Минем яраткан китабым !
Вложение | Размер |
---|---|
hisamieva_elza.pptx | 1.34 МБ |
galimova_liana.pptx | 2.49 МБ |
Слайд 1
К әҗә белән сарык ( Г.Тукай) Ясады : То йгелде махсус (коррекция ) гомуми белем бирү интернат мәктәбенең 6нчы класс укучысы Хисамиева Эльза Җитәкчесе: Тимерова Ландыш НасимовнаСлайд 2
Борын заман бер ир берлән хатын торган , Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган ; Асраганнар бер кәҗә берлә бер сарык ,- Болар булган берсеннән дә берсе арык Әйтә бер көн ире :”Кара монда , хатын !- Үзең яхшы беләсең бит печән хакын,- Китсен бездән чыгып Кәҗә белән Сарык , Ашап ята бушка гына алар азык ”.
Слайд 3
Хатын күнде , диде :”ирем , ярара , ярар , Бу икене кумаклыкка булсын карар ; Кәҗә белән Сарык хәзер китсен бездән , Аларны соң асрап торып ни файда бар ?” Нишли инде мескен Кәҗә белән Сарык ? Булмый хуҗа кушканына каршы барып . Икесенә бер зур гына капчык тегеп , Китте болар кырга таба сәфәр чыгып.
Слайд 4
Китте болар. Бара , һаман бара, бара , - Күренмидер күзләренә ак һәм кара . Бара болар . Күпме баргач , алла белә , Юл өстендә үлгән бүре башын таба. Курка башны кузгатырга Кәҗә –куркак, Күптән инде куркаклыкка Сарык уртак; Баш янында болар икәү тора куркып , Әйтешәләр бер-берсенә : “Син тот , мин тот!”
Слайд 5
Кәҗә әйтә: “ Сарык абзый , син көчлерәк”. Сарык әйтә: “Син сакалбай , гайрәтлерәк”. Бүре башы кулга тотып кузгатырга Юлдашларың беренең дә җитми йөрәк. Озак торгач шунда Кәҗә белән Сарык. Бүре башын тота алмыйча , куллар барып , Башны икәү тотып ике колагыннан , Юнәлделәр , капчыклары эчнә салып
Слайд 6
Бара болар , тукталмастам һаман бара . Күрә болар : ерак түгел бер ут яна. Утны күргәч иптәшенә әйтә Сарык: “Әйдә , Кәҗә , куныйк бүген шунда барып. Ут янына бүреләр дә киләлмәсләр , Безнең анда кунганлыкны беләлмәсләр”. Сарыкның бу киңәшенә Кәҗә күнде : “Әйдә , иптәш , ярар , барсак барыйк инде”.
Слайд 7
Кәҗә , Сарык , күргәч обшу тамашаны, Калды , куркып, һәрберсенең ярты җаны. “Исәнмесез , дуслар , бүре әфәнделәр !”- Диләр болар , күрсәтмичә курку хәле . Кәҗә , Сарык ут янына якын барса , Мескеннәрнең күз алдында менә нәрсә: Өч –дүрт бүре утырганнар каршы утка , Тырышып-тырышып пешермәкче алар бутка.
Слайд 8
Куаналар өч-дүрт бүре моны күргәч, Алларына сарык белән кәҗә килгәч: “Ашыйбыз , дип , бу икәвен тотабыз да, Менә ничек ит таптык , дип , буткабызга!” Кәҗә әйтә: “Кайгырмагыз , бездә ит күп ; Ул ит белән һәркайсыбыз булырбыз тук! Ни карыйсың ? Тиз бул әле , тиз бул, Сарык! Капчыктагы бүре башын китеп алып”.
Слайд 9
Сарык шунда капчыктагы башны ала,- Барча бүре куркуыннан шашып кала; Өч-дүрт бүре хәйран калып торган чакта, Кәҗә һаман гайрәт чәчә , ачулана. Кәҗә әйтә: “ Микикики ! Микикики! Капчыктагы бүре башы бит уники! Ах , уңмаган , юләр Сарык , надан Сарык , Моннан зуррак бүре башын китер табып!”
