Әлеге эзләнү эшендә Айгөл үз нәселе турында әбисе сөйләгән вакыйгаларга һәм төрле документларга нигезләнеп яза.Эш яшүсмерләргә нәсел шәҗәрәләрен өйрәнүгә этәргеч бирер дип уйлыйбыз.
Вложение | Размер |
---|---|
shzhr.doc | 58 КБ |
Әлеге кечкенә генә хезмәтем “Нәсел шәҗәрәмне барлаганда” дип атала.Шәҗәрә-гарәп сүзе.1.Бер агач. 2.Нәсел-ыруның ничек тармакланып килүен күрсәткән схема,нәсел агачы.Төрки халыклар телендә(татар,башкорт) аны “Тайрә” дип тә йөртәләр.Шәҗәрә сүзенең нәсел агачы,нәсәп агачы,нәсәп хаты,нәсел язуы,нәсел җәдвәле кебек синонимнарын очратып була.
Шәҗәрәләр,тарихта күзәтелгәнчә,төп ике функцияне үтәгәннәр.17 нче гасырның урталарында шәҗәрәләр теркәү аеруча куәтләнә.Татар морзалары милекләренә хокукларын саклау өчен үзләренең шәҗәрәләрен Мәскәүнең Разрядный приказына тапшырырга тиеш булалар.
Икенче функциясе-тәрбияви,үз нәселеңнең тамырлары белән кызыксыну.
Нәсел язуы,үземнең шәҗәрәм турында сөйләргә җыенуымның төп сәбәбе-үземнең гаиләмнең тамырларын белү,бабаларыбызның тормышы белән якынрак танышу,туганнарны барлау.
Әлеге хезмәтнең темасын сайлаганнан соң,алдыма түбәндәге проблема куелды: бүгенге яшь буынның үз шәҗәрәсен белүе,шәҗәрәләр төзү эше белән кызыксынуы кирәкме? Кирәк икән,ни өчен?
Хезмәтемнең актуальлеге шуннан гыйбарәт: татар халкы бик борынгы заманнардан ук нәсел-ыру тарихын язуга зур әһәмият биргән.Шәҗәрә аркылы кешеләр ата-бабаларының дәвамчысы булуларына төшенгәннәр.Шәҗәрәне белү кешедә туган илгә,җиргә,телгә мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләргә; туганнарга,кардәш-ыруга,күрше-күләнгә хөрмәт һәм кайгыртучанлык күрсәтеп яшәргә кирәклеген кисәтеп тора.
Мин үземә мондый максат куйдым: үз гаиләмнең шәҗәрәсен булдыру,гаилә тарихын өйрәнү,нәселебез кешеләрен барлап,алар белән туганлык җепләрен ныгыту.
Әлеге максатка ирешү өчен,түбәндәге бурычлар куелды: яшьтәшләремдә гореф-гадәтләргә,гаилә традицияләренә,ядкарьләренә кызыксыну уяту; буыннар бәйләнеше,исем-фамилияләр,аларның килеп чыгышы,әһәмияте турында күзаллауларын тирәнәйтү; үз гаиләң шәҗәрәсен тулыландыру,аның белән горурлану хисләре; Ватаныбызның үткәненә,өлкәннәргә ихтирам,хөрмәт тәрбияләү.
Хезмәтне башкарганда чагыштыру,эзләнү-тикшеренү методлары кулланылды. Т.Биктимерова,М.Әхмәтҗанов хезмәтләренә мөрәҗәгать ителде.
Татар шәҗәрәләрен өйрәнүче,филология фәннәре докторы,якташыбыз Марсель Әхмәтҗанов болай дип яза: “Мөселман-ислам дөньясы үзенең мәдәни-рухи системасына шәҗәрәләр белүне керткән.Һәр мөселман үзенең әтисе һәм әнисе ягыннан бабалары исемнәрен җиде буынга кадәр белеп,алар рухына дога укырга тиеш була.Галим кешеләрдән тугызар буын бабаларын белү таләп ителгән”.Мин дә бу фикер белән тулысынча килешәм,чөнки һәрбер кеше үз шәҗәрәсен булдыру,булганын тулыландыру буенча эш алып барырга тиеш.
Мин дә үземнең нәсел тарихын,шәҗәрәмне өйрәнергә алындым.Әмма бу-күп вакыт,көч сорый торган эш. Бабам мин туганчы ук, ә әбием мин кечкенә вакытта үлеп киткәннәр.Шуңа күрә бу эшкә мин әти-әниемне,өлкән яшьтәге туганыбыз Мәрьям апаны,әбием белән эшләгән пенсионер укытучы Ясминә апаны тарттым.Инде барып чыкмас кебек тоелган тикшеренү эшем бөтенләй башкача юнәлеш алды.Мин үземнең дүрт буын бабамны белүгә ирештем.Хәлиулла бабам,Хәкимулла бабам,Гайфулла һәм Абдулла бабам...Берничә атна эчендә үзебезнең нәсел шәҗәрәсен өлешчә төзи алдым.Ләкин алда әле бу эшне дәвам итәргә кирәк дип уйлыйм.
Хәкимов Абдулла Гайфулла улы-минем бабам.Ул-Бөек Ватан сугышы ветераны. Бабам турында күбрәк белү максатыннан, мин Бөек Ватан сугышы чоры турында күп кенә китаплар укыдым.Һәм менә “Алар илгә җиңү алып кайтты”(Әтнә,Әлмәт,Югары Ослан районнары) китабы белән таныштым. Бу томга Әтнә,Әлмәт,Югары Ослан районнарында туган һәм яшәгән 5572 сугышчы турында мәгълүмат тупланган.Алар арасында минем бабам Абдулла да бар.Аның турындагы белешмә 166 нчы биттә урын алган.
“Хәкимов Абдулла Гайфулла улы,1925 елда Комыргуҗа авылында туган.1941 елда моб., к-арм., санитар, 184 сп МВД,90 погранполк. 1946 елда демоб. Эш урыны: мәктәп,директор.1993 елда вафат булган,Комыргуҗа авылында җирләнгән”.Минем бабаем Тихвин фронтында сугыша.Тихвин фронты белән Ленинград блокадасын өзүдә катнаша,2 нче һөҗүм армиясе булган урыннарда була.
Сугыш...Сугыш диләр.Без бит аның нәрсә икәнен дә белмибез.Әмма безнең әби-бабаларыбыз,әтиләребез намусларына тап төшермичә,азатлыкны буарга ирек бирмәгәннәр.Бары тик алар Ватаныбыз халкын коллыктан саклап калганнар.Дөньяны 20 нче гасыр афәте-фашизмнан алар коткарганнар.Аларның бу олы батырлыкларын,тиңдәшсез хезмәтләрен бөтен дөнья халкы олылый,алар мәңгелеккә тарих битләренә язылып калган.
Ватан һәм халкыбыз иминлеге хакына яу кырларында һәм тылда тиңдәшсез батырлыклар күрсәтеп,киләчәгебезне һәм яшәешебезне саклап калган кешеләргә чын йөрәктән олы ихтирам хисләремне җиткерәсем килә.Явыз дошман белән көрәштә үзен үзе аямыйча,соңгы сулышына кадәр изге антына тугры калучы каһарманнар арасында минем бабам Абдулла да бар.
Бабам Абдулла 1925 нче елның 26 нчы октябрендә дөньяга килә.Комыргуҗа җидееллык мәктәбен әйбәт билгеләргә генә тәмамлап, Комыргуҗа авылында сельпода эшли башлый.1942 нче елда,17 яше тулгач,бабамны армиягә алып китәләр.Шул ук вакытта,бабамны Казанда 6 ай буе парашюттан сикерүче һөнәренә өйрәтәләр. Парашюттан сикерүче итеп бабамны сугышка алып китәләр. “Габдулланы сугышка алып китәләр ”- дигән хәбәр килгәч,әнисе Бибиһәдия моңа бик борчыла.Икенче көнне Бибиһәдия апай янына күршесе керә.Ул төш күрүе турында әйтә.Имеш,болында бер бозау үлән ашап йөри икән. Шулчак аның каршысына бүре килеп чыга һәм бозауның койрыгын тешләп өзә. Авыртуга түзә алмыйча,бозау авылга йөгерә.Бу төшне аңлатырга да тырышып карый. “Габдулла сугыштан яраланып кайтачак”-ди ул.Ана кеше бераз тынычланып кала.Бабаем яраланып госпитальда ята.Ләкин сәламәтләнгәннән соң,ул кабат сугышка китә.
Сугыш бетә...Сугыш беткәннән соң да,бабам ике ел хезмәт итеп кайта.Авылга ул кулы яралы килеш кайтып төшә.Бераз вакыт үткәч,ул Әтнә районына эшкә урнаша.1953 нче елдан 1957 нче елга кадәр Әтнә районы комсомол оешмасының беренче секретаре булып эшли. Казанда педагогия институтында читтән торып белем ала.Габдулла бабам Комыргуҗа авылында 25 ел мәктәп директоры була.1945-1966 нчы елларда мәктәп җидееллык,1966-1967 нче елларда сигезьеллык дип йөртелә.Ә 1985 нче елның 5 нче июлендә сигезьеллык мәктәп урта мәктәп булып үзгәртелә.Шушы мәктәптә эшләп,ул лаеклы ялга чыга.
