Әлеге хезмәтендә Камиля коррупциягә каршы үзенең карашы турында язды.
Вложение | Размер |
---|---|
korruptsiyag.docx | 18.12 КБ |
«Коррупциягә “Юк” дибез!”
Бу дөньяда яшәүнең мәгънәсе нидә соң? дигән сорау туа. Нәрсәдән дисезме? Бүгенге көндә кая гына барма, кемгә генә кермә, транспортта мы, әллә ишек алдында дисеңме, һәттә мәктәпкә барганда эшкә баручы апаларның ни сөйләгәненә колак салсаң да һәркемнең телендә бер сүз, менә бу проблема теге проблемам бар, аны чишәр өчен акчам юк, диләр.
“Намуссызлар һәм оятсызлар баса җәмгыятебезне, аларга берни комаучауламый, алар теләсә нинди проблеманы чишә алалар.” - дип, сүгенә башлыйлар. Димәк, кая гына барып төртелмә, акчаң булмаса проблемаңны чишәр юл тапмыйсың.Бу сүзләрне ишеткәннән соң, намусын һәм оятын югалткан кешеләр рәхәтрәк яши, аларны бер ни дә борчымый дигән фикергә килеп була.
Ә чынлыкта, уйлап карасаң, шулай мы икән соң? Бу сорауга бик күп төрле җавап табып була. Һәр кешенең үз карашы. Минем уйлавымча, кешеләр үзләре гаепле, чөнки алар үзләре җәмгыятебезне бозалар, нинди генә проблема килеп чыкмасын, аннан чыгу юлын үзләре уйлап тапмыйча тизрәк башкалардан эшләтмәкче булып, бу проблемадан тиз вакытта чыгасылары килеп, акча дәгъдим итәләр, ә соңыннан бик тиз бу проблеманы чишү системасына ияләшеп китәләр, соңыннан акчалары беткәч инде киресенчә җәмгыятне гаепләп: “ бернәрсә дә акчасыз чишелми !”, -дип үзләре үк тавыш куптаралар.
Уйлап карагыз әле, килеп чыккан проблемаларыңны чишү юлын акчага бәйләмичә, үзең җәмгыять законнары буенча чишсәң яхшырак түгелме ни соң? Акчаңны күтәреп чабуга вакытыңн сарыф иткәнче, утырып бер дога кылсаң, Ходайдан шушы проблемадан чыгу юлын сорасаң, намусың, иманың һәм күңелең чиста булыр! Намуслы кешеләр булганда җәмгыятьнең дә киләчәге булыр!
Гомернең иң читен, җайсыз,
уңайсыз бер минутында,
Әгәр янсам каты хәсрәт вә
кайгының мин утында,
Укыйм тиз-тиз күңелдән
гаҗаиб сүрә Коръәннән, -
Газаплар мәгънәви бер күл илән
алынадыр җаннан.
Оча дилдән бөтен шик - шөбһәләр,
һәм мин җылый башлыйм:
Яңаларны мөкатдәс күз яше илә
энҗели башлыйм.
Бөтенләй сафлана күңелем;
Укыйм иман, булам мөэмин.
Килә рәхәт, җиңеллекләр,
хәлас булам, авыр йөкдин.
Ходаем! Син тыйган эшләр тәмам
әкътаг вә әбтәр, дим;
Иям баш сәҗдәгә: “Аллаһе Хак!
Аллаһеәкбәр!” – дим.
Г.Тукай.
Фикеремне тәмамлап, шуны әйтәсем килә: “Акчаңа карап каршы алалар һәм акчаңа карап озаталар!” – дигән девиз белән яшәмик!!!
Старинная английская баллада “Greensleeves” («Зеленые рукава»)
Лев Николаевич Толстой. Индеец и англичанин (быль)
Зимний лес в вашем доме
Золотая хохлома
Смекалка против Змея-Горыныча