Слайд 10
Сарык та тиз аңлап ала бу алдашны, Капчыктан ул алып килә шул ук башны. Өч- дүрт бүре чынлап инде куркыштылар, Бер-берсенә күзләрене йөртештеләр. Түгел хәзер бүреләргә ашау кайгы, Тиз-тиз генә бу урынны ташлау кайгы : “Ничек качыйк? Ничек табыйк качу юлын ?”- Һәрбер бүре шуңар салган бөтен уен. Торып әйтә шул арада өлкән бүре,- Картайган һәм күп эшләрне үткән бүре: “Туктагыз , ди мин тиз генә су китерим , Суы бик аз , безнең бутка пешәр коры”.
Слайд 12
Шулай итеп, өлкән бүре суга китә, Кайтмый ләкин , озак кына заман үтә. Кайтмый бүре- эзе дә юк ,исе дә юк; Мәҗлес халкы арып бетә көтә-көтә. Бүреләрне тагы каты курку басты. Чөнки хәзер башлыклары китеп качты. Тагы берсе суга таба китте торып : “Туктагыз , мин эзләп кайтыйм”,- дигән булып. Мәгълүм инде , бу бүре дә кача шулай, Хәйлә белән качарга юл ача шулай. Кайтмый бу да, әллә ничә сәгать үтә; Мәңлес халкы көтә, һаман көтә, көтә. Өч –дүрт бүре берсе соңра кача берсе, Өченчесе , аннан соңра дүртенчесе . Болар качкач , Кәҗә белән безнең Сарык Китә инде рәхәтләнеп , ирек алып.
Слайд 13
Утыралар аяк бөкләп каршы утка . Болар инде тәмләп кенә ашый бутка, Ашап туеп , рәхәт кенә , тыныч кына Кәҗә , Сарык бу төннәрен шунда куна. Иртә берлән иртүк торып таң аткач ук , Кулларында бүре башы салган капчык , Тагын болар урман буйлап сәфәр итте,- Нәрсә языйм? Хикәям дә шунда бетте.
Слайд 14
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Слайд 1
Минем яраткан китабым ! Тойгелде махсус ( коррекц ия ) гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче класс укучысы Галимова Лиана Андрей кызы. Җитәкчесе: Тимерова Л.Н .Слайд 2
Минем яраткан китабым үз эченә сыйдырган: Күршенең күршесе Саран поп белән хезмәтче Комсыз хуҗабикә Каты чикләвек һ әм йомшак йөзем Ике чеби Хәйләкәр песи Кәкре каенны терәткән Елан , карлыгач һәм черки Ярминкәгә бару Бер тәпиле тавык Чыбыркыга рәхмәт Өч сорауга- өч җавап Шешәдәге фея Зирәк куян Өч дус Сыңар күзлеләр илендә
Слайд 3
Өч дус (көдр халык әкияте) Борын – борын заманда өч егет ил гизәргә чыгып киткәннәр. Бара торгач, алар бер авылга юлыкканнар һәм иң читтәге йортның ишеген шакыганнар. Сөлектәй таза өч егетне агае уз туганнары кебек каршылаган. Өйгә керүгә, егетләр, хәл- әхвәл дә сорашып тормыйча, бер- берсен макташа башлаганнар. Авыл агае карап- карап торган да боларны сынымакчы булган. Шулчык егетләрнең берсе ишегалдында чыгып киткән. Өй хуҗасы ике егеткә болай дип сүз каткан: Ниндирәк кеше сезнең бу дустыгыз? Карап торышка бик җилле күренә..... Ахмак бер ишәк шунда , - дип , дәррәү җавап биргән егетләр. Бераздан әлеге егет тыштан урап кергән. Ул керүгә, теге икесе чыгып киткән. - Бу дусларның ниндирәк кешеләр?- дип сораган аннан хуҗа. – Кыяфәтләренә караганда бик хәтәр күренәләр. - Теге кара бүреклесен әйтәсеңме ? Эт тә эт , ул да эт , - дигән егет. - Ә икенчесе ничегрәк ? - Бер хайван шунда ...
