Зарипова Зульфия Флеровна

сайт учителя татарского языка и литературы "Әткәм-әнкәмнең теле"

Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр

Профессия: учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: Татарский язык и литература

Увлечения: чтение книг

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с.Большое Нуркеево, Сармановский район

Место работы: муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики

Звание, ученая степень: учитель первой квалификационной категории

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/zaripova-zulfiya-flerovna
Туган телем - милләтебез сакчысы. Туган телем - тарихыбыз ачкычы. Туган телем - халкыбызның иманы, Шушы иман тоташтыра һәр җанны. Фәнис Яруллин.

Сайтыма рәхим итегез!

О себе

    Мин, кулларыма китап –дәфтәрләр тутырылган сумкамны тотып, эшкә ашыгам. Үзем соңга калмыйммы дип уйлыйм, ә үзем, cәгать укларын артка күчереп, кичәге көнне искә төшерәм. Әйтерсең лә эшкә түгел, балалар тормышына кереп китеп барам.

  Һәр иртәдә мин үземә сорау бирәм: яңа көн нәрсә алып килә? Һәр нәрсәгә әзер булырга кирәк: аңламаган балага, ярсулы ата-анага, сыйныфта ызгыш-талаш, укучыларның бәла-казалары, аларның шатлыклары һәм казанышлары.

Мин –  Зарипова Зөлфия Флер кызы, Сарман районы Зур Нөркәй урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Минем өчен педагогик мәхәббәт – ул, барыннан да элек, баланың шәхси абруена хөрмәт белән карау, аның турында даими кайгырту, баланы аңлау, өйрәнү, анда кешелеклелек сыйфатларын ачу. Укытучы баланы яратырга тиеш, шул вакытта гына аңа җавап бирәчәкләр. Минем педагогик позициям дә шундый: Балаларны яратырга, ничек бар, шулай  яратырга кирәк.

     Кыңгырау  шалтыраганны ишетәм, көтәм һәм беләм: менә  кабинет ишеге ачылачак һәм проблемалары, шатлыклары, уңышсызлыклары һәм уңышлары белән  укучыларым минем янга киләчәк. Кичә дә шулай булды, бүген шулай була, иртәгә дә шулай булыр дип ышанам. Һәм шулай инде ничәнче ел дәвам итә.

Укытучы һөнәрен дә тирә-юньгә яктылык, җылылык таратучы кояш нурына тиңләр идем мин. Кояш нуры да бит һәр көн саен табигатьнең күзен ача. Укытучы күңелендә дә һәрчак яктылык кына. Башкача мөмкин дә түгел. Ул гомер буе укучыларына яхшылык, саф хисләр бүләк итә. Балачак бик тиз уза да китә, әмма күңелләрдә Укытучыдан иңгән җылылык, яхшылык кала, җирдә кешеләргә мәгънәле тормышны алып бару өчен канат куя. Ул тәрбияли, белем бирә, һәркемне Кеше итәргә омтыла.

   Балаларның иҗади эшчәнлеген, фикерләү сәләтен үстерү, сөйләм һәм язма телләрен баету максатыннан укучылар белән  иҗади конкурсларда катнашабыз, уңышларыбыз  зур урын алып тора.

  Дөнья үзгәрә, дөнья белән бергә мин дә  үзгәрәм. Яңалык белән мин дә яңарам.

Бүген  мин яңа стандартлар чорына аяк баскан укытучы. Каршымда – яңа заман балалары. Алар үз–үзләрен тотышлары белән дә, дөньяга карашлары, тормышка карата фәлсәфәләре белән дә икенче балалар. Ләкин,  мин барыбер укучыларымның яраткан укытучылары, шул ук вакытта яңалыкка, уңышларга, җиңүләргә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, матурлыкны тудыруга  омтылучы шәхес.

      Юл күрсәтүче җебемнең мине, бусагадан ук балалар тавышы белән кайнап торган агым кебек тулы дөньяга китерүенә мин бик шатмын. Бу дөнья - эш һәм шәхси тормыш арасында чикне билгеләү кыен булган дөнья. Мөгаен, минем юлым –  педагогик хезмәт бәхетенә, укучыларымың  күңелендә мәңге яшәүгә илтә  торган юл. Мин – укытучы. Өч  дистә елга якын  элек сайлаган юлымны хәзер дә дөрес дип саныйм.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Фәнис Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала",

Нәбирә Гыйматдинова  "Бер тамчы ярату",
Галимҗан Гыйльманов "Албастылар",
Нурихан Фәттах  "Сызгыра торган уклар",
Әмирхан Еники әсәрләре

Мой взгляд на мир

"...Язмыш синең тез астына китереп сукса - егылмас өчен, якасына ябыш. Утларга салса, үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа - күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ кебек төпкә бат, ялтыравыңны күреп чумып алырлар. Тузан итеп һавага кутәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса - кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп ургы. Җиргә күмсә - орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса-йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземлеләр генә бәхеткә лаек".

Ф.Яруллин.

Моё портфолио

Безнең телебез  тарихыбыз шикелле бөек, олы язмышлы.Үз телен белгән кеше генә аның моңын, аһәңен аңлый, тоемлый. Татар телендә чиста, дөрес итеп сөйләшкән кеше һәммәбезне сокландыра. Мәктәбебездә татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, телен саклап калуга һәм үстерүгә зур игътибар  бирелә. Яшь һәм үсеп килүче буын туган телне, мәдәниятне, үз халкының традицияләрен тиешенчә белсен өчен тырышабыз. Шуңа бәйле рәвештә “Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда муниципаль мәктәпкәчә мәгариф оешмаларына һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларына ярдәм гранты”нда катнаштык һәм җиңүче булдык. Проектны тормышка ашыру әлеге мөһим проблеманы хәл итүдә зур роль уйнаячак. Проект шулай ук мәдәни традицияләрне, халык һөнәрчелеген, декоратив-гамәли сәнгатьне торгызуга, милли һәм мәдәни үзенчәлекне саклауга, яшь буынны телгә, мәдәнияткә, халык иҗатына, халык мәдәнияты чыганакларына, рухи һәм әхлакый сыйфатлар булдыруга, мәдәни традицияләргә карата кызыксыну уятуга һәм үстерүгә юнәлтелгән

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы