Рабочая программа по родной (татарской) литературе в 6 классе (ФГОС).

35 сәгать (атнасына 1 сәгать)

Курсның максатлары:

Татар әдәбияты текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итү. Төп әдәби-тарихи мәгълүматлар,  төп әдипләр иҗаты турында хәбәрдар булу. Әдәби әсәрне уку һәм анализлау күнекмәләре формалаштыру. Әдәби текстны эмоциональ кабул итү, образлы һәм аналитик фикерләү. Китап укучы культурасын һәм автор позициясен аңлау.  Матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру. Укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү. Татар әдәбияты, мәдәнияте белән кызыксыну, дөньяга гуманлы караш, татар халкының мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт  булдыру.

Курсның структурасы

1.     1. Халык авыз иҗаты - 3

2.     2. Борынгы  әдәбият үрнәкләре -1

3.     3. XVIII йөз әдәбият- 1

4.     4. XIX йөз әдәбияты – 1

5.    5. XXйөз әдәбияты- 9

6.     6. Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты -3

7.     7. Тыныч ил сагында – 8

8.     8. Тәрҗемә әсәрләр – 1

9.     9. Язучылар елмая – 2

10.  10. Татар теле – энҗе-мәрҗән тулы тел – 4

11. Үткәннәрне кабатлау - 2

Скачать:


Предварительный просмотр:

Предметның үзләштерелергә тиешле планлаштырылган нәтиҗәләре

Бүлекнең  исеме

Предмет нәтиҗәләре

Метапредмет нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр

Укучы өйрәнәчәк

Укучы өйрәнергә мөмкинлек алачак

Халык авыз иҗаты

-җырлар һәм аларның төрләрен аера белергә;

-сәнгатьле укырга;

-йола, уен һәм тарихи җырлар турында мәгълүмат туплау;

-җырчыларның  җыр турында әйткән фикерләре белән танышу

-төркем эчендә әңгәмәдә катнашырга;

-тема буенча үз фикереңне формалаштырырга һәм аны төпле дәлилләр белән башкаларга җиткерергә;

- уку максатын мөстәкыйль формалаштыра белергә

Регулятив күнекмәләр

1. Теләсә нинди эшчәнлектә иң беренче проблеманы аерып алу, аның чишелеш юлларын билгеләү, үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлау. 2.Әдәбиятны музыка, рәсем сәнгате белән бәйләп, сүз сәнгатенең кыйммәтен күрсәтү, матурлыкны тану.

Танып-белү күнекмәләре

1.Тикшеренү ысуллары: чагыштыру, анализ,

гомумиләштерү, нәтиҗә ясау, тәрҗемә итү.

2. Өстәмә чыганак  белән эшли белү.

Коммуникатив күнекмәләр

1.Сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү. 2.Үз хисләреңне, фикерләреңне бирү, үз эшчәнлегеңне планлаштыру. 3.Үз эшеңне контрольдә тоту, иптәшләреңә ярдәм итү.

 4. Коммуникатив күнекмәләрнең кеше тормышындагы ролен билгеләү.

Үзеңне Рәсәй гражданины итеп тою.  Әхлакый-рухи сыйфатларны камилләштерү, күпмилләтле илебезгә карата ярату хисләре, татар әдәбиятына һәм башка халыклар әдәбиятына, мәдәниятенә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү. Халык авыз иҗаты аша халкыбыз тарихы турында мәгълүматлы булу, укуга карата теләк-омтылыш, җаваплы караш булдыру.

Борынгы әдәбият үрнәкләре

 -өйрәнелгән язучы турында сөйләргә;

-укылган текстның эчтәлеген сөйләргә  һәм нәтиҗә  ясый белергә, аңа үз мөнәсәбәтеңне белдерә алырга;

-уку һәм сөйләм барышында орфоэпик нормаларны сакларга

- татарча әдәби текстны кабул итәргә һәм аңларга, иҗат ителгән чор белән тарихи-мәдәни бәйләнешләрен һәм аңа салынган мәңгелек кыйммәтләрне күзаллый белергә

 

Регулятив күнекмәләр

1. Эшчәнлекне мөстәкыйль рәвештә оештыра белү, бәяләү, шулай ук альтернатив юлларны планлаштыра белү. 2.Үзеңнең чынбарлыкны үзгәртүгә юнәлтелгән адымыңны планлаштырылган нәтиҗәләр белән тиңләштерә белү. 3.Уку мәсьәләләренең дөреслегенә, аны чишкәндәге үз мөмкинлекләреңә бәя бирә белү.

