Исследовательская работа по архитектуре Булгар.
Вложение | Размер |
---|---|
bolgar.doc | 420 КБ |
Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының
Адав – Толымбай авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе
БОЛГАР АРХИТЕКТУРА
ҺӘЙКӘЛЛӘРЕ
Эшләде: Буа муниципаль районының Адав – Толымбай авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең
9 класс укучысы Юнысов Ильяс Илһам улы
Җитәкче: Гыйззәтуллина Э.И.,
тарих укытучысы
2010 – 2011
Кереш....................................................................................................................3-4
I. Бөек Болгар шәһәре тарихы............................................................................5-8
§ 1.2. Тикшерү тарихыннан.................................................................................7-8
II. Болгар архитектура һәйкәлләре………………………...............................9-17
§ 2.1. X – XIII гасырларда шәһәр ныгытмалары.............................................9-10
§ 2.2. Хан мәчете..............................................................................................10-11
§ 2.3. Көнчыгыш төрбә....................................................................................11-12
§ 2.4. Төньяк төрбә...........................................................................................12-13
§ 2.5. Кызыл пулат............................................................................................13-14
§ 2.6. Ак пулат..................................................................................................14-15
§ 2.7. Кара пулат....................................................................................................15
§ 2.8. Кече манара..................................................................................................16
§ 2.9. Хан төрбәсе.............................................................................................16-17
Йомгаклау.............................................................................................................18
Кулланган әдәбият..............................................................................................19
Өстәмә...............................................................................................................20-24
Әйе, мин Ш. Мәрҗәни белән бик килешәм. Һәрбер кеше үзенең нәселенең, халкының, туган ягының тарихын белергә хаклы. Тарихны белү ул хокук кына түгел, бурыч та.
Шәхсән мин тарих белән кызыксынам. Тарихыбызның никадәр бай, тирәнтен булуы мине горурлык хисе белән яшәтә һәм яшәтәчәк, чөнки безнең халкыбыз тарихы аеруча гыйбрәтле. Борынгы бабаларыбыз элек–электән үз дәүләтенә, шәһәрләргә, дингә–иманга, югары үскән рухи мәдәнияткә ия булган. Дошманнар килеп, аларның дәүләтләрен, шәһәр, авылларын, күпләгән халкын юк иткәннәр. Әмма халкыбызның таланты, тырышлыгы белән дәүләт, шәһәрләр яңадан калыккан. Тормыш тагын алга киткән. Гасырлар узган. Ил өстенә тагын афәт килгән. Элеккесеннән дә явызрак, мәкерлерәк дошман илебезне яулап алган. Шулай да халкыбыз бетмәгән, бирешмәгән. Иле-көне бетсә дә халык булып калган. Без шуны истә тотып горур булып алга таба барырга, үрләрне яуларга тиеш, чөнки милли үзаңы югары булган халык кына тарихта саклана.
Бүгенге көндә мине Болгар дәүләте арихитектурасы бик кызыксындырды, шул сәбәпле өйрәнү эшемне “Болгар архитектура һәйкәлләре” диеп атадым.
Эшнең максаты: Болгар шәһәре биналарының архитектурасын тирәнтен өйрәнү.
Бурычлар:
Эшнең структурасы түбәндәгечә: эш “Бөек Болгар шәһәре тарихы” һәм “Болгар архитектура һәйкәлләре” дип исемләнгән ике бүлектән тора. Беренче бүлек ике парагрофка бүленгән. Беренче парагрофта Бөек Болгар шәһәренә кыскача тарихи белешмә бирелгәнлектән ул “Кыскача тарихи белешмә” дип аталды. “Тикшерү тарихыннан” дип исемләнгән өлештә сүз Болгар хәрабәләрен тикшерү тарихы язылган. Икенче бүлек тулаем Болгар архитектура һәйкәлләрен тасвирлауга багышланган һәм үз чиратында тугыз прагрофка бүленгән. Һәр парагрофта Болгар шәһәренең истәлекле биналары архитектурасы тирәнтен чагылдырыла. Йомгаклау өлешендә эшкә нәтиҗә ясалган. Кулланган әдәбият һәм өстәмәләр күрсәтелгән.
I. Бөек Болгар шәһәре тарихы.
Җиһанда болгарның вар
Улдыгына канигъ улсыннар.