Әбием,Сәләхиева Рәхилә, 1930 нчы елның 5нче апрелендә Арча районы Түбән Әзәк авылында туа.Әтисе -Йосыпов Сәләхетдин-абый бик тырыш кеше була. Ул авылда хисапчы булып эшли.
Әнисе -Әминә апа, тирә-як авылларына танылган оста тегүче була.
Алар гаиләдә дүрт бала тәрбияләнә. Апасы һәм ике энесе.
Әбием 1класска үзләренең Түбән Әзәк авылындагы җидееллык мәктәпкә 1937нче елда укырга керә һәм 7 нче классны 1944 нче елда тәмамлый.
Әбинең әтисе Сәләхетдин абый 1941 нче елда Германия гаскәре илебезгә кара яу булып басып кергәч, туган илен саклар өчен сугыш кырына китә.Һәм шул китүдән аңа туган авылына, яраткан гаиләсенә кире әйләнеп кайту насыйп булмый.
"Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда бөтен авырлык әни җилкәсенә төште. Әнинең сабыр, уңган, тырыш булуы нәтиҗәсендә без ул авырлыкларны җиңдек. Моңа әнинең оста тегүче булуы зур ярдәм итте",-дип сөйли торган булган әбием аның белән бергә эшләгән укытучы Ясминә апага.
Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Арча педагогия училищесына укырга керә. Гаиләдәге дүрт баланың өчесе укып, югары белем алалар. Моны да әби: "Әнинең, укуның кирәклеген аңлавы сәбәп булды", -дия торган булган.
"Арчада укыган чорда ашарга җитми иде, әни ике көн саен диярлек безгә кострюль белән бәрәңге төшерә иде",- дип искә алган ул үзенең укыган чорын.(Алар Арчада апасы белән бергә укыган булалар).
1948 нче елда Арча педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, Арча районы Мәңгәр мәктәбенә эшкә җибәрелә. Шул елларда Олы Мәңгәр авылында “Дуслык” дип исемләнгән ансамбль оеша.Әби шул ансамбльгә бик теләп йөри. Чөнки ул бик матур җырлаучы һәм оста биюче була. Алар-ансамбльдә йөрүчеләр, тормыш авыр булуга карамастан, яшәүнең ямен белеп, төрле авылларда концертлар куеп йөриләр.
Олы Мәңгәр авылында эшләгән чорларын "Бик күңелле яшәдек. Клубта завклуб булып эшләүче Риваль исемле егет белән бик дус идек. Клубта гел концертларга әзерлек алып бара идек. Биеп арыгач, клубның озын урындыкларына ятып ял итеп ала идек тә, тагын бии идек", -дип мавыктыргыч итеп сөйли торган булган ул.
1951 нче елда ул югары белем алу теләге белән Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетына читтән торып укырга керә. Һәм шушы институтны 1958 нче елда уңышлы тәмамлап, кулына югары белемле укытучы дипломы ала.
1954 нче елда аны хәзерге Әтнә районы Комыргуҗа авылы мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Ул вакытта мәктәп җидееллык була.
Комыргуҗа мәктәбендә ул татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый. Мәктәп директоры булып эшләүче Вафин Салихны 1955 елда Мәңгәргә күчерәләр. Шуннан соң 1955 нче елда әбиемне мәктәп директоры итеп билгелиләр. Һәм ул ике ел -1955-56,1956-57 нче уку елларында мәктәптә директор вазыйфасын башкара. 1957 нче елда мәктәпкә, моңарчы Көек мәктәбендә эшләүче, шушы авыл егете бабам Хәкимов Абдулла директор булып эшкә кайта.
Шуннан соң әби мәктәптә укытучы эшен дәвам итә. Эшләү дәверендә ул татар теле һәм әдәбияты белән беррәттән, география дәресләрен дә алып бара. һәм шушы чорларында география, татар теле һәм әдәбияты фәннәре буенча белемне күтәрү курсларында укый. Курска директор булып эшләгәндә дә бара.
1956 нчы елда ул Хәким абый белән Һәдия апа йортына килен булып төшә. Алар бабам белән яңа тормыш корып җибәрәләр. Алар өч бала тәрбияләп үстерәләр. Үзләре югары белемле булганлыктан, балаларына да белем алырга кирәклегенә төшендерәләр һәм тырышлыклары бушка китми.Барлык балалары да югары белем алып, тормышта үз урынын таба.