Танып-белү күнекмәләре

1. Төшенчәләрне билгеләү,  йомгаклау, аналогияләрне табу. 2. Уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, символ, модель, схемаларны  үзгәртү һәм куллана белү.  3. Сүзлекләр, башка эзләнү схемаларын актив куллана белү.

Коммуникатив күнекмәләр

1. Укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлекне оештыра һәм карар кабул итә белү.  2. Бер фикер кабул иткәнче, төрле җавапларны тыңлау, чагыштыру, нәтиҗә ясау. 3. Укылган, тыңланган әсәрләр буенча сораулар бирә алу.

Активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл эшчәнлегенә һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү. Укуга җаваплы караш, хезмәткә хөрмәтле караш формалаштыру, социаль кирәкле хезмәттә катнашу. Милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру.

XVIII йөз әдәбияты

-өйрәнелгән язучылар турында сөйләргә;

-уку һәм сөйләм барышында орфоэпик нормаларны сакларга;

-бәет жанры турында аңлатып бирергә

- классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларына кагылышлы төп фактларны белергә;

-төркемдә яки парларда фикер алышканда, үз уеңны, хисләреңне белдерү өчен, төрле сөйләм чараларыннан файдалана белергә

 

Регулятив күнекмәләр

1.Иң эффектив чишелеш юлын аерып алу,  аерып алынган проблеманы мөстәкыйль хәл итү.   2.Уку һәм танып-белү  гамәленең эффектив юлларын сайлап ала белү.

 3. Нәтиҗәгә ирешү процессында үз эшчәнлегеңә контроль ясый белү. 4. Әдәби әсәр теленең үзенчәлекләрен, әсәр стилен җиткерү.

Танып-белү күнекмәләре

1. Сәбәп-нәтиҗә элемтәләрен урнаштыру.   2. Уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, символ, модель, схемаларны  үзгәртү һәм куллана белү.  3. Аңлап уку: текстта тасвирланган вакыйга, күренеш, процесслар арасындагы  элемтәне билгеләү.

Коммуникатив күнекмәләр

1.Яшьтәшләре белән төркемгә берләшә, индивидуаль һәм төркемдә эшли белү.  2.Үз эшен контрольдә тоту, иптәшләренә ярдәм итү. 3. Коммуникатив күнекмәләрнең кеше тормышындагы ролен билгеләү. 4. Үз фикерен телдән һәм язма формада җиткерә белү.

Үзеңне милләтеңнең вәкиле итеп тану.  Башка кешегә, аның уй-фикеренә, дөньяга карашына, мәдәниятенә, теленә, диненә, гражданлык позициясенә (карашына) карата аңлы, хөрмәтле һәм игелекле караш. Башка кешеләр белән диалог оештырырга әзер һәм сәләтле булу һәм үзара аңлашуга ирешү. Әйләнә-тирә дөньяны эстетик, эмоциональ кыйммәт аша күзаллау.

XIX йөз әдәбияты

-өйрәнелгән язучылар турында сөйләргә;

-уку һәм сөйләм барышында орфоэпик нормаларны сакларга;

- юмор, сатира, афоризм турында аңлатып бирергә

-татар әдәбиятына хас рухи-әхлакый кыйммәтләрне, әдәби-эстетик үзенчәлекләрне аңларга;

-укыган әдәби әсәрнең эчтәлеген, темасын, проблемасын, идеясен беркадәр билгеләргә, геройларны бәяли белергә

Регулятив күнекмәләр

1.Аерып алынган проблеманы мөстәкыйль хәл итү, рефлексия ясау.   2.Уку һәм танып-белү  гамәленең эффектив юлларын сайлап ала белү.

3.Уку мәсьәләләренең дөреслегенә, аны чишкәндәге үз мөмкинлекләреңә бәя бирә белү.

Танып-белү күнекмәләре

1. Логик фикерләү, дөрес нәтиҗә һәм йомгак ясау. 2.Уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, символ, модель, схемаларны  үзгәртү һәм куллана белү.  3. Аңлап уку: текстта тасвирланган вакыйга, күренеш, процесслар арасындагы  элемтәне билгеләү.

Коммуникатив күнекмәләр

1.Дәлилле итеп үз фикерен башкаларга җиткерә белү, өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән продуктив уртак гамәл оештыра белү.  2. Язма һәм телдән, монологик һәм контекст сөйләм төрләрен оста файдалана белү. 3. Информацион-коммуникатив технологияләрне куллана белү.

Туган телеңне, туган төбәгеңнең, милләтеңнең тарихын һәи мәдәни мирасын белү.

Башка кешегә, аның уй-фикеренә, дөньяга карашына, мәдәниятенә, теленә, диненә, гражданлык позициясенә (карашына) карата аңлы, хөрмәтле һәм игелекле караш.

XX йөз әдәбияты

-уңай герой, лирик герой төшенчәләрен аера белергә;

-поэма жанрының үзенчәлекләрен билгеләргә; опера терминын аңлатып бирергә;

 -әдәби әсәрләрдән метафораны таба белергә

- классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларына кагылышлы төп фактларны белергә;

- тәкъдим ителгән ситуация, тема яки картина турында текст төзеп сөйләргә;

-әдәби әсәрләр, ирекле темалар буенча татар телендә иҗади эшләр башкарырга

Регулятив күнекмәләр

1. Теләсә нинди эшчәнлектә иң беренче проблеманы аерып алу, аның чишелеш юлларын билгеләү.   2.Мөстәкыйль рәвештә максатка ирешү юлларын, шулай ук альтернатив юлларын планлаштыра белү.  3. Уку һәм танып-белү процессында үзбәя, карар кабул итүне аңлы рәвештә сайлый белү.

Танып-белү күнекмәләре

1. Логик фикерләү, дөрес нәтиҗә һәм йомгак ясау күнекмәләре.  2.Уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, символ, модель, схемаларны  үзгәртү һәм куллана белү күнекмәсе.  3. Аңлап уку: текстта тасвирланган вакыйга, күренеш, процесслар арасындагы  элемтәне билгеләү.

Коммуникатив күнекмәләр

1. Укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлекне оештыра белү күнекмәсе булдыру.

2.Язма һәм телдән, монологик һәм контекст сөйләм төрләрен оста файдалана белү.  3. Информацион-коммуникатив технологияләр өлкәсендә компетентлыкны формалаштыру һәм үстерү. 4. Башкаларны тыңлый, кирәк булганда үз фикерләрен үзгәртә алу.

Туган җир, туган авыл, беренче уку китабы –Әлифбага  хөрмәт тәрбияләү.

Язучылар  иҗатына мәхәббәт, аның әсәрләрен укуга кызыксыну тәрбияләү.

 Әкият-поэмада сурәтләнгән урман матурлыгы, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аша экологик һәм эстетик тәрбия бирү.

Халкыбызның гореф-гадәтләренә ихтирам уяту, кечкенәдән бер- береңә хөрмәт хисе тәрбияләү.

Үзеңне тәрбияләп үстергән анага, ул бүләк итеп биргән ана теленә хөрмәт тәрбияләү.

Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, матурлыкны тоярга өйрәтү.Укучыларда җаваплылык һәм дуслыкка тугрылык хисләре тәрбияләү.Игенчегә хөрмәт хисе тәрбияләү.

Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты

-өйрәнелгән язучылар турында сөйләргә;

-уку һәм сөйләм барышында орфоэпик нормаларны сакларга;

-әдәби әсәрләрдән сурәтләү чараларын табарга;

-инверсия турында аңлатып бирергә

- классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларына кагылышлы төп фактларны белергә;

-укыган әдәби әсәрнең эчтәлеген, темасын, проблемасын, идеясен беркадәр билгеләргә, геройларны бәяли белергә;

- тәкъдим ителгән ситуация, тема яки картина турында текст төзеп сөйләргә;

Регулятив күнекмәләр

1.Аерып алынган проблеманы мөстәкыйль хәл итү.  2.Уку һәм танып-белү  гамәленең эффектив юлларын сайлап ала белү. 3.Уку мәсьәләләренең дөреслегенә, аны чишкәндәге үз мөмкинлекләреңә бәя бирә белү.

Танып-белү күнекмәләре

1. Төшенчәләрне билгеләү, йомгаклау, аналогияләрне табу.  2Аңлап уку: текстта тасвирланган вакыйга, күренеш, процесслар арасындагы  элемтәне билгеләү. 3.Сүзлекләр, башка эзләнү схемаларын актив куллана белү.

Коммуникатив күнекмәләр

1.Яшьтәшләре белән төркемгә берләшә, индивидуаль һәм төркемдә эшли белү. 2.Информацион-коммуникатив технологияләрне куллана белү.

Фашизмга нәфрәт хисе тәрбияләү, әдәби әсәрнең әхлакый ягын тоя белү.

Яшәү мәгънәсен аңлау, үзеңнән соң онытылмас эшләр калдыруга омтылыш уяту.

  Ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү.

  Матурлыкка соклана белү хисен тәрбияләү.

Тыныч ил сагында

-өйрәнелгән язучылар турында сөйләргә;

-әдәби әсәрләрдән сурәтләү чараларын табарга;

-баллада жанры турында аңлатып бирергә.

-өйрәнелгән язучылар турында сөйләргә;

-татар халкының гаилә-көнкүреш, гореф-гадәт һәм йолаларын аңлата белергә;

 -әдәби әсәрләрдән сурәтләү чараларын табарга

- классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларына кагылышлы төп фактларны белергә;

-укыган әдәби әсәрнең эчтәлеген, темасын, проблемасын, идеясен беркадәр билгеләргә, геройларны бәяли белергә

Регулятив күнекмәләр

1. Теләсә нинди эшчәнлектә иң беренче проблеманы аерып алу, аның чишелеш юлларын билгеләү.   2.Уку мәсьәләләренең дөреслегенә, аны чишкәндәге үз мөмкинлекләреңә бәя бирә белү.  

Танып-белү күнекмәләре

1. Сәбәп-нәтиҗә элемтәләрен урнаштыру.  

2. Аңлап уку: текстта тасвирланган вакыйга, күренеш, процесслар арасындагы  элемтәне билгеләү.

Коммуникатив күнекмәләр

1.Дәлилле итеп үз фикерен башкаларга җиткерә белү, өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән продуктив уртак гамәл оештыра белү.

 2. Информацион-коммуникатив технологияләрне куллана белү.

Укытучы һөнәренә ихтирам тәрбияләү.

Милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру. Тарихка, тарихи ядкярләргә сакчыл караш формалаштыру.  

Эчке матурлыкны күрә белергә өйрәнү, эчке матурлыкка омтылыш уяту.

Икмәккә, ата-аналарга кадер-хөрмәт тәрбияләү.

Татар халкының гореф-гадәтләренә, йолаларына ихтирам хисе тәрбияләү һәм кызыксыну уяту. Милли горурлык хисләре формалаштыру.

 Хезмәткә хөрмәт тәрбияләү.

 Туган якның гүзәллеген күрә белү.

Тәрҗемә әсәрләр

-рус һәм татар телендәге әдәби әсәрләрне чагыштырып бәяләргә, әхлакый идеалларның охшаш һәм аермалы якларын билгеләргә

-татар әдәбияты текстларын рус һәм башка халыклар әдәбияты әсәрләре белән чагыштырырга;

- тәкъдим ителгән ситуация, тема яки картина турында текст төзеп сөйләргә;

-әдәби әсәрләр, ирекле темалар буенча татар телендә иҗади эшләр башкарырга

Регулятив күнекмәләр

1. Теләсә нинди эшчәнлектә иң беренче проблеманы аерып алу, аның чишелеш юлларын билгеләү. 2. Татар әдәбиятын рус әдәбияты, башка халыклар әдәбиятлары белән бәйләп укытып, әдәбиятлар арасындагы уртак проблемаларны, уртак кыйммәтләрне күрсәтү аша, дөнья мәдәнияте белән таныштыру.