Г.Тукай
Киң алкын Иделнең сул ягында, текә яр буенда, Кама койган җирдән 30 км түбәнрәк, ерак – ераклардан ап – ак хәрабәләр күренеп тора. Борынгы Бөек Болгар шәһәренең (Шәһре Болгарның) тарихи истәлекләре ул. Бу шәһәр үз исемен хәзерге татар халкының элгәрләре булган болгар халкы исеменнән ала. Болгарлар IX – XIV йөзләрдә Урта Идел буенда һәм Каманың түбән агымында Идел буе Болгар дәуләте дигән илдә яшәгән[1]. Берничә гасыр буенча бу дәүләтнең башкаласы Болгар, яки, борынгы рус елъзмалары буенча, Бөек Болгар шәһәре булган.
Хәзерге вакытта ул урында Болгар авылы тора. Авыл тирәсендә бик зур шәхәр җимерекләре бар. Кайчандыр шаулап торган зур шәһәр тирәсендәге хәрби ныгытмалар инде ишелеп беткән, чокыр һәм өемнәр генә калган; җимерекләр арасында ак таштан салынган биналар калкып тора, аларның күбесен инде туфрак баскан. Борынгы шәһәрдән инде әнә шундый хәрабәләр генә калган. Тарихның мәңгегә тынып калган мәһабәт бу шаһитларын күргәч, дулкынланмыйча мөмкин түгел. Биш гасыр буенча җыела килгән җир катламнары һәм ут – янгын көлләре астында шәһәрдәге борынгы тормыш эзләре – мичләре һәм базлары белән агач өй калдыклары, көн – күреш кирәк – яраклары, эш кораллары, һөнәрчеләрнең эш урыны, төрле калдык –постыклар, урамга түшәлгән ташлар, су үткәргеч торба калдыклары, таш бина нигезләре тагын да күбрәк.
Урта гасыр башларында Урта Идел һәм Түбән Кама буйларында Көнчыгыш Европадагы беренче дәүләтләрдән булган Идел буе Болгар дәүләте оешкан.VII-VIII гасырларда Урта Иделгә көньяктан ярымкүчмә болгар кабиләләре килеп чыккан. VIII гасыр башында болгар кабиләләренең бер өлеше Урта Идел һәм Түбән Кама буйларында күчеп утырган.
IX-X гасырлар чигендә Идел буе Болгар дәүләте оешкан[2].
Болгар патшалары Багдад халифәте белән элемтәгә кергәннәр. 922 нче елда Урта Иделгә хәлиф илчеләре килгән. Ул тарихта “Ибн –Фадлан илчелеге” исеме белән мәгълүм[3]. Болгар патшасы Алмыш үз дәүләтенең хәлифәткә дин ягыннан буйсынуын таныган, ә гарәп дине-ислам-болгарларның дәүләт дине булып киткән.
Алтын Урда кулы астында Болгар иле политик һәм экономик мөстәкыйльлеген беркәдәр саклап кала алган. Идел шәһәрләре яңадан торгызылган XIV гасырда илдә һөнәрчелек, авыл хуҗалыгы һәм сәүдәнең алга китүе күзәтелгән. Яңадан башкалага әйләнгән Шәһре Болгарны рус елъязмалары “Бөек шәһәр”, “Бөек Болгар” дип атаганнар.
XVI гасырда элекке Болгар җирләре Русь иле карамагына күчкән. XVIII гасырда җирле халыкны христиан диненә күчерү һәм шәһәр харәбәләренә мөселманнарның хаҗ кылырга килүен булдырмау өчен, шәһәр территориясендә православный христиан монастыре төзелгән, 1752 нче елда Успенский чиркәве салынган[4]. Хан мәчете җимерекләре янында сакланып калган болгар төрбәләрен монахлар үз хаҗәтләренә яраклаштырган; бер төрбәне кечкенә генә гыйбадәтханә - “Изге Николай чиркәве”, икенчесен хуҗалык максалары өчен “Монастырь нәүрәбе” иткәннәр.
§ 1.2. Тикшерү тарихыннан
Болгар шәһәренең хәрабәләре тикшеренүчеләрнең игътибарын XVII гасыр башларында җәлеп иткән. 1712 нче елда ук инде, шәһәр территориясендә православный монастырь төзелү уңае белән килгән дьяк Михайлов шәһәрне “урап алган вал эчендәге борынгы корылмаларны” шактый тулы тасвир иткән.
1722 нче елда Болгарга Петр I килгәндә анда җимерелеп бетмәгән 70 тән артык бина була[5]. Ул борынгы шәһәрнең таш корылмаларын саклау, болгарча һәм әрмәнчә язылган кабер ташларын җыю һәм тәрҗемә итү чарасын күрергә кушкан һәм харәбәләрне тарихи истәлек сыйфатында киртәләр алырга боерган.