Эшләгән чорда бәйрәм саен халык алдында доклад белән чыгыш ясыйлар, лекцияләр укыйлар.
Эшләре бик тыгыз булуга карамастан,әбием сәхнә белән бик дус була. Авылда узган бәйрәм концертларында үзенең моңлы тавышын яңгырата, халык күңеленә моң өсти, оста итеп биюе белән халыкны таң калдыра.
Әби 40 ел мәктәптә балаларга белем бирә. 40 ел буе ул класс белән эшләп, аларга белем бирү белән бергә тәҗрибә дә җыя. Ул 8 чыгарылыш классын олы юлга озаткан.
Озак еллар балаларга белем биргәннән соң, ул 1985 нче елда лаеклы ялга чыга. Шулай булса да мәктәптә эшләргә туры килә аңа. 1986/87, 1987/88 нче уку елларында ул соңгы елларын эшли.
“Рәхилә апа миндә дә туган телгә мәхәббәт уятучы укытучыларның берсе.
Менә шундый ягымлы сүзләр белән башлана иде мин яраткан татар теле дәресе. Аның һәр дәресе кызыклы үтә иде. Мавыктыргыч итеп теманы аңлата һәм тормыштан мисаллар китереп, әсәрдәге проблемага карата һәрберебезнең фикерен тыңлый иде. Ул миңа укытучы һөнәрен сайларга этәргеч бирде, үз-үземә ышанырга, көчле булырга өйрәтте”,-дип сөйли минем татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәмсетдинова Клара Кәбир кызы
Ә әбием турында тагын да күбрәк материал туплау өчен мин “Сөембикә” журналыннан (№4,апрель,2000 ел) аңа багышланган “Ана бәхете-балаларда” исемле Гөлназ Базарова мәкаләсен таптым. Ул мәкалә әбиемнең 70 яшьлек юбилеена багышлап язылган.Гомере буе мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыткан әбием безгә дә туган телебезнең асылын,аһәңен,матурлыгын җиткерде.
Әби-бабаларыбыз мирасын,тәрбиясен буыннан-буынга тапшыруы,нәселебез шәҗәрәсенә тап төшермичә яшәү-безнең бурычыбыз.Үткәннәрне барлап,киләчәккә күз төбәп яшәргә кирәк.Намусыбызны тапламыйча,вөҗданыбызга хыянәт итмичә һәм инде нәсел шәҗәрәбезне өзмичә гомер итәргә тырышсак иде.
Бәхетле мин әти-әни булгач,
Туганнарым булгач янымда,
Дус-ишләр ярдәм итеп торгач,
Кыен чакта тормыш юлымда.
Миңа күп эзләнергә,сорашырга,нәселебезне тикшерергә туры килде.Эзләнгән,сорашкан саен яңа һәм кызыклы мәгълүматларга юлыктым.Ул мәгълүматлар әле тикшерүне көтәләр.Шуңа күрә әле мин бу эшемне дәвам итәргә,бабамның сугышчан тормыш юлы турында архив материаллары белән танышырга,өченче һәм дүртенче буын бабаларым тормышы һәм әти-әниемнең балачак һәм яшьлек еллары,нәселебездәге башка күренекле кешеләр турында турында да материаллар тупларга,шәҗәрәләрне өйрәнүче якташ галимебез Марсель Әхмәтҗанов белән очрашырга телим.
Мин җиде буынга кадәр нәселебезне бик яхшы белергә кирәк дигән нәтиҗәгә килдем.Чөнки нәселебездә булган гүзәл холыклы,тырыш,белемле,иманлы шәхесләр безгә үрнәк булып тора.Без дә алар белән горурланабыз.Аларны хөрмәт итәбез.Бу эшне әле алга таба дәвам итәргә,тагын да камилләштерергә кирәк дигән фикердә калам.
Гөнаһсызга җиргә кан-яшь түгелмәсен,
Буыннарны бәйләп торган нәсел җебем өзелмәсен!
Кулланылган әдәбият:
Сказки пластилинового ослика
Астрономический календарь. Февраль, 2019
Сочини стихи, Машина
Вокруг света за 80 дней
Зимний дуб
Комментарии
Нәселем шәҗәрәсен барлаганда
Нәселем шәҗәрәсен барлаганда
Нәселем шәҗәрәсен барлаганда
Нәселем шәҗәрәсен барлаганда