Әнием – укытучы!
Гаять катлаулы һөнәр ул
Укытучы булуы.
Моны үзем дә беләмен:
Әнием – укытучы.
Вложение | Размер |
---|---|
shigyr.doc | 28 КБ |
Әнием – укытучы!
Гаять катлаулы һөнәр ул
Укытучы булуы.
Моны үзем дә беләмен:
Әнием – укытучы.
Бик күп дәфтәрләр тикшерә.
Дәресләр дә аңлата.
Ә балалар адым саен
Сорау биреп аптырата.
Мәктәптә дә өлгерә,
Өйдә дә ул җитешә.
Охшарга тырышам мин дә
Сөекле әниемә!
Рахматуллин Рәдиф
3 нче сыйныф
Безнең гаиләдә 5 кеше. Дәү-әти, дәү-әни,әти, әни һәм мин. Дәү әнием Рахматуллина Хәлимә - Тутай авылында шәфкатъ туташы булып эшләгән, кешеләргә бик күп ярдәм күрсәткән. Сукояр йолдызлыгында туган. Дәү әтием Рахматуллин Кашаф - ”Байрак” хуҗалыгында колхозчы булып эшләгән.Чаян йолдызлыгында туган. Хәзергесе вакытта икесе дә лаеклы ялда. Әтием Рахматуллин Ришат - Сара Садыйкова исемендәге Тутай төп гомуми белем бирү мәктәбендә “АХЧ” булып эшли. Әнием Рахматуллина Рузилә - Сара Садыйкова исемендәге Тутай төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Ә мин Рахматуллин Рәдиф - Тутай мәктәбенең 2 нче сыйныфында укыйм. Гаилә бәйрәмнәрен дә кызыклы, күңелле итеп үткәрәбез. Безнең гаилә бик тату һәм бердәм.
1999 елның 27 августы .Тутай авылында ике яшь йөрәкнең бергә кушылган көннәре.Менә шул көннән башлап яшь Рахматуллиннар гаиләсе барлыкка килә.
2000 елның 14 июнь таңында Рахматуллиннар гаиләсен тагын да тулыландарып , ямьләндереп уллары туа. Аңа Рәдиф дип исем кушыла.
О падающих телах. Что падает быстрее: монетка или кусочек бумаги?
Как Дед Мороз сделал себе помощников
Можно от Солнца уйти...
Неньютоновская жидкость
Астрономический календарь. Февраль, 2019