Истәлекләрне тасвир итү һәм аларның планын эшләү, рәсемгә төшерү эшләре VII йөзнең икенче яртысында Идел буе һәм Россиянең көнчыгыш төбәкләрен өйрәнү максаты белән Фәннәр академиясе оештырган экспедицияләрне җитәкләүче Лепехин һәм Паллас тарафыннан башкарылган.
Истәлекләрне тикшерү XIX гасырда гына башланган.
Совет власте елларында Болгар шәһәренә урынын тикшерүгә аеруча зур әһәмият бирелгән.
1950 – 1954 нче елларда шәһәр калдыкларын өйрәнүне Куйбышев шәһәре экспедициясе дәвам иттергән.
1954 нче елда Казан шәһәренең архитектор С.С.Айдаров җитәкчелегендәге махсус фәнни – реставрация производство мастерское Болгарның җир өстендәге харабәләрен өйрәнә һәм ныгыта башлаган.
1957 нче елда Болгар шәһәре чикләрендә Куйбышев сусаклагычының яр чите, шулай ук Хан төрбәсе янындагы зират урыны өйрәнелгән.
1962 нче елда Болгарда музей ачылган. Аның экспонатлары Шәһре Болгарның тарихын һәм материал культурасын яктырткан.
1964 – 1970 нче елларда реставрация – торгызу эшләре башланган. СССР Фәннәр академиясе оештырган Идел буе археологик экспедициясенең Болгар отряды, А.С.Воскресенский, Н.В.Аксенова һәм башкалар катнашында, С.С.Айдаров белән бергә, архитектура – археологик тикшерү үткәргән. Хан мәчете, төрбәләр, Хан төрбәсе, Кече манара, Кара пулат өйрәнелгән[6].
Шәһәр урынын археологик такшерү документлары һәм коллекцияләре Болгар дәүләт тарихы – архитектура зааповеднигы фондларыда (Болгар), ТАССРның Дәүләт музеенда (Казан), Дәүләт тарихы музее (Мәскәү), СССР Фәннәр академиясенең Архиология институты, Дәүләт эрмитажы (Ленинград), Казан шәһәренең махсус фәнни – реставрация мастерское фондларында саклана[7].
1968 нче елда Болгар РСФСР Министрлар Советы карары белән Дәүләт тарихи-архитектура тыюлыгы дип игълан ителгән[8] (өстәмә № 1).
II. Болгар архитектура һәйкәлләре.
§ 2.1. X – XIII гасырларда шәһәр ныгытмалары
Саумы, изге ата-бабам җире!
Болгар иле, сиңа эндәшәм.
Үткәнемне таба алырмынмы
Хәрабәләр буйлап эзләсәм?!
Саркып чыга кабер ташларыңнан
Ерак бабамнарның моңнары.
Һәрбер ташка уеп язылган күк,
Халыкларның түккән моң-зары.
Сәфәр чыктык. Тарих сукмагының
Һәрбер ташы бөек сер аның.
Мең еллыклар аша алып килгән
Болгар җире халкым моңнарын.
Шәһәр салу өчен урын бик кулай сайланган. Төньяктан дошман килеп чыга калганда, 30 – 35 метр биеклектәге текә яр халыкны яхшы саклаган.
Шәһәрдән төньякка 6 км. ераклыкта Көнчыгыш Европаның төньягы белән көньягы тоташтыра торган Идел, ә 30 км. көнбатыштарак Европаның Урал белән, Көнбатыш һәм Көньяк Себер белән сәүдә элемтәсен тәэмин итүче тагын бер мөһим су юлы – Кама елгасы үткән[9].
X гасыр тирәсендә бу җирләрдә оешып килә торган сыйнфый җәмгыятьнең – болгар кабиләләренең югары катлавы басып алган. Гади халык бәйсезлеген югалткан. Хакимлекне ныгыту өчен болгар патшалары һәм биләре хәрби ныгытмалар төзи башлаганнар.
Болгар җирендәге шәһәрләр турында әүвәлге мәгълүматларны X гасырның беренче яртысында яшәгән гарәп географы әл-Бәлхи хезмәтеннән табабыз: “Болгар – халкы Ислам динен тотучы илнең һәм Җәмигъ мәчете булган шәһәрнең исеме”[10].
Археологик тикшерүләр Болгарда X – XIII гасырларга караган ныгытмаларны ачарга ярдәм иткән. Янәшә сузылган ике озын казылма төньяк – көнбатыштан көньяк – көнчыгышка таба Идел террасасыннан Иерусалим ергагы битләвенә сузылып, мәйданы 6000 кв. километр чамасы булган калку җир чыгынтысын чикләп торган. Казылмаларның арасы 8 метрга тигез[11]. Көнчыгыштагы эчке өем дошманнан саклану өчен төп корылма саналган. Казылмалр кырыенда агач стеналар булган, алардан калган баганалар эзләре археологлар тарафыннан ачылган.