Танып-белү күнекмәләре

1. Логик фикерләү, дөрес нәтиҗә һәм йомгак ясау.  2 . Аңлап уку: текстта тасвирланган вакыйга, күренеш, процесслар арасындагы  элемтәне билгеләү.    3.  Сүзлекләр, башка эзләнү схемаларын актив куллана белү.

Коммуникатив күнекмәләр

1.Яшьтәшләре белән төркемгә берләшә, индивидуаль һәм төркемдә эшли белү. 2. Язма һәм телдән, монологик һәм контекст сөйләм төрләрен оста файдалана белү.

3.Коммуникатив күнекмәләрнең кеше тормышындагы ролен билгеләү.

 Әхлакый-рухи сыйфатларны камилләштерү, күпмилләтле илебезгә карата ярату хисләре, татар әдәбиятына һәм башка халыклар әдәбиятына, мәдәниятенә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Кешеләрдәге уңай сыйфатларны күрә белү,тәрҗемә әсәрләр белән танышырга теләк уяту.

 Толерантлык хисе тәрбияләү.

Язучылар елмая

-әдәби әсәрләрдән сурәтләү чараларын табарга;

-ирония турында аңлатып бирергә

- классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларына кагылышлы төп фактларны белергә;

- тәкъдим ителгән ситуация, тема яки картина турында текст төзеп сөйләргә;

-әдәби әсәрләр, ирекле темалар буенча татар телендә иҗади эшләр башкарырга

Регулятив күнекмәләр

1. Теләсә нинди эшчәнлектә иң беренче проблеманы аерып алу, аның чишелеш юлларын билгеләү. 2. Мөстәкыйль рәвештә максатка ирешү юлларын, шулай ук альтернатив юлларны планлаштыра белү.  3. Уку һәм танып-белү процессында үзбәя, карар кабул итүне аңлы рәвештә сайлый белү.

Танып-белү күнекмәләре

1. Логик фикерләү, дөрес нәтиҗә һәм йомгак ясау.  2. Аңлап уку: текстта тасвирланган вакыйга, күренеш, процесслар арасындагы  элемтәне билгеләү.  

Коммуникатив күнекмәләр

1.Яшьтәшләре белән төркемгә берләшә, индивидуаль һәм төркемдә эшли белү. 2. Язма һәм телдән, монологик һәм контекст сөйләм төрләрен оста файдалана белү. 3. Информацион-коммуникатив технологияләрне куллана белү.

Әхлак тәрбиясе бирү. Кеше тормышында юмор хисенең әһәмиятен аңлау.Әхлакый-рухи сыйфатларны камилләштерү.

 Актив яшәү рәвешен пропагандалау.

 Ырымнарга ышануның тискәре нәтиҗәләрен аңлау

Татар теле – энҗе-мәрҗән тулы тел

-әдәби әсәрләрдән сурәтләү чараларын табарга

- классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларына кагылышлы төп фактларны белергә;

-татар әдәбияты үрнәкләренә үз мөнәсәбәтеңне булдырырга;

- тәкъдим ителгән ситуация, тема яки картина турында текст төзеп сөйләргә

Регулятив күнекмәләр

1. Уку мәсьәләләренең дөреслегенә, аны чишкәндәге үз мөмкинлекләреңә бәя бирә белү.  2. Уку һәм танып-белү процессында үзбәя, карар кабул итүне аңлы рәвештә сайлый белү.

Танып-белү күнекмәләре

1. Логик фикерләү, дөрес нәтиҗә һәм йомгак ясау.   2. Аңлап уку: текстта тасвирланган вакыйга, күренеш, процесслар арасындагы  элемтәне билгеләү.    3. Сүзлекләр, башка эзләнү схемаларын актив куллана белү.

Коммуникатив күнекмәләр

1.Яшьтәшләре белән төркемгә берләшә, индивидуаль һәм төркемдә эшли белү күнекмәсе булдыру. 2. Язма һәм телдән, монологик һәм контекст сөйләм төрләрен оста файдалана белү. 3. Информацион-коммуникатив технологияләрне куллана белү.

