21 нче гасыр – яңа технологияләр гасыры. Кесә телефоны мәсьәләсе бүгенге көндә бик актуаль. Бу проблема бигрәк тә укытучыларны, әти - әниләрне борчый. Чөнки күп кенә балалар телефонны иптәше, киңәшчесе, ярдәмчесе дип саный. Алар хәтта урамда кышын чаңгы, чана шууны, җәен балык тотуны шушы иптәшенә алыштыра. Кайберәүләр хәтта күзгә-күз карап сөйләшүгә караганда телефон аша гына аралашуны кулай күрә. Шуңа күрә мин кәрәзле телефоннар турында өйрәнеп, алар нурландырган электромагнитик кырның бала организмына тәэсирен ачыкларга уйладым.
Минем эшнең максаты: кәрәзле телефоннар нурландырган электромагнитик кырның кеше организмына тәэсирен ачыклау, бу нураныштан саклану чараларын өйрәнү.
Бу максатны тормышка ашыру өчен түбәндәге бурычларны куйдым:
- кәрәзле телефоннарның килеп чыгу, аларның камилләшә бару тарихы, төрләре белән танышу;
- кәрәзле телефоннарның өстенлекләрен, аларның зарарын ачыклау;
- кәрәзле телефоннар нурландырган электромагнитик кырның бала организмына ничек тәэсир итүен өйрәнеп, аңардан саклану чараларын системалаштыру.
Бу эшне башкарганда мондый фаразны (гипотеза) аерып алдым: Кәрәзле телефоннар файдалымы, зыянлымы? Бу фаразны ачыклау өчен иң элек мин:
- фән-техника әдәбияты, матбугать материаллары ярдәмендә кәрәзле телефоннарның килеп чыгу, аларның камилләшә бару тарихы белән таныштым;
- аларның нинди төрләре кайсы яктан яхшырак, өстенрәк икәне турында белдем;
- безнең мәктәп укучылары күбрәк нинди телефон куллана, аны нинди максатта файдалана, телефонын кайда йөртә, кәрәзле телефонның зарары турында беләме икәнен ачыклау өчен анкета уздырдым, җавапларны анализлап нәтиҗәсен чыгардым;
- кәрәзле телефоннарның зарарын, алар нурландырган электромагнитик кырның бала организмына ничек тәэсир итүен теоретик материаллардан чыгып ачыкладым;
- кәрәзле телефоннар нурландырган электромагнитик кырның тәэсирен бодай бөртекләре белән тәҗрибә ясап тикшердем, һәм мондый нәтиҗәгә килдем: кәрәзле телефоннар нурландырган электромагнитик кыр кеше организмына зур куркыныч тудыра. Ләкин, шуңа карамастан, хәзерге фән – техниканың бер казанышы булган кәрәзле телефоннарны кулланмыйча яшәүне күз алдына да китереп булмый. Бу әти-әниләргә баласын контрольдә тотарга, кайда нишләвен белеп торырга, кирәк моментта киңәш бирергә ярдәм итсә, өлкәннәргә күп кенә проблемаларны чишү, кайбер мәсьәләләрне ачыклау өчен вакытны экономияләргә булыша. Телефон ярдәмендә интернеттан да файдаланырга мөмкин. Димәк, кәрәзле телефоннар файдалы, кирәк дигән фараз да дөрес булып чыга. Шуңа күрә мин бу фаразны ачыклагач, кәрәзле телефоннар биргән нурланыштан саклану чараларын өйрәндем: әгәр телефон артына кечкенә генә шунгит минералыннан эшләнгән пластина беркетсәң, махсус телефон сумкасы кулланып, телефонны кесәгә салмыйча, кул сумкасында йөртсәң аның зыяны азрак булуын белдем. Бу тикшеренү эшен башкарып чыккач мин түбәндәге нәтиҗәләргә килдем:
- кәрәзле телефоннар кирәк, ләкин алар зыянлы да;
- сәламәтлекне саклау өчен кәрәзле телефоннар нурландырган электромагнитик кырның кеше организмына тәэсире турында аңлату эшләре алып барырга;
- кәрәзле телефоннарны куллану кагыйдәләрен (мин 10 кагыйдә тәкъдим итәм), телефон әхлагын (мин 3 кагыйдә тәкъдим итәм), нурланыштан саклану чараларын укучыларга җиткерергә кирәк. Моны тормышка ашыру өчен мин кәрәзле телефоннар биргән электромагнитик нурланыштан саклану чаралары язылган буклет ясап укучыларга тараттым. Һәркайсыбыз кәрәзле телефонны кулланганда гап-гади кагыйдәләрне белеп эш итәргә тиеш, чөнки кәрәзле телефонны белеп кулланган очракта гына ул аз зарар китерә.