XIII гасырның икенче яртысында һәм XIV гасыр башында Болгар шәһәре чәчәк ату чорын кичергән. Шәһәр борынгы ныгытмалар чигеннән төньякка, көнбатышка һәм көнчыгышка таба киңәйгән. Бу якларда шәһәрнең яңа үзәге барлыкка килгән. Үзәк Хан мәчетен (Җамигъ мәчете) дә шунда сала башлаганнар. Бу манументаль корылмадан дивар (стена), мөеш (почмак) манаралары, портал һәм таш багана нигезләренең җимерекләре безнең көннәргәчә сакланып калган. Урыны – урыны белән идән дә сакланган.
§ 2.2. Хан мәчете
Хан мәчете (Җамигъ мәчете). Башкаланың үзәк мәчете 1236 нче елгы вакыйгалардан соң ук төзелә башлаган һәм XIII гасырның 60 нчы елларында салынып беткән. Башта (XIII гасырда) бина 32x34 метрлы турыпочмаклык рәвешендә булып, аның эчендәге дүрткырлы ак таштан ясалган 20 багана (5 рәттә 4 әр багана) аркалар төзмәсен һәм дүрт кыеклы агач түбәне терәтеп торган. Төньяктагы төп фасадка гөмбәзле портал (көрү урыны) һәм биек манара килеп ялганган[12]. Мәчетнең штукатурлаган таш стеналары дүрт яктан да тышкы контрфорслар белән ныгытылып, аркалар төзмәсе ясаган өстәмшә басып алар өстенә төшкән. Бинаның 2 метрга кадәр тирәнлектәге нигезе имән субайлар сугып тыгызландырылган грунт өстенә салынган. Мәчетнең стеналарын һәм почмакларын стена өченә салып калдырылган имән бүрәнәләр белән ныгытканнар. Гөмбәздә өчке залның кыйбласына михраб төзелгән. Ул ташка чокып эшләнгән матур бизәкләр белән каймалап алынган булган. Такта идән сайгаклары ком һәм вак таштан әзерләнгән һәм известь измәсе кушылган махсус нигезгә җәелгән. Эчке залга көн яктысы тәрәзәләрдән төшеп торган. Бу тәрәзәләр, ихтимал, такта түшәмнең матчаларын тотып торучы аркалар белән бер биеклектә булган.
Баштагы Болгар гыйбадәтханәсе эчендә залы, күп рәтле колонналары, портал уемы һәм түбәсенә симметриясез урнаштырылган манарасы булган Көнчыгыш мәчетләренә охшаган. XIX гасырда төшерелгән рәсемнәрдән, планнардан күренгәнчә, бу мәчетнең “Олы манарасы” әле яхшы сакланган булган.
“Олы манара” кечерәк өске һәм зур аскы цилиндрлардан торган 24 метрлы кәүсәдән гыйбарәт. Аскы цилиндрның төп кәүсәсе сигез кырлы аскы кат аша 5x5 метр зурлыктагы дүрткел терәккә күчкән. Манара эчендәге түгәрәк галереялы өске цилиндрик катка әйләнмә баскыч алып менгән, аны кечерәк кенә алты тәрәзә яктырткан.
Манараның биеклеге А. Михайлов язуы буеча 11 сажин (23,43 м), ә 1779 нчы елда Болгар хәрәбәләрен тикшергән академиклар П. Паллас һәм И. Лепехин әйтүенчә, 12 сажин (25,56 м) булган[13].
§ 2.3. Көнчыгыш төрбә
Хан мәчете каршындагы Көнчыгыш төрбә ( “Изге Николай чиркәве”) (өстәмә № 2). Хан мәчетенең көнчыгыш фасады каршында XIV гасырның 30 нчы елларында төрбә салынган. Соңгы чорларда ул җимертелгән, ә гасыр башында аны “Изге Николай чиркәве”нә әйләндерелгән.
Төрбәнең аскы өлеше дүрт кырлы (10х10 м), өске өлеше сигез кырлы, биеклеге 7 метрдан арткан таш бина[14]. Ян – якларында тотрыклылык өчен, контрфорслар тибындагы дүрт кырлы терәкләр эшләнгән.