Башка кешеләр белән диалог оештырырга әзер һәм сәләтле булу һәм үзара аңлашуга ирешү  Сәламәт һәм  куркынычсыз яшәү рәвеше кыйммәтләренең формалашуы. Кеше матурлыгын аңлау  аша, үз илеңнең мәдәният тарихына хөрмәт.

Уку предметының эчтәлеге

Бүлекнең исеме

Кыскача эчтәлеге

Сәгатьләр саны

Халык авыз иҗаты

Халык җырлары. Җырларның туу тарихы. Халык җырлары турында әдипләр фикере. Ф.Яруллин. “Җыр” шигыре. Шагыйрьнең җырларга биргән бәяләмәсе. Җыр турында татар галимнәре –  Илбарис Надиров, Ким Миңнуллин фикере.  Роберт Миңнуллин. “Җырны булмый үтереп”. Халык җырларының төрләре: йола һәм уен җырлары, тарихи  җырлар, лирик озын җырлар, кыска җырлар. Җыр турында татар халык  җырчылары фикере. Җыр турында мәкаль, табышмаклар.

3

Борынгы әдәбият үрнәкләре

Йосыф Баласагунлы. Биографик белешмә. “Котадгу белек” поэмасы. Поэмадагы тел һәм белем турындагы өзекләр. Белемле, укымышлы, гадел, киң күңелле, сабыр, тәрбияле, әхлаклы кеше – автор идеалы. Белем турында  татар халык мәкальләре.

1

XVIII йөз әдәбият

Габдерәхим Утыз Имәнинең тормыш юлы, иҗаты. “Гыйлемнең өстенлеге турында” өзеген уку. Гыйлемнең өстенлеге турында белү. Белем – бәхет ачкычы икәнлеген белү.  Татулык турында белү .  

Татулык турында ,кешеләр һәм күршеләр арасындагы бәйләнеш. Дус, тату яшәүнең өстенлекләре. 

1

XIX йөз әдәбияты

Габделҗаббар Кандалый. Шагыйрь иҗаты. Афоризмнар. Халык мәкальләре рәвешендә, канатлы сүз булып әверелгән, җыйнак һәм акыллы әйтелгән фикер. Афоризмнар.Әдәбият теориясе. Юмор һәм сатира.

1

XXйөз әдәбияты

Габдулла Тукай.  “Туган авыл” шигыре.  Арчадагы Әлифба музее. “Шүрәле” әкият-поэмасы.  Кырлай табигатенең матурлыгы, аның белән хозурлану,темаларның сәнгатьчә хәл ителеше.  “Шүрәле” балеты. “Балет”, “либретто”, “балетмейстер” төшенчәләре. Әдәбият теориясе. Поэма, әкият-поэма жанры, балет. Сыйныфтан тыш уку. Гаяз Исхакый. Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турындагы белешмә.  “Кәҗүл читек” хикәясе. Әсәрдә бала психологиясенең бирелеше.  Әхмәдулла образы. Мәҗит Гафури. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Ана”, “Ана теле”. Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты.  “Мокамай” шигыре. Кечкенәдән алынмаган тәрбиянең зурайгач та төзәтә алмаслык хаталарга китерүе. Сыйнфый көрәш елларында үзенә дөрес юл табучылар һәм адашып калучылар язмышы Лирик геройның Мокамайга мөнәсәбәте. “Иптәшләр”. Әдәбият теориясе. Лирик геройга төшенчә.Ибраһим Газиның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Онытылмас еллар” романы. Беренче бөтендөнья сугышы елларындагы авырлыклар. Авылдагы ачлыкның кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә йогынтысы. Хәлим образының бирелеше. Лена Шагыйрьҗанның “Рәхмәт игенчегә”шигыре. Игенче хезмәтен олылау. Икмәккә мәдхия.

9

Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты

Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты.“Имән” шигыре. Ялгыз имән образы. Шигырьнең идеясе.Үзеңнән соң онытылмаслык эшләр калдырырлык итеп яшәргә кирәклеге .“Чәчәкләр” шигыре. Балаларның чәчәкләр белән бәйләнеше. Нәниләрнең гөлләр кебек бәхетле яшәве өчен барган көрәш. Илебез азатлыгы өчен һәлак булганнарны онытмау. Нәби Дәүли. “Дошманнан үч алыгыз” шигыре.  Шәйхи Маннур. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Саубуллашу җыры”.

