманың яшәеше,бирелеше, үсеше кызыксындырды.Кызыксынуыбыз максатчан юнәлештә үсеш алып,безгә калса,кечкенә генә,әмма шактый кызыклы фәнни эзләнүләр дәрәҗәсенә үк җитеп,кайбер “ачышлар” да ясалды.Төп масатыбыз –Клара Булатоваи җаты үрнәгендә лирикада сәяхәтнамә жанрының үзенчәлеләрен өйрәнү,тарихи жанрның үсеш эволюциясенә шагыйрә иҗатының йогынтысын өйрәнү.Шул максаттан төп бурычларыбызны .эләнү юнәлешләребезне билгеләдек.Аерым алганда, фәнни хемәтләр белән танышуга,эзләнү- тикшеренү объекты булган шигырьләрне анализлаганда жанр – тематик,чагыштырма типологик анализ алымнары куллануга игътибар иттек.Комплекслы нәтиҗәләр ясауга өстенлек бирдек.
Эзләнү эшчәнлебез барышы һәм нәтиҗәләр хезмәтебезнең төп өлешендә һәм йомгалау бүлеекләрендә чагылыш тапты.
Төп өлеш
Үскәч кенә йөрдек төрле якта -
Балтикада,Кавказ йә Карпатта.
Җырлар яздык юлда йөргән чакта,
Җырлар яздык атап туган якка.
Клара Булатова.
1.1.Татар әдәбиятында сәяхәтнамә жанры үсеш эволюциясе.
Төрки халыкларыны борынгы әдәбиятында барлыкка килеп, 19 -20 нче гасырлар чигендә активлашып алганнан соң күләгәгә кергән(Р.Хәйбрахманов) әдәби сәяхәтнамә жанры яңа дулкын әдәбияты үсешнә сизелерлек йогынты ясады дип әйтә алмыйбыз.Гәрчә,бүгенге көн дәбияты торышын аңлауда әлеге әдәби төр нигезнамә була алса да. Бу жанр турында фәнни әдәбиятта да төрлечәрәк карашлар яши. Әдәбият белеме сүзлегендә, мәсәлән: «Сәяхәтнамә — сәфәр кылучы, сәяхәт итүче кешенең укучыга таныш булмаган җирләр, илләр, халыклар турында белешмәләр бирүе, язмалар, көндәлек (журнал), очерк, мемуар формасында төрле вакыйга-хәлләрне хикәяләве» Татар энциклопедиясендә исә аның әдәби жанр булуына басым ясала: «Сәяхәтнамә (сәфәр турында китап, әсәр) әдәби жанр. Сәяхәттә күргәннәрне тасвирлаган көндәлекләр, әдәби язмалар һәм сәяхәткә бәйле мемуар характердагы әсәрләр» Ике чыганакта да жанр өчен хас уртак сыйфатны күрәбез — ул сәфәр, сәяхәт нәтиҗәсендә авторның үзе күргән вакыйга-хәлләрне тасвирлап язган әсәре.