Вложение | Размер |
---|---|
rabota_rozhdestvenskie_chteniya.rar | 347.42 КБ |
Тикшерү эше
Кәрәзле телефоннар, аларның кеше организмына тәэсире
Сафина Таңсылу
9 нчы сыйныф
ТР Зәй муниципаль районы
МБГБУ «Югары Налим ГУБМ» филиалы «Сармашбаш төп гомуми белем мәктәбе»
Фәнни җитәкче:
физика укытучысы
Р.Җ.Камалиева
Зәй
2012
Эчтәлек:
Кереш
II. Төп өлеш
2.1. Кәрәзле телефонның килеп чыгу тарихы
2.2. Кәрәзле телефонның зарары
2.3. Кәрәзле телефонның бала организмына тәэсире
2.4. Кәрәзле телефоннар кирәкме?
2.5. Минем тикшеренүләрем
III. Нәтиҗә
IV. Әдәбият
Кереш
Мобильниксыз йөрми хәзер тешсез әбиләр,
Укучылар, колхозчылар, хәтта бәбиләр.
Чукоткада телефонсыз калмаган чукча.
Ипигә юк, сөйләшергә табалар акча.
Хак сүзләр. Кесә телефоны мәсьәләсе бүгенге көндә бик актуаль. Бу проблема бигрәк тә укытучыларны, әти - әниләрне борчый. Чөнки күп кенә балалар телефонны иптәше, киңәшчесе, ярдәмчесе дип саный. Алар хәтта урамда кышын чаңгы, чана шууны, җәен балык тотуны шушы иптәшенә алыштыра. Кайберәүләр хәтта күзгә-күз карап сөйләшүгә караганда телефон аша гына аралашуны кулай күрә.
7 нче сыйныфта физика фәнен укый башлагач, укытучы Разилә Җәмиловна безгә бу фәннең тормышта кирәклеген аңлатканда кәрәзле телефоннар турында да сөйләп китте һәм алар турында матбугатьта да материаллар басылып торуы турында әйтте. Шуннан соң мин кызыксынып китеп матбугатьта чыккан кәрәзле телефоннар турындагы материалларны укып кына калмыйча, җыеп та бара башладым. Быел, кәрәзле телефоннар турында тикшеренү эше эшләү теләге туды. Теләгемне укытучым хуплады. Разилә Җәмиловна җитәкчелегендә мин кәрәзле телефоннар нурландырган электромагнитик кырның кеше организмына тәэсирен өйрәнергә уйладым. Алдыма түбәндәге максатны куйдым: кәрәзле телефоннар нурландырган электромагнитик кырның кеше организмына тәэсирен ачыклау.
Бу максатны тормышка ашыру өчен түбәндәге бурычларны сайладым:
- кәрәзле телефоннарның килеп чыгу, аларның камилләшә бару тарихы, төрләре белән танышу;
- кәрәзле телефоннарның өстенлекләрен, аларның зарарын ачыклау;
- кәрәзле телефоннар нурландырган электромагнитик кырның кеше организмына ничек тәэсир итүен өйрәнү.
Бу эшне башкарганда мондый фаразны (гипотеза) аерып алдым: Кәрәзле телефоннар файдалымы, зыянлымы? Бу фаразны ачыклау өчен иң элек мин:
- фән-техника әдәбияты, матбугать, интернет материалларын өйрәндем,
- безнең мәктәп укучылары һәм укытучылары белән анкета уздырдым,
- бодай бөртекләре белән тәҗрибә ясадым. Бу эшемнең нәтиҗәсен ачыклагач, кәрәзле телефоннар нурландырган электромагнитик нурланыштан саклану чараларын өйрәнеп, системалаштырдым, буклет эшләп укучыларга тараттым. Бу саклану чаралары барыбызның да сәламәтлеге өчен файдалы булыр дип уйлыйм. Эшем буенча презинтация ясадым.
Төп өлеш
Кәрәзле телефонның килеп чыгу тарихы
Телефонны уйлап тапкан кеше – Американың Бостон шәһәрендә яшәүче физиология профессоры Александр Белл. Саңгырауларны сөйләшергә өйрәтү проблемаларын чишкән Белл телефонны очраклы гына “ача”. 1876 елда телеграфтан берьюлы 7 текст (ноталар санынча) җибәрү тәҗрибәсен үткәргәндә, ярдәмчесе тапшыргычта кысылган пластинканы тартып чыгара, чыбыкның икенче башында торган Белл моны ишетә.
Иң беренче телефон аппараты барабан ярысыннан ясалган кечкенә мембрана белән сигнал мөгезчегеннән торган. 9 айдан соң Белл телефонын сыный: 12 метр ераклыктан “Ватсон, килегез монда!” – дигән сүзләр яңгырый.