Слайд 4
Кичен егетләр өстәл янына җыелганнар . Өй хуҗасы берсенең алдына табак белән арпа китереп куйган , икенчесенә кочагы белән печән тоттырган , өчечесенең тәлинкәсенә сөяк –санак белән калган аш салган . Егетләр ни әйтергә белмичә телсез калганнар . Нигә шаккаттыгыз ?- дигән хуҗа аларга . - Сез бит бер-берегезне “ишәк” , “ хайван”, “эт” дип атадыгыз , шуңа күрә хәркайсыгызның алдына иң яраткан ризыгын куйдым ...
Слайд 5
Ярминкәгә бару ( фин халык әкияте) Хәлмәле авылы агайлары бервакыт ярминкәгә бармакчы булганнар ди . Шактый юл үткәч , кичен алар бер авылда төн кунарга булганнар . Атларын тугарып , ашарларына салганнан соң , тәртәләрен барысы якка каратып , чаналарын юлга да бутамыйлар , янәсе ... Төнлә бу авылның бер кешесе , кызык өчен , чаналарны кирегә таба борып куйган. Юлчылар , иртән торгач , атларын җиткәннәр дә кузгалып киткәннәр . Баралар , баралар икән болар . Бара торгач , иң өлкәннәре , аптырап , болай дигән : Карагыз әле , кичә моннан узган идек түгелме соң без ? Җирдә бер-берсенә охшаган урыннар күп ,- дип көлгәннәр аннан . Менә авылга килеп кергәннәр . Әлеге карт тагын сүз башлаган : Карале , охшаса охшар икән безнең авылга , ә ? Авыллар бөтенесе дә бертөсле алар , - дип җавап биргәннәр аңа.
Слайд 6
Карале , минем өй түгелме соң бу ? – дигән карт һәм күзләрен челт-челт йомып алган. Юкны сөйләмә ! – дип көлгәннәр аннан .- Синең йортың җәһәннәм читендә инде. Шулчак , ирнең тавышын ишетеп , өйдән хатыны чыккан . Карт , үз күзләренә үзе ышанмыйча , болай дип пышылдаган : Әллә минем карчык инде ? Хатыны йөгереп килгән дә картны кочаклап алган. Авыл агайлары , авызларын ачып , ни әйтергә дә белмичә телсез калганнар .Аннары , эшнең нәрсәдә икәнен сизенеп , көлергә тотынганнар.
Слайд 7
Өч сорауга –өч җавап ( Уйгур халык әкияте) Шулай берчак падишаһ , гозер белән килүчеләрне кабул иткәндә , почмакта берни сорамыйча тып –тын утырган кешене күргән. Падишаһ , аңа карап , башын сыйпап куйган. Теге кеше башын игән һәм уч төбе белән авызын каплаган . Падишаһ аннары битен сыйпаган . Теге кеше бугазын тоткан . Падишаһ учын корсагына куйган , теге кеше аягына күрсәткән. - Мин бу кешегә бер янчык алтын бирәм !- д игән шулчак падишаһ . Вәзир алтынны китергәч , теге кеше сүзсез генә чыгып киткән ... -Ни өчен ул сәләмә хәерчегә бер янчык алтын бирдең ? – дип сораганнар падишаһтан.