Татар әдәбиятында күпсанлы юлъязмалар, сәяхәтнамә жанрына караган әсәрләр хакында сөйләгәндә, нигездә, төрле максатлар белән (хаҗ кылу, дипломатия һәм сәүдә эшләре белән, турист буларак дөнья күрү һ. б.) чит илләргә, ерак кыйтгаларга ясалган сәфәрләр турындагы язмалар күз алдында тотыла. Сәяхәтнамә жанрын билгели торган төп критерий булып, әсәрнең түбәндәгечә төзелеше (структурасы) тора: автор билгеле бер максат белән яшәгән җирен калдырып юлга чыга (пространство күчеше). Юлда күргән хәлләрне сурәтли. Тиешле урынга барып җиткәч, күргәннәрен, кичерешләрен тасвирлый, сәяхәт вакытында очрашкан кешеләр белән әңгәмәләре, аларның әһәмияте турында хөкем йөртә һәм, алдан билгеләнгән максат, гамәлләрне үтәп, туган җиренә әйләнеп кайта. Менә шушы конкрет, билгеле бер вакыт аралыгындагы сәяхәтче бәян иткән күренешләр һ. б. сәяхәтнамәнең, юлъязма әдәбиятының нигезендә ята һәм ул төп билгеләү критерие булып тора. Әлеге жанрның характерлы үрнәкләреннән саналучы Әбелмәних Каргалый сәяхәтнамәсе ("Тәрҗемәи Хаҗи Әбелмәних...", 3нче хикәят, 1845), Гали Чокрыйның "Хаҗнамә"се (1874), Шиһабеддин Мәрҗанинең "Рихләт әл-Мәрҗани" ("Мәрҗани сәяхәте", 1880), Заһир Бигиевнең "Мавәраэннәһердә сәяхәт" ("Ике елга арасында сәяхәт", 1893), Фатих Кәриминең "Аурупа сәяхәтнамәсе" (1902) һәм башка юлъязмалар - болар барысы да традицион юнәлештә туган әсәрләр. Аларда тарихи, этнографик, географик фактлар автор позициясен ачык билгеләүгә хезмәт итә. Гасырлар дәвамында сәяхәтнамәләр тормыш ихтыяҗлары белән бәйләнештә үсә, үзгәрә баралар. Европа әдәбиятында әлеге төр әсәрләрдә күз чынбарлыгының барлык төсләре белән, реаль картиналар аша тасвирлануы хас. Әлеге жанрның төп ике юнәлештә үсешен күзәтергә мөмкин. Беренче юнәлештә туган әсәрләргә авторның үз күргәннәрен төгәл сурәтләргә тырышуы аны , тормышның этнографик фактлары кызыксындыру. Авторның төп максаты - укучыны әлеге мәгълүматлар белән коралландыру, мәгърифәтле итү. Икенче төр юнәлештә язылган әсәрләрнең үзәгендә реаль тормыш картиналары гына түгел, ә язучының аларга карата тойгы ташкыны, ягъни эмоциональлек хас. Сәяхәтнамәләрдәге өченче төп мәсьәлә - милли, әхлакый проблемаларны ачыклау, аларны хәл итү юлларын күрсәтү. З.Бигиев, Ф.Кәрими үз әсәрләрендә нәкъ менә татар милләтенең әхлакый сыйфатлары, белем дәрәҗәсе, бүгенге һәм киләчәк язмышы хакында фәлсәфи уйлануларына урын бирәләр. Әдәзбият гыйлемендә 19 нчы гасыр ахырына әлеге жанрның кануный яктан ныгуын,стиль үзенчәлекләренең ,тасвирлау ысулларының шактый камилләшүен аерым билгелиләр..Эчтәлек һәм форма ягыннан байый баруы,күтәрелеш чоры хх гасырга туры килә Хәзерге татар әдәбиятында да бу җанрда иҗат итүче язучылар бар. Мәсәлән, Н.Хәкимуллинның “Сигез диңгез аша” (1970), Г.Иделленең “Беренче зур сәяхәт” (1980), М.Госмановның “Таулар, үзәннәр иленә сәяхәт” (1977), М.Мәһдиевнең “Җир йөзендә алты кыйтга...” (1992), М.Юнысның “Юлда уйланулар” (1990) һ.б. әсәрләр шул җанрга карый. Мили үзаңга кайту, милләт язмышы турында уйланулар яңа төсмер алган узган гасырның 90 нчы елларында Т.Галиуллин,А.Тимергалин,М.Юныс,Ф.