Телефон торган саен камилләшә: 1889 елда Ствуджер исемле америкалы аңа номер җыйгыч уйлап таба. Беренче телефон линиясе 1877 елда Берлинда сузыла: 2 км арада почтамт белән телеграф биналарын тоташтыра.
Россиягә телефон 1881 елда керә, шушы елны Түбән Новгородта телефон станциясе ачыла. Абонентларны тоташтыру өчен чыбыкларны штекерларга тыгып утыручы кызларга таләпләр зур була: озын буй-сын, көчле матур тавыш, чит тел белү, яхшы хәтер һәм... ике якка сузылган кул арасы 154 см.дан да ким булмаска тиеш. Шул рәвешле, 26 абонентка 16 кеше хезмәт күрсәткән.
1894 елда кешесез генә автомат станцияләр уйлап табыла. Беренче телефоннар агачтан ясала, алар галәмәт зур һәм авыр була. Номер җыйгыч белән микрофоны аерым. Трубкасында клавиатурасы да, микрофоны да булган бүгенге телефон аппараты исә, 1956 елда кулланыла башлый. Хәзерге вакытта телефон китабы, авто-җавап биргеч, конференц-элемтә, тыңлаудан саклану, кирәк булмаган абонентлар өчен блокиратор һ.б. өстәмә җайланмалар барлыкка килде.
... Тәүге кәрәзле телефонны уйлап табу тарихы сугыштан соңгы чорларга барып тоташа. 1947 нче елда АТ&Т компаниясе, ә төгәлрәге аның Bell Laboratories тикшеренү лабораториясе беренче булып шундый аппарат ясау идеясе белән чыга.
Шул ук вакытта телефонны уйлап табучылар аны автомобильдә куллану идеясе белән генә чикләнә. Аппарат 30-40 кг авырлыкта була (туендыру чыганагыннан башка).
50нче елларда автомобиль телефоннарын акрынлап кечерәйтә башлыйлар. 70нче еллар башына ук алар 12-14 кг га юкара. Ә 20 елдан соң Motorola компаниясе инженеры Мартин Купер 1 кг нан чак кына авыррак телефон уйлап таба. Кәрәзле телефон прообразы – график дисплейлы, сәгатьле, клавиатуралы трубка 80нче елларда эшләнә.
Motorola DynaTAC телефоны 1,15 кг авырлыкта булган һәм 3995 долларга сатылган. Кыйммәт торуына карамастан, аны алырга зур чиратлар сузылган.
Motorola DynaTAC 8000Х ут-диодлы дисплей белән җиһазландырылган һәм төзелеш кирпече зурлыгында булган. Әлеге аппарат аша беренче булып 1983 елның 13 октябрендә АКШта тәүге коммерция кәрәзле элемтә челтәрен сафка бастырган Ameritech Mobile компаниясе президенты Боб Барнет шалтыраткан. Телефон ярдәмендә сәгать буе сөйләшергә мөмкин булган, ә көтү режимында эшләү вакыты сигез сәгатькә җиткән. Челтәрдән файдаланган өчен абонент түләве аена 50 долларга төшкән, ә бер минутлык шалтырату өчен сөйләшүләр аеруча күп булган вакытта 40 цент һәм калган сәгатьләрдә 24 цент түләргә туры килгән. Әмма бу аппаратны сатуга йогынты ясамаган.
1988 елда спутник элемтәсе ярдәмендә кәрәзле телефоннар 10ар км.дан ала башларлык итеп камилләштерелә.
Соңрак кесә телефоннарын будильнигы, кинокамерасы, фотоаппараты, SMS, MMS тапшыргычлары, диктофоны, плейердан тыш, миникомпьютеры булган смартфоннар алыштыра. Аларда кино карарга, текст белән эшләргә, Интернетка чыгарга мөмкин.
2008 ел азагына кадәр 4 млрд кеше кесә телефоннарыннан файдаланган.
Соңгы берничә ел эчендә кәрәзле телефон элемтәсе киң үсеш алды. Телефоннарны сайлап алу мөмкинлеге зур булу, телекоммуникацион хезмәт күрсәтүнең сыйфаты үсү, бәясе бар кешеләр өчен дә мөмкин булуы шуңа китерде: дөньяда 300 миллион кеше кәрәзле телефон куллана, шуларның 8 миллионнан артыгы Россиядә (Россия халкының 80%). Кайберәүләрдә ул берәү генә дә түгел, икешәр, өчәр. Илдә теркәлгән кәрәзле элемтә обонентлары 200 миллионнан да артып киткән.
Кәрәзле телефоннарның хәзер түбәндәге төрләре бар: Nokia; Samsung; Sony Ericson; Filips; LG; Motorolla, Audiovox, Just, Vertu, Apple. Модельләр буенча иң популяры Just, Nokia. Аннан соң Vertu, Apple, Samsung, Sony Ericson, Filips, LG, Motorolla бара. Алар бер, ике, өч симкалы булырга мөмкин.