Слайд 8
- Ә без сорауны да , җавапны да ишетмәдек ,- дигән вәзирләр. - Күзе булган – күрер , акылы булган – аңлар , - дип елмайган падишаһ. – Мин башымны сыйпадым, димәк : “ Кешенең иң нык башын катырган нәрсә ни була ?” – дип сорадым . Ә ул : “ Уйламый әйтелгән сүз “ , - диде . Аннары мин : “ Кемнең йөзе һәрчак якты ? “ – дип сорадым . “ Тамак колы булмаган кешенеке” , - дип җавап бирде ул. “ Адәм баласы ашамыйча тора аламы ?”– дидем мин аңа . “ Кеше ашар өчен генә яшәргә тиеш түгел , ә яшәү өчен ашарга тиеш . Адәм баласына аяк бәхет эзләү өчен бирелгән “ , - диде ул , - дип аңлатып биргән падишаһ.
Слайд 10
Каты чикләвек һәм йомшак йөзем (Кыргыз халык әкияте) Көннәрдән бер көнне Әпәнде ханга бүләк илтмәкче булган . Үз бакчасында үскән чикләвекне капчыкка тутырган да юлга чыккан бу. - Кая барасың , Әпәнде ? - дип сораган аннан беренче очраган танышы. - Ханга чикләвек илтәм. - Чикләвек алып барма син аңа. Ул йөзем ярата , ханга йөзем алып бар. Әпәнде , моның сүзен тыыңлап , кире өенә кайткан да , чикләвекне калдырып , арбасына бер капчык йөзем салган . Ә ханның исә кипкән йөземне җене сөйми икән. Ул , ачуланып , хезмәтчеләренә : “ Әпәндене үз йөземе белән кыйнагыз !" - дип әмер биргән , Хезмәтчеләр , капчыктагы йөземне учы- учы белән алып . Әпәндег ыргыты башлаганнар . Ыргыткан саен , әпәнде сөенеп кычкыра икән :
Слайд 11
- И рәхмәт ! И рәхмәт яугыры ! Моны ишеткәч , хезмәтчеләр гаҗәпкә калганнар . - Без сине кыйныйбыз , ә син сөенеп кычкырасың , әллә акылдан яздыңмы ? – дигәннәр аңа . Әпәнде , көлә –көлә , һаман такмаклый икән : - Мин чикләвек алып килмәкче идем . Юлда бер танышым очрады да ханга йөзем алып барырга кушты. Әгәр, аны тыңламыйча чикләвек алып килгән булсам , хәзер минем башыма таш шикелле каты чикләвек яуган булыр иде . Аллага шөкер , ни әйтсәң дә , йөзем чикләвектән йомшаграк шул...
Слайд 13
Сыңар күзлеләр илендә Япон халык әкияте Бик күптән булган бу хәл. Бер ялкау адәм ничек итеп җиңел кәсеп табу хакындыа хыялланып ята икән. Сүз иярә сүз чыгып , кедер моңа диңгез уртасында сыңар күзле кешеләр яши торган утрау барлыгын әйткән . “ Их , бер күзле адәм алып кайтырга да шуны халыкка күрсәтеп йөри –йөри , акча җыярга иде! Һәрберсеннән берәр бакыр акча гына алсам да , череп баеп бетәр идем “ ,- дип хыялланган ул. Озак уйлап тормаган , көймәгә утырган да диңгездәге бер күзлеләр илен эзләргә сәяхәткә киткән бу . Айлар , еллар буе йөзеп , бик күп михнәтләр күргәч , ниһаять бер утрау янына килеп чыккан. Көймәсе ярга килеп туктауга, моның каршысында котчыккыч кыяфәтле адәм пәйда булган . Чәчләре җилдә тузгыган , ә маңгаенда бердәнбер күзе ут кебек яна икән аның .