Бәйрәмова һәм башка язучыларның төрле илләргә язылган әсәрләре әлеге жанрның ,тарихи жанр буларак,яңарыпторуына дәлил булып торалар. Жанр үзенчәлекләре ягыннан караганда, сәяхәтнамәләрнең синкретик характерда булуы ачык күренә. Аның әлеге сыйфаты хакында Н.Г.Чернышевский: "Сәяхәтнамә үзендә тарих, статистика, фән элементларын берләштерә... Ул аерым шәхеснең чит кешеләр белән очрашуы нәтиҗәсендә туган уй-фикерләрен, хисләрен һәм маҗараларын иң җиңел формада үтә кызык һәм мавыктыргыч итеп тасвирлый ала. Сәяхәтнамә ул - бер үк вакытта роман да, анекдотлар җыентыгы да, тарих та, сәясәт тә", - дип язган иде ( .)Шуныссы да мәгъүм: Н.Хөсрәүнең”Сәфәрнамә”се Г.Чокрыйның хаҗнамәсе чәчмә,Ә.Каргалыйның юлъязмалары тезмә рәвештә язылган. Әдәбията сәяхәтнамәләрне очеркның бер төре буларак кына итеп карау күнегелгән (Ф.Гайсина) дигән фикернең каршылыклы булуын дәлилләп , бу төр әсәләрнең камилләшеп һәм яңарып торуын искәртеп килүчеләр арасында шагыйрә К.Булатова иҗаты да үзенчәлекле урын алып тора .Елына ие-өч илгә сәяхәте белән мактана алмаса да . сәяхәттә була шагыйрә. Алай гына да түгел, без шагыйрәнең гомере гел сәяәттә узган дияргә дә баттырчылык итә алабыз.Чөнки махсус әдәбиятта нәрсә ул сәфәр, дигән сорауга мондый җавап табарга мөмкин: «Сәфәр хөкеменә коры җирдә ... җәяүләп, [атта яки машинада] ... 90 км, диңгездә 60 мильлек ераклыкка китү керә... Нинди максат белән һәм күпме вакыт эчендә үтсә дә, өеннән чыгып, шундый ераклыкны үткән кеше мосафир... була. Юлга чыгып авылының яки шәһәренең соңгы өйләрен узган кеше, сәфәри-юлчы, ягъни сәях, үзен мосафир дип исәпли ала» Һәм Клара Апаның егерме биш ел дәвамында – Колшәрип,Яңа Кәшер,Түбән Мактама авылларына йөреп укытканда,”тәгәрмәч өстендә” туган шигырләре безнең төп дәлилебез була ала. “Юньле булсаң , юлда тумас идең”, - дип тә әнисе, күрәбез , шагыйрәлек язмышын алдан юрап куйгандыр Шуңа күрә бәхетле язмышлы шагыйрәнең шигырь биографиясе шагыйрә биографиясе белән бергә ярала(И.Юзеев) дип,г орурланып әйтә алабыз. ”Печән өсте”дигән китабына кереш сүзендә Гамил ага Афзалның “...юлда шигырь язылуына” аптыравына :”профессиональ язучы дип каләм башы суырып ,иҗат итү мөмкинлеге булмагач, юлда язмак нишләмәк кирәк,” – дигә җавабы да безнең фикерләрне тагы да куәтли. . Клара апа диңгезләр,таулар илендәге иҗат йортларында рәхәтләнеп йөреп кала анысы..Әйе ,” метр ярым тукыма,” Кооператив теккән киемнәр”белән хис- кичерешләр, ТЕЛӘК –ОМТЫЛЫШЛАР,ХАТЫН – КЫЗЛАРГА ГЫНА ХАС БУЛГАН КАЙГЫРТУЧАНЛЫК,милләт аналарына хас ватанпәрвәрлек белән сугарылган көндәлекләр, язмалар да алып кайта ул. Һәм шагыйрә70- 80 нче елларда иҗат йортларында язылган ,әлегәчә беркайда да басылмаган шигырьләрен 2013 нче елда “Сәяхәтнәмаләр” китабында тәкъдим итә.
1.2.Кичерешләр - кайнар дулкын.
Тирәнлектә үз төсендә микән,
Нинди икән диңгез асылы-
Карадаган,биек ераклыктан
Бер карыйсы әле бар шуны.
“Күлләр җитми,җитми,Тарта мине диңгез ..”дип бәргәләнгән шагыйрә ерак сәфәргә булган теләк –омтылышларын әнә шулай ачыктан – ачык белдерә.Ә диңгез асылын аңлау – биек ераклыктан карый һәм күрә белгәндә генә мөмкин шул .Иллюстратив лирика аша бик сак кына фәлсәфилекнкә күчә алган шагыйрә табигатьнең үзе аша түбәндәе шигъри юлларга чыбарлыгыбызны күчерә.