Тыңлаудан саклану һәм кирәк булмаган абонентлар өчен блокиратор булуы, тапшыру тизлегенең бер секундка 153 Кбит ка кадәр җитүе, сөйләмнең чисталыгы, кирәксез тавышларның булмавы һәм теләсә кайсы урыннан сөйләшергә мөмкин булуы кәрәзле телефоннарның зур өcтенлекләре булып тора.
2. Кәрәзле телефонның зарары
Табигать кешегә чиста һава, чиста саф су, космос һәм үсемлекләр дөньясы нурландыра торган шифалы табигый электромагнит фоны бүләк иткән. Шушы табигый электромагнит фон ясалма техноген электромагнитик нурлар белән кысрыклана.
Кешелек дөньясы тышкы тирәлеккә турыдан – туры бәйлелегеннән торган саен арына бара һәм табигатькә тәэсирен көчәйтә. Радиотехник һәм радиоэлектрон приборлар ярдәмендә кешелек күзгә күренмәс электромагнитик пәрәвез барлыкка китерде. Югары һәм үтә югары көчәнешле электр үткәргечләре, күп сандагы радио-, телетапшырулар станцияләре, космик ретрансляторлар – болар барсы да электромагнитик нурларларның табигый тәэсиренә йогынты ясый.
Электр һәм магнит кырлары бөтен бер күренеш - электромагнитик кыр ул. Электромагнитик кыр - материянең корылмалы кисәкчекләре арасында үзара тәэсирне булдыртып торучы үзенә бер формасы. Тышкы электромагнитик тәэсирләр кеше организмына һәрвакыт йогынты ясый. Электромагнитик кырның кеше сәламәтлегенә тәэсирен өйрәнү бик күптәннән бара, безнең илебездә бу 60 нчы елларда башланды. Ә инде кәрәзле телефоннар пәйда булганнан алып, алар тараткан электромагнитик нурларның зарары турындагы сөйләшүләр тынып тормый.
Кәрәзле телефоннар элемтәсенең төп элементлары булып база станцияләре (БС), мобиль радиотелефоннар (МРТ, Сотовые телефоны) торалар. Ә болар ультра югары диапазонлы электромагнитик нурланыш чыганагын тәшкил итәләр. Зоналарга яки кәрәзләргә бүленү (гадәттә 0,5… 10 км) - кәрәзле телефон эшләвенең төп принцибы. Кулланучы трубкасындагы сигнал локаль база станцияләре тарафыннан тотыла һәм эзлекле рәвештә башка база станцияләренә җибәрелгәндә акрынлап, адресланган абонент кәрәзенә якынлаша. Кәрәзле элемтә эшләгәндә кәрәзле телефон һәм база станциясе электромагнитик кыр тудыра. Кәрәзле телефон кулланучы да, кәрәзле телефон кулланмаучы, ләкин кәрәзле телефон элемтәсе объектларына якын торучы кеше дә бу электромагнитик кырда була. Кәрәзле телефонда нурланыш чыганагы булып штревая антеннасы исәпләнә. Башка нурланыш чыганаклары (тапшыргыч, алгыч гетеродины, ешлык синтезаторы) чыгарган нураланыш дозасы бик аз, аны исәпкә алмаска мөмкин.
Төрле радиоэлектрон җайланмалар тудырган электромагинитик кырларның тәңгәл килүе аркасында комачаулык туу белән кәрәзле телефон башка радиоэлектрон җайланмаларга да куркыныч тудыра. Эш шунда, кәрәзле телефонның тапшыргычы шалтырату вакытында гына түгел, ә база станциясенең автомат чакыруы моментында да кабына. Кулланучы катнашыннан тыш кәрәзле телефон база станциясенең чакыруына мөстәкыйль рәвештә җавап бирә. Шуның белән кабынган кәрәзле телефон теләсә кайсы вакытта бик көчле радиокомачаулык тудыра. Шулай ук кәрәзле телефоннан шалтырату бик сизгер электрон җиһазлары булган больницаларда кеше тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра.
Телекоммуникацияләр өлкәсендә эшләүче бер эре компания кызыклы тикшеренү уздырган: Тикшеренү өлкәсе – Россиянең 13 иң зур шәһәрендә яшәүче 1700 әбүнәче (18 яшьтән алып 50 яшькәчә).