Төрбә үзенең элекке рәвеше белән көнчыгышка хас чатырлы, чыгынкы порталы һәм дүртпочмаклы эчке бинасы булган тирбәләр тибына кергән. Эчке зал приамидаль кыекчыклар аша эчтән һәм тышкы яктан акрынлап сигез кырлы икенче яруска күчкән. Сакланып калган эчке бүлмәнең ярымсферик гөмбәзле түшәме булган. Чиркәү итеп файдалана башлаганга кадәр бинаның ишеге һәм кушып салынган портал уемы көньякка карап торган. Калган өч яктан үзәк сызык буенча бераз кечерәк тәрәзләр – гөмбәз рәвешендәге уемнар урнашкан. Бина эчтән һәм тыштан штукатуркаланган. Төрбә эчендә казу эшләре үткәрелмәгән, ләкин XVIII гасырда ук инде монда болгарларның кабер ташлары табылган.
Хәрабәләрне чиркәү итеп үзгәртеп корган вакытта көньяк портал уемы калдыкларын сүтеп көнбатыш якка күчерү, ук сыман гөмбәзле ишек уемын тәрәзә итеп үзгәртү һәм элекке төрбәнең тәрәзәсен зурайтып, яңа ишек өчен турыпочмаклы уем ясау юлы белән, бинаның төп фасады көньяктан көнбатышка күчерелгән. Шул ук вакытта чорма кушылган каплан торган таш чатыр калдыкларын сүтеп, аның урынына сигез кыеклы агач түбә һәм башына тимер тәре куелган гөмбәз эшләгәннәр. Шуның белән бергә, гөмбәз авырлыгыннан кыйшайган көнчыгыш стена хәзер дә сакланып калган ике таш контрфорс ярдәмендә ныгытылган. Төньяк һәм көнчыгыш тәрәзә уемнары киңәйтелгән, көнчыгыш стенада өстәмә тәрәзә тишкәннәр.
§ 2.4. Төньяк төрбә
Хан мәчете каршындыгы төньяк төрбә (“Монастыр нәүрәбе”).
XI гасырның 30 нчы елларында Хан мәчете янында, аның төньяк фасады каршында тагын бер төрбә төзелгән. Бу төрбәнең хәрабәләре озак вакытлар буена “монастыр нәүрәбе” исеме белән йөртелгән, чөнки Успенский монастыренең монахлары аны нәүрәп итеп файдаланганнар[15].
Төньяк төрбә көнчыгыш төрбәгә караганда шактый нык җимерелгән. Төзелешләре ягыннан охшашлыгына һәм сакланып калган детальләрнең тәңгәлләгенә карап, төрбәләрнең икесен дә бер үк типка кертергә мөмкин. Төньяк төрбәнең фундаменты, эчке стеналарның бер өлеше белән аның эчке акташы һәм тышкы стенаның берничә рәт тышлыгы, ишек-тәрәзә уемнары, дүрт кырлы терәктән сигез кырлыкка күчкән урында почмак кыеклары һәм гөмбәзнең түгәрәк терәге сакланып калган.
§ 2.5. Кызыл пулат
Иделнең сулъяк яры итәгендә, Хан мәчете комплексыннан түбәндәрәк, Кызыл пулат җимерекләре күмелгән калкулык бар. Бу – борынгы мунчаның таш-кирпеч калдыклары. Стеналарының эчке ягы кызыл төскә буялган булуына карап, аны Кызыл пулат дип атаганнар
Кызыл пулат 1938 – 1940 елларда өйрәнелә башлаган. Мунчаның нигезе һәм 1,5 – 2 м биеклеккә кадәр сакланган стена терәге казып чыгарылган. Идән астыннан җылыту системасы, чүлмәк торбалар буенча су кертү һәм канализация системасының төзелеше, биналарның гөмбәзле түшәме, су тутыру өчен ясалган таш чаннар һәм башкалар да мунчаның Көнчыгыш тибында салынганлыгын күрсәтеп торган. Революциягә кадәрге татар тарихчысы М. Рәмзи Казан, Болгар һәм татар дәүләтләре турындагы китабында Әл-Җәвалики язмаларыннан кайбер өзекләр биргән: “Аларның (болгарларның) корылмалары Рум (Византия) корылмаларына охшаган”[16].
Мунчаның дүрт почмагына 4х4 м зурлыктагы дүрт камера урнаштырылган, һәр стена буенда һәм уртада су чаннары булган әвернә формасындагы үзәк залы – 14х16 м зурлыктагы юыну бүлмәсе булган[17]. Юыну бүлмәсенә таш утыргычлары булган ике чишенү бүлмәсе, сакын су өчен таш цистернасы, кайнар су өчен бакыр казаны, су һәм бүлмәләрне җылыту өчен миче булган озынча бүлмә килеп тоташкан.