Яшәү көчен җыйган бирешмәс җан
Кыяклардан күчкән аларга.
Корылыкка билен бирми торган
Үрмә гөлләр үсә тауларда,
“Үрмә гөлләр”,”кыйгачлашып очкан акчарлаклар”,һәм диңгез үзе дә читә яшәүче милләтәшләребез язмышына битарф түгелеген күрә алган шагыйрә.сәяхәтче буларак ,читтән генә күзәтеп ,вакыйгаларны теркәп барудан бигрәк шәхси – объктив мөнәсәбәт белдерүгә өстенлек бирә.Поэтик янәшәлек алымы аша,аерым алганда, табигать сурәтләре һәм лирик геройның эмоциональ халәте тәңгәллеген куллану аша адресатка җиткереләсе фикерне тагы да тирәнәйтә төшә
Акчарлаклар куыша дулкын белән
Кыйгачлашып кич тә, көндезен дә.
Табигатнең үзе генә белгән-
Кануннары яши диңгездә.
Шул халыкның аклануын көтеп,
Тыныч ята диңгез..Кымшанмый..
Тоташ халык дошман булуына,
Диңез булып диңгез ышанмый.
Шагыйрә иҗатында аерым игътибарга лаек сыйфат- күңел кичерешләренең һәм табигать мизгелләренең тыгыз бәйләнеп бирелүе(А.Гафиятов) шигъри сүзнең тәэсир итү егәрлеген (Ә.Еники) бермә бер - артыра. Хисләр кайнарлыгын тоярга ,диңгез дулкыннарының шавын бик ерактан сизмләргә ярдәм итә.
1.3.Тамыр тирәнлеген- яфрак тоя.
1980 нче елларда –әдәбиятның күңел ачу,мәгълүмат бирүбелән “мавыгып” алган бер дәверендә хисләрне сурәтләүче лирикага өстенлек биргән шагыйрә “ тормышның (... ) асылын ачарга (ЛТимофеева) омтыла,тормыш чыбарлыгын сүрәтләүгә алына..Милли,иҗтимагый-мәдәни,фәлсәфи проблемаларга өстенлек биргән автор буларак , бернинди өсәмә дәлилләр дәгъвә итми торган фикерне-милли каһармыкның - Ватан, Мәхаббәт, Милләт кебек изге тойгылар берлеге икәнлеген янә бер кат иниана ул. “Безнең халыкны тамырланган җиреннән аерырга ярамый, күрәсең. Аердыңмы – ул шундук саргая, коргаксый башлый. Теленнән яза. Мәдәниятеннән читләшә. Бисмилласын оныта. Җиде ятка пар була” дип язган иде Газнур Морат.Клара апа исә әлеге фикерне тагы да тирәнәйтеп әкият дөньясы белән чын тормышның аермасын туган якта гына аңлап булуына басым ясый..
Ә шулай да әкият дөньясына
Чын тормыштан бер үк алма син:
Мин кунакка гына киләм сиңа,
Бөтенләйгә алып калма син.
Ә туган як ул диңгезсез иде.
Кыр- басулар диңгездәй киң иде.
Кайда гына йөрмик .Шул якларда
Сагынуыбыз диңгезгә тиң иде
Гадәти әйбер-деталь аша, гап –гади чагыштырулар аша Клара апаның Ватан тойгысын . ватанпәрвәрлек төшенчәсен аеруча үтемле итеп тәкъдим итүенә әлеге җынтыкка тупланган шигырьләрендә дә игътибар итми калмадык. Әдәби деталь тышкы һәм психологик өлешләреннән тора. Тышкы, үз чиратында, портрет, пейзаж һәм әйбергә, ә психологик: уй – фикер, хис – кичереш, теләк – омтылышка бүленә .Шагыйрә исә психологик детальләрнең сәнгати йөкләмәсен тагы да киңәйтә төшеп,аларны образ-фикер дәрәҗәсенә үк күтәрә.
Диңгезләрдә гөҗли акчарлаклар
Бездә гөрли әнә күгәрченнәр.
Акчарлаклар күчкән җирдәгеләр
Безнең яктан әле көнләшерләр.
Шул кырлар монда бары да
Күңелдә, төштә икән.
Авылда ,туган ягымда
Җөй ничек үтә икән.
Алма үлән җыяр идем,
Төшеп бакча буеннан.
Монда көн кара коелган,
Кашын- күзен җимергән.
Әлеге шигъри юллардагы күренешләр образ- фикерләр хәтер көзгесендә чагылган “кыска” ялганыш чаткылары гына түгел ,ә күпмедер дәрәҗәдә контекстуаль максатны күздә тотучы фәлсәфилек төсмерәренә “төрепгәннәр”
2.4”..сагыш тулы зәңгәр җырлар язам.каурыйларны манып диңгезгә.” Көннәр – бәйрәм,тоташ бер ямь монда,
Тынмый диңгез кич тә, көндез дә
Ә мин монда- сагыш тулы зәңгәр җырлар язам.
Каурыйларын манып диңгезгә.
Кызыгынып ятам кояшта.
Күктүбә ташлыгында.
Уйламый ятам , Уйласаң ,
Баш пешә башлый монда.
“..Шагыйрь кешегә кагылышлы һәрнәрсәне хисләр матурлыгына,матурлык тойгысын рухиятебезнең бердәнбер теленә әйләндерергә тырышучы,шигъриятне бүгенге дөняның уртак теленә.килер гасырларга бездән барып ишетелерлек иң саф аваз, тарих теле дәрәҗәсенә күтәрергә омтылучы замана хыялы,”- дип язган Ф.Зөлкәрнәй белзән килешми мөмкин түгел. Чынлап та чын шигъри әсәрләрдә автор авазы миләттәшләребезнең җан авазына кушылып, әнә шулай,, мили сагыш вә милли моң булып ,җиһанга тарала.
Нәселем өне иде дип
Омтылган идем юләр....
Татарның тыны- өне юк- Хөкемдәр мәскәүлеләр.
Бер каләмем гел буш килгән.
Бер каләмем- җете кара.
Тәмле шигыр яза торган
Яшел карам бетеп бара
И нечкә лә инде шагыйр күңеле
Таң юатса,киче елата.
Каты кулы түгел,тупас теле
Кагылуы җанны сызлата
Мансур Вәлиев үзенең бер мәкаләсендә “ .... шагыйрә хәтер тәрәзәләре аша яшәеш күренешләренә күз салырга, кадерле уйлануларын безнең белән уртаклашырга ниятли ,” - дип язган иде.Игътибар белән карасак,хәтер тәрәзәләре уалып ,чел-пәрәмә килгән мизгелләр ,күңел кыллары өзгәләнгән вакытлары да булып алган Клара апаның.Ә ниләр бар соң сагышлы күңелдә.
25.Зарланулы сыктау күңелдә.
Уйлап- уйлап таңга каласың да
Башларыңны чайкап торасың.
Борынгылар кайдан белде икән
Бу заманның шулай буласын
Кайчаннан бирле бу җирдә
Тигезсез сатлык көннәр?
Кемдер кунакка кайталмый,
Хуҗалык итә кемнәр?
Чарасызлык. сызлану белән бергә лирик геройгның вакыт- вакыт әнә шулай укчысы блән киңәш - табыш итүе һич тә укуысы “дәрәҗәсенә” төшүендә түгел , бәлки сине ,мине, -һәммәбезне мәрткә китүдән саклап калырга омтылу, аз булса да уйланырга чакырудыр.Һәм күрәбез сәхәтнамә шәклен дә автор авазы тыныч әмма бик җитди” дулкынарда”(Шаһиев.Р) герой эзләүгә көйләнгән.Бик гади изелгән- рәнҗетелгәннәрне яклаучылар эзли ул.
Табигаткә сокланулы, назлы
Җырлар язган идем биредә.
Беренче кат( унсигез ел элек)
Күктүбәгә ялга килүдә.