3

Тыныч ил сагында

Мөхәммәт Мәһдиевнең тормыш юлы һәм иҗаты турында язылган белешмә. Иҗатына хас үзенчәлекләр.“Фронтовиклар” романыннан өзек. Сугыштан соңгы авыл тормышы. Мәктәпкә эшкә кайткан фронтовик егетләр.  Мәктәп тормышына укытучылар алып килгән яңа сулыш. Иҗади эш. Укытучылар һәм аларның хезмәте турында сочинение. Шәүкәт Галиевның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Аталы-уллы солдатлар” балладасы. Сакта торучы яшь солдат һәм мәңге яшь булып калган һәйкәл-ата. Әдәбият теориясе. Баллада жанрына төшенчә “Азатлык алып килгән сугышчы” монументы.Әмирхан Еники. Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Матурлык” хикәясе. Әсәрдә сурәтләнгән эчке һәм тышкы матурлык. Бәдертдин образы. Аның иптәшләре, әнисе, әтисе һәм бабасы белән мөнәсәбәте. Ана һәм бала мәхәббәте. Хикәядә сурәтләнгән пейзажның роле. Бәдретдин образының бирелеше.Әдәбият теориясе. Хикәя жанрына төшенчә. Гомәр Бәшировның тормыш юлы һәм иҗаты. “Язгы сабан туйлары” (“Туган ягым – яшел бишек” повестеннан өзек). Татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй, аңа әзерлек, милли гореф-гадәтләрнең бирелеше.“Сабан туе” (публицистика).Сабан туе бәйрәменең борынгыдан килгән традицияләре, элекке чорда ничек үткәрелү тарихы. “Сабан туе” мәкаләсе. Сочинение. Искәндәр Рәфыйковның «Әй туган тел!» картинасы өстендә эшләү.

8

Тәрҗемә әсәрләр

Антон Чеховның тормыш юлы.  “Анюта” хикәясе (Ф. Хәсәнова тәрҗемәсе).

1

Язучылар елмая

Радик Фәизов. “Батыр әйтте” хикәясе.  Ибраһим Гази. “Мәүлия нигә көлде?” хикәясе.

2

Татар теле – энҗе-мәрҗән тулы тел

Хәсән Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. Туган телнең зурлыгына, җандай кадерле, кирәкле булганлыгына багышланган шигырьләре (“И минем җандай кадерле ...”, “Туган тел”). Хәсән Туфан музее.Искәндәр Рәфыйков. “Эй, туган тел!” картинасы. Равил Фәйзуллинның тормыш юлы һәм иҗаты турындагы кыскача белешмә.“Минем телем” шигыре. Шәүкәт Галиев. “Туган телем” шигыре. Роберт Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты турындагы кыскача белешмә. “Туган телемә” шигыре.  

4

Йомгаклау

Ел буе үткәннәрне кабатлау.

2

Авторлар тарафыннан ятлау өчен тәкъдим ителгән әсәрләр.

Г.Кандалый. Афоризмга әйләнгән шигырь юллары.

Г.Тукай. “Туган авыл”.

М.Гафури. “Ана теле”.

Һ.Такташ. “Мокамай”.

М.Җәлил. “Имән”.

Ә.Еники. “Матурлык”(өзек).

Барлыгы

35

Календарь-тематик планлаштыру

Өйрәнелә торган бүлек, дәрес темасы

Сәгатьләр саны

Каленьдарь вакыт

Планлаштырыла торган вакыт

Үткәрелә торган вакыт

Халык авыз иҗаты 

3

1

Халык авыз иҗаты . Халык җырлары. Роберт Миңнуллинның “Җырны булмый үтереп” шигыре.

1

05.09

2

 Йола һәм уен җырлары. Тарихи җырлар.Татар халык җырлары. Җыр турында татар җырчылары фикерләре

1

13.09

3

Татар халык җырлары. Иҗади эш. Проект эше.