Сораштыручыларның 11%ы – коммуникатор, 26%ы – смартфон, 63%ы гади телефоннан файдалана икән. Халыкның 32%ында ике, хәтта өч аппарат бар. Шуның өстенә, сораштырган кешеләрнең 56%ы телефон базарындагы яңалыклар белән һәрвакыт хәбәрдар булырга тырыша, алай гына да түгел, үзләре өчен инде яңа модельне сайлап та куйган алар. Телефон аппаратының уртача гомер озынлыгын да исәпләп чыгарганнар. Ул бер елны тәшкил итә. Ягъни аппарат белән аның хуҗасы уртача бер ел файдалана. 2, 3, 4 ел бер үк телефон тотып йөрүче кеше аз.
Телефон алганда кеше нәрсәгә игътибар итә соң? Беренче чиратта, дизайнга (54%). Аннары инде навигациягә, ягъни менюның уңайлы булуына, камерага, аккумуляторы озакка җитүгә, органайзерга һәм яхшы тавыш сыйфатына.
Галимнәр раславынча, кәрәзле телефоннан чыга торган нурланыш сәламәтлеккә зыян китерә, бигрәк тә нерв, йөрәк-кан системасы зыян күрә, күз күрүе дә начарлана. Бер белгечләр аларның нурланышы ишетү сәләтенә тәэсир итә, йокыны боза, дип санаса, икенчеләре аның эпилепсия китереп чыгара алуын раслый. Кешенең баш мие ул кәрәзле телефоннан сөйләшкәндә антенна вазыйфасын үти. Димәк, баш мие электромагнитик кыр тәэсиренә дучар ителә дигән сүз. Ә бу тәэсир итү, белгечләр фикеренчә, баш миендә яман шеш авыруы килеп чыгуга сәбәпче икән! Әгәр дә сез телефоныгыздан йоклаганда да аерылмыйсыз икән, мәсәлән, аны будильник буларак куллану өчен мендәр янына куясыз икән, йокыгыз туймаса аптырамагыз. Сүндерелмәгән, ягъни магнит дулкыннарын кабул итүче телефон организмның иң мөһим өлешләрен какшатырга мөмкин.
Ә күптән түгел Америка галимнәре кесә телефоны буенча озаклап сөйләшүләр терсәкнең туннель синдромына да сәбәп булырга мөмкин, дигән нәтиҗәгә килгән. Табиб – невролог, медицина фәннәре докторы, Казанның сколиозны дәвалау үзәге директоры Гөлнара Мәүлиева сүзләренчә, терсәкнең әлеге чирен дәвалаганда төп бурыч – кысылган нервны иреккә чыгару.
Британ табиблары кесә телефоннарын яшен яшьнәгәндә кулланмаска киңәш итә: кеше аңын югалткан һәм параличланган очраклар билгеле. Мондый хәлләр Кытайда, кайбер Азия һәм Еврапа илләрендә бик еш күзәтелә. 2004 нче елда Бөек Кытай стенасына килгән туристка табигать битараф калмаган, телефоннан сөйләшкән вакытында яшен «һөҗүм иткән». Нәтиҗәдә аны төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатканнар. Көньяк Кореяда исә хәтта якты дөнья белән хушлашучылар да булган. Галимнәр сүзләренә караганда, кәрәзле телефон тарафыннан чыгарылган электромагнит дулкыннары электр утына яхшырак үтәргә булышалар.
АКШ галимнәренең тикшеренүләре дә кәрәзле телефонның зыянын дәлилли. Америка белгече Габи Бадро 14 яшьтән 20 яшькә кадәрле сау – сәламәт яшьләрне тикшергән. Кәрәзле телефонны күбрәк кулланучыларның йокысызлыктан интегүләре, стрессларга бирешүләре, тиз арулары, үз – үзләрен тынгысыз тотулары ачыкланган.
Һәрвакыт элемтәдә булу да туйдыра. Эштәге җитәкчең, өйдәге хатының, биш минутка югалып торсаң да борчылучы әти – әниең дә синең һәр адымыңны тикшереп тора. Телефон дигәнең беркемне дә күрәсе, ишетәсе килмәгән чакта шалтыраса, ачуны тагын да ныграк чыгара.
Кайберәүләр чит – ят кеше шалтыратудан да курка икән. Андыйларга кайчандыр билгеле булмаган номердан начар хәбәр ирештергән булулары мөмкин, ди белгечләр. “Мобильник”тагы билгесезлектән курку кешене стресс хәленә китерә ала. Күптән түгел АКШ психологы Дэвид Ларами “шалтырату маниясе” дигән яңа авыру уйлап тапкан. Галим сүзләренә караганда, күпләр су тавышын яки чәйнек чыжлавын телефон шалтыравына охшата. Монысы инде галлюцинациянең бер төре, ди психолог.
Россия галимнәре билгеләгәнчә, нурланыш интенсивлыгы фоны соңгы 10 елда берничә тапкыр үсте, проблема елдан – ел катлаулана. Узенең масштабы буенча бу куркыныч күп кенә экологик факторларны узып китә, шул исәптән кояш активлыгын, радиоактив һәм агулы матдәләр агышы һ.б. ларны.