Гашыйк булып күкшел кыяларга,
Биһуш булып Кара диңгезгә..
Әмма быел якты җырлар түгел
Зарланулы сыктау күңелдә
дип яза “яшерен фикерләр Күмеп калдыру белән мавыкмаган”(А.Хәлим)шагыйрә.
Кооператив теккән киемнәрне
Алыр өчен җитми тиеннәр.
Баштанаяк бер кат киенергә
Уйлап килгән идем мин –юләр.
Базарларга барып сатып алдым
Метр ярым тыгыз тукыма.
Күз карамны түгеп шигыр язмыйм
Ыштан тегәм..Иҗат йортында.
“Әдәбият һәрвакыт ихлас,җитди,хәтта көлгәндә дә.Югыйсә,ның мәгнәсе югалыр иде,”- дип язган Ф.Зөлкәрнәй. .Җиңел юморга,дусларча шаяруда никадәр мәгънә,фәлсәфи фикер сыйганлыгына без дә битараф кала алмадык.
Кичәгене сүккән бүгенгеләр
Үзләре дә күп сүзле генә..
Таулар тауга хәзер каршы килә
Берсен – берсе таптый, җимерә
Болай ярамаганын бар да белә-
Тик чарасын табып кем күрә.
Лирик геройның үз җаны, үз кеүңеле ачылып кына калмый бу юлларда, күпмедер дәрәҗәдә фикер- образның сәнгати функцияләре дә чагыла. Лирик геройнын үз тормышындагы мизгелләре, хыяллары хакында сөйләвенә нигезләнеп, шәхси башлангычка өстенлек биргән, хисләрнең үсеп-үзгәреп торуына корыла торган, ин эмоциональ жанрлардан саналган күңел лирикасы шигырьләрен нигездә яшьләр һәм хатын-кыз шагыйрәләр иҗатында күрергә була. Һәм без моңа янә бер кат инандык.
Гел хатадан торган тарих белән
Ничекяшәр икән бу илем..
“... усал, гаделлек, чын ачыш өчен көрәштә — мактап әйтәм — аяу белмәс, кансыз, хәтта «явыз» шигърият(А.Хәлим) вәкиле Клара апа кыю фикерләрен сәхәттә дә, күрәбез, гел “әйтеп” тора.
Кычкырып та әйтер сүзем бар,
Пышылдап та әйтер сүзем бар.
Телдән әйтә алмас нәрсәләрне
Сүзсез генә аңлар кемнәр бар.
«Мин—шагыйрә. Мин шигырьләр язам. Минем бакчам—шигъри түтәлләр. Мин орлыклар гына чәчә алам, Җыючылар булыр бүтәннәр»,—дигән К. Булатова, үз күзаллаулары, максатлары, идеаллары булгн шәхес буларак, җәмгыятьнең, тормышның начар якларын яхшыртуда теләктәшләр табуына шикләнеп тә ала, писсимистик хис-тойгыларга иркенлек тә биреп ала. Шуңа бәйләнештә анализ рухы көчәя, шигърияттә аналитик карашы җитдиәнә.
Йомгак.
Р.Фәхретдинов юлъязмалары башка әдипләрнең әсәрләреннән алынган өзекләр, диалогик өлешләр кертеп бизәлсә(Р.Хәйбрахманов).Т.Әйди сәяхатнәмәләре хакыйкатьне эзләүгә багышлана,И.Юзиев сәяхәте кызыклы ,гыйбрәтле вакыйгалардан тора .К.Булатова иҗатында сәяхәтнамә шәхси-субъектив мөнәсәбәтнең үзенчәлекле формалары белән аерылып тора. Сәяхәтнең якты мизгелләрен матур итеп сурәтләү белән артык мавыкмаса да шагыйрә күргән-белгәннәренә нигезләнеп, тирән фәлсәфилек белән сугарылган гомумиләштерүләр ясый. Бу – без ясаеан нәтиҗәләрнең берсе. Поэзиягә хатын – кызларча уйлау рәвешен, шатлык – кайгысын алып килгән Клара Булатова,сәяхәттә язылган шигырьләрендә дә фәлсәфилекне артык чуарланмыйча гына бирә дигән нәтиҗә дә ясадык.