Биналар (үзәк зал һәм почмактагы дүрт бүлмә) ярымцилиндр һәм ярымсферик гөмбәзләр белән капланган. Казып тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, стеналарның 1,5 м га кадәрге аскы өлеше һәм нигезләре таштан булган. Стенаның өске өлеше, мичләр һәм гөмбәзләр 25х25х4 см чамасы зурлыктагы кирпечтән төзелгән[18]. Стеналар эчке һәм тышкы яктан кирпеч вагы кушып ясалган известь эремәсе белән штукатурланган. Стеналарның эчке ягы ал, кызыл, зәңгәр төсләргә буялган. Идәнгә әйбәтләп таш плиталар җәелгән, аларда суны канализация торбаларына агызу өчен улаклар уелган. Плиталар астында, су үткәрми торган измә катлавыннан түбәндәрәк, җылыту системасы каналлары урнашкан. Таш чаннарга кайнар һәм салкын су стена эчендә калдырылган чүлмәк торбалар буенча килгән. Салкын су таш стернада сакланган, аның буе 4,5 м, иңе 3 м, сакланып калган биеклеге 1,6 м. Кайнар су калынлыгы 9 мм лы җиз казаннарда астагы мичтән ут ягып җылытылган[19].
Заманында бу мунча яхшылап таш түшәлгән мәйданда булган. Мәйдан уртасында фонтанлы бассейн торган.
§ 2.6. Ак пулат
Ак пулат Болгардагы зур мунчаларның берсе – җәмәгать мунчасы булган. Бу монументаль бина ярым җимерек хәлдә XIX гасырның 60 нчы елларына кадәр сакланып килгән. Ак пулатнын Паллас төшергән рәсеме дә сакланган.Ул чакларда әле аның стеналары калкып торган, гөмбәзле түбәсе дә чагыштырмача яхшы хәлдә булган.
Ак пулат рәсемнәренә нигезләнеп,түбәндәгеләрне генә өстәп әйтергә була: аның гөмбәз астындагы үзәк залның биеклеге 6 м чамасы, ә почмактагы камераларның биеклеге 4 м булган[20]. Гөмбәзләр һәм көймәләр өстенә кирпеч стеналарны явым-төшемнән саклау өчен күп кыеклы такта түбә ябылган. Түбәдә, гөмбәзләрнең якты төшә торган уемнары турысында, тәрәзәләр булган. Үзәк зал стеналары һәм гөмбәзләре штукатурланган профильләр (архивольтлар, кессоннар һ.б.) белән бизәлгән. Бу мунчаның да төзелү вакыты чама белән XIV гасырга туры килгән.
§ 2.7. Кара пулат
Ак пулат хәрабәләреннән ерак та түгел, калкулыклар арасында стеналары каралган һәм яртылаш җимерелгән таш бина калкып тора. Аны шартлы рәвештә “Кара пулат” дип атаганнар. Нигезе квадрат формасындагы (7х7 м) бу корылма 4 катлы итеп эшләнгән һәм өсте гөмбәз белән капланган[21].
Башта Кара пулат ике катлы корылмадан гыйбарәт булып, икенче катында гөмбәзле залы һәм аның тирәсендә төрле максатлар өчен файдаланылган бүлмәләре булган; үзәк гөмбәз өстендәге түбә очлыгы хәзер юк; ул сигез кисәктән торган тоташ яки чатырлы корылма булырга мөмкин. Кушып салынган биналарның икенче каттагы идәннәре бер-берсенә һәм үзәк залның такта идәненә карата төрле биеклектә булган. Өстәмә биналарның икенче каты төньякта һәм көнбатышта өсте ябулы галерея булып хезмәт иткән, анда мәһабәт портал һәм таш баскыч булган. Калган ике яктан исә ябык биналар һәм көньякта икенче катның гөмбәзле залына керә торган ишек каршында ачык портал уемы булган.
Барлык бүлмәләр дә эчтән штукатурланган. Көнчыгыштагы өстәмә бинаның беренче катында идән биеклегендә гөмбәзле зал астындагы үзәк бинага баручы бормалы канал табылган.
Җирле халык риваятьләрендә Кара пулат ханның хөкем итү урыны булган диелә.
§ 2.8. Кече манара
Кече манара – Болгарның иң яхшы сакланган архитектура һәйкәле.
Кече манара аңардан детальләрнең бераз үзгәрәк булуы һәм тәбәнәклеге (чатырлы очыннан башка 12 м чамасы) белән аерылган. Кирпечләрне тезү системасы, төзү материаллары һәм измә катышмалары ягыннан ул төрбәләргә һәм Хан мәчетенең почмак манараларына тәңгәл.