1

20.09

Борынгы татар әдәбияты

1

4

Йосыф Баласагунлы  турында. “Котадгу белек” поэмасы (поэмадан өзек). “Тел турында”

1

27.09

XVIII йөз әдәбияты

1

5

 Габдерәхим Утыз Имәни турында. “Гыйлемнең өстенлеге турында”. “Татулык турында”.

1

04.10

XIXйөз әдәбияты.

1

6

  Кандалый  турында. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Габделҗаббар Кандалый.  Афоризмнар.

1

11.10

XXйөз әдәбияты

9

7

Габдулла Тукайның “Туган авыл” шигыре. Арчадагы Әлифба музее.

1

18.10

8

Габдулла Тукайның “Шүрәле” поэмасы. Поэма жанры. “Шүрәле” балеты.

1

25.10

9

Сыйныфтан тыш уку. Гаяз Исхакый турында.“Кәҗүл читек” хикәясе.

1

08.11

10

Мәҗит Гафури турында. Уфада Мәҗит Гафуриның мемориаль музей-йорты.

1

13.11

11

Мәҗит Гафуриның “Ана”, “Ана теле” шигырьләре. Тест эшләү.

1

22.11

12

Һади Такташ турында. Һади Такташ. “Иптәшләр” шигыре.

1

29.11

13

Һади Такташның “Мокамай” шигыре. Лирик герой.

1

06.12

14

Ибраһим Гази турында. Ибраһим Гази. “Онытылмас еллар” әсәре  (өзек)

1

13.12

15

Ибраһим Гази. “Онытылмас еллар” өзек. Лена  Шагыйрьҗанның “Рәхмәт игенчегә” шигыре.

1

20.12

Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты

3

16

Муса Җәлилнең “Имән”,  “Чәчәкләр” шигырьләре

1

10.01

17

Нәби Дәүлинең “Дошманнан үч алыгыз” шигыре.

1

17.01

18

Шәйхи Маннур турында. Шәйхи Маннурның “Саубуллашу җыры” шигыре.

1

24.01

Тыныч ил сагында

8

19

Мөхәммәт Мәһдиев турында.  Мөхәммәт Мәһдиевнең“Фронтовиклар” романы

1

31.01

20

Иҗади эш (сочинение).  “Укытучы булу – авыр хезмәт”, “Укытучы һәм мәктәп”, “Беренче укытучым” темаларының берсенә сочинение язу.

1

07.02

21

Шәүкәт Галиев турында. Шәүкәт Галиевнең “Аталы-уллы солдатлар” балладасы. Баллада жанры. «Азатлык алып килгән сугышчы» монументы.

1

14.02

22

Әмирхан Еникинең тормыш юлы һәм иҗаты. Әмирхан Еникинең “Матурлык” хикәясе.

1

21.02

23

Әмирхан Еникинең “Матурлык” хикәясе. Хикәя жанрына төшенчә бирү.

1

28.02

24

Гомәр Бәшировның “Сабан туе” мәкаләсе.

1

07.02

25

Г.Бәшировның иҗаты. Г. Бәширов. “Язгы Сабан туйлары”.

1

14.02

26

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сабантуй. Картиналар буенча эш.

1

21.03

Тәрҗемә әсәрләр

1

27

 Антон Чеховның иҗаты. «Анюта»  хикәясе

1

04.04

Язучылар елмая

2

28

Радик Фәизовның «Батыр әйтте» хикәясе.

1

11.04.

29

Ибраһим Газиның“Мәүлия нигә көлде?” хикәясе.

1

18.00

Татар теле – энҗе-мәрҗән тулы тел

4

30

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Х. Туфан турында. Х. Туфанның «И минем җандай кадерле...», «Туган тел» шигырьләре. Х. Туфан музее.

1

25.04

31

Сочинение. Искәндәр Рәфыйковның «Әй туган тел!» картинасы өстендә эшләү.

1

02.05

32

 Равил Фәйзуллин иҗаты.  «Минем телем» шигыре.

1

09.05

33

Р.Миңнуллин иҗаты.  Роберт Миңнуллинның «Туган телемә» шигыре.

1

16.05

Үткәннәрне кабатлау

2

34

Татар матбугатына күзәтү. “Ялкын” журналы. “Алабуга” газетасы.

1

23.05

35

Йомгаклау. Минем яраткан әсәрем.

1

30.05