Әдәбиятта зур урын алып торган Ватан,Туган җир.Туган як темасы – шагыйрә феномены әлеге шәлкем шигырьләрендә дә “хәсрәт – ләгънәткә,ашкынулы – экспрессив хисләргә төреп бирелә дияргә дә батырчылык иттек.
Әдәби тәнкыйть 1970 нче еллар татар шигъриятенең бер үзенчәлеге , шау-шулы эстрада поэзиясенең арткарак чигенеп, уйланучан башлангычның көчәюе, лирик геройның рухи дөньясы катлаулануы, зиһен һәм фикер эшчәнлеген тулырак ачарга омтылышның, эчке уйлану, нәтиҗә ясау рухының үзенә бер агым буларак үсүен, интеллектуаль башлангычның көчәюен билгеләп үтә.
Д.Заһидуллина милли җирлектә интеллектуаль әдәбиятның фәлсәфи-психологик, иҗтимагый, әхлакый төсмерләр белән баетылуын билгели: “яшәеш, тормыш, кешегә караган универсаль кануннарны эзләп, шуларны барлап һәм укучыга тәкъдим итеп язылган әсәрләрдә автор-хикәяләүче образы беренче планга куела. Интеллектуаль башлангычның гротеск формасына, сатирик пафоска мөрәҗәгать итүе совет җәмгыятенә көчле тәнкыйть белән караган, антиутопик дөнья тудырган әсәрләр китереп чыгара. Ирония кеше тормышының мәгънәсезлеге, кешелекнең юкка чыга баруы хакындагы сызлану фәлсәфәсе белән үрелә” ,-дип яза.
Безнең дә алдагы нәтиҗәбез интеллектуаль башлангычның фәлсәфилеккә йөз тота баруы белән бәйле.
Тагын бер үзенчәлеккә дә игътибар иттек кайсы шигырьләрен генә алмыйк ,читтән күзәткән вакыйгаларны теркәп барудан бигрәк- шәхси обьектив бирүгә өстенлек бирелә
Юк ,мин китмимәле,монда калам,
Аерылып киткән кошлашәклемгә тупланып биркрдан,
Җанга кирәк назны, җырны,язны,
\Монда табуыма ышанам. -
диюе белән мең мәртәбә халкы – бу да без ясаган нәтиҗәләрнең берсе.
Файдаланылган әдәбият.
1.Әдәбият белеме сүзлеге /[Төз.-ред. А.Г.Әхмәдуллин]. – Казан: Татар кит.нәшр., - 1990. - 238б.
2Алиева Ә. Хаҗнамәләр жанрының формалашуы һәм үсеше // Әдәби мирас һәм текстология. Икенче чыгарылыш. Казан, 2011. Б. 8-9.. 84 б.
3 .Булатова.К. Үзем турында үзем. Мәйдан март 2006 29-30 нчы битләр. 4.Вәлиев.М. “ Гамәл дәфтәре”Ка татарстан китап нәшияты 2003 нче ел. 314 нче бит.
5.Заһидуллина Д.Ф. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007. – 231б
6..Гомәрев И. XIX гасыр татар әдәбиятында сәяхәтнамәләр жанры // Фәнни язмалар. – 2001. – Казан: РИЦ Школа, 2002. – Б. 205-209
7.Сәяхәтнамәләр / төз. Мәрданов Р.Ф. Казан: «Милли китап» нәшрияты, 20111. Чернышевский Н.Г. Полное собрание сочинений. Т. V. / Н.Г. Чернышевский. - М., 1948. – 8.Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1984. Т. 1. – Б. 536-550.; Т. 2. 1985. – Б. 545-563.
9.Төп чыганак Булатова. К. Сәяхәтнәмаләр.Казан.Татарстан китап нәшрияты 2013.
.
Если хочется пить...
Круговорот воды в пакете
Мост из бумаги для Киры и Вики
Спасибо тебе, дедушка!
Лепесток и цветок