Композиция ягыннан манара зур “кәүсә”дән гыйбарәт. Аның куб рәвешендәге аскы өлеше, Көнчыгыш төрбә һәм Хан мәчетендәге кебек үк, өчпочмаклы кыеклар ярдәмендә акрынлап сигез кырлы арадаш яруска күчкән. Ә арадаш ярус шундый ук, ләкин ваграк булган һәм биш яфракчалы кисмә пальметкалар белән бизәкләнгән кыеклар аша биек цилиндрик кәүсәнең түгәрәк нигезенә тоташкан. Өскә таба нечкәреп килгән цилиндрик кәүсә өстенд конус түбәле галерея бар. Ул гөмбәзле ишек уелган тәбәнәк кенә түгәрәк катны әйләндереп алган. 45 басмалы әйләнеч таш баскыч манара эченнән өске катка алып менә.
Эчке һәм тышкы яктан стеналарга әйбәтләп юнылган туф һәм ак таш блоклар тезелгән һәм бер өлеше штукатурланган. Аскы дүрткел катның төньягында баскычка керә торган гөмбәзле ишек, көнбатышта исә шул ук биеклектә гөмбәзле куыш урнашкан. Ишек һәм куыш уемнарында матур бизәкле кайма зләре сакланган. Каймалар ташка нәфис итеп уеп эшләнгән, үсемлек һәм үрелмә геометрик орнаментлар белән бизәлгән.
§ 2.9. Хан төрбәсе
Кече манарадан төньякка таба,элекке зират территориясендә XIV гасырның өч төрбәсе җимерекләре сакланган. Аларның уртадагысы, чагыштырмача яхшырак сакланганы, шартлы рәвештә “Хан төрбәсе” дип йөртелә. Борынгы вакытларда монда берничә таш төрбә төзелгән һәм алар арасында Хан төрбәсе дигәне дә булган. Аның хәрабәләренең рәсемен беренче тапкыр XIV гасырда ясаганар. Хәзерге Хан төрбәсенең төньяк һәм көнбатыш диварлары җимерелмичә сакланган диярлек. Әүвәлге рәвешендә бу бина план киселешендә 8,5х8,5 м лы дүрткел корылмадан гыйбарәт булып, аның порталы булмаган, түбәсе гөмзәпләп эшләнгән. Эчке өлеше дүрт кырлы аскы каттан торган почмак кыеклары (тромплар) ярдәмендә ул акрынлап сигез кырлыкка, аннары төрбәләрдәге һәм Хан мәчетендәге кебек үк, гөмбәзнең түгәрәк нигезенә күчкән. Бинаның дүрт кырлы тышкы өлеше эчтәге дүрткә һәм сигезгә бүленешне кабатламый, бәлки, тоташ куб рәвешендә булып, ярымсферик гөмбәз өстенә дүрт өлешле йомык гөмбәз салынган.
Төрбәнең тышкы ягы штукатурланмаган һәм туфтан эшләнгән ике төрле – эре һәм вак йөзлек блоклардан торган. Ул блоклар тезмәсенең чик конфигурацияләре гөмбәздән һәм аның өстендәге түбәдән төшкән конструктив басым көчләренең бүленешен ачык күрсәтә. Дүрт стенаның да урта сызыгы буенча тар гына тәрәзәләр уелып, югарыда алар киртләч булып очланган. Төрбәге керә торган төп ишек башта төньяк фасадның урта сызыгы буенча урнашкан булган, ә соңыннан, бинаны реконструкцияләгән чакта аңа көнчыгыш һәм көнбатыш якларда башка төрбәләр кушып салганнар һәм ишекне көньяк фасадның урта сызыгына күчергәннәр. Бүгенге көндә Хан төрбәсе рестоврация эшләре нәтиҗәсендә ачылып, консервацияләнеп куелган. Бу һәйкәлләр халкыбызның бай тарихын чагылдырып, хәзерге һәм киләчәк буынга истәлек.
Истәлеккә ташлар гына ята
Болгарымның изге ташлары.
Шулар белән бергә киселгәннәр
Ерак бабайларның башлары.
Мин ишетәм монда кайгы – сагыш,
Моң – зар аша килгән аһәңне.
Хәрабәләр генә калса – калган,
Тик онытма, Болгар, бәһаңне.