3. Кәрәзле телефонның бала организмына тәэсире
Кәрәзле телефоннан озак сөйләшү бигрәк тә балалар өчен куркыныч диләр галимнәр. Чөнки кәрәзле телефон чыгарган нурланыш тәэсирендә балаларның иммун системасы җитәрлек үсеш ала алмый. Бигрәк тә баланың баш миенә зур зыян килә. Радиодулкыннар баш мие һәм аның кабыгындагы күзәнәкләрне җимерә, кан әйләнешен авырайта, кан басымын күтәрә һәм кызыл кан тәнчекләре санын киметә. Россиянең баш санитария табибы Геннадий Онищенко: «Кәрәзле телефоннарны балаларга бөтенләй тоттырырга ярамый», - ди. Башка табиблар да балаларның 16 яшькә кадәр телефон кулланмавы яклы.
Телефонга бәйлелек балаларның йокы режимнары бозылуга һәм, моның нәтиҗәсе буларак, иммунитетлары какшауга китерә икән.
Хәзер 1 кг массага туры килүче электромагнитик дулкын егәрлегендә (SAR) кешегә зыян салмый торган нурланыш дозасын билгеләгәннәр: ул 0,28дән 1,5 Вт/кг.
Иң куркыныч телефоннар дип Motorola SlvtL6 (1,58 Вт/кг), Motorola V120C (1,55 Вт/кг), Motorola V265 (1,55 Вт/кг), MotorolaV70 (1,54 Вт/кг) исәпләнә. Ә Audiovox PPC66001 (0,12 Вт/кг), Motorola MPX200 (0,2 Вт/кг), Samsung SCH-S100 (0,296 Вт/кг), Siemens S400 (0,33 Вт/кг) аз куркыныч тудыручы телефоннар булып тора.
4.Кәрәзле телефоннар кирәкме?
Кесә телефоннарының будильнигы, кинокамерасы, фотоаппараты, SMS, MMS тапшыргычлары, диктофоны, плейеры, колькуляторы бар, вакытны, датаны күрсәтә. Кесә телефонында төрле уеннар уйнап була. Алардан тыш, миникомпьютеры булган смартфоннарда кино карарга, текст белән эшләргә, Интернетка чыгарга мөмкин.
Хәзер инде телефонсыз тормышны күз алдына да китерә алмыйбыз. Ансыз без – «ике кулсыз». Психологлар әйтүенчә, заман кешесе кәрәзле телефон белән дә, ансыз да үзен уңайсыз хис итә. Элемтәсез калсаң, нәкъ шул вакытта бик тә кирәкле кеше шалтыратыр яки әһәмиятле вакыйгадан читтә калырсың кебек.
Моңа кадәр ничек яшәгәнбез икән телефонсыз диючеләр дә аз түгел. Автобуста барабыз, ә үзебез кемнеңдер хәлен сорыйбыз, кемнедер орышабыз, ә кемгәдер аш пешерергә кушабыз… Менә шулай, телефон дигәнең уйларны да, сүзләрне дә секунд эчендә тоташтыра да куя. И – и рәхәт тә соң!
Тик менә укытучының хәлен генә сораучы да, белүче дә юк! Ничек түзә, ничек дәрес алып бара ул бүген! Беркемне кызыксындырмый. Берүзе көрәшә әнә шул кәрәзле телефон белән. Дәрес башлануга әле тегендә, әле монда шалтырый. Укучының игътибары нәрсәгә генә җитсен: дәрес тыңларгамы, җавап бирергәме? Әти – әни телефонның бигрәк акыллысын алып бирә тагын. Уйнап - уены бетми, кирәк икән - фотога төшерә. Дөрестән дә XXI гасыр “могҗизасы” бит бу! Мондый “могҗизалы уенчык”ка үрелмичә бала ничек түзсен?! Аның бөтен уй – фикерен биләп алган ул. Телефон булмаса, нишләр идең дигән сорауга бер укучы: “Аннан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм”, - диде.
Заман алга барган саен тормышыбызга әледән – әле уңайлыклар тудырып, әллә ниләр барлыкка килеп тора. Әмма ләкин әлегә бу дөньяда абсолют файда бирә торган бернәрсә дә юк. Бер рәхәтнең бер михнәте дип, халык тикмәгә генә әйтми. Шуңа күрә һәр нәрсәнең үз вакыты, үз чамасы булырга тиешлеген онытмаска, бакча баласына да телефон тоттырмаска иде.
