Язма эштә көзге табигатьнең сихри матурлыгы сурәтләнә. Укучы көзге табигатькә үз күзлегеннән чыгып бәя бирә.
Вложение | Размер |
---|---|
akh_bu_koz.doc | 32 КБ |
Ах, бу көз!
Көз килгән, көз килгән,
Көз быел бик тиз килгән.
Каеннар, тирәкләр, таллар
Сарыдан күлмәк кигән.
Ах, бу көз! Килеп тә җитә, бөтен дөньяны сары төскә буяп та куя. Кояшлы көннәрдә бакчалар, урманнар алтынга манчылгандай була. Алтын көзгә багышлап күпме шигырьләр, җырлар, картиналар иҗат ителгән.
Ачык күк йөзендә һәр яфракның үз төсе ялт итеп күренеп тора! Бар икән чуарлык, бар икән хозурлык! Табигатьнең шушы матур мизгелен күреп, тоеп, күңел түренә салып куярга кирәк.
Ах, бу көз! Ул төсе белән дә, холкы белән дә миңа хәйләкәр төлкене хәтерләтә. Гел безне алдалап тора.
Менә күк йөзен авыр болытлар каплап алды, яңгыр сибәләргә тотынды. Салкын җил исә, көн караңгыланды. Тирә – як әллә нинди ямьсез, шыксыз булып күренә, күңелдә сагыш.
Ә иртән, бернәрсә дә булмагандай, ялт итеп кояш чыкты. Күк йөзе шундый зәңгәр, шундый саф! Җир өстенә, ак җәймәдәй булып, ап – ак томан сузылып ятты. Җәйге төсен җуйган үләннәрдә энәдәй нечкә боз кисәкләре күренә. Зур кызыл түгәрәк булып, ак томаннар арасыннан кояш күтәрелә. Ах, бу көз! Кояш балкый, ләкин салкын. Шундый хәйләкәр инде ул көз.
Агачлар, яфракларын коя – коя, җир өстенә сары юрган түшиләр. Бу сары юрган астында ниләр генә юк икән!
Шулай бервакыт күзем үзебезнең бакчада алмагач төбендәге яфрак өеменә төште. Эчендә нәрсәдер кыштырдаган да кебек. Якынрак бардым, күзәтеп торам. Кызык булып тоелды: ике яфрак селкенә. Әллә керпе инде яфрак астында? Тукта, таяк алыйм әле. Белеп булмый, бәлки анда елан ятадыр. Таяк алып шул селкенгән ике яфрак арасына төрткән идем... ничек кычкырганымны, сикергәнемне сизми дә калдым. Яфрак арасыннан йоннарын кабартып, койрыгын тырпайтып үзебезнең сары песиебез атылып чыкмасмы!
Песи миннән батыррак булып чыкты бит. Ул курыкса да тычканын ычкындырмады. Ә мин таяк кулдан төшеп киткәнен сизми дә калдым.
Ах, бу көз! Кызык иттең бит син мине. Сорап та тормыйча безнең бакчага барып кергәнсең.
Мин әкрен генә бакча буйлап атлыйм... Менә учактай янып балкып балан куагы тора. Янәшәсендә куе кызыл челтәр шәл бөркәнгән кебек себер карлыганы җәелгән, күләгәдә рәшәткә буенда кызыл карлыган тәлгәшләре нәкъ менә алкалар сыман талгын җил искән саен селкенеп чыңлаган сыман. Ә алмагачның саргылт – яшел яфраклары арасындагы кып – кызыл зур алмалар ерактан туплар кебек күренә. Слива агачлары моңсуланып торган шикелле, аларның хәле мактанырлык түгел шул. Бөтен җимешләрен җыеп бетердек инде. Ә менә санберри горур басып тора аның җимешләре дә күп, яфраклары да ямь – яшел, җитмәсә чәчәк тә атып утыра. Ботаклары җиргә кадәр сыгылып төшкән. Үзе гаепле, җиләге тәмле булса болай азапланып тормас иде. Мин ашамасам да чыпчыклар булса да чукып бетергән булыр иде инде.
Ә менә бу почмактан җәй әле дә китмәгән шикелле. Монда чәчәкләр патшалыгы, төсләр ярминкәсе. Игътибар белән карасаң...Юк шул, юк. Ах, бу көз! Монда да үзенең сары борынын тыккан икән. Чәчәкләрнең яфраклары саргая башлаган, чәчәкләрнең дә күбесе сары төстә.
Сары төс – көз төсе. Сары төс – сагыш төсе, диләр. Сагышлы шул ул көз. Торна тавышларын ишеткәч тагын да моңсу булып китә.
Ах, бу көз!
Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы
“Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем учреждениесе
Тема: “Ах, бу көз!”
Язды: 8сыйныф укучысы Хафизова Әминә Гомәр кызы
Җаваплы : Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы,1кв.кат. татар теле укытучысы
2013 ел
Мост Леонардо
Где спят снеговики?
Простые новогодние шары из бумаги
Шум и человек
Соленая снежинка