Йомгаклау
“Болгар архитектурасы” эшен эшләү нәтиҗәсендә мин Шәһри Болгар тарихын, аның бина архитектурасын тирәнтен өйрәнеп, үзем өчен күп мәгълүмат алдым. Мәсәлән: Болгар IX-X гасырларда барлыкка килгән борынгы шәһәр. Монгол яуларын кичергән, ә аннан соң XIV гасырда Болгар шәһәре чәчәк аткан. Аның зураюы һәм төрле һәнәрләрнең алга китүе, монументаль биналар төзелү шул вакытларга туры килгән. Болгар төзүчеләренең даны чит илләргә дә барып җиткән. Болгарда остлар кулы белән салынган 70 ләп бинанаң хәрабәләрен әле XVIII гасырда да күрергә мөмкин булган. Хәзерге көндә аларның бик азы гына сакланып калган. Җамигъ мәчете, Олы манара, Көнчыгыш төрбә, Төньяк төрбә, Кара пулат, Кызыл пулат, Ак пулат, Кече манара, Хан төрбәсе, бу биналар борынгы архитектура һәйкәлләре. Мәсәлән: Болгар хәрабәләрен махсус тикшергән архитекторлар һәм археологлар, Кара пулатны бөтен Россия җирендә урта гасырлардан калган иң әһәмиятле һәм кызыклы истәлекләр рәтенә керткәннәр.
Болгар архитектурасы җирле культура белән Уртак Азия, Кавказ, Мисыр культура элементларының уртак җимеше. Декоратив аркалар, тәрәзәләр арасында нәкышлап эшләнгән чәчәкле бизәкләр, капительле ярым терәкләр болгар монументаль архитектурасының шактый югарылыкка ирешүен күрсәтүче дәлиләр.
Алада язылганнардан күренгәнчә Болгар тарихыбызның иң истәлекле урыннарының берсе. Кыш үтеп, көннәр бераз җылытып җибәрүгә, илебезнең төрле төбәкләреннән бирегә төркем - төркем булып экскурсантлар агыла. Яшьләре дә, картлары да Шәһри Болгарны күрергә ашкына. Шул сәбәпле М.Ш.Шәймиев Болгар шәһәрен үз карамагына алып, җәмәгатьчелек булышлыгы белән, аны төзекләндерү эшен башлап җибәрде.
Изге эшне башлап җибәрлек, хәерле сәгатьтә!
Кулланган әдәбият:
Өстәмә № 1
Болгар дәүләт тарихи-архитектура тыюлыгы
Өстәмә № 2
Көнчыгыш төрбә
Өстәмә № 3
Төньяк төрбә
Өстәмә № 4
Кара пулат
Өстәмә № 5
Кече манара
[1] Айдаров С.С. Аксенова Н.Д. Болгар Шәһәре. – Казан, 1971. - 3 б.
[2] Фәхертдинов Р.Г. Татар халкы һәм татарстан тарихы. – Казан, 2001. - 69 б.
[3] Айдаров С.С. Аксенова Н.Д. Болгар Шәһәре. – Казан, 1971. - 5 б.
[4] Шунда ук. – 9 б.
[5] Фәхретдинов Равил Мондадыр безнең бабайлар. – Казан, 1992. - 77 б.
[6] Айдаров С.С. Аксенова Н.Д. Болгар Шәһәре. – Казан, 1971. - 12 б.
[7] Шунда ук. - 12 б.
[8] Фәхретдинов Равил Мондадыр безнең бабайлар. – Казан, 1992. - 71 б.
[9] Айдаров С.С. Аксенова Н.Д. Болгар Шәһәре. – Казан, 1971, - 13 б.
[10] Хуҗин Ф. Болгар иле һәм аның шәһәрләре: ачышлар, табышлар, фаразлар. – Казан, 2005. – 142 б.
[11] Айдаров С.С. Аксенова Н.Д. Болгар Шәһәре. – Казан, 1971, – 14 б.
[12] Исә Болгар җилләре //Казан. – 1992. - № 11-12. – 11 б.
[13] Фәхретдинов Равил Мондадыр безнең бабайлар. – Казан, 1992. - 79 б.
[14] Фәхретдинов Равил Мондадыр безнең бабайлар. – Казан, 1992. -78 б.
[15] Айдаров С.С. Аксенова Н.Д. Болгар Шәһәре. – Казан, 1971. - 26 б.
[16] Фәхертдинов Р.Г. Татар халкы һәм татарстан тарихы. – Казан, 2001. - 82 б.
[17] Шунда ук. – 35 б.
[18] Айдаров С.С. Аксенова Н.Д. Болгар Шәһәре. – Казан, 1971. - 35 б.
[19] Фәхретдинов Равил Мондадыр безнең бабайлар. – Казан, 1992. - 80 б.
[20] Дәүләтшин Г.М. Хуҗин Ф.Ш. Измайлов И.Л. Татарстан тарихыннан хикәяләр. – Казан, 1993. – 79 б.
[21] Фәхретдинов Равил Мондадыр безнең бабайлар. – Казан, 1992. - 79 б.
Есть в осени первоначальной...
Усатый нянь
Нора Аргунова. Щенята
Яблоко
Старинная английская баллада “Greensleeves” («Зеленые рукава»)