5. Минем тикшеренүләрем
Безнең авылда кәрәзле телефон элемтәсе юк диярлек. Авылның 3 урынында һәм сирәк кешеләрнең өйләрендәге кайбер урыннарда гына “Билайн” элемтәсе бар. Шулай да авылда өлкән кешеләрдә генә кәрәзле телефон юк. Күп гаиләдә һәр гаилә әгъзасының кәрәзле телефоны бар. 2011нче елның октябрь – ноябрь айларында мәктәпнең 1 – 9 сыйныф укучыларыннан һәм укытучылардан анкета сорауларына җавап алдым. Анкетада барлыгы 32 укучы, 11 укытучы катнашты.
Анкетада сорауларына җавап алып мин түбәндәгеләрне ачыкладым: безнең мәктәп укучылары арасында иң популяр булган кәрәзле телефон Samsung, укучылар кәрәзле телефоннан иң күбе тәүлеккә1,5 сәг, иң азы 0,2 сәг файдаланалар, алар аны күбрәк сумкада йөртәләр, кәрәзле телефонны күбрәк музыка тыңлау (90%), уен уйнау (70%), сөйләшү (50%, элемтә начар булу сәбәпледер) өчен файдаланалар, кәрәзле телефонның кеше организмына тәэсире турында 70% укучы белә, ә 30%ы белми икән әле.
Шунысын да әйтеп үтәсе килә, безнең укучылар һәм укытучылар мәктәпкә кәрәзле телефон йөртмиләр, димәк ул дәрескә комачаулык итми.
Кәрәзле телефоннарның зыянын ачыклау өчен мин тәҗрибә дә ясадым. Өч бертөрле бер кулланылыштагы стакан алып, аларның өчесенә дә бер үк микъдарда бодай бөртекләре салдым һәм бер үк күләмдә, өй температурасындагы су салдым. Стаканның берсен кәрәзле телефон янәшәсенә, икенчесен модем өстенә, өченчесен телефоннан һәм модемнан ерак булган урынга һәм өчесенә дә яктылык белән җылылык бертөрле килә торган итеп куйдым. Бодай бөртекләренең шытым бирүен көн саен күзәтеп торып мондый нәтиҗәгә килдем: гадәти урында торган бодай яхшы шытым бирде, ә модем өстендә һәм кәрәзле телефон янәшәсендә торган стаканда шытымнар аз һәм зәгыйф булды. (Кушымтада фотолары бирелә). Шушуы өйрәнүләрдән соң мин кәрәзле телефоннар биргән электромагнит нурланышыннан ничек сакланып булуы турында уйландым, эзләндем һәм моннан саклану чаралары да булуына төшендем. Мәсьәлән уникаль дәвалау үзлегенә ия булган шунгит дигән менерал барын белдем. Шушы минералдан эшләнгән кечкенә генә пластина кәрәзле телефоннар биргән электромагнит нурланышыннан саклый. Хәзерге вакытта кәрзле телефоннар өчен махсус сумка-савытлар сатыла. Аны үзеңә дә тегәргә яки бәйләргә мөмкин.
Нәтиҗә.
Безнең фараз расланды. Хәзерге фән – техниканың бер казанышы булган кәрәзле телефоннарны кулланмыйча яшәү бүгенге көндә мөмкин түгел. Бу әти-әниләргә баласын контрольдә тотарга, кайда нишләвен белеп торырга, кирәк моментта киңәш бирергә ярдәм итсә, өлкәннәргә күп кенә проблемаларны чишү, кайбер мәсьәләләрне ачыклау өчен вакытны экономияләргә булыша. Телефон ярдәмендә интернеттан да файдаланырга мөмкин. Ләкин без телефон алдында корбан булып калырга, аның кулында курчак булырга тиеш түгел...
Электромагнит кыры кеше организмына зур куркыныч тудыра. Кесә телефонының организмга зарарын чикләр өчен Республика медицина профилактика үзәге мондый берничә файдалы киңәш бирә: Кесә телефонын муенда асып йөрмәгез! Әгәр дә экранда “антенналар” аз икән, аны элемтәне яхшы тота торган урынга куярга кирәк. Чөнки элемтәсе начар булган телефонның зарары тагын да күбрәк, җитмәсә батарейкасы да тиз “утыра”. Мөмкин булса, күбрәк өй телефоныннан сөйләшегез.
Ә мин кәрәзле телефоннар биргән нурланыштан саклану чараларын өйрәнгәннән соң, түбәндәгеләрне тәкъдим итәм:
- Әгәр телефон артына кечкенә генә шунгит минералыннан эшләнгән пластина беркетсәң, аның зыяны азрак булыр.
- Телефонны сатып алганда игътибарлы булыгыз, телефонның мөмкинлегенә һәм дизайнына гына карамыйча, 1 кг массага туры килүче электромагнитик дулкын егәрлегендә билгеләнүче (SAR) нурланыш дозасына да әһәмият бирегез;
- Теләсә нинди телефон сатып алганчы, билгеле фирма ясаган телефон алыгыз. Сатып алганда телефон өчен санитар – гигиена һәм элемтә министерлыгының сертификаты булу - булмавы белән кызыксыныгыз.
