Адиләнең эшләре игътибарга лаек. "Сабантуй" газетасының актив хәбәрчесе буларак, редакциянең рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Вложение | Размер |
---|---|
kyenlyklar_kittegez.docx | 14.76 КБ |
Дөньяга аваз салган көннән башлап, кеше кыенлыклар белән һәрдаим очрашып тора, гомер сукмагы буйлап, алар янәшә атлыйлар. Кыенлыклар безнең тормышыбызда зур роль уйный, чөнки алар безне үсешкә этәрә дип саныйм. Әмма аларны җиңәргә барыбызның да көче җитми, без страус кебек башыбызны комга качырырга яратабыз, ә мәсьәләне чишеп тә була бит.
Кыенлыклардан качу ысулларын тасвирлап, минем алардан арынырга, күпчелек кешеләрнең хаталарын кабатламаска өндисем килә.
Кайберәүләр белемгә омтыла кебек, күп укыйлар, әмма китаптагы вакыйгалар эчендә йөзгән арада тормышның узуын сизми калалар. Мондый кешеләр аң-белем алу өчен үзләренең кечкенә дөньяларына кача, якыннарына игътибарсыз була, ә кыенлыклардан “әкәм-төкәмнәрендә” сакланып кала.
Икенчеләр спорт белән шөгыльләнүне югары куя. Үз -үзләрен физик яктан ныгытуга, бар вакытларын спорт белән мәшгуль булуга багышлыйлар. Алар бар кыенлыкларын көч ярдәмендә чишә, акылны артык сыйфатка тиңли һәм уйлану, фикерләү сәләтен югалта.
Иң бәхетсезләре хәмер юлына басып тынычлык таба. Аларның тормышларында бернинди кайгы-хәсрәт юк, алар ашау-эчү, йоклау, кәеф-сафа турында гына кайгырта. Мондыйлар кыенлыкларыннан аракы эчеп онытыла.
Соңгы вакытларда шундый кешеләр катламы барлыкка килде: алар чынбарлыктан уен дөньясына китеп кыенлыкларны “җиңә”. Тормышларындагы беренче кыенлык белән күзгә-күз очрашканнан соң, алар виртуаль җиһанда үзләрен яхшы хис итә һәм моны аңлап була, алар анда көчле, барысын да булдыра алучы җан ияләре бит. Мондыйлар гомерләрен компьютер артында уздырып, яшәү тәмен тоймый кала.
Кыенлыклар йортыңның ишеген шакыса, үз-үзеңә “ни өчен” дигән сорау куй, чөнки алар сине нәрсәгәдер өйрәтергә омтыла, үзеңә сабак алырга тырыш. Борчылма, уйла, үлчә. Бел, синең кулыңда кыен хәлдән чыгу өчен мең мөмкинлек бар. Хәлеңне төзәтеп кара. Чыкмыймы? Бирешмә. Иң мөһиме, изге атыңны, намусыңны сакла. Абруеңны югалттыңмы? Эшлә. Синең турында кеше йөрткән фикерне үзгәртеп булмаса, үз алдыңда ихлас бул һәм үзеңне үз күз алдыңда күтәр, камиллеккә омтылуыңны үзеңә үзең дәлиллә.
Кыенлыктан җиңел генә китү ысулы юк, аның ачкычы синең күңелеңдә яшерелгән. Үзеңне камилләштереп, ныгытып, үзгәртеп кенә кыенлыктан чыгып була. Кыенлыклар аша үтеп кенә уңышларга ирешергә мөмкин, истә тот. Үзеңнең көчле булуыңа ышан һәм тормыш сиңа, һичшиксез, елмаячак.
Разлука
Твёрдое - мягкое
И тут появился изобретатель
Сторож
Владимир Высоцкий. "Песня о друге" из кинофильма "Вертикаль"