Слайд 14
Һич тә курыкмаган ,киресенчә , моны күргәч сөенгән генә сәяхәтче.“ Хәзер бу албастыны алдап- йолдап көймәгә утыртам да үзебезгә алып кайтып китәм” – дип уйлаган ул .Шулчак бер күзле адәм , дөнья бетереп : “ Әй туганнар , бер күзлеләр, тизрәк , тизрәк монда килегез !Безгә диңгездән ике күзле коточкыч албасты килде !”- дип кычкыра башлаган . Моның тавышын ишетеп, бер күзле адәмнәр яр буена йөгерешеп төшкәннәр дә ике күзле сәяхәтчене эләктереп алганнар. Аннары аны , читлеккә ябып , ил буйлап халыкка күрсәтеп йөри башлаганнар. Ике күзле албастыны күрсәткән өчен , һәр кешедән көмеш җыя-җыя ,бер күзле адәмнәр озакламый череп баеп беткәннәр ди.
Слайд 16
Бер тәпиле тавык Америка янкилары әкияте Бер табибның Җ ек исемле йомышчы малае булган . Көндезге ашка табибка тавык кыздырганнар . Җекның тамагы бик нык ачкан икән , түзә алмаган , тавыкның бер ботын тиз генә ашаган бу. Аннары табиб сизмәсен дип , аяксыз ягын аска әйләндереп куйган . Табибка бу көнне кунаклар килгән булган икән . Ашарга утырган болар . Табиб ит турый башлауга , күрә : тавыкның бер аягы юк. Ни булган моңа , Җек ? – дип сорый ул малайдан . – Тавыкның бер аягы кая киткән? Сыңар аяклы тавык булгандыр ул , сэр, дигән аңа Җек . – Кичә ишегалдында бер аяклы тавык күргән идем мин... Икенче көнне иртән табиб белән Җек ат җигеп юлга чыкканнар . Малай дилбегә тотып алда бара, ә хуҗа җәелеп утырган ди . Бара торгач , юл буенда тезелешеп басып торучы тавыклар күрә болар . Көн сыуык булганга , тавыклар , бөрешеп , бер тәпиләрен күтәргәннәр, икенчесендә басып торалар икән. - Карагыз ,сэр , карагыз ! - дип кычкырган Җек .- Бер аяклы тавыклар ! Кичә әйткән идем бит мин сезгә ! - Көш ! Көш ! - дип кычкырган шулчак табиб . Тавыклар канат астыннан икенче тәпиләрен чыгарып йөгерешеп киткәннәр. - Әй син , алдакчы малай !- дип бармак янаган аңа табиб ! Әгәр кичәге тавыкка “көш” дип кычкырсаң , ул да икенче аягын чыгарган булыр иде, - дигән аңа Җек .
Слайд 17
Әкиятләр турында. Әкиятләрнең теле бик образлы , төрле бизәкләргә бай , сурәтләү чараларына гаять бай . Әкиятләрдә чеметтереп ала торган усал көлү белән бергә шаян тон ,үткен юмор , җиңелчә көлүне дә очратырга мөмкин. Тормыш –көнкүреш әкиятләрендә саранлык , ялагайлык , ялкаулык кебек тискәре сыйфатлар тәнкыйтьләнә . Андыйлардан халык ачы итеп көлә. Төрле әкиятләрне укып , мин үз-үземә анализ ясыйм . Бүре –комсыз , усал , куян-куркак , аю-авыр табигатьле , төлке –мәкерле, хәйләкәр бик ялагай , куштан һәм алдакчы , ат –бик тугрылыклы , сарык –аңгыра , кәҗә -тапкыр һәм хәйләкәр икәнен аңладым. Әкиятне, бары тик әкият итеп кенә укысак та аның эчтәлеге дөньяны , тирә –якны, яхшыны яманнан аерырга , бары тик үз –үзеңә яхшылыкны гына үзләштерергә өйрәтә. Әкиятләр сөйләм телен үстерүгә ярдәм итәләр. Алардагы чикләнмәгән хыял байлыгы яшь кешенең акыл зирәклеген арттыра, тормыштагы төрле хәлләрне бәяли белергә өйрәтә.
Слайд 18
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Дельфин: сказка о мечтателе. Серджио Бамбарен
Интервью с космонавтом Антоном Шкаплеровым
Глупый мальчишка
Ночная стрельба
Ручей и камень