Проектная работа по ОРКСЭ, 4 класс
Вложение | Размер |
---|---|
adelzh_mchete.pptx | 1.06 МБ |
Слайд 2
Мәчет -нәрсә ул? Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылына торган,гыйлем тарала торган , м өселманнар җыела торган ,Аллаһ өчен иң сөекле булган йорт ул- МӘЧЕТ. Пәйгамбәребез Мәдинә шәһәренә күчү белән салган. Мө- с елман өммияте өчен мәчет һәрвакыт үзәк булган. Мәчет салуга Пәйгамбәребез җәннәттә йорт вәг ъ дә иткән.
Слайд 3
Татарстандагы мәчетләр 1995 елның 13 ноябрендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев “Казан Кремле ансамблен саклау , үстерү, файдалану концепциясе турында ” гы карарга кул куя. «... Тарихи мирасның буыннан-буынга күчүен саклау максатында Кол Шәриф мәчете бинасын торгызырга ...” – Казан руслар тарафыннан яулап алынгач җимерелгән тарихи Кол Шәриф мәчетенең бүгенге заман тарихы әлеге карардагы менә шул җөмләдән башлана . Ярты ел чамасы узуга аны төзергә керешәләр .
Слайд 4
1552 елдан соң төзелгән тәүге таш мәчетләренең берсе. Әби патшаның шәхси рөхсәте белән 1766 – 1770 елларда мәхәллә кешеләре акчасына салына . Проект авторы архитектор В.И. Кафтырев булырга мөмкин. 1861 елда коммерция советнигы Ибраһим Гобәйдулла улы Юнысов ( 1806 – 1886 ) тырышлыгы белән мәчет тирәли агач койма урынына кирпеч койма ясала , бинаның төньяк ягында баскычлы янкорма төзелә , бина үзе дә азрак ( чама белән бер тәрәзә озынлыгында ) фасады буенча « үсә ». 1863 елда шул ук сәүдәгәр мәчетнең михраб урынын киңәйтә, зурайта , шунда тәрәзә дә ясата. 1885 елда икенче гильдияле казан сәүдәгәре Зәйнулла Госманов мәчет манарасын яңадан , үзгәртеп төзеп куя. 1887 елда сәүдәгәр- ләр Вәлиулла Гыйззәтуллин ( 1837 – 1916 ) һәм Мифтахетдин Вәлишин ( 1811 – 1904 ) акчасына мәчет манарасының түгәрәк балконы челтәрләп эшләнгән тимер парапет ( култыкса сыман Җайланма ) белән әйләндереп куела . Мәрҗәни мәчете.
Слайд 5
Апанай мәчете Апанай мәчете Иске Татар бистәсендә урнашкан . Ул Екатерина II Казанда патшабикә Анна Иоанновна боерыгы буенча җимерелгән һәм янган мәчетләр урынына , яңа ике таш мәчет төзергә рөхсәт биргәч, татар сәүдәгәре Якуп Солтангалиевның ярдәме белән 1768 – 1771 елларда төзелә
Слайд 6
1897 дә Әтнәдә мәчет төзелә , 1910 да мәктәп ачыла . 1931 дә «Кызыл маяк » колхозы оештырыла , 1959 дан ул – « Кама» колхозы бүлекчәсе . 1990 нан Әтнә « Авангард» (1997 дән - җитештерү коопера - тивы ) колхозы составында . 1920 гә кадәр Вятка губернасының Малмыж өязе Шода волостена керә Районыбыз мәчете
Слайд 7
Мәчеттә уткәрелә торган бәйрәмнәр -мәчетләрдә бәйрәм намазы укыла ; - Корбан бәйрәме; -гает бәйрәме; һ.б -
Какая бывает зима
Если хочется пить...
Сказка "Дятел, заяц и медведь"
Новый снимок Юпитера
Компас своими руками