- Телефон кулланмасында куллану куркынычсызлыгы, куркынычсызлык стандартлары язылган һәм телефонның бу стандартларга туры килүе күрсәтелгән булырга тиеш.
- Сөйләшкәндә телефонны колагыгызгы нык якын китермәгез.
- Телефонны бик кирәк очракларда гына кулланыгыз, бер сөйләшкәндә 3 – 4 минуттан ары сөйләшмәгез.
- Автомобилдә hands-free комплекты кулланыгыз, аның антеннасын түбәнең уртасына урнаштырыгыз.
- Номер җыйганнан соң ук телефонны башыгызга якын китермәгез, чөнки бу моментта электромагнитик нурланыш сөйләшү вакытындагыга караганда берничә тапкыр зуррак.
- Кесә телефонын муенда асып йөрмәгез, кесәгезгә дә салмагыз. Аны махсус телефон сумкасына салган хәлдә кул сумкагызда йөртү яхшырак булыр;
- Балаларга һәм үсмерләргә телефон куллану вакытын чикләргә кирәк.
Телефон әхлагы дигәнен дә онытырга ярамый: радиоэлемтә башка кешеләрнең тормышына куркыныч тудырырлык булган очракта телефоныгызны кабызмагыз, спектакль, концерт, кино залларында, музейларда, җыелыш, дәрес барган вакытларда телефоныгызны сүндерегез яки тавышсыз режимга куегыз, транспорт белән идарә иткәндә телефон кулланудан тыелыгыз.
Сәламәтлекне саклау өчен электромагнитик кыр нурланышының кеше организмына тәэсире турында аңлату эшләре алып барырга, бу нурланыштан саклану чараларын эшләргә һәм халыкка җиткерергә кирәк. Моны тормышка ашыру өчен мин кәрәзле телефоннар биргән электромагнитик нурланыштан саклану чаралары язылган буклет ясап укучыларга тараттым.
Әдәбият
Интернет – портал материаллары «REFERAT.RU» ( Бу темага кагылышлы рефератлар, уку һәм мәгълумат материаллары).
«Мәгърифәт газетасы» материаллары.
«Сабантуй газетасы» материаллары.
«Татарстан яшьләре» газетасы материаллары.
Физика. Татар гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек. Г.Я. Мякишев, Б.Б.Буховцев, В.М.Чаругин. Казан.”Мәгариф” нәшрияты. Москва “Просвещение” 2009.
Кушымта №1
Анкета нәтиҗәләре
Кушымта №2
Тәҗрибә нәтиҗәләре
Телефон өстендә
Яннан күренеш Өстән күренеш
Модем өстендә
Телефон һәм модемнан читтә
Кушымта №3
1983 нче елның 13 нче октябрендә Телефоннар камилләшә
АКШ та Ameritech Mobile компаниясе
президенты Боб Барнет
Кайбер телефон модельләре
Телефонга бәйлелек
Кушымта №4
Шунгит
Шунгит – сәламәтлек ташы
Шунгит – ташкүмергә охшаш кара таш, аморф һәм углерод арасында торучы дәвалау һәм физик үзлекләренең күплеге буенча башкаларга тиңе булмаган минерал.
Ул әйләнә – тирәдәге матдәләрне йоту, бактерицид, дәвалау үзлегенә ия. Шунгит дәвалый, коткара, чистарта, савыктыра, саклый, нормальләштерә, торгыза, үстерә. Шунгит һәм аңардан ясалган әйберләр телевизор, компьютер, микродулкынлы мич, кәрәзле телефоннар нурландырган электромагнит нурланышыннан саклый. Аның кайбер үзлекләре: электр үткәрә, җылыүткәрүчәнлеге 7500 кал, аның составында 99% углерод бар, тыгызлыгы 2,1 - 2,4 г/см3. Катылыгы — 3,5 - 4,0. Шунгит көлендә ванадий, никель, молибден, бакыр бар.
Табигатьтә чиста шунгит сирәк, нигездә 30 см киңлектәге ятма булып очрый. Аның берән-бер туган ягы Карелия (Россия).
Кәрәзле телефоннар өчен шунгиттан эшләнгән менә шундый пластиналар сатыла, аны ООО «Инталия» Компаниясе җитештерә. Интернет аша заказ белән кайтартырга мөмкин.
Владимир Высоцкий. "Песня о друге" из кинофильма "Вертикаль"
Можно от Солнца уйти...
Дельфин: сказка о мечтателе. Серджио Бамбарен
Как Дед Мороз сделал себе помощников
Если хочется пить...